"Иң сөйкемле минем әнием"
план-конспект занятия

Шаймарданова Гульгена Фасхетдиновна

Татар халык милли мәдәнияты, иҗаты, йолалары, уеннары аша балаларгы татар халык иҗатын өйрәтүне дәвам итү. Балаларның күзаллауларын үстерү, сөйләм телләрен һәрьяклап камилләштерү. Әниләре өчен сөенә белү теләге уяту. Дуслык хисләре тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Иң сөйкемле минем әнием16.28 КБ

Предварительный просмотр:

Иң сөйкемле минем әнием

Максат: Татар халык милли мәдәнияты, иҗаты, йолалары, уеннары аша балаларгы татар халык иҗатын өйрәтүне дәвам итү. Балаларның күзаллауларын үстерү, сөйләм телләрен һәрьяклап камилләштерү. Әниләре өчен сөенә белү теләге уяту. Дуслык хисләре тәрбияләү.

Методик алымнар: Әңгәмә, күрсәтү, аңлату, сюрприз, момент, сорау, тотып карау, искә төшерү, кабатлау һ.б.

Алдан эшләнгән эш: Әниләр белән индивидуаль сөйләшү, әңгәмә, татар халык уеннарын, киемнәрен әзерләү, үткәреләчәк залны бизәү.

Шөгыль барышы:

Тәрбияче: Хәерле кич, хөрмәтле әниләр! Менә ничәнче ел инде “Әниләр көне”н үткәрү матур гадәткә кереп бара. Без сезнең белән “Әниләр көне”н бәйрәм итәргә җыелдык.

Әни! Дөньяда иң кадерле, иң изге, иң газиз, иң матур сүз. Баланың иң беренче сүзе дә “әннә” дип ачыла. “Әни” сүзе өч кенә хәрефтән торса да бик зур көчкә ия, чөнки ул җанын ярып балага гомер бүләк итә. Шуңа күрә дә әти-әни йомыш кушса, башта әнинекен үтәргә кушалар. “Оҗмах әниләрнең аяк астында” дигән әйтем бар. Бу әйтемнән күренгәнчә әниләрне һәрвакыт ихтирам итәргә, аларга баш ияргә кирәк.

               Күзләреңдә – күңел кояшларың,

               Дөньяда иң назлы җылы шул.

               Әнкәем дип, и җырлыйсы килә

               Иң яраткан җырым минем шул.

                                   Җанын ярып гомер бүләк иткән,

                                   И изгедер, актыр җаннары.

                                   Кыр казлары тәпи апкилә дип,

                                   Өзелеп көткән якты язларны.

               Әнкәемнең и куллары йомшак,

               Җирдә андый йомшак куллар юк.

               Бәйрәм саен бөтен ил уллары,

               Бер хор булып басып җырларлык.

                                    Сөю хисен догасына кушып,

                                    Ак теләкләр безгә теләгән.

                                    Шул теләкләр гамәлгә ашсын өчен

                                    Көзгә кергәнен дә сизмәгән.

               Көзләрдә дә күңел кояшларың

               Мөлдерәмә тулы назларга.

               Шуңа күрә бәйрәмең дә синең

               Туры килгән шушы көзләргә.

Тәрбияче: Кадерле әниләр! Сезне барлык балалар, хезмәткәрләр исеменнән бәйрәмегез белән котлыйбыз. Сәламәтлек, озын гомер, аяз күк йөзе, һәрберегезнең дә эшендә зур уңышлар, чиксез шатлык-куанычлар теләп калабыз. Аналарның күңелен сагыш-кайгы басмасын, сабыйларның киләчәге якты булсын.

Ә хәзер кичәбезне дәвам итәбез. 2 командага җыелган әниләрдән торган командалар ярышын башлыйбыз. “Минем әнием” дип һәр бала үз әнисенә көч биреп тора.

Конкурсны башлыйбыз. Сүзне командаларга бирәбез.

Сүзне 1 команда ала.

Сүзне 2 команда ала.

Тәрбияче: Хәзер командаларның да исемнәрен белдек.

           Урман-кырлар, яшел чал болыннар

           Хәтерләтә безнең яшьлекне.

           Яшьлегемә кайтып күрер идем

           Сабый чагымдагы бишекне.

                         Исеңдәме, балам, бишек җыры

                         Әнкәң йөрәгеннән тыңладың.

                         Сагынганда, искә төшкән саен

                         Шул көеңне миңа җырладың.

           Тибрәләдер бишек баш очында.

            Тели изге теләк әнкәем.

            Очсын диде, канатларын талпып

            Сабый балам, матур бәбкәем.

Тәрбияче: Бишек җырын җырлап әниләребез балаларын йоклатканнар. Хәзер без дә бишек җырларын башкарырбыз. Сүзне “Чәчәкләр” командасына бирәбез.

Сүзне “Гөлләр” командасына бирәбез.

