Конспект итогового занятия в 1 младшей группе "Көзге урман"
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа)

Конспект итогового занятия в 1 младшей группе "Көзге урман" для детей с обучением на татарском языке

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zaniyatie_1_kechkeneler_koz.docx19.57 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:

Көзге урман.

Төп белем бирү өлкәсе:

Танып белү.

Балаларнын яшь төркеме:

1 нче кечкенәләр.

Төре:

Танып белү.

Эшчәнлекнен специфик төре:

турыдан туры белем биру эшчәнлеге

Башка белем бирү өлкәсе:

танып белү – тирә- юнь белэн танышу

Үткәрү формасы:

төркем белән

Максат:

балаларның көз турында белемнәрен

үстерү

Бурычлар:

3ай вакытында белем бирү өлкәсендә үткән белемнәрен күрсәтү,көз турында әңгәмә кору. Балаларның сорауларга җавап бирүләренә ирешү.Сөйләм телләрен үстерү. Тәрбияченең сөйләменә кызыксынучанлык уяту. Тәртипле балалар тәрбияләү.

Методик алымнар һәм оештыру формалары:

уеннар, сораулар, сүзлек өстендә эш, искә төшерү, ныгыту, әдәби сүз.

Җиһазлар:

Көз турында рәсем.    Яфраклы агачлар, уенчык  аю, куян.

Алдан эшләнгән эш:

Саф һавада күзәтү,  тема буенча рәсемнәр карау, хайваннар  турында әңгәмә уздыру, исемнәрен искә төшерү,

х/уеннар.

Эшчәнлекнен төзелеше:

I  кереш өлеш.  Көзге үзгәрешләр турында сорауларга жавап алу.

II төп өлеш.

1. Көзге урманга бару.

2. Көз турында сөйләшү.

3. Агачка ярдәм итү.

4. Хайваннар турында сөйләшү.

Уен:” Аю килгән урманнан”

Уен:”Ак куянкай утырган”

III  өлеш.  Урманнан кайту. Йомгаклау.

Сузлек:

Көз, яфрак, сары. Агачлар.

Планлаштырылган нәтиҗә:

Көз турында белемнәрен тирәнәйтү.

                           Белем бирү эшчәнлегенең барышы.

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле,бүген бездә кунаклар, әйдәгез әле кунакларыбыз белән исәнләшик :

Балалар. Исәнмесез! Хәерле иртә сезгә!

Тәрбияче: (тәрәзәдән шакыган тавыш ишетелә) Кемдер тәрәзә шакый, карыйк әле. Кем бар анда? (балаларга да сорарга тәкъдим итә). Кем шакыды икән- тыңлагыз әле:

Үтеп китте матур җәйләр,

                                             Көзләр килеп җиттеләр.

                                             Ак каеннын яфраклары

                                             Саргаешып киттеләр.

Тәрбияче: Балалар, сүз нинди ел фасылы турында бара?

Балалар: Көз фасылы турында.

Тәрбияче: Димәк, тәрәзәгә көз шакыган. Безнең төркемгә дә көз килгән. Карагыз әле балалар, аяк асларыгызда нәрсә ул?

Балалар: Яфраклар.

Тәрбияче: Нинди төстә алар?

Балалар: Сары, яшел, кызыл төстә.

Тәрбияче: (яфракны әйләндерә, артында язу) Көз безне урманга кунакка чакырган икән, шуңа тәрәзә шакыган. Сез кунакка барырга яратасызмы?

Балалар: Әйе, Яратабыз.

Тәрбияче: Ә кунакка нәрсә белән барып була?

Балалар: Автобуска утырып.

                Машинага утырып.

Тэрбияче: Балалар, без сезнең белән урманга нәрсә белән барабыз? (балалар сайлыйлар, автобус булса: бер –берсенә тотынып,...утырып урманга китәләр).

Тәрбияче: Менә, балалар, без сезнең белән урманга килеп тә җиттек. Карагыз әле, безнен урман нинди матур! Бу рәсемдә көзге урман сүрәтләнгән. Көз коне яфраклар саргая, салкын җилләр исә, яңгырлар ява, агачлардан яфраклар коела, кошлар җылы якларга очып китәләр. Я әйтегез әле, көз көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була?

Балалар: Көз көне яфраклар саргая, салкын җил исә, яңгырлар ява, агачлардан яфраклар коела, кошлар җылы якларга очып китәләр.

Тәрбияче: Балалар, бу агачка карыйк әле, аның яфраклары коелып беткән. Әйдәгез ярдәм итәбез агачка, яфракларын ябыштырабыз.

Балалар: Балалар агачка яфракларын ябыштыралар.

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар.

