Сценарий сюжетно-ролевых игр как показательное занятие
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа)

Гатина Гузель Хаметхафизовна

В старшей группе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл syuzhetly-rolle_uen_starsh.gr_.docx22.54 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:

Сюжетлы – ролле уен «Күңел ачабыз»

Төп белем бирү өлкәсе:

Сөйләм телен үстерү

Интеграль белем бирү өлкәләре:

Социаль аралашу үсеше, танып белү.

Яшь үзенчәлекләре:

11 нче номерлы зурлар төркеме.

Максат:

 Сюжетлы – ролле уен аша балаларның сөйләм телләрен үстерү, гади һәм катлаулы җөмләләр төзи белүне ныгыту, сүзлек запасын баету, этикет буенча  дөрес сөйләшергә күнектерү.

Танып белү өлкәсе:

Кибет, шифаханә, гаилә, театр, автобус сюжетлы – ролле уен аша балаларда танып белүләрен арттыру.

Сөйләм үсеше өлкәсе:

Берничә җөмләдән торган диалог төзергә, бер – берсе белән диалог ярдәмендә аралашырга күнектерү, яңа сүзләр хисабына балаларның сүзлек запасын баету. Сыйфатларны кулланып җөмләләр төзергә күнектерү.

Социаль – аралашу өлкәсе:

Сюжетлы – ролле  уеннар ярдәмендә балаларның араларында уңай мөнәсәбәтләр булдыру , бер – берсе белән дус – тату уйнарга күнектерү.

Методик алымнар һәм чаралар:  

Сорауларга җавап бирү, мөстәкыйль итеп уеннар уйнау, әңгәмә, мактау, күмәк, индивидуал җавап бирүләр.

Җиһазлау:

 Акча, руль, савыт – саба, яшелчәләр, җиләк – җимешләр, билетлар, сумка, шоферга башлык, табиб киемнәре, алъяпкыч, ширма, шалкан әкияте персонажлары, чәк – чәк, какао, пирожныйлар, рулет, дару савыты.

Сүзлек өстендә эш:

Тәмле йогурт, саф сыр, игълан, плакат, гаҗәеп, кондуктор.

Алдан үткәрелгән эш:

Сөйләм үстерү, танып белү буенча алдан үткәрелгән шөгелләрнең берничә темасы, кабатлаулар, сюжетлы - ролле уеннар.

Алга таба эш:

Көнкүреш тормышында үткәрелгән эшчәнлекләрне уеннарда уйнарга күнектерү, яңа профессияләр белән таныштыруны дәвам итү. Бер – береңә карата мәрхамәтле караш, уңай мөнәсәбәт тәрбияләү. Әнгәмә үткәргәндә тулы җөмләләр белән сөйләшергә, сөйләмдә сыйфат, сан, ия, хәбәрне, рәвеш җөмлә кисәкләрен кулланырга күнектерү.

Эшчәнлек структурасы:

  1. Кереш өлеш: Плакат карау, нәрсә турында хәбәр иткәнне ачклау. Ләйлә янына бару, аны театрга чакыру турында карар чыгару.
  2.  Төп өлеш:
  1. Кибеткә кереп күчтәнәчләр алу. 
  2. Автобуска утыру, билет сатып алу.
  3. Ләйлә янына кунакка бару. Аны театрга чакыру.
  4. Театрга билет сатып алу. Театр карау.

III. Йомгаклау.

 Нинди уен уйнаганнарын исләренә төшерү. Уенда нинди өлеш күберәк ошаганнары турында сорау.

Автор:

Гатина Г.Х.

                        Уен барышы:

Тәрбияче: Хэерле көн, балалар. Ниндидер гаҗәеп плакат барлыкка килгән төркемдә. Сез ничек уйлыйсыз, бу нәрәс икән?

Балалар: Театр турында игълан.

Тәрбияче: Исеме ничек икән?

Балалар: Шалкан әкияте буенча куелган театр.

Тәрбияче: Бүген Ләйлә бакчага килмәгән иде, ләкин аның да барасы киләдер.

Камил: - Әйдәгез Ләйлә янына  барабыз һәм театрга чакырабыз.

М. Самира: -Кунакка буш кул белән бармыйлар, кибеткә барып  күчтәнәчләр алырга кирәк.

В. Самира: -Әйдәгез кибеткә (кибеткә баралар)

Тәрбияче: - Безнең кибеттә сатучы юк бит, кемнең сатучы буласы килә?

Кунаклар:    - Исәнмесез!

Сатучы:      - Исәнмесез! Безнең кибеттә бик тәмле кәнфит, өлгергән яшелчәләр, баллы җиләк – җимешләр, саф сыр, йогурт, какао бар. Сезгә нәрсә кирәк?

Камил:       - Чәк – чәк ничә сум тора?

Сатучы:    - Чәк – чәк 5 сум тора.

Камил:       - Рәхим итеп, миңа чәк – чәк бирегез әле.

Сатучы:    - Әлбәттә, рәхим итеп ашагыз!

Камил:      -Рәхмәт.

В. Самира:   - Бирегез әле миңа, зинхар өчен банан, әфлисун, алма.

Сатучы:     - Рәхим итеп ашагыз!

