"Минем әнием"
план-конспект занятия (младшая группа)

Ин кадерле кешегэ- энигэ мэхэббэт тэрбиялэу,энилэргэ булышасы килу телэге  уяту,анын эшлэгэн эшлэрен хормэтлэргэ ойрэту.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл minem_niem.docx14.62 КБ

Предварительный просмотр:

                 “ Минем әнием”

Икенче кечкенәләр төркемендә “сөйләм үсеше “эшчәнлеге

Максат:иң кадерле кешегә –әнигә мәхәббәт тәрбияләү,аңа булышасы килү теләге уяту,аның эшләгән эшләрен хөрмәтләргә өйрәтү.

Тәрбия бурычы: балаларда әниләргә,гаиләгә карата җылы

мөнәсәбәт,хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләү.

Үстерү бурычы: балаларның игътибарын,кабул итүләрен,сүзлек байлыгын ;куелган сорауларга кыска җөмлә белән җавап бирү осталыгын үстерү.

Белем бирү бурычы: әниләр турындагы әңгәмәдә катнашырга,әниләрнең исемен дөрес әйтә белергә ;сөйләмдә ягымлы сүзләрне кулланырга өйрәтү.

Төп белем бирү өлкәсе: сөйләм үсеше.

Методик алымнар һәм чаралар: уен,сорауларга җавап бирү,

әңгәмә,мактау.

Җиһазлау: тылсымлы тартма,яз ел фасылына каратаһәм гаилә рәсемнәре,проектор, ноутбук “Минем әниемнең куллары алтын”кул эшләре күргәзмәсе.

 

                                            Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче:Исәнмесез балалалар!Хәерле көн!Балалар,урамда нинди ел фасылы?

Балалар:Урамда яз.

Т.:Табигатьтә нинди үзгәрешләр күзәтелә?

Б. Көннәр җылыта,кар эри,кояш ныграк яктырта,тамчы тама,кошлар кайта,сулар җыела.

Т. Тәрәзәгә карыйк әле, балалар.Көн нинди матур!Кояш елмая.Әйдәгез без дә бер –беребезгә карап елмаябыз.

 Т. Балалар,тактадагы рәсемдә сез кемнәрне күрәсез?

Б. Әти,әни,әби,бабай,балалар.

Т.  Әти,әни,әби,бабай,балалар-бу гаилә.Без бүген сезнең белән гаиләнең иң кадерле кешеләреннән берсе әниләр турында сөйләшәбез.Һәрбер кешенең дә әнисе  бар.Әниләр безнең иң яраткан кешеләребез.Әниегез елмаеп караганда сезгә рәхәт буламы?Әни елмайганда  ,безгә бик рәхәт була.Шуңа күрә әниләрне борчымаска кирәк,алар һәрвакыт елмаеп  торсыннар,матур булсыннар.Сезнең дә һәрберегезнең әнисе бар.Әйдәгез әле, әниләрегезнең исемнәрен искә төшерегез әле.

  Д/уен.”Әниеңнең исеме ничек ?(Балалар түгәрәккә басалар.Тупны бер –берсенә бирәләр,әниләренең исемнәрен атыйлар.)

Б. Минем әнемнең исеме....

Т.   Әниләрегезнең исемнәре бигрәк матур !

      Песи тавышы ишетелә

Т.:Безгә бүген  кунакка Йомшаккай килде.

Йомшаккай :Исәнмесез  дусларым .!

Т.Син  тагын әниеңнән качып килдеңме?

Йомшаккай: Юк, бүген минем әниемнең туган коне.Мин әниемне котларга матур сүзләр белмим.Сез миңа ярдәм итмәссезме?

Т.Балалар, Йомшаккайга ярдәм итәбезме? Килегез әле өстәл янына. Өстәлдә  “Тылсымлы тартмабыз”  һәм төрле төстәге чәчәкләр бар. Бүген без сезнең белән  бу  “тылсымлы тартмага”әниләр өчен  иң   матур сүзләребезне “салып” куярбыз шулай ук чәчәкләрне дә бүләк итәрбез. Төрле төстәге  чәчәкләрне үзегез сайлап алып ,матур сүз әйтеп,чәчәкне тартмага салабыз.Мин тартманың  капкачын ачам.  

