Р. Батулланың “Нурбәк” әкиятен драмалаштыру.
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа)

Минибаева Гульназ Атласовна

Беренче кечкенәләр төркемендә үткәрелә торган шөгыль конспекты. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл r._batullanyn_nurbk_kiyaten_dramalashtyru.docx20.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы

“83-нче санлы гомуми устерелешле балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениясе

Р. Батулланың “Нурбәк” әкиятен драмалаштыру.

(83-нче балалар бакчасында узган “Русча да яхшы бел,

 татарча да яхшы бел” семинарында шөгыль күрсәтү конспекты)

Төзеде: тәрбияче Минибаева Г.А.

Түбән Кама

2020

Тема:

Р. Батулланың “Нурбәк” әкиятен драмалаштыру.

Яшь үзенчәлекләре буенча төркем:

Беренче кечкенәләр

Максат:

Әкиятне игътибар белән аңлап тыңларга өйрәтүне дәвам итәргә; [а], [у], [ә] сузык авазларын һәм аваз ияртемнәрен ачык итеп әйтүдә күнектерергә; әкият персонажларын балаларда танырга һәм атарга өйрәтергә.

Балаларның игътибарын үстерергә.

Әкият геройларына карата кызыксыну тәрбияләргә, сөйләм телләрен баету,

Бурычлар: 

-  тирә-юнь белән танышу барышында балаларның бәйләнешле сөйләм телен, сүз байлыгын, иҗади мөмкинлекләрен үстерү.

-Балаларда табигый күренешләр, алар арасындагы гади бәйләнешләрне, күзаллауларын системалаштыруны   формалаштыру.

Җиһазлар:

Бала, әти,  бака, каз, бозау өчен битлекләр, су буе, авыл өе, болын, аудиоязмагы әкият.

Шәхси эш:

Пассив балаларны активлаштыру, кабатлау.

Сүзлек өстендә эш:

Нурбәк, бозау, каз, бака, курыйк-курыйк.

Алдан эшләнгән эш:

Балалар  белән бозау, бака, каз рәсемнәр карау, рәсемнәр ясау.

Шөгыльнең төзелеше:

1.Кереш өлеш Максат: балаларның игътибарын җәлеп итү, шөгыльгә кызыксыну уяту.

Аудиозма кабызу, аны тыңлау.

 2.Төп өлеш

 Максат: Максатларны үзләртерү.

 Методик алымнар:

1.Нүрбәк һәм этисе белән танышу.

 2.Бозау, каз белән исәнләшү

3.Бака янына барып җитеп, аны сәламләү.

4.Бозауга, казга бакадан сәләм җиткерү.

 3.Йомгаклау өлеше.

 Балалар белән ка-ка, му-му, курыйк-курыйк иҗекләрен кабатлау. Сәлам, исәнмесез сүзләрен кабатлау.

Эшчәнлек барышы

 (Язма тыңлау: Язмада тәрбияченең ашыкмыйча гына әкият сөйләвен тыңлау.

Аудиозма: Бер авылда, бер өйдә яшәгән ли Нүрбәк, әтисе һәм әнисе белән. Ике яшьлек Нурбәк әтисенә әйтә:

— Әти! Бака күрәсем килә, ди. Бака кайда тора ул?, - ди Нүрбэк

Әтисе Нурбәккә әйтә: — Бака су буенда була ул,— ди.

— Су буена барыйк, — ди Нурбәк.

Аудиозма: Әтисе белән Нурбәк су буена төшеп барганда, аларга тыкрык башында бер оя Каз очрады. – аудиоязма сөйли.

— Ка-как-ка-ка-ка-как, — ди Казлар.

— Әти, Казлар ни әйтә ул? — ди Нурбәк.

— «Нурбәк, кая барасың?» — дип сорыйлар Казлар, — ди әтисе.

— Бака карарга барам,— ди Нурбәк. 

— Ка-ка-ка-как, Бакага бездән сәлам әйт! — диләр Казлар.

Аудиозма:  Тыкрык уртасына җиткәч, Нурбәк белән әтисенә Бозау очрады.

— Му-у-у! — ди Бозау.

— Әти, Бозау ни әйтә ул? — ди Нурбәк.

— «Ну-ур-бә-әк, кая барасы-ың?» — дип сорый Бозау., ди әтисе

— Су буена, Бака карарга-а! — ди Нурбәк.

— Бакага миннән сәлам ә-әйт! — ди Бозау.

Аудиозма: Нурбәк белән әтисе су буена төшеп җитте. Су буенда, сөзәк ярда бик матур, ямь-яшел бер Бака утыра. Үзенчә сайрап утыра.

— Курыйк-курыйк, бака-ка, курыйк-курыйк, бака-ка!

— Әти, Бака нәрсә әйтә ул? — ди Нурбәк.

