"Минем әнием"кейс технология
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа)

конспект с исползованием кейс технологии

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл minem_niem_keys_tehnologiya_buencha.docx289.83 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы

“83 -нче санлы гомуми үстерешле балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учредениясе

«Минем әнием» темасына мәктәпкә әзерлек төркемендә

кейс технологиясен кулланып оештырылган

сөйләм теле өлкәсендә белем бирү

эшчәнлеге конспекты

(Моя педагогическая находка)

                                                                                                Төзеде: Сахабиева

                                                                                            Гөлүсә Җәмиловна,

                                                         тәрбияче  

                                                             

Түбән Кама

Яшь үзенчәлекләре:

Мәктәпкә әзерлек төркеме

Тема:

«Минем әнием»

Эшчәнлек төре:

Оештырылган белем бирү эшчәнлеге

Эшчәнлеккә кертелгән белем бирү өлкәләре:

Сөйләм телен үстерү- нәфис-нәфәсәти үсеш

Максат:

Балаларның социальләшүе өчен шартлар тудыру һәм кейс - технология ярдәмендә коммуникатив күнекмәләрен формалаштыру.

Бурычлар: 

-Эмоциональ ярдәмчел булу, өлкәннәргә хөрмәт белән карау;

-Балаларның төркемнәрдә эшли белүен тәрбияләү;

-Бәйләнешле сөйләмне үстерү, балалар сүзлеген активлаштыру һәм үз фикереңне белдерү осталыгын үстерү;

-«Әниләр көне» бәйрәме турында балаларның белемнәрен ныгыту;

-Өлкәннәр һәм яшьтәшләр белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итәргә мөмкинлек бирә торган коммуникатив күнекмәләр формалаштыру.

Методик алымнар:

Күрсәтү, уеннар уйнау, әңгәмә, сорауларга җавап бирү.

Җиһазлау:

Йөрәк, әкият персонажларыннан пазл, кәрзин, әниләрнең фотосурәтләре, чәчәк шаблоннары, карандашлар, проектор, телефон, магнитафон.

Алдан үткәрелгән эш:

Матур әдәбият уку, иллюстрацияләр карау, әни турындагы әйтемнәр белән танышу, әңгәмәләр.

Эшчәнлекнең структурасы:

I.Кереш өлеш (дәвамы 3 мин.)

Максат: балаларның игътибарын җәлеп итү, эшчәнлеккә кызыксыну уяту.

II.Төп өлеш ( дәвамы 25 мин.)

1. Шигырь уку.

2. Д/уен: “Әнисен тап”

3. “Әниләр көне” турында сөйләшү.

4. Уен: “Матур сүзләр”

5. Уен: “Минем әнием”

6. Уен: “Хәерле эшләр кәрзине”

7. Сюрприз вакыты.

8.Кейс: “Алиягә булышу”

10. Уен: “Моңҗизалы ваза”

III.Йомгаклау өлеше ( дәвамы 2мин. )

Максат: Эшчәнлекне йомгаклау. Нәтиҗә ясау.

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар! Бүген безнең эшчәнлекне мин яхшылык һәм мәхәббәт очкыннары бирүдән башларга теләр идем. Әйдәгез, кулларны кулга алыйк. Җиңел генә кул кысу рәвешендә булачак. Кулга тотынабыз, күзебезне йомабыз, мин тапшырам. Менә очкыннар минем янга килде, һәм мин сезнең бөтен яхшылыгыгызны һәм җылыгызны тойдым - бу бик шәп!

Балалар, тыңлагыз әле, мин хәзер сезгә сорау бирәм, ә сез миңа җавап бирәсез:

Кто на свете всех родней? Мама!

Кто вас любит всех сильней? Мама!

Кто ругает вас и прощает? Мама!

Кто вас в садик провожает? Мама!

На ночь сказку кто читает? Мама!

Кто вам ёлку наряжает? Мама!

Кто наряды покупает? Мама!

Кто на свете всех умней и красивей, и добрей? Мама!

Тәрбияче: Әйе, балалар, ул безнең әниләребез. Бик дөрес әйттегез!Бу дөньяда

һәр кешенең әнисе бар. Хәтта җәнлекләрнең дә әниләре бар. Менә тикшереп карыйк әле, беләсез микән аларны.

Д/уен: “Әнисен тап”

(Җәнлекләр төшерелгән пазлны җыярга һәм шул җәнлекнең әнисе табып парлашып басырга кирәк)

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар! Балалары әниләрен таптылар.

Шулай итеп, бүген без әниләребез турында сөйләшәчәкбез. Бүген бит сигезенче март түгел, диярсез? Әлбәттә, март ае түгел, ә нинди ай әле?

Балалар: Ноябрь.

Тәрбияче: Димәк, нинди ел фасылы?

Балалар: Көз.

Тәрбияче: Әйе, дөрес, көзнең соңгы аен ничек атыйбыз әле, балалар?

Балалар: Соңарган көз дип.

