Сихерләнгән Кыш бабай
план-конспект занятия на тему

Адиятуллина Алсу Дариятовна

Сценарий Новогоднего утренника в малокомплектных садах для детей 3-7 лет

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yana_el_byrme.doc109.5 КБ

Предварительный просмотр:

Питрәч муниципаль ММББУ Күн авылы “Наратлык” балалар бакчасы

Сихерләнгән

Кыш бабай

Яңа ел сценарийсы

Тәрбияче: Адиятуллина А.Д.

2018 ел

Балалар музыка астында залга керәләр  һәм бииләр

Общий бию «Новый год»

А.б.Чәчәк кебек ап-ак карлар ява,

       Туган якны сагынып кыш килде.

       Ак мамыктай йомшак кар белән,

       Җирне биләүләп төрде.

       Кыш ул үзе йөрми ялгыз гына

       Җитәкләгән күркәм бәйрәмне,

       Нинди бәйрәм диеп ?-сорасагыз,

       

Балалар(бергә).Бездә бүген чыршы бәйрәме!  

Галия:

 Яңа елны каршыларга

Без җыелдык бу залга.

Исән-саумы, Яңа ел!

Хуш киләсең, уз алга!

Зөһрә:

Без теләкләр телибез

Бүген бер-беребезгә.

Бәхет елы булып кил

Син туган җиребезгә  

Эрик:

Елка наряжается

Елка наряжается —

Праздник приближается.

Новый год у ворот,

Ребятишек елка ждет.

Милана:

Каршылыйк, дуслар, бергәләп:                              

Яңа ел килә безгә!                                                      

Әнә күпме кунак килгән                                            

Әйләнә-тирәбезгә.                                                      

Яңа елның бәхетле ел                                                

Буласын без беләбез.                                                

Шуңа күрә бергәләшеп                                            

Яңа елга керәбез!

А.б.Балалар чыршыга карагыз әле.Ул тылсымлы бугай.Утлары да янмый.Әйдәгез аңа багышлап шигырьләр сәйләп карыйк әле,утлары янмас микән?

Иркә

Күрегез бу чыршыны,

Чыршының да чып-чыны!

Нинди төз, матур, биек,

Тора түшәмгә тиеп.

Диана

Вот пришла, ребята, елка,

К нам на праздник в детский сад.

Огоньков, игрушек столько

Как красив её наряд.

Зәлинә: 

Күрдегезме чыршыны?

Матур итеп киенгән.

Безгә калын урманнан

Ул кунак булып килгән!

Дилбәр

Үсте чыршыбыз урманда

Шаулап торды ул анда

Җәен дә, кышын да зифа,

Яшел тора һаман да.

Зилия

Хәзер чыршыбыз бизәнгән,

Муенсалар да элгән.

Безгә шундый матур булып,

Бәйрәмгә диеп килгән.

А.б: Балалар, чыршының утлары никтер кабынмый. Чыршы янында бер биеп алыйк. Бәлки биегәч, кабыныр.

Бию: “Новогодние игрушки”

Зәмир

Матур уенчыклары

Никтер янмый утлары?

Әй, чыршы, чыршы, чыршы!

Безнең күңелне күрче,

Утларыңны кабызчы.

Бергә: Ян, ян, чыршыкай,

Бул син - кояш, бул син – ай!

Бергә: Чыршы ,чыршы утларыңны кабызчы   (3 тапкыр)

Чыршы тавышы:

Ерак урманда үстем

Кар өстендә йокладым

Сезгә бәйрәмгә кунакка килдем

Без бүген уйнарбыз һәм көлербез(Чыршынын утлары яна)

А.б.Рэхмэт сиңа Чыршыкай .Әйдәгез балалар чыршыга багышлап бер матур җыр җырлыйбыз.

Җыр: “Чыршыкай-купшыкай

А.б.Ай балалар бик матур жырладыгыз,ә хәзер урыннарга утырабыз..

Бүгенге бәйрәмгә нәрсәдер җитми. Балалар, ничек уйлыйсыз, нәрсә икән ул?

Балалар: Кар кызы белән Кыш бабай.

А.б: Әйдәгез әле, Кыш бабай белән Карсылуны чакырыйк

Балалар: Кыш бабай! Карсылу!

(Музыка уйный. Залга моңсу гына Карчәчәк керә.)

Карчәчәк: Исәнмесез, балалар.

А.б: Карчәчәк, син нигә шундый моңсу? Кыш бабай кайда соң?

