«Йомры икмәк бездә кунакта»
план-конспект занятия (младшая группа) по теме
Икенче кечкенләр төркемендә көзге
бәйрәмгә багышланган балалар иртәсе.
Максат: балаларны көзге табигатьнең матурлыгын күрә белергә өйрәтү; бию, җырлау күнекмәләрен ныгыту; балаларда зәвык, иҗади сәләт үстерү.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 41.56 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы
Түбән Кама муниципаль районы
Мәктәпкәчә гомуми белем бирү оешмасы
«Йомры икмәк бездә кунакта»
(Икенче кечкенләр төркемендә көзге
бәйрәмгә багышланган балалар иртәсе)
Төзеде 8-б/б тәрбиячесе
Сабирова Алсу Илдус кызы
Түбән Кама шәһәре, 2014 ел
Максат: балаларны көзге табигатьнең матурлыгын күрә белергә өйрәтү; бию, җырлау күнекмәләрен ныгыту; балаларда зәвык, иҗади сәләт үстерү.
Катнашалар 1. Алып баручы – ведущая
2. Йомры икмәк-
3. Куян-
4. Аю-
5. Төлке-
Ширма артында курчаклар : әби , Бабай, йомры икмәк
Кирәкле әйберләр – яфраклар, курчаклар, бизәлгән ширма, кишер паралоннан ясалган, яисә зур свежий кишер, бал мичкәсе, кәбестә, кишер , бәрәңге кыршаулары, уенчык яки паралоннан ясалган тавык тушкасы, күчтәнәчкә пирог яки алмалар, конфет
Ширма, домик, костюмнар- куян,аю,төлке,йомры икмәк, көз кызы(ведущая), залны бизәү.
Күңелле музыка астында балалар бизәлгән залга керәләр бии бии залны әйләнеп чыгалар музыка әкеренәйгәч тәрбияче аларны урындыкларга утырта.
А.Б. Кадерле балалар, карагыз әле музыка залы ничек матур бизәлгән!
Күрәмсез дусларым, көз килгән тышта
Озак тормас,килер, ак тунлы кыш та
Балалар, ә хәзер үзебезнең өйрәнгән шигырьләребезне сөйләп күрсәтик әле ягез!
- Утте ките матур Жәйләр
Көзләр килеп Життеләр
Ак каенның яфраклары
саргаешып беттеләр
- Сандугачлар , карлыгачлар
Очып ките еракка
Торналар да ялга китте
Жылы якка, көньякка
- Кырлар буш кала,
Яңгырлар ява,
Бу кайчак була
Я, әйтеп кара
- Көз килде, үләннәр
Саргайды, шиңде
Сап ары яфраклар
Җиргә сибелде
А.Б. Балалар, әйдәгез әле матур җырыбызны да җырлап алыйк
Салкын жилләр исә
Тәрәзәмә чиртә Сап – сары яфраклар Жиргә очып төшә
Сары яфрак белән
Безнең бакча тулган Кояш та елмаймый Белмим нәрсә булган
Көз кызы үзенең кәрзинен һәм шләпәсен куеп калдырган, аны алып баручы тәрбияче алып карый, киеп тә куя, кәрзинне карый, анда ниләр бар.....
Җыр Көз-көз әйтәле, кәрзинеңдә ниләр бар?
Кәрзинеңдә ниләр бар җыры...
Балалар
Көз, кйз, әйт әле, кәрзинеңдә ниләр бар
Көз, кйз, әйт әле, кәрзинеңдә ниләр бар
Тәрбияче
Кәрзинемдә сап-сары матур яфраклар бар
Кулларны фонариклар ясап, әйләнеп, бию
Балалар
Көз, кйз, әйт әле, кәрзинеңдә ниләр бар
Көз, кйз, әйт әле, кәрзинеңдә ниләр бар
Тәрбияче
Кәрзинемдә кып-кызыл тәмле алмаларр да бар
Кулларны чәбәкләп бию
Балалар
Көз, кйз, әйт әле, кәрзинеңдә ниләр бар
Көз, кйз, әйт әле, кәрзинеңдә ниләр бар
Тәрбияче
Кәрзинемдә яңгырлар, салкын, суык көннәр бар
Тәрбияче кәрзин читенә кыстырылып куелган яңгыр мишурасын алып балаларның һәрберсенең башлары турысына “яңгыр яудырып шаяра”
Яфраклар Җыеп уйнау
Утыралар
Ширма артында курчаклар күренә әби, бабай…Балалар аларга карап шаулашып көлешәләр….исәнләшәләр
Ал.б. Балалар безгә әкият кунакка килгән, карагыз әле, кемнәр анда шаулашалар
А.б. Борын борын заманда яшәгән ди әби белән Бабай. Беркөнне бабай әбигә әйткән
Карчык йомры икмәк пешерик әле…
Ярар, картым, пешерербез…
А.Б. әби икмәкне пешергәндә, өстәл өстенә суынырга куйган. ә йомры икмәк өстәл өстеннән урындыкка, урындыктан идәнгә, идән буйлап тәгәри-тәгәри ишек бусагасына килеп Җиткән. Аннары урамга ук тәгәрәп чыккан да, сукмак буйлап Җырлый - Җырлый тәгәрәп бара икән… ( Йомры икмәк Җырлый башлый
Мин камырга басылган, каймакка изелгән Мин әбидән качтым, мин бабайдан качтым
( Йомры икмәк булып киенгән тәрбияче залга килеп керә, үзе һаман Җырлый, исәнләшә балалар белән )
КУЯН керә залга. йомры икмәк…,исәнме тәмле йомры икмәк! Син үзең миңа очрадың әле, минем бит сине шундый ашыйсым килгән иде…, йомры икмәк!...