             Саргайтма син мине, көзге җилем,

             Койма яфракларыңны вакытсыз.

             Көзге җилләр белән шаярып,

             Яшик әле бергә кайгысыз.

Хәзер командалар бер- берләренә табышмаклар әйтешәләр.

             Хәрәкәттә – бәрәкәт

             Икәнен онытмагыз.

             Бер урында тик торудан

             Күгәреп тутыкмагыз.

Безнең бәйрәмне карарга

Балалар җыелганнар.

Бергәләп күңел ачыйк,

Карап торыйк дигәннәр.

             Сез әзерме безнең белән

             Арыганчы уйнарга?

             Күңелле уен башладык,

             Әйдә рәхим итегез!

Командаларга балаларга берәр уен уйнатырга.

Тәрбияче: Борын-борын заманда, кәҗә команда, үрдәк үрәтник, саескан сотник булган заманда дип башлана әкият башлары. Безнең әниләрнең әкиятләре ничек башлана икән, әйдәгез әле шуны карыйк.

Тәрбияче: “Бала... уйнарга тели, ул байтак нәрсә белән уйный, әйләнә-тирәлекнең әүвәл иң  уңае – уенда, уен ярдәмендә танып белә. Ул сүз белән дә, сүздә дә уйный. Бала туган телнең нечкәлекләренә иҗ беренче сүз уеннарында төшенә” дигән М.Горький. Балаларның сүзләр белән уйнауга омтылышы тизәйткечләрдә бигрәк тә ачык күренә. Тизәйткечләрнең бөтен хасияте аларның авыр әйтелешендә. Хәзер командалар шушы конвертларны ала. Анда тизәйткечләр язылган. 2 минут вакыт бирелә, алар безгә тизәйткечләрне укып күрсәтерләр.

                Әй курчагым, курчагым

                Кесәсендә борчагым.

                Коя-коя борчакны

                Казлар талый курчакны.

                             Мөнәвәрә аннан үрмәләмә

                             Моннан үрмәлә.

                             Анда пычрак, монда ләм

                             Кодагыйга әйт сәлам.

                Җырла-җырла диясез дә,

                Мин җырласам көләсез.

                Җырлый белеп җырламасам,

                Җырлый белми диярсез.

                             Җиләк-җиләк җиләкләр,

                             Бик тиз тулмый чиләкләр.

                             Тулыр иде чиләге

                             Юк бит аның җиләге.

Ак бизәкләр төшкән тәрәзәгә

Вак йолдызлар булып кар ява.

Бала-чага чаба ат артыннан,

Яшь егетләр алда юл яба.

             Чылтыр-чылтыр килә дугаларда

             Бизәкле ат, шаян кыңгырау.

             Җитез атлар белән кара төндә

             Булган бит ул, дуслар, кыз урлау.

Тәрбияче: “Кыз урлау”, “Кич утыру”, “Каз өмәсе”, “Аулак өй”, “Сабантуй” – болар иске онытылып барган йолаларыбыз! Безнең әниләр бу йолаларны искә төшерәселәре килә һәм безгә алар шул йолалардан бер күренеш күрсәтерләр.

Өстәл әзерләү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әнием, иң кадерлем син минем

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениясендә әниләр көненэ багышланган бәйрәм иртәсе...

Сценарий: “Әнием, иң кадерлем син минем”

Алып баручы:-Хәерле кич, хөрмәтле әниләр,әбиләр! Әни – җир йөзендә иң кадерле, иң якын, иң матур сүз. Без әниләребезгә һәрвакыт булышырга, аларны кадерләргә, олыларга тиешбез. Бүген без әниләреб...

"Минем әнием"

Ин кадерле кешегэ- энигэ мэхэббэт тэрбиялэу,энилэргэ булышасы килу телэге  уяту,анын эшлэгэн эшлэрен хормэтлэргэ ойрэту....

Проект "Минем әнием"

Проект уртанчы төркем балалары өчен. Проект барышында балаларның сөйләм теле баей, вак моторикасы үсә, хәтер - уйлау,фикерләү сәләтләре үсә. Әниләргә булышу теләге үсә....

Сценарий утренника в подготовительной группе "Әнием иң кадерлем син минем"

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген             Балалар бакчасында.             Әниләрне,...

СЦЕНАРИЙ «ӘНИЕМ, ӘНИЕМ, ИН КАДЕРЛЕМ СИН МИНЕМ!»

Коннэр якты булсын очен,Йокы татлы булсын оченБергэ: ЭНИ КИРЭК, ЭНИ КИРЭК!Жил янгырдан саклар очен,Усаллардан яклар оченБергэ: ЭНИ КИРЭК, ЭНИ КИРЭК!Ашлар тэмле булсын очен,Донья ямьле булсын оченБергэ...

"Минем әнием"кейс технология

конспект с исползованием кейс технологии...