Карчәчәк: Бәйрәмгә бергә килербез, карт имән янында очрашырбыз дигән идек. Мин Кыш бабайны имән төбендә көттем, көттем, ә ул нишләптер килмәде!?

А.б: Нишләргә инде? Син аны үзеңнең телефоныңдагы навигатордан эзләп кара.

Карсылу: Эзләп карыйм әле. (Чыгып китә).

Серле музыка яңгырый Кыш бабай сөйли:

Исәнмесез, минем кадерле балаларым. Бәйрәмгә килергә бик ашыктым. Ләкин явыз Убырлы мине сихерләде, юлдан адаштырды. Мин  Кытайга эләктем, аннары Америкада булдым. Хәзер мин  Африкада Зинһар өчен, миңа юлны табарга ярдәм итегез! Кар, буран бөтен илләрне, шәһәрләрне кар белән каплады. Мине кайтарыр өчен Кыш көненә хас биюләр, җырлар җырлырга кирәк. Аларны ишетеп мин кайтып та җитәрмен. . Әле ярый күчтәнәчләрне посылка белән салган идем. Кызым Карсылу мин килеп җиткәнче өләшә торырсың.

 А.б: Шул Яңа ел җитә башласа, Убырлы килә дә чыга. Әйдәгез, балалар, Кыш бабайга кайтырга ярдәм итик. Кыш бабайның дуслары кем әле?

Балалар: Кар бөртекләре.

Зәмирә;

Салкын, саф һава,  

Йомшак кар ява,

Урамга чыксаң

Битләр кызара.

Мәрьям

 Чәчәк кебек ап-ак карлар ява,

Туган якны сагынып кыш килде.

Ап-ак йомшак кар белән,

Җирне биләүләп төрде.

Кечкенәләр төркеме  бию “Кар бөртекләре”

А.б:Әйдәгез әле балалар, табышмакларга җаваплар табып карыйк.

Аягы юк, кулы юк, үзе сүрәт төшерә. (Суык)

Кулсыз, күзсез, буяусыз ясый ул төрле бизәк.
Беркем аны өйрәтми, ул үзе шундый зирәк. (Суык)

Утта янмый, суда батмый. (Боз)

“Ак ашьяулык таптым, җир өстенә яптым” (Кар)

Бию. “Чунга чанга”

 Бию барганда залга Җылы як Кыш бабае шорты, футболка, кара күзлек, ак парик, сакал, шапка киеп керә. Кулында круг, чемодан.)

А.б: Исәнме, Кыш бабай! Кайда синең таягың? Бүләкләр тутырылган капчыгың кайда? Итекләрсез салкын түгелме сиңа? Балалар сине Яңа ел бәйрәменә күптән көтәләр инде...

Кыш бабай: Яңа ел турында бернәрсә белмим! Миңа бернинди бүләк тә, бәйрәм дә кирәкми. Менә бер апа миңа Африкага билет бүләк итте. Ниһаять, кеше сыман ял итәрмен! (күзләрен йома, хыяллана). Африка! Пляж! Нинди романтика! Кояш кыздыра! Җиләк-җимешләр өлгергән! Диңгез!

А.б: Балалар, нишләргә инде? Кыш бабайның хәтерен ничек кире кайтарырга? Явыз Убырлыны ничек җиңәргә!

Сережа: 

Что с тобою Дед Мороз?
Одолел тебя склероз?
Перепутал части света,
Перепутал зиму с летом,
Позабыл, что ты – Мороз?
Алинә:

Встали дети утром рано
Смотрят в окна: во дворе
Апельсины и бананы
Созревают в декабре.

Галия: 

Бегемот блестит от пота,
Слон толкает бегемота:
Искупаться бы пора!
Невозможная жара!

Дәниф: 

Ух, как солнышко печет!
Только где же Новый год?
Снега нет, и елки нет,
Поскорей опомнись, Дед!

(Кыш бабайны уяталар).

Кыш бабай (уяна): Миңа чыршы да, кар да кирәкми! (Сәгатенә карый). О, соңга кала язганмын. Минем самолет 2 сәгатьтән соң Африкага очачак. Әле минем загардан крем да аласым бар! (Җылы як Кыш бабае чыгып китә).
А.б: Балалар, әйдәгез Кыш бабай турында җыр җырлыйк. Ул безнең шаян җырыбызны ишетер дә, безнең янга кайтыр.

