"Шалкан" әкиятен сәхнәләштерү
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа)
Яшәгән ди , булган ди әби белән бабай!
Тәрбияче : Шалкан чәчкән безнең бабай
Майның 15 ләрендә
Уңыш алырга уйлаган
Көзге көннең берендә
Чүп үләнен йолкып торган,
Сулар сипкән кич белән.
Шалкан зур булып үскән,
Бабай тартып, тартып караган –
Тик чыгара алмаган
Бабай Ай, аллам, вай, аллам!
Каян үскән бу шалкан!
Кайсы ягыннан тартыйм,
Ничек кенә чыгарыйм?
Әби,әби кил әле
Миңа ярдәм ит әле.
Әби Ятып кына торыйм дисәм!
Тагын нигә чакыра?
Нәрсә булган бу бабайга –
Шалканга карап тора?
Бабай Күр, әбисе, нинди шалкан
Үскән безнең бакчада.
Бергәләп тартыйк, әйдә,
Тотын минем аркага!
Тәрбияче: Әби бабайга, бабай шалканга тотынган, тарталар, тарталар – тартып чыгара алмыйлар икән.
Әби Булмый бу болай, кызны чакырыйк, булмаса.
Кызым,кызым кил әле
Безгә ярдәм ит әле.
Кыз Телевизор карадым,
Һәм курчак та уйнадым.
Әбием, нәрсәгә мине өйдән чыгардың?
Әби Бабай шалкан үстергән,
Шалкан зур булган!
Тартып, тартып карадык –
Һич чыгара алмадык.
Син дә булыш әле!
Тәрбияче: Кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган, тарталар, тарталар – тартып чыгара алмыйлар!
Кыз Кулларым арды, Акбайны чакырыйк,
Булышсын тартырга.
Акбай, Акбай кил әле
Безгә ярдәм ит әле.
Акбай Һау! Һау! Һау!
Ни булды монда?
Көн буе саклыйм йортны –
Бер карак та кертмим мин.
Тагын нәрсә булды?
Кыз Бабай шалкан үстергән,
Шалкан зур булган!
Тартып, тартып карадык –
Һич чыгара алмадык. Тотын минем аркага!
Тәрбияче: Акбай кызга, кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган. Тарталар, тарталар – тартып чыгара алмыйлар икән!
Акбай Булмый бу болай,
Мыраубикәне чакырырга кирәк!
Мыраубикә кил әле
Безгә ярдәм ит әле.
Мыраубикә Мияу, мияу мин
Һәрвакытта уяу мин.
Сөт эчәм, тычкан тотам,
Уйнарга бик яратам!
Акбай Бабай шалкан үстергән,
Шалкан зур булган!
Тартып, тартып карадык –
Һич чыгара алмадык. Булыш әле!
Тәрбияче: Мыраубикә Акбайга, Акбай кызга, кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган. Тарталар, тарталар – тартып чыгара алмыйлар икән!
Мыраубикә Мияу,мияу, арыдым.
Ә шалкан чыкмый һаман.
Бергә-бергә җиңел булыр –
Чакырый без тычканны!
Тычкан, тычкан кил әле
Безгә ярдәм ит әле.
Тычкан Нәрсә кирәк, Мияубикә?
Мыраубикә Бабай шалкан үстергән,
Шалкан зур булган!
Тартып, тартып карадык –
Һич чыгара алмадык. Булыш әле безгә!
Тычкан Миннән башка шалкан да тарта алмыйсыз бит сез, әйдәгез булышам!
Тәрбияче: тычкан Мыраубикәгә, Мыраубикә Акбайга, Акбай оныкка, онык әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган: тарталар, тарталар, тарта торгач тартып чыгардылар бит шалканны! Балалар, менә күрдегезме инде бердәмлекнең көчен!
Шалкан (Торып баса).
Мин зур үстем!
Витаминлы, бик тәмле!
Бөтенесе бергә җырлый
Бабакайның бакчасында
Шалкан зур булып үскән.
Менә шундый киңлектә
Менә шундый ул биек
Шалкан кил әле
Бер биеп күрсәт әле
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 19.92 КБ |
Предварительный просмотр:
“Татарстан республикасы Саба муниципаль районы ш.т.Байлар Сабасы гомуми үсеш бирүче төрдәге Саба № 1“Шатлык” балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Икенче кечкенәләр төркемендә “Шалкан” әкиятен сәхнәләштерү
