"Сихерләнгән яз"
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа)

Конспект открытого интегрированного  занятия по развитию речи на татарском языке

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл siherlngn_yaz_-achyk_dres_2023.docx24 КБ

Предварительный просмотр:

 Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы шәһәр тибындагы  Байлар Сабасы поселогының №4 “Кыңгырау” балалар бакчасы.  

Сөйләм үстерү белем бирү                                эшчәнлеге (интегральләшкән)

                   

                                 Тема: Сихерләнгән яз

                                                                                           

                                                                                             Тәрбияче: Хайриева                  

        Гөләрия Таһировна

                                                  2023 уку елы

Сөйләм үстерү (интегральләшкән белем бирү эшчәнлеге)

Тема : Сихерләнгән яз.

Максат

 1.Балаларның яз турындагы белемнәрен ныгыту.

2.Сөйләм телләрен үстерү.Тулы җөмләләр белән җавап бирә алуларына ирешү.

3.Үзара ярдәмләшү, дуслык хисләре тәрбияләү.

Сүзлек эше:   ерганак, гөрләвек, күлләвек

Материал: такта һәм магнитлар,табигать күренеше макетлары( күлләвек,кояш  һәм нурлары ,кошлар, агач, сыерчык оясы, умырзая чәчәге ) алдан ясалган кош оялары  өлешләре геометрик фигуралар(түгәрәк,өчпочмак) кар, су агызырга пластмасс савытлар, поднос,  кәгазьдән балалар санынча көймәләр, ике чүлмәк белән балчык,орлыклар,кечкенә лейка, презентация

                                      Шөгыль барышы

         Психологик халәт:

Тәрбияче һәм балалар бергә:

 Очрашсалар бик иртә

Бик матур теләк әйтә

Нинди теләк ? Кем әйтә?

Ул сүз- Хәерле иртә!

Тәрбияче: Хәерле иртә,барыгызга да ! Кәефләреге ничек балалар?

Мотивация  (*күк күкрэгэн ,яшен яшнэгэн тавыш ишетелэ)

Тэрбиче:  Яңгыр явырга җыена ахры ,эйдэгез кулчатыр астына качыйк (* тэрбияче белэн кулчатыр астына качалар)

Сихерче керә. Язгы табигатьне сихерли

Сихерче: Язгы табигать танымаслык хәлгә килсен: Кояш чыга алмасын! Кошлар җылы яклардан кайтмасынныр! Ояларын да бозыйм әле. Кыш китмәсен- күп итеп карлар өеп куям әле .Күппп итеп болытлар йөрсен, ләкин яңгыр яумасын ,чәчәкләр кар астыннан чыга алмый тилмерсеннәр.....

                           Белем  һәм күнекмәләр үзләштерү һәм кабатлау

 Тәрбияче: балалар, бу табигатькә ни булган соң? Бер дә бүгенге ел фасылына охшамаган. Табигать  сихерләнгән кебек..

Балалар: Әйе шул ,табигать сихерләнгән

Тәрбияче:  Кем эше икән бу?

Балалар. Сихерче сихерләгән табигатьне

Тәрбияче: Ә хәзер нинди ел фасылы соң, балалар?

Балалар: Хәзер яз ел фасылы

 Яз килде.Кояш көлде

Дөньяга нур бөркелде.

Уянды бар агачлар.

Куанды алмагачлар.

Тәрбияче: Әйе шул ,ләкин монда бер дә язга охшамаган.. Нишлик икән,балалар?

Балалар: Сихерне кайтарырга кирәк.

 1) Тәрбияче: Мин дә риза әйдәгез сихерне кайтарыйк ...

 Кояш көлде дисез,кояш та күренми монда

Аны чакырырга кирәк....

Сез кояшка  эндәш белмисезме?

Балалар:

Кояш чык,чык,чык,

Майлы ботка бирермен.

Майлы ботка  казанда,

Тәти кашык базарда.

Әти китте базарга ,

Тәти кашык алырга.

Тәти кашык сабы алтын,

Безгә кирәкми салкын.