Җыр “Бер елга үстем”

Бию “Вальс”

(Балалар утыра. Утлар сүнә. Тылсымлы музыка яңгырый. Кыш бабай керә, исәнләшә).

Кыш бабай: Исәнмесез, кадерле дусларым! Исәнмесез, кадерле балалар! Яңа ел белән сезне! Менә мин яңадан сезнең янда. Мин сезгә яңа бәхетләр, яңа уңышлар алып килдем! Бигрәк зур үскәнсез, дип ишеттем. Һөнәрләрегезне дә күрәсем килә. Кызым син дә монда икән.(Карсылуны кочаклап ала.)

А.б: Утырып тор, Кыш бабай, арыгансыңдыр.

Кыш бабай: Арыдым. Мин бик күп илләрдә булдым. Явыз Убырлы мине адаштырды. Ниһаять мин, Татарстанда. Безнең Туган якта гына кышлар шундый матур икән!

Кыш бабай: Балалар, сезнең чыршыгыз да бигрәк матур, уенчыклары да бик күп. Утлары да йолдызлар кебек яна.

 

Җыр: “Чыршы яшел тунын киеп”

А.б: Кыш бабай, балалар син килүгә дип матур шигырьләр дә өйрәнделәр.

Кыш бабай: Әйдәгез, шигырьләрегезне сөйләп күрсәтегез әле.

Ильяр:

Матур бәйрәм җырыбыз

Яңгырады еракка:

Кыш бабабыз ишетеп

Килде безгә кунакка.

Рамазан: 

Яңа елны без көтәбез,

Иң матур бәйрәм, диеп,

Шигырьләр, җырлар өйрәнеп,

Матур киемнәр киеп.

Ралина: 

Праздник мы встречаем,

Елку наряңаем.

Вешаем игрушки,

Шарики, хлопушки

Камил: 

Әй Кыш бабай, Кыш бабай,

Безнең сөйгән кунак син.

Ямьле үтсен кичәбез,

Безне көлдер, уйнат син.

Милана: 

Рәхмәт, бабай, сүзләреңә,

Бик матур теләкләрең.

Алып килдем, дигән идең,

Кайда соң бүләкләрең?

Зәринә: 

Әй, Кыш бабай, Кыш бабай,

Хуш киләсең уз бире.

Шатланышып җыр белән

Каршылыйбыз без син.

Алинә: 

Тәгәрәтеп ак карны,

Ясадык кар бабайны.

Куйдык кишердән борын,

Ясадык ике кулын.

Күзләре – кара күмер.

Дидек: “Син урам себер!”

Зур себерке тоттырдык,

Көлешеп карап тордык.

Дәниф: 

Җилкәсенә капчык асып

Кыш бабай килеп керде.
Төрле кызык сүзләр әйтеп,

Бүләк өләшеп йөрде.

Камилә: 

Аннан Кыш бабай тыпырдап,

Бик шәп бии башлады.

Биемәскә аягында

Безнең әти башмагы.

Зөһрә:

 Йолдызлар төшеп кушылган

Чыршыдагы утларга.

Кыш бабай белән Кар кызы

Килгән безне котларга.

Мәрьям: 

Иске ел да үтеп бара,

Көтә безне Яңа ел.

Рәхмәт сиңа Кыш бабай,

Котлы булсын, Яңа ел!

Алмаз

.               Кулны-кулга тотынып

                 Җырлыйбыз да биибез

                 Яңа елда һәркемгә

                 Бәхет-шатлык телибез!

Альмир: 

Рәхмәт сиңа, Кыш бабай,

Безнең белән дус бабай,

Сагынып килеп җиттең,

Яңа ел бүләк иттең.

Радель: 

Берәр яшькә үстердең,

Һәммәбезгә көч бирдең,

Рәхмәт сиңа, Кыш бабай,

Безнең белән дус бабай!

Рияз:

                       Җырлыйбыз да биибез,

                 Зурлыйбыз Яңа елны.

                 Яңа елда- яңа утлар,

                 Яктыртсын Яңа елны!

Иван:

Новогодний дед Мороз,

Нам подарки всем принес.

Расскажу ему стишок,

Пусть подарит весь мешок.

Ризван:

Безгә Кыш бабай килгән

Яңа ел алып килгән

Капчыгына күп итеп

Бүләкләр салып килгән

Ильяс:

Рәхмәт сиңа, Кыш бабай,
Безнең белән дус бабай,
Сагынып килеп җиттең,
Яңа ел бүләк иттең.