Яшәгән ди , булган ди әби белән бабай!
Тәрбияче : Шалкан чәчкән безнең бабай
Майның 15 ләрендә
Уңыш алырга уйлаган
Көзге көннең берендә
Чүп үләнен йолкып торган,
Сулар сипкән кич белән.
Шалкан зур булып үскән,
Бабай тартып, тартып караган –
Тик чыгара алмаган
Бабай Ай, аллам, вай, аллам!
Каян үскән бу шалкан!
Кайсы ягыннан тартыйм,
Ничек кенә чыгарыйм?
Әби,әби кил әле
Миңа ярдәм ит әле.
Әби Ятып кына торыйм дисәм!
Тагын нигә чакыра?
Нәрсә булган бу бабайга –
Шалканга карап тора?
Бабай Күр, әбисе, нинди шалкан
Үскән безнең бакчада.
Бергәләп тартыйк, әйдә,
Тотын минем аркага!
Тәрбияче: Әби бабайга, бабай шалканга тотынган, тарталар, тарталар – тартып чыгара алмыйлар икән.
Әби Булмый бу болай, кызны чакырыйк, булмаса.
Кызым,кызым кил әле
Безгә ярдәм ит әле.
Кыз Телевизор карадым,
Һәм курчак та уйнадым.
Әбием, нәрсәгә мине өйдән чыгардың?
Әби Бабай шалкан үстергән,
Шалкан зур булган!
Тартып, тартып карадык –
Һич чыгара алмадык.
Син дә булыш әле!
Тәрбияче: Кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган, тарталар, тарталар – тартып чыгара алмыйлар!
Кыз Кулларым арды, Акбайны чакырыйк,
Булышсын тартырга.
Акбай, Акбай кил әле
Безгә ярдәм ит әле.
Акбай Һау! Һау! Һау!
Ни булды монда?
Көн буе саклыйм йортны –
Бер карак та кертмим мин.
Тагын нәрсә булды?
Кыз Бабай шалкан үстергән,
Шалкан зур булган!
Тартып, тартып карадык –
Һич чыгара алмадык. Тотын минем аркага!
Тәрбияче: Акбай кызга, кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган. Тарталар, тарталар – тартып чыгара алмыйлар икән!
Акбай Булмый бу болай,
Мыраубикәне чакырырга кирәк!
Мыраубикә кил әле
Безгә ярдәм ит әле.
Мыраубикә Мияу, мияу мин
Һәрвакытта уяу мин.
Сөт эчәм, тычкан тотам,
Уйнарга бик яратам!
Акбай Бабай шалкан үстергән,
Шалкан зур булган!
Тартып, тартып карадык –
Һич чыгара алмадык. Булыш әле!
Тәрбияче: Мыраубикә Акбайга, Акбай кызга, кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган. Тарталар, тарталар – тартып чыгара алмыйлар икән!
Мыраубикә Мияу,мияу, арыдым.
Ә шалкан чыкмый һаман.
Бергә-бергә җиңел булыр –
Чакырый без тычканны!
Тычкан, тычкан кил әле
Безгә ярдәм ит әле.
Тычкан Нәрсә кирәк, Мияубикә?
Мыраубикә Бабай шалкан үстергән,
Шалкан зур булган!
Тартып, тартып карадык –
Һич чыгара алмадык. Булыш әле безгә!
Тычкан Миннән башка шалкан да тарта алмыйсыз бит сез, әйдәгез булышам!
Тәрбияче: тычкан Мыраубикәгә, Мыраубикә Акбайга, Акбай оныкка, онык әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган: тарталар, тарталар, тарта торгач тартып чыгардылар бит шалканны! Балалар, менә күрдегезме инде бердәмлекнең көчен!
Шалкан (Торып баса).
Мин зур үстем!
Витаминлы, бик тәмле!
Бөтенесе бергә җырлый
Бабакайның бакчасында
Шалкан зур булып үскән.
Менә шундый киңлектә
Менә шундый ул биек
Шалкан кил әле
Бер биеп күрсәт әле
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сабантуй бәйрәмен сәхнәләштерү .Уйныйбыз да көләбез,сабантуйга киләбез .5-7 яшьлек балалар өчен татар халкының милли бәйрәме.
УЙНЫЙБЫЗ ДА КӨЛӘБЕЗ,САБАНТУЙГА КИЛӘБЕЗ!"САБАНТУЙ-САБАН БӘЙРӘМЕ.АНЫ КЫР ЭШЛӘРЕ БЕТКӘЧ,ЯЗ КӨНЕ БӘЙРӘМ ИТӘЛӘР.БЕРЕНЧЕ БУЛЫП БУ БӘЙРӘМ 8-9НЧЫ ГАСЫРЛАРДА КҮРЕНӘ.САБАНТУЙ ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ИҢ ЯРАТКАН БӘЙРӘМЕ Д...