Б.Матур,акыллы, эшчән,уңган,йомшак куллы,кадерле,чибәр,

ягымлы,сөйкемле.(Сүзләрне барысы бергә кабатлап баралар)

Т.Менә “тылсымлы тартмага”әниләр турында күпме матур сүзләр салдык.Булдырдыгыз балалар!Бу матур сүзләр югалмасыннар, онытылмасыннар өчен,тартманың  капкачын ябып куябыз.Йомшаккай өеңә кайткач,тартманы ачарсың  һәм андагы матур  сүзләрне әниеңә бүләк итәрсең.

Йомшаккай: Рәхмәт дусларым! Мин әниемне котларга киттем.Сау баулыгыз!

Б. Сау бул Йомшаккай!

Т.Балалар,әниләрегез эшкә йориләр,анда бик тырышып эшлиләр.Эштән кайткач та әниләрнең өйдә эшләре күп.Алар нишлиләр?

Б. Ашарга пешерәләр,кер юалар,савыт-саба юалар,өйне җыештыралар,

уйныйлар.

Т.Балалар ,сез әниләрегезгә булышасызмы?Әйдәгез әле , менә монда кемдер кулъяулыклар калдырган , юып куйыйк әле шуларны. Әниләрегезгә кер юганда булышырга өйрәник.

                                 Ял минуты “Яулыклар юам”

Т.: Балалар,сез өйдә нәрсәләр эшлисез?    Балалар  өйдә әниләренә ничек булышулары турында сөйлиләр.(Презентация карау)

Т. Әниләрегезнең нинди булышчылары үсеп килә. Бик яхшы!

Балалар,әниләргә булышыгыз!Аларның да арыган ,авырган вакытлары да була.Сезнең әниләрегез кул эшләре дә эшлиләр. (Кул эшләре  күргәзмәсен карау).Алар нинди матур көрпәләр, шәлләр, җылы носкилар бәйләгәннәр.Шуңа да ул оекбашларны урамга  киеп чыккач,сезнең  аякларыгыз туңмый.Сез әниләрегезгә рәхмәт эйтегез ,матур сүзләрне әйтеп соендереп торыгыз.

Әти,әни,әби,бабай –алар сезнең турында уйлап,сезнең өчен борчылып яшиләр. Шуңа күрә аларны яратыгыз,елап көйсезләнмәгез,тәртипле булыгыз!

Йомгаклау.

 Т. Балалар,сез буген нәрсә  белдегез?(Балаларның җаваплары)Сез сорауларга бик матур җавап бирдегез.Мин бик шат.Сез бик акыллылар.Алга таба да шундый булыгыз!Сезнең һәрберегезгә мин бүген елмайган кояш нурлары бүләк итәм.Рәхмәт!

                                     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әнием, иң кадерлем син минем

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениясендә әниләр көненэ багышланган бәйрәм иртәсе...

Сценарий: “Әнием, иң кадерлем син минем”

Алып баручы:-Хәерле кич, хөрмәтле әниләр,әбиләр! Әни – җир йөзендә иң кадерле, иң якын, иң матур сүз. Без әниләребезгә һәрвакыт булышырга, аларны кадерләргә, олыларга тиешбез. Бүген без әниләреб...

Проект "Минем әнием"

Проект уртанчы төркем балалары өчен. Проект барышында балаларның сөйләм теле баей, вак моторикасы үсә, хәтер - уйлау,фикерләү сәләтләре үсә. Әниләргә булышу теләге үсә....

Сценарий утренника в подготовительной группе "Әнием иң кадерлем син минем"

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген             Балалар бакчасында.             Әниләрне,...

СЦЕНАРИЙ «ӘНИЕМ, ӘНИЕМ, ИН КАДЕРЛЕМ СИН МИНЕМ!»

Коннэр якты булсын очен,Йокы татлы булсын оченБергэ: ЭНИ КИРЭК, ЭНИ КИРЭК!Жил янгырдан саклар очен,Усаллардан яклар оченБергэ: ЭНИ КИРЭК, ЭНИ КИРЭК!Ашлар тэмле булсын очен,Донья ямьле булсын оченБергэ...

"Иң сөйкемле минем әнием"

Татар халык милли мәдәнияты, иҗаты, йолалары, уеннары аша балаларгы татар халык иҗатын өйрәтүне дәвам итү. Балаларның күзаллауларын үстерү, сөйләм телләрен һәрьяклап камилләштерү. Әниләре өчен сөенә б...

"Минем әнием"кейс технология

конспект с исползованием кейс технологии...