Ильназ

Кыш бабай, Кыш бабай

Безне бик ярата.

Ул безгә Яңа ел  

Бүләге тарата.

Алинә:

 Новый год встречать пора,
Дружно крикнем мы: «Ура!».
Кто подарки нам принес?
Ну конечно, Дед Мороз.
Будем прыгать мы у елки,
Не страшны ее иголки,
Станем дружно в хоровод:
Здравствуй, здравствуй, Новый год!

А.б: Кыш бабай, үзең нәрсәләр өйрәнеп килдең соң, безнең янга?

Кыш бабай: Бию өйрәнеп килдем.

Бию: Кыш бабай биюе

Кыш бабай: Бер бияләем югалды. Күрмәдегезме, балалар?

Уен: “Югалган бияләй”

А.б: Кыш бабай, безнең балаларның синең белән уйныйсы килә.

Уен: “Өшетәм” (Балалар кулларын сузып утыралар, Кыш бабай килә башласа, качыралар.)

Кыш бабай: Ой, әйбәт балалар!

А.б: Утыр, Кыш бабай, ял ит.

Кыш бабай: Кызым, Кар чәчәк,минем нишләптер бүләкләрем белән капчыгым күренми.

Кар кызы: Кыш бабай менә бит бүләгең.

(кечкенә генә тартма курсәтә)

Кыш бабай:Юк кызым, минем балаларга бүләгем зур капчык белән.

Кар кызы:Хәзер табып алып киләм Кыш бабай.

(Бүләкләрне Кар кызы алып керә)

Кар кызы:Шушы капчыкмы, Кыш бабай?

Кыш бабай: Әйе,рәхмәт Кызым.Менә балалар сезгә бүләкләр.Төркемдә апагыз өләшеп бирер.Ә безгә китәргә вакыт. Безне башка  балалар бакчасында да  көтәләр Сезне барыгызны да тагын бер кат яңа ел белән котлыйм.Тәртипле булыгыз, әти-әниләрегезнең сүзләрен тыңлагыз.Исәнлек-саулык ак бәхетләр сезгә.Саубулыгыз!

Б:Саубулыгыз,бик зур рәхмәт сезгә.

А.Б:Шуның белән безнең бәйрәмебез тәмам.Сезне тагын бер кат Яңа ел белән котлыйм.

Бәйрәм үтте, ә Яңа ел тиздән безгә киләчәк.

Яхшы булсын, имин булсын матур булсын киләчәк.

Рәхмәт әйтик чыршыбызга матур бәйрәме өчен.

Яңа елга яңа юлдан нык басып,бердәм керик.

 Иң изге саф теләкләрне бер-беребезгә телик.

Ә хәзер хөрмәтле әти-әниләр сезне барыгызны да чыршы әйләнәсенә җыр җырлап әйләнергә чакырабыз.

Җыр”В лесу родилась  елочка”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

конспект занятия в подготовительной группе"Сихерле урманга сәяхәт"

Конспект занятия по английскому языку для дошкольников на тему "Животные"...

"Сихерле аланда очрашу" эшчәнлек- иртә сценариясе

Этот материал даёт возможность детям прявить себя и друзей, как так они в развлечениях очент открыто общаются друг с другом. Сценарий-утренник помогает ребятам использоват свой умения инавыки в практи...

2 кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү дәресе. "Сихерле урман"

Занятие познавательно-речевого цикла для детей 2 младшей группы.Построено в форме игры - путешествия в лес. Дети вместе с воспитателем и персонажем мишкой перемещаются(мысленно) в лес. На протяжении в...

2 кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү дәресе. "Сихерле урман"

Занятие познавательно-речевого цикла для детей 2 младшей группы.Построено в форме игры - путешествия в лес. Дети вместе с воспитателем и персонажем мишкой перемещаются(мысленно) в лес. На протяжении в...

Происхождение образа Бабы-Яги. Кто такая Баба-Яга?

Познакомить детей со сказочным образом Бабы-Яги....

"Сихерләнгән яз"

Конспект открытого интегрированного  занятия по развитию речи на татарском языке...

Осенний праздник «Как баба Яга хотела царицей стать или Проделки бабы Яги»

[[{"type":"media","view_mode":"media_large","fid":"29081812","attributes":{"alt":"","class":"media-image"}}]][[{"type":"media","view_mode":"media_large","fid":"29081815","attributes":{"alt":"","class"...