(* Балалар кояш нурларын тартып чыгаралар  һәм тактага кояш эленә )

Тәрбияче: менә бит ничек тырыштык,кояшны чакырып чыгардык.Рәхмәт сезгә, балалар!

Балалар,кояш  яз коне ничек яктырта?

Балалар: Кояш яз коне яктырак яктырта. Кояш яз көне җылырак яктырта.(*күмәк һәм индивидуаль  кабатлаулар)

Тәрбияче : Бик дөрес.

2) Тәрбияче: Карагыз әле монда балалар, нинди күп кар өемнәре . Яз көне болай күп карлар буламы соң балалар?

Балалар: Юк булмый кыш көне карлар күп була. Ә яз көне карлар  эри.

Бала:

Боз һәм кар эреде

Сулар йөгерде;

Елап елгалар ,

Яшьләр түгелде.(Г.Тукай ”Бу кайсы вакыт”)

Тәрбияче:

Әйдәгез алайса без дә кояш та ярдәм итсен карларны эретик, сулар йөгертик.

Балалар: Әйдәгез

Тәрбияче: Ничек эретик карны

Балалар: Кулга тотып торык,кул җылысы белән эресен.Кайнар су салыйк. Һ.б.

Тәрбияче: Әйдәгез кайнар суа  агызыйк.(*карга кайнар су агызыла) Аларны йөгертик(* канау рәвешле пластмасса савытлардан су агызу.)

Балалар , кайлардан су ага?

Балалар: Ерганактан сулар ага(*индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар)

Тәрбияче: Ерганаклардан су ага сез инде белгәнегезчә гөрләвек дип аталаа шулаймы?

Балалар:Әйе гөрләвек дип атала(* индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар)

Тәрбияче : Гөрләвекләрдән нәрсә йөздереп уйнарга була?

Балалар: Гөрләвекләрдән көймәләр йөздереп уйнарга була(*индив. һәм күмәк кабатлаулар)(* көймәләр йөздерү)

Тәрбияче: Гөрләвек рәсемен дә урнаштырыйк әле тиешле урынга(*тактага гөрләвек рәсеме куела)

Тәрбияче: Ә гөрләвекләр агып су җыелып торган урын- күлләвек дип атала(*индив. һәм күмәк кабатлаулар)

3)Бала:

Гөрләвек ага,

Кояш елмая,

Кыр казлары үтте

Тезелеп бая (Нур Гайсин” “Яз килә”)

Тәрбияче:  Кыр казлары  тезелеп үтте дисең дә син ,монда кошлар күренми бит.

Кыр казлары  нинди кошлар әле ,балалар? Алар безнең якта кышлаучылармы, күчмә кошлармы?

Балалар: Кыр казлары - күчмә кошлар.

Тәрбияче: Тагын нинди күчмә кошлар беләсез?

Балалар :Сыерчык, кара каргалар, киек казлар, тургайлар....

Тәрбияче: Кайсы кошларны без  оялар ясап каршы алабыз?

Балалар: Сыерчыкларны оя ясап каршы алабыз

Тәрбияче: Мин бит монда оялар күрәм ,ләкин аларның  кошлар керү өчен урыннары юк. Сихерче эше инде бу...

Балалар: Әйдәгез төзәтик.

Тәрбияче : Әйдәгез төзәтик  ояларны кошлар кайтсыннар,ояларга урнашсыннар(*балаларга   төрле төстәге өчпочмак һәм түгәрәк геометрик фигуралары тәкъдим ителә.Төсләре буенча балалар парлашалар һәм  төрле төстәге ояларның түбәсен һәм керү урынын ябыштыралар )  кошларга оя нәрсәгә соң ул,балалар? (* тактага кошлар макеты куела)

Балалар: Бала чыгару өчен...

Тәрбияче: Рәхмәт сезгә, балалар! Кайда элик икән аларны?

Балалар: Өй кыекларына,агачларга.

(* оялар эленә)

4)Тәрбияче:  Балалар , күктә болытлар йөри,ләкин һаман яңгыр ява алмый тилмерә. Аңа ярдәм итик ,яңгырны чакырыйк

Балалар: Яңгыр яу,яу, яу.
Игеннәр дә күп булсын

Сыерлар да тук булсын,

Безгә катык,сөт булсын,

Яңгыр яу.яу,яу!