Тәрбияче: Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Россиядә Әниләр көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм Россия Федерациясе Президенты Указы белән билгеләнгән. Бу көнне барлык балалар әниләрен котлыйлар, назлы сүзләр әйтәләр, бүләкләр бүләк итәләр, шигырьләр укыйлар.

Менә без хәзер, әниләребез турында иң-иң матур сүзләрне әйтеп уйнап алыйк, бер-берегезгә менә шушы йөрәкне җибәреп “Әниегез нинди?” – соравына җавап бирегез. Әйтелгән сүзләрне кабатларга ярамый.

Уен: “Матур сүзләр”

Балалар: Сөйкемле, акыллы, игътибарлы, матур, модалы, заманча, ягымлы, чибәр, һ.б.

Тәрбияче: Балалар, сез әниләрегез турында бик күп матур сүзләр әйттегез. Хәзер әйдәгез, алар турында берәм-берәм сөйләрбез. Үзегезнең әниегезне фотосурәтләрдә табыгыз, аның исеме, кыяфәте, холкы нинди, ул кем булып эшли, нәрсә эшләргә яратканы турында сөйләрсез.C:\Users\DIOR\Desktop\IMG-20201125-WA0012.jpg

Уен: “Минем әнием” 

Тәрбияче: Әниләрегез сезне кайгырта, сезне ярата. Һәм сез аңа шул ук - мәхәббәт, хөрмәт, кайгырту һәм игътибар белән җавап бирергә, яхшы уңышлары белән сөендерергә, еш кына "зур рәхмәт" әйтергә һәм берни белән дә борчылмаска тиешсез. Әгәр дә инде әниегезне рәнҗеткән булсагыз, оялмаска һәм нәрсә эшләргә кирәк?

Балалар: Гафу үтенергә.

Тәрбияче: Әфарин, әниләрегезгә матур сүзләрне мөмкин кадәр ешрак әйтергә онытмагыз.

Тәрбияче: Әниләр турында сөйләгәндә, сез әниегез игелекле, ягымлы, кайгыртучан, эшчән, дип әйттегез. Алар бик күп йорт эшләрен башкаралар. Әниләргә кыен? Сез әниләрегезгә ярдәм итәсезме? Ә ничек, без хәзер уенда уйнап беләбез:

Уен: “Хәерле эшләр кәрзине”

(Түгәрәк буенча кәрзинне җибәрәбез һәм ничек булышканыгызны әйтеп барабыз)

Тәрбияче: Балалар, миңа сообщение килде бугай. Ишеттегезме?Кая карыйк әле, кем язган миңа?

Кейс элементы:

Этаплар

Тәрбияче эшчәнлеге

Балалар эшчәнлеге

I. Дәлил 

(Мотивационный)

II. Танышу-аналитик

(Ознакомительно-аналитический)

III. Оештыру-эзләү 

(Организационно-поисковый)

IV. Тәкъдир итү

(Презентационный)

V. Йомгаклау

(Итоговый)

Менә, кыз, Алия дә әнисенә ярарга тырышыркан. Безгә бүген аннан онлайн хат килде. Ул бездән ярдәм сорый.  Укыйбызмы?

Тәрбияче балаларга фото-кейс күрсәтә. https://im0-tub-ru.yandex.net/i?id=1c61cec55247b4bc3541a783d07d2262-l&n=13C:\Users\DIOR\Downloads\IMG_20210325_222338.jpg

Тәрбияче кейс укый:

Я вчера в углу стояла,

Я наказана была.

А за что мне вдруг попало,

Так понять и не смогла. 

Я на маминой машине

У стекла, ближе к рулю,

нацарапала отверткой:

«Мама! Я тебя люблю!»

Нацарапала красиво

фразу из красивых слов!

Разве это справедливо

ставить в угол за любовь?

(В.Дединовский)

Күрегез әле, Алия белән нәрсә булган соң? Ни өчен ул моны эшләгән? Бу кыз нинди хисләр кичерә? Нигә ул чакта ул җәзага тартылган?

Сез ничек уйлыйсыз, ә бу ситуациядә әнисе нәрсә хис итә?

Тәрбияче проблемалы ситуациягә игътибар бирә.

Сезнеңчә Алия нишләде соң?

Ни өчен бу хәл кыз белән килеп чыкты соң?

Тәрбияче балаларны хәл итү юлларын эзләргә этәрә.

Әйдәгез, Алиягә ярдәм итик, балалар.

Якын кешеләргә үз хисләренне башкача ничек итеп аңлатып булганлыкны ачыклыйк.

Тәрбияче балаларны кече төркемнәргә оештыра: Моның өчен мин сезгә 3әргә бүленергә тәкъдим итәм.

Бергә фикер алышыргу ысуллар. Һәркемнең фикере мөһим булуын онытмагыз.Һәм үз уйлаган карарыгызны тәкъдим итәрсез.

Кайда уңайлы, шул урынны сайлап фикер алыша башларга мөмкин.

Балалар, фикер алышуыгыз тәмам икән, уйлаган фикерегезне кем тәкъдим итә икәнлеген уйлашыгыз.