Йомры икмәк А-а-й!...Ашама инде син мине куян- кай, мин сиңа матур Җыр Җырлыйм тыңла әле..
Мин камырга басылган, каймакка изелгән Мин әбидән качтым, мин бабайдан качтым
Мин куяннан да качам….
КУЯН Юк, юк мин сине ашыйм , тамагым ач…
А.Б. Балалар, әйдәгез йомры икмәккә ярдәм итик, куянны үзебез белән биергә чакырыйк, ә ул арада йомры икмәкне әнә шушы теремкәйгә кертеп яшерик куяннан…,
Куян һәм балалар биюе
Дустым бар
Л.Хисмәтуллина музыкасы һәм сүзләре
Уң ягымда дустым бар, дустым бар.
Сул ягымда дустым бар, дустым бар.
Түгәрәк, түгәрәк,
Нинди матур түгәрәк.
Уң ягымда дустым бар, дустым бар.
Сул ягымда дустым бар, дустым бар.
Без шатлык таратабыз,
Җырларга яратабыз.
Зайка серенький сидит, Железнова Е:
Зайка серенький сидит
И ушами шевелит.
Вот так и вот так
Он ушами шевелит.
Зайка серенький сидит
Хвостик зайка шевелит
(припев)
Зайка маленький устал,
Зайка маленький поспал
(припев)
Зайка маленький поспал,
Зайка лапоньки размял.
(припев)
Зайке холодно сидеть,
Надо лапоньки погреть
(припев)
Зайке холодно стоять
Зайке надо поскакать
(припев)
(Бию беткәч куян як-ягына карана да елый башлый)
КУЯН Ач калдым, ач калдым, йомры икмәкне ашый алмыйча кадым…,
А.Б. Елама куянкай, бүген бит бездә көз бәйрәме Көз безгә мул уңыш үстереп бирде. Менә сиңа балалар нинди зур, тәмле кишер бүләк итәләр…, кара әле…, (Тәрбияче балалар белән куянга зур кишер бирә, куян рәхмәтләр әйтеп, шатланып залдан чыгып китә)
Йомры икмәк кабат Җырлый, йөгерә
Мин камырга басылган, каймакка изелгән Мин әбидән качтым, мин бабайдан качтым, Мин куяннан да качтым….лә-лә-лә..
шулвакыт залга аю керә Аю ±ай, нинди тәмле ипи исе чыккан, борынымны кытыклый, ә бу син икәнсең йомры икмәк,мин сине хәзер ашыйм…
Йомры икмәк А-а-й!...Ашама инде син мине аюкай, мин сиңа матур Җыр Җырлыйм тыңла әле..
Мин камырга басылган, каймакка изелгән Мин әбидән качтым, мин бабайдан качтым
Мин куяннан качтым….мин аю синнән дә качам….,
Аю Юк, юк мин сине ашыйм , йомры икмәк, юкны сөйләмә, тамагым ач…(йомры икмәккә таба омтыла, ә йомры икмәк кача)
А.Б. Балалар, әйдәгез йомры икмәккә ярдәм итик, аюны үзебез белән уйнарга чакырыйк, ә ул арада йомры икмәкне әнә шушы теремкәйгә кертеп яшерик аюдан…,
Жырлы бию Медвежата в чаще жили
(Уен беткәч аю як-ягына карана да елый башлый)
Аю Ач калдым, ач калдым, йомры икмәкне ашый алмыйча кадым…,
А.Б. Елама, аю дус, бүген бит бездә көз бәйрәме Көз безгә мул уңыш үстереп бирде.Беләбез бит синең бал яратканыңны Менә сиңа балалар нинди зур, тәмле бал әзерләделәр, бүләк итәләр…, кара әле…,бер мичкә бал үзеңә, рәхәтләнеп сыйланырсың кайткач (Тәрбияче балалар белән аюга бал бирә, аю рәхмәтләр әйтеп, шатланып залдан чыгып китә)
(Йомры икмәк кабат Җырлый, йөгерә)
Мин камырга басылган, каймакка изелгән Мин әбидән качтым, мин бабайдан качтым, Мин куяннан качтым, мин аюдан качтым,…
Шулвакыт залга төлке керә…,
Төлке Көлтә-көлтә койрыгым,
Болгый-болгый барамын
Урмандагы һәр тавышка
Мин бит колак саламын
Куян, Бүре, Аю дустым
Урман буйлар киттеләр
Йомры икмәк урманда дип
Миңа хәбәр иттеләр
Бәлки ул миңа очрар,
Аны эзләп карармын
Йомры икмәк миннән качмас
Мин хәйләсен табармын!
