Йомгаклау шогыле
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа)

Аннотация к занятию по развитию речи  с подгруппой детей младшего возраста.   Тема: «Домашние животные». Это итоговое занятие по развитие речи у детей младшего дошкольного возраста. Дети обобщают знания и закрепляют умения по всему пройденному материалу: умение называть и  сравнивать домашних животных, развитие внимания, логического мышления и речи. На занятии используются различные виды игровой деятельности.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yomgaklau_shogyle.docx27.31 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы “74-нче санлы гомуми үстерелешле балалар бакчасы”  муниципаль үзидарә мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе.

Кечкенәләр төркемендә

Сөйләм телен үстерү буенча йомгаклау

белем бирү эшчәнлеге коспекты

ТЕМА: “Йорт хайваннары”

Төзеде:1 нче төркем тәрбиячесе

                                                                          Валиуллина Л.М.

Түбән Кама шәһәре

Вакыты:

Тема:

“ Йорт хайваннары “

Әдәбият:

“Туган телдә сөйләшәбез”Хәзрәтова Ф.В.

Яшь:

Беренче кечкенәләр төркеме

Юнәлеше

Танып белү

Төре:

Интегральләштерелгән белем бирү эшчәнлеге

Балалар җәлеп ителгән эшчәнлек төре:

Хәрәкәтчән уен, Сөйләм теле белән таныштыру.

Сөйләм телен үстерү.

Сөйләм телен үстерү.

1.        сүзләр хисабына сүзлекне баету һәм активлаштыру, тәрбияченең сорауларына җавап бирү;

2.        мөстәкыйльлек һәм активлык күрсәтү теләген үстерү, тәрбияче күрсәтмәләрен үтәү осталыгы формалаштыру;

3.        башкаларга ярдәм итү теләге, тыңлаучанлык, хайваннарга карата кайгыртучанлык тәрбияләү;

Сәламәтлек.

1.        төз утырырга төз басып торырга күнектерү;

2.        физкультминутка аша хәрәкәт эшчәнлеген ныгыту;

Сүзлек өстендә эш: бозау, бәрән, колын, кәҗә бәтие.

Бурычлар:

 1.балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен киңәйтү;

2. хайваннарның исемнәрен әйтергә күнектерү;

3. йорт хайваннарына карата кызыксыну тәрбияләү;

Методик алымнар һәм эшне оештыру формалары:

Сорау- җавап, мактау, сыйлану, йомгаклау

Җиһазлау һәм кулланылган материаллар:

Тартмага салынган уенчык сыер, сарык, ат, кәҗә, бозау, бәрән, колын, кәҗә бәтие; йорт хайваннары сурәтләнгән рәсемнәр; “ Без атларны яратабыз” жырының аудиоязмасы.

Сүзлек өстендә эш:

бозау, бәрән, колын, кәҗә бәтие.

Индивидуаль эш:

Ансель, Раян тәрбияче артыннан сүзләрне дөрес итеп кабатлау.

Алдан башкарылган эш:

Рәсемнәр карау, хэрэкэтле уен

Эшчәнлек барышы.

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез әле, килгән кунаклар белән исәнләшик әле.

Балалар: Исәнмесез!

Тәрбияче:  Әйдәгез, дуслар,җыелыйк,

Җитәкләшеп тезелик.

Түгәрәктә бергәләп

Күңелле уйныйк, көлик!

Зурлар безгә соклансын,

Читтән карап торсыннар,

Безнең дуслыкка сөенеп,

Бертуган дип белсеннәр.

Т.: Балалар, әйдәгез әле, без сезнең белән авылга кунакка кайтыйк.

Көн матур,кояш елмая, күңелләр күтәренке.Автобуска утырыйк.

Киттек. ( Автобуста барган кебек йөриләр.) Менә авылга да кайтып җиттек.  Балалар, бу безнең ишегалды.Ишегалдында йорт хайваннары бар. Әйдәгез әле, аларны карыйк. Зәринә, бу нәрсә?

Б.: Сыер.( Балалар һәрбер хайванны шулай атап чыгалар.)

Т.: Балалар, хайваннар балаларын югалтканнар икән. Әйдәгез, аларны табарга булышыйк әле. Булышабызмы?

Б.: Әйе.

Т.: Урамда хәзер яз.  Яз көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була?

Б.: Кояш җылыта, кар эри, тамчылар тама.

Т.: Әйе, кояш җылыта, кар эри, яшел үләннәр чыга. Сыер, сарык, ат, кәҗә дә, яз килгәнен сизеп, үзләренең балаларын яшел чирәм ашарга алып бармакчы булганнар. Ә алар әниләрен көтеп тормаганнар, каядыр китеп югалганнар. Балалар, әниләргә әйтмичә генә китәргә ярыймы?

Б.: Юк.  

Т.: Әйе, әниләргә әйтмичә, бер җиргә дә китәргә ярамый. Менә хәзер сыер, сарык, ат, кәҗә балаларын югалтканнар да елыйлар да елыйлар. Әйдәгез, аларга балаларын табарга булышабызмы?

Б.: Әйе.

Т.: Әйдәгез, эзли башлаганчы , балалар,  ял итеп алыйк.

Физкультминутка: “ Без шулай ял итәбез”

Без әле бераз арыдык,

Ял итәргә уйладык.

Башны иябез алга,

Ә аннары – артка.

Уңга, сулга борабыз,

Аннан карап торабыз.

Иң өсләрен сикертәбез,

Кулларны биетәбез.