Сез шундый булганнар, сез әниләргә үз мәхәббәтегезне, хисләрегезне күрсәтү өчен бик күп ысуллар таптыгыз. Алар барысы да дөрес. 

Ә сез ничек уйлыйсыз, бармы икән, бер универсаль ысул яки һәр ысул үзенчә яхшымы?

Дөрес, һәр урын һәм вакыт өчен теге яки бу вариант идеаль булачак, әмма иң мөһиме, әниләребез канәгать булып калырга тиеш.

Ә сез ничек уйлыйсыз, әнигә генә үз мәхәббәтең күрсәтергә кирәкме?

Әйе,укыйбыз.

Ул машинага отвертка белән сызган.

Әнисенә сюрприз ясарга, үз мәхәббәтен күрсәтергә теләгән...

Ул бик шатлана, чөнки бик матур килеп чыкканга.

Чөнки хәзер машинаны ремонтларга кирәк.

Әнисе бик кәефсез.

Машинаны бозарга кирәкми.

Ул әнисенә булган мәхәббәтен башкача күрсәтә белми.

Алия әнисен кочаклап, үбеп алырга мөмкин.

Бу карар иң дөресе дип уйлыйбыз, чөнки моны күп тапкыр булса да эшләргә була. 

Ә без, кыз рәсем ясарга мөмкин, чөнки бу күп вакыт таләп итмәячәк, дип уйладык.

Чәчәк букеты бүләк итәргә ярый.

Без уйлыйбыз, ….. һ.б.

Юк, әти, әби, бабай һәм иптәшләреңне

Тәрбияче: Булдырдыгыз, әфарин, балалар.

Балалар, әниләрегезне сөендерергә телисезме? Әллә без дә бүләк ясыйкмы? Алия кебек түгел инде, ә сез уйлап тапкан вариантлардан. https://apf.mail.ru/cgi-bin/readmsg?id=16166988061825270326;0;8&exif=1&full=1&x-email=gelyusa1980%40mail.ruC:\Users\DIOR\Desktop\IMG-20201125-WA0010.jpg

Балалар: Әйе, ясыйк! https://apf.mail.ru/cgi-bin/readmsg?id=16166988061825270326;0;8&exif=1&full=1&x-email=gelyusa1980%40mail.ru

                                         Уен: “Моңҗизалы ваза”

( Хәрберегез шушы чәчәкләр арасыннан теләгән чәчәкне сайлап,  теләгән төскә буяп һәм вазага беркентеп букет ясыйбыз)

Менә, безнең әниләребезгә дигән бүләгебез әзер, сезгә ошыймы? Безнең чәчәкләр көз көне дә чәчәк аттылар. Менә могҗиза! Минемчә, алар канәгать булачак.

Балалар: Бик ошый.

Тәрбияче: Менә инде, безнең эшчәнлегебез дә ахырына якынлашты. Бүген сезнең белән миңа бик күңелле булды, сезгә дә ошаган дип уйлыйм. Әгәр сезгә безнең эшчәнлегебез ошаса, тиешле смайликлар алыгыз! Барыгызга да рәхмәт! C:\Users\DIOR\Desktop\IMG-20201125-WA0018.jpg


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Консультация для воспитателей дошкольных образовательных организаций «Кейс – технологии в работе с дошкольниками. Ролевое проектирование. Кейс – стади (ситуация)»

В своей работе я использовала разные технологии, и пришла к выводу, что одними из самых эффективных являются "кейс-технологии".  Хочу познакомить педагогов дошкольного образования с технологией "...

Методическая разработка конспекта ОД с использованием кейс-технологии "кейс-иллюстрация" (старший дошкольный возраст)

Методическая разработка конспектаобразовательной деятельностипо ОО «Социально-коммуникативное развитие»на тему: «Помощь идет»с использованием кейс-технологии "кейс-иллюстрация"(старший дошкольный возр...

Применение "Кейс - технологии" в ДОУ. Технология «Фото – кейс».

Кейс технология  объединяет данную сложную реальность и учебную задачу. Обеспечивает интеллектуально – нравственное развитие. Все фото о детях такого же возраста....

"Минем әнием"

Ин кадерле кешегэ- энигэ мэхэббэт тэрбиялэу,энилэргэ булышасы килу телэге  уяту,анын эшлэгэн эшлэрен хормэтлэргэ ойрэту....

Проект "Минем әнием"

Проект уртанчы төркем балалары өчен. Проект барышында балаларның сөйләм теле баей, вак моторикасы үсә, хәтер - уйлау,фикерләү сәләтләре үсә. Әниләргә булышу теләге үсә....

«Кейс – технологии» в работе с дошкольниками. Технология – «Кейс – стади (ситуация)»

Основная задача - сформировать у воспитанников навыки самостоятельной работы со знаниями....

"Иң сөйкемле минем әнием"

Татар халык милли мәдәнияты, иҗаты, йолалары, уеннары аша балаларгы татар халык иҗатын өйрәтүне дәвам итү. Балаларның күзаллауларын үстерү, сөйләм телләрен һәрьяклап камилләштерү. Әниләре өчен сөенә б...