Татар халкының “Кем нәрсә ярата” әкиятенә ияреп икенче кечкенәләр төркемендә әкият сәхнәләштерү.
Җиһазлау:ишегалды күренеше, матур бизәкле йорт, агачлар, эскәмия. Катнашалар: балаларның барсында катнаштыру исәбе белән әзерәк өстәмәләр кертелде. Әби,песи-мыраубикә,әтәч-кикрикүк,...

Беренче кечкенәләр төркемендә хезмәткә өйрәтү төрләре һәм аларны балаларның үзләштерүе.
Баланың үсешендә шәхес булып формалашуында хезмәт тәрбиясенә зур урын бирелә. Программада(яшь ягыннан мөмкинлекләреннән искә алып) хезмәткә омтылыш, иң гади эшчәнлек күнкемәләре, эш...
Сәхнәләштерү эшчәнлеге аша балаларның сөйләм телен үстерү
Сәхнәләштерү эшчәнлеген алып барганда, hәр бала үзенең кичерешләрен, тойгыларын, теләкләрен, карашларын гадәти сөйләшкәндә генә түгел, ә чит тыңлаучылар алдында күрсәтә алырлык шартлар тудырырга hәм я...

А.Алишның “Ил гизүчеләр һәм хәйлә сөючеләр” дигән әкиятен сәхнәләштерү
МАКСАТ: Балаларны әкият геройлары аша кешедәге кимчелекләрне, тискәре һәм уңай сыйфатларны күрә белергә, персонажларның кичерешләренә бәйле рәвештә, интонацияне үзгәртеп, кирәкле урында пауза ясап сөй...

"Шалкан" әкиятен сәхнәләштерү аркылы балаларның танып-белү эшчәнлеге
Рус халык әкияте "Шалкан" балаларның иң яраткан әкиятләренең берсе. Аларга якын булган геройлар бабай, әби, кыз, эт, песи, тычканны уйнау рус телле балаларга да авырлык тудырмый. Әкиятне без мәктәпкә ...

Тема: «Шалкан» әкиятен сәхнәләштерү. Икенче кече яшьтәгеләр төркеме.
Максат: Балаларны сәхнәләштерү эшчәнлегенә җәлеп итү, аларның эмоциональлеген үстерүТәрбия бурычы: әкият геройлары белән кызыксыну тәрбияләү, күмәк хезмәткә омтылыш уятуҮстерү бурычы: Балаларның...