Физминутка  

Тәрбияче: 

Кояш күтәрелде, (* кулларын өскә күтәрәләр)

Җил чыкты ,    (*уңга-сулга чайкалалар)

Яшен яшьнәде (* кул чабалар)

Яңгыр ява башлады. .(*чүгәләп бармак очлары белән идәнгә чиртәләр)

Яңгыр туктады(*торып басалар)
Яңадан кояш чыкты (*кулларын өскә күтәрәрләр)

Тәрбияче : Менә бит нинди матур итеп яңгыр явып үтте ,ул да карларны эретерме икән?

Балалар: Әйе карлар яңгыр яугач тизрәк эрер

5)(* Тәрбияче белән балалар өстәл өстендә балчык тутырылган чүлмәкләр  күрәләр)

Тәрбияче : Балалар бу нәрсә икән?

Балалар: Балчык тутырылган савытлар.

Тәрбияче : Аның белән нишлиләр соң ,балалар?

Балалар: Яшелчәләр утырталар. Чәчәкләр утырталар

Тәрбияче:  Ә кайсы вакытта утырталар соң чәлмәкләргә яшелчәләр, чәчәкләрне?

Балалар: Яз көне утырталар.

Тәрбияче: Әйдәгез без сезнең белән ул чүлмәкләргә чәчәкләр утыртабыз,

(* Ике чүлмәккә  ике төрле чәчәк чәчәләр,су сибәләр)

Тәрбияче : Без аларны үзебезнең тәрәз төбендәге бакчага куярбыз.Шуның белән язны якынайтырбыз. Сез ризамы? Аларның ничек үсүен,кайсы тизрәк тишелүен күзәтербез,сулар сибәрбез.

Балалар: Әйе риза(* экранда  группада эшләнгән “Тәрәз төбендәге бакча”рәсеме)

6) Тәрбияче: Балалар,бакчаларга чәчәкләрне без үзебез утыртабыз,шулаймы? Ә кырларда,болыннардаберенче булып, кар астыннан чыга торган чәчәк ничек атала әле кем әйтер?

Балалар: Умырзая(подснежник)

Тәрбияче: Әйе бик дөрес.  Безнең аның турында  сөйләгәнне ишетеп умырзая да чыккан монда, балалар !(* умырзая чәчәге күрсәтелә,макеты тактага урнаштырыла.)

Рефлекция

Сихерче керә: Минем бөтен эшемне бетергәннәр(* борчылып йөри), сихеремне кайтарганнар ...Нинди булдыклы балалар бу,ничек башлары җиткән..Тизрәк китим , я мине дә эретеп агызырлар ..

Тәрбияче һәм балалар шатланып: Сихерчене җиңдек ,язгы табигатьне кайтардык.

Яз,яз,яз  җитә

Тәрәзәне ачтылар

Тып-тып-тып –тып итә

Эре-эре тамчылар...

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

конспект занятия в подготовительной группе"Сихерле урманга сәяхәт"

Конспект занятия по английскому языку для дошкольников на тему "Животные"...

"Сихерле аланда очрашу" эшчәнлек- иртә сценариясе

Этот материал даёт возможность детям прявить себя и друзей, как так они в развлечениях очент открыто общаются друг с другом. Сценарий-утренник помогает ребятам использоват свой умения инавыки в практи...

2 кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү дәресе. "Сихерле урман"

Занятие познавательно-речевого цикла для детей 2 младшей группы.Построено в форме игры - путешествия в лес. Дети вместе с воспитателем и персонажем мишкой перемещаются(мысленно) в лес. На протяжении в...

2 кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү дәресе. "Сихерле урман"

Занятие познавательно-речевого цикла для детей 2 младшей группы.Построено в форме игры - путешествия в лес. Дети вместе с воспитателем и персонажем мишкой перемещаются(мысленно) в лес. На протяжении в...

Сихерләнгән Кыш бабай

Сценарий Новогоднего утренника в малокомплектных садах для детей 3-7 лет...