— «Исән-саумы, Нурбәк!» — дип сорый Бака,— ди әтисе.

— Исәнме, Бака! — ди Нурбәк.

— Бака-бака, Бакакай, Казлар сиңа сәлам әйтте.

— Бик рәхмәт, Нурбәк, — ди Бака.— Үзең дә Казларга миннән сәлам әйт.

— Бозау да сиңа сәлам әйтте, — ди Нурбәк.

— Бик рәхмәт, бик рәхмәт, — ди Бака.— Миннән дә Бозауга сәлам әйт.

Аудиозма:  Нурбәк белән әтисе Бака белән саубуллашып кайтып китә. Кайта торгач, алар Бозау янына җитә.

 — Бозау, яшел Бака сиңа сәлам әйтте! — ди Нурбәк.

— Рәхмә-әт, — ди Бозау.

Аудиозма:  Казлар янына җиткәч, Нурбәк:

 — Казлар, яшел Бака сезгә сәлам әйтте, — ди.

 — Ка-как-ка-как, рәхмәт, — диләр Казлар.

Тэрбияче:  –  Балалар, казлар ничек кычкыра?

Балалар: (Ка-как). 

Тәрбияче:- Бозау ни әйтә?

Балалар: (Му-у-у). –

Тәрбияче:- Бака ничек сайрый?

Балалар: (Курыйк-курыйк, бака-ка). 

Тәрбияче:– Балалар, ни өчен бака казларга, бозауга сәлам әйтеп җибәргән? Балалар: (Казлар да, бозау да бакага сәлам әйткәннәр).

Тәрбияче: Дөрес,  җәнлекләр дә, кошлар да, кешеләр дә бер-берсен шулай сәламлиләр, бер-берсенә сәламәтлек телиләр.

– Балалар, әйдәгез сез дә бакага сәлам әйтегез!

Балалар: (Сәлам, бака!).

 (Балаларны активлаштыру).

 Тәрбияче:– Балалар, бака да сезне сәламли: курыйк-курыйк, бака-ка!

Тәрбияче: – Әйдәгез, бозауга сәлам әйтегез!

Балалар:(Сәлам, бозау!).

 (Балаларны активлаштыру).

Тәрбияче:– Бозау да сезне сәламли, ул: -му-у-у! – ди. – Казларны да сәламләгез әле!

Балалар:(Сәлам, казлар!). (Балаларны активлаштыру).

Тәрбияче: – Казлар да сезне сәламлиләр: ка-как – диләр.

- Шулай итеп, бака да бозау да, казлар да сезгә исән-сау булып үсүегезне телиләр. – Исән-сау булыгыз, акыллы балалар булып үсегез!  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар халкының “Кем нәрсә ярата” әкиятенә ияреп икенче кечкенәләр төркемендә әкият сәхнәләштерү.

 Җиһазлау:ишегалды күренеше, матур бизәкле йорт, агачлар, эскәмия.  Катнашалар: балаларның барсында катнаштыру исәбе белән әзерәк өстәмәләр кертелде. Әби,песи-мыраубикә,әтәч-кикрикүк,...

Математика буенча мәктәпкә әзерлек төркемендә “Төймәкәй” әкиятенә сәяхәт” темасына театральләшкән шөгыль.

1 не кушу һәм алуга мисаллар эшләү, биремнәр төзүне, атна көннәре турында күзаллауны ныгыту. Уңайга һәм кирегә санау, артык фигураны табу буенча күнегүләр эшләү. Геометрик фигуралардан булган рәсемне ...

А.Алишның “Ил гизүчеләр һәм хәйлә сөючеләр” дигән әкиятен сәхнәләштерү

МАКСАТ: Балаларны әкият геройлары аша кешедәге кимчелекләрне, тискәре һәм уңай сыйфатларны күрә белергә, персонажларның кичерешләренә бәйле рәвештә, интонацияне үзгәртеп, кирәкле урында пауза ясап сөй...

НОД "Йомры Икмәк әкиятенә сәяхәт"

Итоговое занятие во второй младшей группе "Йомры Икмәк әкиятенә сәяхәт" проводилась в конце учебного года....

Батулла "Аю Әппәс" әкиятен уку (педагогик киңәшмә өчен ачык эшчәнлек)

Тема: Батулланың “Аю Әппәс” әкиятен уку. Бурычлар: 1) балаларга әкиятнең эчтәлеген истә калдырырга һәм сорауларга җавап бирергә ярдәм итү; тәрбияче артыннан персонажларның кайбер фразаларын...

Г. Тукайның “Кәҗә белән Сарык” әкиятен мәктәпкә әзерлек төркемендә драмалаштыру

Сценарий драмат театра "Кәҗә белән сарык" в подготовительной к школе группы...