Төлке һай ниди моңлы Җыр, нинди матур тавыш, йомры икмәк…! Нинди гүзәл син…хуш исләр аңкый үзеңнән….яле тагы Җырла, колагым- а килеп Җырла…Ай…авыз крыема килеп Җырласаң иде,..
А.Б. Балалар, хәзер хәйләкәр төлке йомры икмәкне Хур итә! Кабып йота күрмәсен …. әй, син төлке, көлтә койрык, кил әле бирегә, бездә бүген зур бәйрәм, кара әле нинди бәләкәй балалар Җыелган, малайлар, кызлар, ничек матур киенгәннәр шулай бит,
Алар хәзер сиңа бәйрәм Җырларын бүләк итәрләр, төлке абыстай,…тыңла әле!
Жыр – Бар безнең бакчабыз
Бар безнең бакчабыз Анда кәбестә үсә
Менә шундый зурлыкта Менә шундый бәләкәй
чәбәк -чәбәк…(кул чабу)
Бар безнең бакчабыз Анда бәрәңге үсә
Менә шундый зурлыкта Менә шундый бәләкәй
(Аяклар бии)
Бар безнең бакчабыз Анда кишерләр үсә
Менә шундый зурлыкта Менә шундый бәләкәй
(бармакларны биетү, яки фонариклар күрсәтеп урыннарда әйләнеп бию)
(җырлы бию беткәч төлке як-ягына карана да уфтана башлый) Ач калдым, ач калдым, йомры икмәкне ашый алмыйча кадым…,
А.Б. Елама, хәйләкәр бүген бит бәйрәм, Йомры икмәк безнең бәйрәмебезнең кунагы Беләбез синең йомры икмәкне ашарга теләгәнеңне, без сиңа менә нинди симез тавык бүләк итәбез, кайткач рәхәтләнеп сыйланырсың (Тәрбияче балалар белән төлкегә тавык бирә, төлке рәхмәтләр әйтеп, шатланып залдан чыгып китә)
Йомры икмәк Дусларым, нәни дусларым, рәхмәт инде сезгә, сез булмасагыз мине бу урман Җәнлекләре ашап бетергән булырлар иде, сезне бәйрәм белән котлыйм, акыллы балалар булып үсегез! ә менә бу күчтәнәч белән төркемдә чәй эчәрсез! Сау булыгыз, балалар! (Күчтәнәчен бирә, саубуллашып чыгып китә) фотога төшү
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Өйрәтелгән җәнлекләр бездә кунакта"күңел ачу кичәсе.
Җиңел көйгә “ля-ля-ля” дип җырлап,сикергәләп Петрушка керә,залны әйләнеп чыга: Исәнмесез,балалар!...
Светофор бездә кунакта!
Сценарий...

"Тамчыкай бездә кунакта" нәниләр төркемендә танып белу эшчәнлеге.
Балтач муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф бүлеге...

"Йомшаккай" бездә кунакта
Белем бирү эшчәнлеге хокук тәрбиясе бирү буенча үткәрелде. Кешеләрнең исемгә, яшәү урынына хокуклы булуын балаларга җиткерү; сүзлек запасын баету, сөйләшү осталыкларын үстерү; музыкаль әсәрнең эчтәлег...
"Теремкәй бездә кунакта" Икенче кечкенәләр төркемендә математика һәм сөйләм үстерү буенча интегратив шөгыль конспекты
: геометрик фигураларны (түгәрәк, өчпочмак, квадрат, турыпочмаклык) һәм төп төсләрне таный белүне ныгыту; уң һәм сул кулны аера белергә һәм 5 кә кадәр дөрес санарга күнектерү; ...
Мияубикә- бездә кунакта.
Балаларга песинең йорт хайваны булуын аңлату. Гадәти булмаган алым белән песинең аяк эзләрен рәсемгә төшерү....

