Төлке бездә кунакта
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа)

Залилова Айсылу Радифовна

Открытое занятие по развитию речи в младшей группе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tolke_bezd_kunakta._dekabr_2016.docx20.44 КБ

Предварительный просмотр:

Әтнә районы Түбән Бәрәскә балалар бакчасы

“Төлке бездә кунакта”

Ата-аналар өчен кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү эшчәнлеге буенча ачык шөгыль конспекты

Тәрбияче: Залилова А.Р.


Декабрь, 2016 ел

           Максат: әкиятләрне сәхнәләштерү аша балаларны туган телдә матур һәм сәнгатьле сөйләшергә өйрәтү;  тәрбияче соравына бер сүз яки кыска җөмлә белән җавап бирү осталыгын, игътибарын, күзәтүчәнлеген үстерү; шәхес үсеше өчен шартлар тудыру һәм алар белән идарә итү.
         Бурычлар: 1. Балаларда шатлык хисләре булдыру. Әкият аша әхлак сыйфатлары һәм табигатьтәге  тере  җан  ияләренә  мәрхәмәтле  караш  тәрбияләү; 
         2. Балаларның диологик сөйләм телен, иҗади сәләтләрен үстерү;
         3. Белем бирү белән беррәттән, аларның танып белү активлыгын да формалаштыру, проблемалы ситуацияләрдә уйланырга, иҗади фикерләргә, үзара киңәшеп аралашырга теләк тудыру.
         Җиһазлау: мультимедия-проектор, магнитофон, төлке һәм куян өе, уен өчен атрибутлар.
         Алдан үткәрелгән эш: “Төлке, куян һәм әтәч” әкиятен тулысы белән уку, музыка әсәрен сайлау, темага кагылышлы мәгълүмат җыеп, чыганаклар туплау, уен өйрәтү.

                                          Эшчәнлек барышы:

          Тәрбияче: Балалар карагыз әле безгә бүген  әниләр һәм әтиләр кунакка килгән, алар безгә карап елмаеп утыралар кәефләре бик яхшы бугай. Әйдәгез бездә аларга карап елмаеп исәнләшәбез.
-Исәнмесез
— Исәнмесез
-Хәлләрегез ничек?
-Әйбәт
Тәрбияче: Ә хәзер балалар урыннарыгызга утырыгыз.
Тәрбияче: Балалар, әниләрне һәм әтиләрне ничек шаккаттырабыз соң инде?
Балалар: Җырлыйбыз, уйныйбыз,
Тәрбияче:Әйдәгез балалар, әниләр белән бер уен уйнап алыйк әле. Безгә ярдәмгә 6 әни кирәк. Менә Фаяз сезгә нинди туп алырга кирәк икәнен әйтә. Бер әнигә туп җитми кала, аңа җаза бирелә. (4 төстәге 5шәр туп-6 әни чыга)
Бала: сары тупны алыгыз. Туп җитмәгән әнигә җаза бирелә. Бала рәсемгә карап сорау бирә, әни җавап бирә. 1,2,3 сорау.
Бу кайсы әкияттән (“Төлке, куян һәм әтәч”)
Балалар, без бу әкиятне беләбезме, укыдыкмы? Әйдәгез искә төшерәбез.
Әкиятне искә төшергәнче, тупларны урынына куйыйк әле, балалар һәр тупны үз төсендәге коробкага салалар. Күп туп иде, һәрберегез берешәр туп алыгыз һәм тар юлдан барыгыз.
1сл. Бу әкияттә нәрсәләр яши? Нинди хайваннар, кошлар:Куян, Төлке, Әтәч, Эт, Аю,
2сл. Төлкенең өе кайчан эри, елның кайсы вакытында? Матур яз җиткәч.
3сл. Әкиятләрдә Төлке нинди хайван ул балалар? Хәйләкәр
4сл. Ә Куян?
5сл. Әйдәгез Батыр Әтәчкә Җыр җырларга ярдәм итәбез.
Әч-әч-әч матур әтәч
Әч-әч-әч кыю әтәч
Әч-әч-әч көчле әтәч
Әч-әч-әч бик батыр әтәч
Ни өчен бик батыр әтәч инде ул? Чөнки ул куянга ярдәм иткән, төлкене куянның өеннән куып чыгарган. Менә шушы томшыкларыннан бик курыккан инде ул төлке. Томшык- кош авызының очлаеп торган алгы өлеше. Аска яки өскә кәкрәйгән очлы борын. Кошларга ул чукыр өчен кирәк, ашар өчен. 
6сл. Дидактик уен: Төлкенең куян белән дуслашасы килгән. Ул дуслашу өчен куянга нәрсә алып килде микән? Кәбестә, кишер.
Әкиятне карагач күзләргә гимнастика ясап алабыз, ял итсеннәр.
Күзебезне яратабыз
Төрле якка йөртәбез,
Аска-өскә, уңга-сулга
Күзләрне йөгертәбез.
Физминут
Алга таба барабыз(түгәрәктә атлыйлар),
Әкият яратабыз.
Арабызда геройлар:(хәрәкәтләр)
Куяннар…,аюлар..,
Төлкеләр…. һәм чебиләр…
Гел елмаеп торабыз(мимика),
Кунаклар яратабыз(кул-ны алга җәеп кунакл.күрсәтү).
Әкиятләр без укып (учларын алга җәеп китап уку)
Яхшы дуслар табабыз(парлашып кочаклашалар).
Ә хәзер әйдәгез әкиятне сәхнәләштерәбез. Яшәгән ди бер төлке, ул боздан үзенә өй салып кергән. Ә куян кайрыдан өй салган. Яз җиткәч кояш кыздыра башлаган. Яз кызы булып киенгән бер бала һәм кулларына сары тасмалар(кояш нурлары) тоткан балалар бииләр, төлкенең өе эри.
(Төлке җырлый – җырлый килеп керә)
Көзгегә карыйм әле,
Чәчемне тарыйм әле.
Урмандагы Куянга
Кунакка барыйм әле.
(Ишек шакый)
Куян: Кем бар анда
Төлке: Бу мин Төлке. Керергә ярыймы?
Куян: Әйдә, кер!
Төлке: (Кулларын җәеп, куянга килә).
Әһә мин сине хәзер ашыйм.
(Һәм куянны куып чыгара).
Куян елый – елый урман буйлап бара икән.
Аның каршысына эт очрый.
Эт: Һау-һау-һау! Куян нигә елыйсың?
Куян: Әнә, төлке өйдән куып чыгарды.
Эт: Елама, мин аны үзем куып чыгарам.
Шулай итеп алар өй янына килеп җитәләр.
Эт: Һау-һау-һау! (Куян белән бергә жырлыйлар)
Төлке чык, бак кит моннан! (2 тап)
Без курыкмыйбыз синнән,
Курыкмыйбыз без синнән.
Төлке: Юк, чыкмыйм!
Җыр “Сикереп төшәм мичтән,
Сикереп төшәм мичтән,
Балта кайрыйм, пычак кайрыйм,
Мин курыкмыйм сездән!
Эт курка һәм йөгереп китеп тә бара.
Куян тагын ялгызы юл буйлап елый – елый килә.
Аңа аю очрый.
Аю: Куян, нигә елыйсың?
Куян: Әнә, төлке өйдән куып чыгарды.
Аю: Елама, мин аны үзем куып чыгарам.
Куян: Юк, куа алмассың! Эт куды – куа алмады, син дә куа алмассың.
Аю: Юк, куармын!
Һәм алар Куянның өенә юнәләләр.(Аю белән куян җырлыйлар)
Төлке чык, бак кит моннан! (2 тап)
Без курыкмыйбыз синнән,
Курыкмыйбыз без синнән.
Төлке: Юк, чыкмыйм!.
Җыр “ Сикереп төшәм мичтән,
Сикереп төшәм мичтән,
Балта кайрыйм, пычак кайрыйм,
Мин курыкмыйм сездән!
Бу сүзләрне ишеткәч, аю да курка төшә һәм китеп тә бара.
Куян тагын ялгызы юл буйлап елый – елый урман аша бара.
Аңа җилкәсенә чалгы салган әтәч очрый.
Әтәч: Кикрикүк! Куян, нигә елыйсың?
Куян: Әнә, төлке өйдән куып чыгарды.
Әтәч: Елама, мин аны үзем куып чыгарам.
Куян: Юк, куа алмассың! Эт куды – куа алмады, аю куды – куа алмады, син дә куа алмассың.
Өй янына барып җитәләр Әтәч тәпиләре белән тибенә,канатлары белән кагына/
Әтәч: -Кикрикүк ! Мин бик куркыныч кошмын
Көчледер канатларым Очлыдыр томшыкларым Үткендер тырнакларым Тиз төш, төлке, мич башыннаң
Хәзер үк чыгып кит моннан.
Төлке моны ишеткәч куркып кала һәм курыккан тавыш белән:-Хәзер,аягыма гына киям.
Әтәч :- Кикрикүк ! Мин бик куркыныч кошмын…
Төлке: / Кылтырап /
-Тунымны гына киям.
Әтәч тагын да ныграк кычкырып шул ук сүзләрне кабатлый.
Автор
Һәм төлке куркып чыгып кача. Ә Әтәч белән Куян өйдә бергә — бергә яши башладылар. Әле дә булса, торалар ди, имеш.
Занятиебезне йомгаклап әйдәгез бер уен уйнап алабыз.(анализ)
Рәсемнәрне алыгыз, игътибар белән карагыз. Мин сезгә сораулар бирәм сез игътибар белән генә тыңлагыз. Сорауга туры килгән җавапны, рәсемне күтәрерсез.
1.Куянны өеннән нәрсә куып чыгара, кайсы җәнлек? (төлке)
2.Төлке кайсы җәнлекне үзенең өеннән куып чыгарган?Куянны)
3.Куянга төлкене куып чыгарырга ярдәм иткән кош, үткен томшыклы нинди герой әле? Нәрсәсе үткен булды инде?Күрсәтегез әле. (Әтәч)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Өйрәтелгән җәнлекләр бездә кунакта"күңел ачу кичәсе.

