"Йомры Икмәктә кунакта"
учебно-методический материал по развитию речи (младшая группа)

Фарида Миннисламовна Шарипова

Развлечение " В гостях у сказки" в первой младшей группе 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yomry_ikmkt_kunakta.docx52.06 КБ

Предварительный просмотр:

                         “Йомры Икмәк әкиятендә кунакта».  (заманча әкият).

 Максат: Балаларны «Йомры икмәк» әкияте белән таныштыру, әкиятнең эчтәлеген аңларга ярдәм итү ,сорауларга җавап бирү осталыгына өйрәтүне дәвам итү; балаларның кабул итү сәләтен, игътибарын, активлыгын үстерү; әкият белән кызыксындыру                                                                                                                                                                                                                                                     Сөйләмнең диалог формасын үзләштерү, сөйләм телен үстерү, сүз байлыгын арттыру, кул чуклары мускуллары хәрәкәтен үстерү.Балаларга дус мөнәсәбәт, ярдәмләшәсе килү теләген тәрбияләү.Икмәккә карата хөрмәт, сак караш тәрбияләү.

Балалар белән әзерлек эше. Әкиятләр уку. Кыргый җәнлекләр турында әңгәмә. Рәсемле китаплар, иллюстрацияләр карау. Хәрәкәтле уеннар уйнау.

Җиһазлау: Би-ба-бо уенчыклары: әби, бабай,куян, бүре, аю, төлке; Йомры Икмәк,  такта, пластилин,  әкиятләр китаплары: ”Шалкан», “ Теремкәй”,”Йомры Икмәк”, “ Бүре һәм кә-җә бәтиләре”, “Йомры Икмәк” әкияте буенча иллюстрация» №  72   УМК, “ Чәбәкәй” җыры буенча аудиоязма ( “ Туган телдә сөйләшәбез”- методик кулланма өчен аудио-кушымта 2-3 яшь); эмоция уены өчен кояш, болыт, елмаеп һәм елап торучы йөзләр ясалган смайликлар,пешкән Икмәк.

                                                  Шөгыль барышы

Балалар, ничек кәефләрегез? Әйдәгез әле үзебез белән исәнләшеп алыйк:

“ Исәнме, башым,

Исәнмесез,  күзләрем.

Исәнме, борыным,

Исәнмесез, колакларым.

Исәнмесез, чәчләрем,

 Исәнмесез, битләрем.

Исәнмесез, кулларым,

Исәнмесез, аякларым.

Исәнмесез, дусларым.

Исәнме, якты кояш!”

Балалар, үзебез яраткан “ Күрсәт әле, үскәнем” уенын уйнап алсак безнең кәефләр дә тагын да күтәрелер шулай бит? ( “Эмоция” уены).

Мин сезгә рәсемнәр күрсәтәм, ә сез шуны йөз хәрәкәтләре белән күрсәтерсез.

“Кояш” –кул чабабыз. “ Болыт” –яңгыр ява. Кулларны өскә күтәреп өчпочмак ясыйбыз-зонтик тотабыз. “Елаучы” смайлик-елау хәрәкәте, “Елмаеп” торган йөз – елмаябыз. Менә безгә ничек рәхәт булып китте.

 Балалар, сез әкият яратасызмы? Әкият иленә кунакка барабызмы? Өстәлдә китаплар ята. Алар арасыннан “ Йомры Икмәк” әкиятен табып алырга кирәк. Кайсысы икән ул? Дөрес. Ә рәсемдә сез нинди әкиятне күрәсез? Димәк без кайсы әкияткә кунакка барабыз?  (“Йомры Икмәк” әкиятенә). Дөрес. Әкрен генә өстәл янына барып утырыйк әле.

Икмәкне кем пешергән? Кая микән алар күрсәтегез әле.( балалар әби белән бабай курчак-ларын ала).

Борын-борын заманда әби белән бабай яшәгән. Көннәрдән бер көнне бабай әйтә икән әби-гә:

-Карчык, әйдә Йомры Икмәк пешер әле,- дигән.

- Ярар,- дигән әби. Хәзер пешерәм. Һәм ул әрҗә төбеннән он җыеп камыр баскан да Икмәк ясый башлаган. ( платилиннан Икмәк әвәләү).

Кая соң Икмәк? Мин аны күрмим. Пеште микән ул?  Сез берәр тавыш ишетмисезме? Ка-рыйм әле нәрсә бар икән анда. Менә бит ул. Нинди тәмле булып пешеп тә чыккан!

-Балалар, Икмәк нинди? ( түгәрәк, сары төстә). Әби Икмәкне алган да суынырга дип тәрә-зә төбенә куйган.  Ә Йомры Икмәкнең бик тә урманны күрәсе килгән. Ул тәрәзә төбеннән сикереп төшкән дә урманга таба тәгәрәп киткән.

Йомры икмәк юл буйлап урманга тәгәри, а анда җил исә. Башта ул әкрен генә тәгәрәгән, аннары кызуырак киткән. Йомры Икмәк тәгәри дә тәгәри, аңа озын колаклы, үзе куркак кем очраган? Кая микән куян? Алыйк әле үзен. ( бер бала куянны ала).

Куян йомры икмәкне күргән дә аңа әйтә: “Йомры Икмәк, мин сине ашыйм”, дигән.

Ә Йомры Икмәк: “Ашама мине, мин сиңа җыр җырлыйм,- дигән. Нәрсә дип җырлаган ул? Әйдәгез бергәләп әйтик әле:

“ Мин әбидән дә качтым,

Мин бабайдан да качтым.