Бер алга, бер артка сузып,

Куңелле ял итәбез.

Т.: Ә хәзер, әйдәгез, хайваннарның балаларын эзләп карыйк әле, бәлки, табылырлар. Кая киткәннәр икән алар, әниләренә әйтмичә! Менә нинди тыңлаусызлар! ( Тәрбияче һәм балалар бүлмә буйлап йөриләр һәм бозау, бәрән, колын, кәҗә бәтиен ширма артыннан табалар.) Менә алар! Сез адаштыгызмы? Әниләрегезне эзлисезме? Әниләрегезнең нәрсә икәнен әйтсәгез, балалар сезгә аларны табып бирерләр. Аида, кил әле, бозаудан сора әле, аның әнисе нәрсә икән? Аида, әйдә, бергәләп сорыйк:”Бозау, синең әниең бармы? Ул нәрсә?”

Б.: Сыер.

Т.: Бозау син әниеңне ничек чакырасың?

Б.: ” Му-му-му!”

Т.: Балалар, әйдәгез, бозау белән бергәләп аның әнисен чакырабыз.

Б.: “ Му-му-му! “

Т.: Булдырдыгыз! Мәлик, хәзер бозау белән бергәләп кабатлагыз әле: “ Му-му-му! Кайтсын минем бозау!” ( Балаларны  активлаштыру.Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар. Тәрбияче балаларга сарыкны күрсәтә.) Балалар , бу нәрсә?

Б.: Сарык.

Т.: Балалар, сарык: “ Бә-бә-бә! Тимәгез минем бәрәнгә!”-ди. Сарык нәрсә ди?  Сарык нәрсә эзли?

Б.: Бәрәнне.

Т.: Монда тагын нәрсә бар ? Әйе, ат. Ул болай ди:” Миһа-һа-һай, колынкаем, кил монда!” Әйдәгез, бергәләп кабатлыйк әле, бәлки, колын табылыр. ( Тәрбияче кәҗәне күрсәтә.) Балалар бу нәрсә?

Б.: Кәҗә.

Т.: “ Ми-ки-ки-ки, күрмәдегезме сез минем йонлач бәтине?” Әйдәгез, балалар бергәләп кабатлагыз әле. Балалар, кәҗә нәрсә эзли?

Б.: Кәҗә бәтиен.

Т.: Балалар, әйдәгез, бозауны, бәрәнне, колынны, кәҗә бәтиен әниләре янына куйыйк. Кабат беркайчан да әниләрегез яныннан читкә китмәгез! Бозау, бәрән, колын, кәҗә бәтие, бүтән беркайчан да әниләрегезне югалтмагыз. Югалтмас өчен , әниләрне тыңларга кирәк. Балалар, сыер, сарык, ат, кәҗә һәм бозау, бәрән, колын, кәҗә бәтие сезгә рәхмәт әйтәләр. Сез аларга зур ярдәм иттегез, бер-берсен табарга булыштыгыз. Бозау, бәрән, колын, кәҗә бәтие табылдылар. Ә хәзер  өйгә керик, бик арыдык, чәй эчеп алыйк.

Әйдәгез, балалар, чәй әзер булганчы уйнап алсак та ярый.

Хэрэкэтле уен “ Без атларны яратабыз” уенын уйныйк.

Атларны без яратабыз,

Чистартабыз, ашатабыз.

И атым, атым, тукта,

Чиста су бирәм сиңа.

Атларны оста җигәбез,

Йөгәнләп тота беләбез.

И киттек без, атлылар,

Атлы кыю батырлар.

Т.: Афәрин, балалар! Сез бүген мине шатландырдыгыз. Сезгә дә шатлык-сөенечләр телим.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Беренче кечкенэлэр торкемендэ сойлэу устеру хэм эвэлэу буенча интеграл шогыль конспекты.

Татар халык авыз ижатын кулланып, сойлэм телен устеру; сузлек запасын баету, хэрэкэт активлыгын устеру, йорт хайваннары турында балаларнын белемнэрен арттыру, кул чукларынын физик усешен ныгыту, фике...

"Музыка иленэ сэяхэт"-музыка шогыле (М.хэзерлек торкеме)

Мэктэпкэ хэзерлек торкемендэ уткэрелгэн музыка шогыле...

Яз килэ (беренче кече яшьтэгелэр торкемендэ «Танып белу» белем биру эшчэнлеге буенча ачык шогыль конспекты)

Максат:                        Танып белу. 1.   балаларга язгы куренеш...

Лексик -грамматик категорияләрне үзләштерү буенча зурлар торкеме балалары (сөйләм теленең гомуми үсешендә кимчелекләре булган ОНР балалар) белэн үткэрелгэн шогыль “ Язгы урманга сәяхәт

Коррекцияле-белем бирү:  Балаларның яз фасылы турындагы белемнэрен тирәнәйтү, язның төп билгеләре белән таныштыруны дәвам итү ,сүз байлыкларын   активлаштыру, бәйләнешле сөйләмне...

“Яз килде” темасын йомгаклау буенча уртанчылар төркемендә белем бирү эшчәнлегендә йомгаклау конспекты

Максат - Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.- Хәрәкәт активлыгын арттыру һәм үстерү.- Фикерләү сәләтен арттыру.- Сүзлек запасын арттыру....

“Ноябрь – көзнең соңгы ае” темасын йомгаклау буенча зурлар төркемендә белем бирү эшчәнлегендә йомгаклау конспекты

Максат - Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.- Фикерләү сәләтен арттыру.- Сүзлек запасын үстерү....