Җиңел көйгә “ля-ля-ля” дип җырлап,сикергәләп Петрушка керә,залны әйләнеп чыга:           Исәнмесез,балалар!...

"Тамчыкай бездә кунакта" нәниләр төркемендә танып белу эшчәнлеге.

Балтач муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф бүлеге...

"Йомшаккай" бездә кунакта

Белем бирү эшчәнлеге хокук тәрбиясе бирү буенча үткәрелде. Кешеләрнең исемгә, яшәү урынына хокуклы булуын балаларга җиткерү; сүзлек запасын баету, сөйләшү осталыкларын үстерү; музыкаль әсәрнең эчтәлег...

Мияубикә бездә кунакта

I кечкенәләр төркемендә рәсем буенча шөгыль...

"Теремкәй бездә кунакта" Икенче кечкенәләр төркемендә математика һәм сөйләм үстерү буенча интегратив шөгыль конспекты

:    геометрик фигураларны (түгәрәк, өчпочмак, квадрат, турыпочмаклык) һәм төп төсләрне таный белүне ныгыту; уң һәм сул  кулны аера белергә һәм 5 кә кадәр дөрес санарга күнектерү; ...

Мияубикә- бездә кунакта.

Балаларга песинең йорт хайваны булуын аңлату. Гадәти булмаган алым белән песинең аяк эзләрен рәсемгә төшерү....