Мин синнән дә качам,- дигән дә урман буйлап тәгәрәп киткән. Йомры Икмәк бара икән бара икән аның каршысына соры, усал, колагы кыска, койрыгы озын.Кем очраган? ( бү-ре).Кая бүре күрсәтегез әле.

Бүре Йомры Икмәкне күргән дә: “Мин сине ашыйм!” – дигән. Ә йомры икмәк: “Мине ашама, мин сиңа җыр җырлыйм – дигән.Әйдәгез тагын бергәләп җырлыйк әле:

“ Мин әбидән дә качтым,

Мин бабайдан да качтым.

Мин куяннан да качтым.

Мин синнән дә качам,- дигән дә урман буйлап тәгәрәп киткән. Йомры Икмәк бара икән бара икән аның каршысына зур, кәкре аяклы, кыска колаклы, кыска койрыклы кем очраган? ( аю).Алыйк әле аюны.

Аю Йомры Икмәккә әйткән: “Йомры Икмәк, мин сине ашыйм! – дигән. Ә Йомры Икмәк: “Ашама мине, мин сиңа җыр җырлыйм,- дигән. Нәрсә дип җырлаган ул? Әйдәгез бергәләп әйтик әле:

“ Мин әбидән дә качтым,

Мин бабайдан да качтым.

Мин куяннан да качтым,

Мин бүредән дә качтым.

Мин синнән дә качам,- дигән һәм тәгәрәп тә киткән. Аю аны күрмидә калган.

Йомры Икмәк тагын тәгәрәп киткән. Тәгәри икән тәгәри икән урман буйлап аның каршы-сына хәйләкәр, ялагай, колаклары кыска,койрыгы озын, җирән кем килеп чыккан?  (Төлке) Менә ул төлке.

Төлке Йомры Икмәкне күргән дә: “Мин сине ашыйм хәзер” – дигән. Ә Йомры Икмәк әйтә ди: “Ашама мине, мин сине хәзер балалар белән мактыйм, җыр җырлыйм ” – дигән.

Йомры Икмәк төлкегә нәрсә дип җырлады икән? Җырлыйбызмы?

“ Мин әбидән дә качтым,

Мин бабайдан да качтым.

Мин куяннан да качтым,

Мин бүредән дә качтым.

Мин аюдан да качтым,

Мин синнән дә качам,-

Төлке матур, әйбәт, күңелле, акыллы. Мин аны бик яратам-, дигән.

Төлкегә матур сүзләр бик ошаган һәм ул Йомры Икмәкне ашамаган.Сине балалар көтә, бар син алар янына кайт,- дигән дә җибәргән. Йомры икмәк бик шатланган, тәгәрәп кит-кән, сәяхәте турында сөйләмәкче булган.

Балалар, кайтып җитте микән ул безнең янга? Әйдәгез эзлик әле үзен. Сез берәр тәмле ис сизмисезме? Бик тәмле ис килә бит.( балалар белән группа буйлап Йомры Икмәкне эзләү).

Менә бит ул. Кайтып җиткән безнең янга.( Табып алу).

-Исәнме Йомры Икмәк.Сиңа урман ошадымы? Кемнәрне күрдең анда?

Йомры Икмәк: Урман миңа бик ошады. Ләкин минем сезнең янга кайтасым килде.

Рәхмәт. Без дә сине көткән идек. Балалар, ипине чәчәргә, вакларга, атарга, аның белән уйнарга ярыймы?

Бүген без сезнең белән бик кызыклы сәяхәттә булдык, ә хәзер инде Йомры Икмәк белән “Чәбәкәй” җырлы-биюле уенын уйнап алыйк. 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты. Йомры икмәккә ияреп – “Математик илгә сәяхәт!”

-         Балаларның геометрик фигуралар түгәрәк, квадрат. өчпочмак турында белемнәрен ныгыту.-         4 кә кадәр санауны ныгыту.-         Предметларны төсләре буенча аеру.-         Зур, кечкенә  һәм...

Йомры икмәк белән урманга сәяхәт

Балалар      БалаларБалаларның урман җәнлекләре, кошлар , үсемлекләр турында белемнәрен ныгыту; яшәү рәвеше турында башлангыч белемнәр бирү. Сорауларга җаваплар алу. Шигырьләр сой...

Йомры күмәч

Бурычлар:       Балаларны милли традицияләр белән таныштыруны дәвам                  ...

математическое развлечение в средней группе "Йомры икмәккә ярдәм итик"

Развлечение проводиться по сюжету сказки " Колобок". Во время развлечения дети закрепляют знания, развивается мышление, внимание. дети получают много положительных эмоций...

«Йомры Икмәк» әкияте буенча кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү һәм әвәләү эшчәнлеге

Әкиятне тәрбияче ярдәмендә  сөйләргә өйрәтү, аерым фразаларны кабатлатып, балаларның сүз байлыгын арттыру; балаларның игътибарын,кабул итү сәләтен, фантазиясен үстерү; бармак чуклары моторикасын ...

«Йомры икмәк бездә кунакта»

Икенче кечкенләр төркемендә көзгебәйрәмгә багышланган балалар иртәсе.Максат: балаларны көзге табигатьнең матурлыгын күрә белергә өйрәтү;  бию, җырлау күнекмәләрен ныгыту; балаларда зәвык, иҗ...

Занятие по развитию речи " Йомры Икмәктә кунакта"

Занятие по развитию речи в первой младшей группе поможет познавательному развитию детей....