                   Балалар, безнең урманда төрле кыргый хайваннар яши. Карагыз әле, бу нинди хайван?

Балалар: Аю.

Тәрбияче: Аю нинди төстә?

Балалар: Коңгырт төстә.

Тәрбияче: Аю нәрсә ашарга ярата?

Балалар: Җиләкләр, җимешләр, гөмбә.

Тәрбияче: Әйе. Көзен аю күп ашый. Ул үзенә май туплый, кышын йоклар өчен өнен әзерли. Балалар әйдәгез әле уйнап алабыз. Уеннын исеме “Аю килгән урманнан”.

Аю килгән урманнан,

Ерак диеп тормаган,

Алгы тәпиләрен уйната,

Арткы тәпиләрен күтәреп ала,

Биеп ала,

Аннан соң алгы тәпиләре белән шатланып, чәбәк чәбәк итә.

Тәрбияче: Балалар, әйтегез әле урманда тагын нинди хайваннар яши .

Балалар: куян.

Тәрбияче: Ул нинди төстә?

Балалар: куян соры.

Тәрбияче: Куян кышка әзерләнгәнме?

Балалар: Юк

Тәрбияче: Дөрес, куян тунын ак төскә алыштырмаган. Ул кыш көне ак төстә, ә хәзер соры төстә. Куяннын ак төскә керүе – дошманнарыннан саклау өчен кирәк. Ул кар өстендә дә качып кала ала. Ак тун соры тунга караганда җылырак шуңа кышын куян өшеми. Тун җылымы?

Балалар: Тун җылы.

Тәрбияче: куян нәрсә ашарга ярата әле?

Балалар: кишер, кәбестә, үлән, агач кайрысы кимерә.

Тәрбияче: Әдәгез әле, куянкаебызга уен уйныйк.

Хәрәкәтле уен “Ак куянкай утырган”.

Ак куянкай утырган

Колакларын селкетә,

Менә шулай, менә шулай,

Колакларын селкетә.

Куян туңа башлагач

Аякларын җылыта.

Тәрбияче: Афәрин. Булдырдыгыз, балалар. Менә без сезнең белән бүген кыргый хайваннар турында сөйләштек. Карагыз әле монда, агач артында нәрсәдер бар. Әәә, кәрзин икән. Ул буш түгел! Анын эчендә алмалар. Монда хат та бар әле. “Урманга килгән кунаклар өчен” диелгән. Әйдәгез әле укыйк: “Хөрмәтле кунаклар. Гафу итегез, сезне каршы ала алмадык. Хәзер бит көз җитте, без кышка әзерләнәбез, сезгә күчтәнәчебезне калдырабыз”.

Тәрбияче: Нәрсәләр безгә күчтәнәч калдырганнар икән?

Балалар: Әйе, хайваннар.

Тәрбияче: Безгә кайтарга вакыт. Утырабыз да кайтабыз.

                  Менә балалар кайтып та җиттек. Ә хәзер урыннарыгызга утырыгыз. Балалар без кая бардык?

Балалар: Урманга бардык.

Тәрбияче: Урманда нәрсәләр яши?

Балалар: Аю, куян.

Тәрбияче: Болар барсы да кыргый хайваннар. Әйдәгез әле, бергәләп әйтик.

Балалар: Кыргый хайваннар.

Тәрбияче: Шуның белән безнең эшчәнлегебез тәмам. Кунакларыбыз белән саубуллашыйк.

Балалар: Саубулыгыз!

     

                                   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект итогового занятия в младшей группе "Поможем медвежонку"

Конспект итогового занятия в младшей группе "Поможем медвежонку" Программное содержание: 1. Продолжать учить детей различать грустное и веселое настроение. 2. Закреплять в умении определять величин...

Конспект итогового занятия в младшей группе на тему «Полотенце для лесных зверюшек».

Конспект итогового занятия в младшей группе на тему «Полотенце для лесных зверюшек».Цель: Закрепить умение детей рисовать узоры из прямых и волнистых линий на длинном прямоугольнике....

Конспект итогового занятия в младшей группе «По сказкам К.И.Чуковского»

Цель: Уточнить и закрепить знания детей, приобретенные в течение учебного года, закреплять умение различать и называть форму геометрических фигур, формировать обобщающие понятия: «посуда»,...

конспект итогового занятия в младшей группе "Волшебный клубочек"

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение«Детский сад «Солнышко» с. Мирное»Симферопольского района Республики Крым      Конспе...

Конспект итогового занятия в младшей группе «Ищем котёнку маму и друзей»

Конспект итогового занятия в младшей группе по речевому развитию...

Конспект итогового занятия в младшей группе "звуки весны"

Конспект занятия для малышей "звуки весны" ...