В. Самира:  - Ничә сум бирим?

Сатучы:      - 6 сум.

М. Самира:  Рәхим итеп кишер, кыяр, баклажан бирегез әле миңа.

Сатучы:      - Бик рәхәтләнеп! Тәмле итеп ашагыз!

М. Самира:  - Ничә сум бирим?

Сатучы:      - 8 сум.

Кунаклар:   - Рәхмәт, саубулыгыз.

Салават:      - Саубулыгыз.

Камил:        - Ләйләнең өенә барырга бик ерак, әйдәгез автобус белән барабыз ( автобус янына баралар).

Тәрбияче: -Балалар, безнең автобус бар, ләкин шофер һәм автобуска билет сатучы кондуктор юк. Кемнең шофер һәм кондуктор буласы килә?

В. Самира:    - Исәнмесез! Автобуска утырырга ярыйммы?

Шофер:        -  Исәнмесез! Элбәттә автобуска утырырга ярый. Рәхим итеп утырыгыз! (автобуска утыралар)

Кондуктор:    - Хәерле көн! Сезгә билет алырга кирәк.

Кунаклар: (чиратлашып) Хәерле көн! Миңа бер билет бирегез әле, зинхар өчен.

Кондуктор:   - Рәхим итеп алыгыз! (кондуктор билет бирә, балалар акча түли)

Шофер:       - Килеп җиттек, автобустан төшсәгездә  була. Сау булыгыз.

Кунаклар:   - Рәхмәт, саубулыгыз. (Кунаклар Ләйләнең өе янына киләләр). Хәерле көн.

Ләйлә:        - Хәерле көн. Рәхим итегез. Өстәл артына утырыгыз.

М. Самира:  - Урамнан кергәч кулны юарга кирәк, әйдәгез кулларны юабыз. ( Кул юалар, күчтәнәчләр бирәләр, өстәл артына утыралар)

В. Самира:   - Без сезгә күчтәнәчләр алдык, рәхим итеп алыгыз.

Ләйлә:      - Күчтәнәчләр өчен бик зур рәхмәт сезгә.. Мин сезгә кәбестә ашын пешердем, рәхим итеп ашагыз! (аш сала)

Кунаклар: - Рәхмәт, аш бик тәмле булды.

Ләйлә:     - Чәй эчегез (чәй ясый). Мин сезнең өчен рулетлар, пирожныйлар пешердем. Тәмле итеп ашагыз (балалар ашыйлар).

Камил:    - Рәхмәт, пирожныйлар бик тәмле булды, ә хәзер безгә китәргә вакыт җитте, без театрга барабыз. Ләйлә әйдә безнең белән.

Ләйлә: -Чакыруыгыз өчен рәхмәт. Театрга бик рәхәтләнеп барам.

 (кунаклар театрга билет сатучы янына киләләр)

М. Самира:    - Исәнмесез, безгә театрга 3 билет бирегез әле, зинхар өчен.

Билет сатучы: - Исәнмесез, рәхим итеп алыгыз (билет бирә). Сездән 6 сум (Акча бирәләр, урындыкларга утыралар.)

(Шофер, сатучы, кондуктор шулай ук билет сатып алалар һәм театр карыйлар. Аделина шалкан әкиятен күрсәтә)

Тәрбияче: -  Бүген без сезнең белән күп эшләр эшләдек. Кем әйтә ала нинди эшләр?

Балалар: - Кибеткә бардык, автобуста кунакка бардык, театр карадык.

Тәрбияче: Бик яхшы итеп күңел ачтык. Сез бик акыллы балалар, киләчәктәдә шулай ук дус, тату итеп уйнагыз.

Балалар: - Рәхмәт.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий сюжетно - ролевой игры "Город мастеров"

Общение дошкольника со сверстниками разворачивается главным образом в процессе совместной игры. Играя вместе, дети начинают учитывать желания и действия другого ребенка, отстаивать свою точку зрения, ...

Сценарий сюжетно - ролевой игры «К кукле в гости» во второй младшей группе

Цель:Формировать у детей представление о том кто мальчик и кто девочка, которые  заботятся друг о друге.Задачи:1.Учить детей быть внимательными друг к  другу;2.Закреплять навыки связной речи...

Сценарий сюжетно -ролевой игры «Школа»

Развитие интереса в игре. Формирование положительных взаимоотношений между детьми...

Сценарий сюжетно-ролевой игры "Морской круиз"

Сюжетно -ролевая игра для детей старшей группы "Морской круиз"...

Сценарий сюжетно-ролевой игры «Лиса с лисятами»

Сценарий сюжетно-ролевой игры "Лиса с лисятами" для 2 младшей группы....

Сценарий сюжетно-ролевой игры "Мы идем в театр"

Сценарий сюжетно-ролевой игры «Мы идем в театр». Для детей среднего дошкольного возраста.Цель: закрепить правила поведения детей в общественном месте (в автобусе, в театре); развивать актерские н...

Методическая разработка "Сценарии сюжетно-ролевых игр для детей старшего дошкольного возраста"

Методическая разработка для воспитателей по руководству сюжетно-ролевой игрой в старшем дошкольном возрасте...