конспект подготовительная группа
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа)
Предварительный просмотр:
- Сөйләм теле үстерү/ грамотага өйрәтү. Тема: Шөгыль №44 , А,а хәрефенең язылышы
Максат: -А, а хәрефен язуда күрсәтү күнекмәсен формалаштыру.
Бурычлар: - А, а хәрефе үзенчәлекләрен (баш һәм юл хәрефләр) һәм аның үзләштерү;- әдәби әсәрләрне ишетеп кабул итү күнекмәләрен үстерү;- балаларда иптәшләренең җаваплары белән килешү яки килешмәүне дусларча әйтеп бирә белү күнекмәләрен формалаштыру;- А, а хәрефен язуда күрсәтү күнекмәсен формалаштыру;- бирелгән аваз буенча сүзләр уйлап әйтү күнекмәләрен булдыру;- кул чугын һәм бармакларын язуга әзерләү.
Кулланылган әдәбият: Шәехова Р.К. Мәктәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы. Авазларны уйнатып: эш дәфтәре №2. – Казан: Хәтер, 2011. – Б. 4-5.
Эшчәнлек барышы.
Исәнләшү.Яхшы кәеф теләү.
Активлаштыру. “Тылсымлы каурый” уены.
Сюприз момент. Алсу керә, алма алып килгән.
Р. Миңуллин “Алма” шигырен тыңлау.
Тәрбияче: - Балалар, без бүген сезнең белән хәрефләр белән таныша башларбыз. Мин сезгә хәзер шигырь укыйм, игътибар белән тыңлагыз. Алмасы да алмасы –Өзеп кенә аласы! Өзмим әле – баллансын, Бераз гына аллансын.
- Нәрсә турында бу шигырь? Балалар: - Алма турында.
Алма һәм Алсу сүзләренә аваз анализы ясау.
Тәрбияче: - Алма һәм Алсу сүзләренә аваз анализы яап алыйк әле.
Тәрбияче: - Алма сүзе ничә аваздан тора? (дүрт аваздан тора) - Сузык авзаларны санап чыгыгыз. ( [а] авазы)
- Ул кая урнашкан? Калын яки нечкәме? (калын, сүз башында һәм ахырында ургашкан)
- Тартык авазларны әйтеп чыгыгыз. ([л], [м])
- Алар калынмы, яки нечкәме? Кая урнашкан? (калын, сүз уртасында урнашканнар)
- Сузык авазга яшел, тартык авазга кызыл фишкалар куеп чыгыгыз.(балалар такта алдына чыгып, фишкалар куялар)
- Алсу сүзендә ничә аваз бар? Фишкаларны куеп чыгыгыз.
- Сузык авазларга характеристика бирегез.- Тартык авазларны санап, сүздәге урынын билгеләгез.
- Бу ике сүз бер – берсенә ни белән охшаган? (икесе дә 4 аваздан тора, [а] һәм [л] авазлары икесендә дә бар)
- [а] авазы кергән фишкаларны алып куегыз. Ни өчен бер фишка калды? [у] авазы. Ул Алсу сүзендә генә бар)
А, а хәрефе белән таныштыру. А нәрсәгә ошаган? Карау, чагыштыру.
А хәрефе турында әкият “А нигә алфавитта беренче?”
Тәрбияче: - А хәрефен сез инде беләсез. Язылышы ничек соң аның? Әгәр дә а хәрефе сүз башында килсә, зур хәрефтән языла. (тәрбияче А хәрефен язып күрәтә)
- әгәр дә инде а хәрефе сүз башында яки ахырында килсә кечкенә хәрефтән языла.( тактага кечкенә а хәрефен яза)
Тәрбияче: - Хәзер без [а] авазы урынына фишка түгел, ә хәреф куячакбыз.
“Тере модельләр” уены.
1) фишкалар һәм хәреф авазларның сүздәге тәртибе буенча өләшенә;2) балалар авазларның сүздәге урыннарын буташтырып чакырыла;3) балалар фишкаларны һәм хәрефне үз урыннарына куялар.
Ял вакыты “Игътибарлы бул” уены. Балалар сүздә (а) авазын ишетсәләр сикерәләр, әгәр дә ишетмәсәләр кул чабалар.
Рәсемне туры килгән схема белән тоташтыру.
Тәрбияче: - Рәсемнәрне карап, туры килгән схема белән тоташтырыгыз.(балалар авазның сүздәге урынын билгелиләр һәм туры килгән схема белән тоташтыралар)
(А) авазы белән тизәйткеч өйрәнү.Ак карга ала карга кунган.
А, а хәрефләрен язу.(язу барышында кул хәрәкәтенең башлангычын күрсәтүче нокталарга, хәрәкәтнең юнәлешен күрсәтүче укларга игътибар итәргә кушыла. Язу хәрәкәтенең нокталар һәм уклар күрсәткәнчә үтәлергә тиешлеге аңлатыла)
Рефлексия.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Занятие - конспект. Подготовительная группа. Рисование "Подводный бал". Нетрадиционные приемы в рисовании.
Рисование с использованием нетрадиционных приемов.Занятие "Подводный бал"(2 занятия) Программное содержание: Совершенствовать технические изобр...

Занятие - конспект. Подготовительная группа. Игровое занятие "Моя семья"
Программное содержание:Развивать представление о том, что такое семья – это все, кто живет рядом с ребенком, какие постоянные обязанности есть у каждого члена семьи. Способствовать развитию комм...

План- конспект (подготовительная группа) по теме: «Наша Родина - Россия»
Одна из важнейших задач воспитателя формирование нравствености у дошкольников. Именно на нас возложена"Великая миссия" заложить основу сострадания, воспитать вежливость, уважение, почетание, благодарн...

Конспект подготовительная группа
План- конпект. Интеграция образовательных областей: «Познание», «Музыка», «Коммуникация», «Художественное творчество»....



