Конспект занятий "Театр иленә сәяхәт"
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа)
Театр сәнгате үзенчәлекләре аша балаларның татар телендә сөйләм телен үстерү, логик - фикерләү сәләтен тирәнәйтү, театральләшкән тамашалар аша балаларның татар телендә сүзлек запасын баету, бәйләнешле сөйләм телен, иҗади фикерләү сәләтен, хис-тойгыларын дөрес тасфирлый белүләрен үстерү, Театр төрләре белән таныштыру, актерлык осталыгына өйрәтү буенча шөгыль конспекты.
Предварительный просмотр:
96-нчы “Елмаю” балалар бакчасы –балаларны төрле яктан үстерү үзәге» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениясе
«ТЕАТР ИЛЕНӘ СӘЯХӘТ »
эстетик сәнгать үсеше өлкәсе буенча йомгаклау шөгыле конспекты
зурлар төркеме
Төзеде тәрбияче :
Вафина З.И.
Түбән Кама
Тема: “Театр иленә сәяхәт”
Үсеш чоры: Зурлар
Максат: Театр сәнгате үзенчәлекләре аша балаларның сөйләм телен үстерү.
Логик - фикерләү сәләтен тирәнәйтү, театрга карата кызыксыну уяту. Күмәк эшләргә өйрәтү.
Программаның эчтәлеге: 1. Театральләшкән тамашалар аша балаларның сүзлек запасын баету, бәйләнешле сөйләм телен, иҗади фикерләү сәләтен, хис-тойгыларын дөрес тасфирлый белүләрен үстерү. 2. Балаларда артистлык сәләтен, эстетик зәвыклылык тәрбияләү. 3. Театр төрләре белән таныштыруны дәвам итү, актерлык осталыгына өйрәтү.
Балалар белән алдан эшләнгән эш: әңгәмә, дидактик уеннар, картиналар карау, әкиятләр уку, театр карау.
Педагогның алдан эшләнгән эше: конспект язу, материаллар, атрибутлар әзерләү. Сүзлек өстендә эш: театр, битлек, актер.
Җиһазлар һәм материал: эмоция сурәтләнгән карточкалар, пазл, театр курчаклары, битлекләр, театрга билетлар, тылсымлы капчык, әкият атрибутлары, картоннан ясалган өй.
Методик алым: аңлату, сорау, шәхси эш, балаларны мактау, күмәк эш, нәтиҗә ясау. Шөгельнең структурасы: Кереш өлеш – 2 минут Төп өлеш – 17 минут Йомгаклау – 1 минут
Белем бирү өлкәсе: социаль - шәхси үсеш, танып белү үсеше, сөйләм үсеше, эститик сәнгать үсеше.
Балалар эшчәнлеге төрләре: танып белү, уен.
Шөгельдә балаларны оештыру: 1. Бер-бер артлы төркемгә керәләр. 2. Төркемдә ирекле йөриләр. 3. Урындыкларга утыралар.
Кулланылган әдәбият: 1. М.Ю. Васильева, В.В. Гербова, Т.С. Комарова редакциясендә “Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасы”, 2. Ф. В. Хәзрәтова, З. Г. Шәрәфетдинова, И. Җ. Хәбибуллина. Туган телдә сөйләшәбез. 3. К.В. Закирова, Л.Р. Мортазина “Балачак уйнап-көлеп үсәр чак”.
(Балалар төркемгә керәләр).
Тәрбияче: - Исәнмесез, балалар.
Балалар: - Исәнмесез.
Тәрбияче: - Балалар, сез татар иленә сәяхәткә барырга телисезме?
Балалар: - Әйе.
Тәрбияче: - Балалар, театр илендә кемнәр яши, беләсезме?
Амра: - Артистлар.
Эмир: - Курчаклар.
Дамир: - Әкият геройлары.
Тәрбияче: - Бик дөрес әйтәсез. Әйтегез әле миңа, театрга керер өчен безгә нәрсә кирәк?
Дамир: - Билет.
Тәрбияче: - Бик дөрес, Дамир. Ә безнең билетлар юк. Кайдан алабыз инде билетларны?
Эмир: - Кассадан.
Тәрбияче: - Әйе, дөрес әйтәсең, Эмир. Ә билет алу өчен нәрсә кирәк?
Дамир: - Акча кирәк.
Тәрбияче: - Әйе, тик безнең акчабыз юк. Нишлибез инде хәзер?
Амира: - Әнидән сорыйбыз.
Тәрбияче: - Балалар, мин сезгә бер сер әйтәм. Әгәр без берничә биремне үтәсәк, без билет ала алачакбыз. Менә монда, безгә биремнәр бирелә, хәзер шул биремнәрне дөрес итеп үти алсак, без театрга акчасыз да керә алабыз. Әйдәгез әле беренче биремне карыйк. (Өстәл өстендә пазл.) Карагыз әле, балалар, монда нишләргә кирәк?
Марсель: - Пазл җыярга.
Тәрбияче: - Әйе, әйдәгез шул пазлны җыеп карыйбыз.( Балалар пазл җыя. Ике әкият картинкасы килеп чыга. Балалар картинканың нинди әкияттән икән әйтеп бирәләр.) Бу рәсемнәр нинди әкиятләрдән, балалар?
Амира: -Чуар тавык.
Марсель: - Шалкан.
Тәрбияче: - Молодцы, дөрес әйтәсез. Менә беренче биремне үтәдек. Ә хәзер икенчесен карыйк. (Икенче өстәлдә “Дөрес әйт” дидактик уены. Әкият курчаклары буенча, театр төрләрен дөрес әйтергә кирәк.) Бу нинди театр, балалар?
Эмир: - Шәүлә театры.
Тәрбияче: - Дөрес. Ә монысы нинди театр?
Дамир: - Конус театры.
Тәрбияче: - Молодец, Дамир. Ә монысын кайсыгыз белә?
Полина: - Бармак театры.
Тәрбияче: - Менә молодцы, бик дөрес. Ә хәзер, әйдәгез “тылсымлы капчык” уенын уйнап алабыз. (Капчыкта әкият курчаклары, уенчыклары. Һәр бала берәр уенчык ала һәм аның кайсы әкияттән икәнен әйтергә тиеш була.)
Балалар, сез беләсезме, театрда уйнау өчен образга керә белергә кирәк. Юри генә елый белергә, яки шатлана белергә кирәк. Яки инде борчыла белергә, усал була белергә кирәк. Менә монда карточкаларны алып карагыз әле. Бу карточкаларда хисләр ясалган, безгә шушы хисне күрсәтә белергә кирәк. (Һәр бала берәр карточка ала һәм анда сурәтләнгән хисне күрсәтә. Елау, шатлану, усаллану, моңсу, шаккату... хисләре.) Менә булдырдыгыз, сез артист була аласыз. Сез бик әйбәт актер булып уйный алачаксыз.
Менә без сезнең белән биремнәрне үтәп бетердек. Ә хәзер билетларны да ала алабыз. Тик монда билетлар белән бергә тагын нәрсәләр бар, карагыз әле?
Амира: -Битлекләр.
Тәрбияче: - Әйе. Әйдәгез алыгыз әле шушы битлекләрне. Кемгә битлек җитми, алар билет ала. Әйтегез әле миңа, битлекләрне кемнәр кия? Алар кемгә кирәк?
Балалар: - Театр күрсәтүчеләр.
Амир: - Әкият геройлары.
Тәрбияче: - Аларны әкият геройлары кия. Димәк, сез әкият геройлары булдыгыз. Сез театр күрсәтәсез. Ә билетларны кемгә бирәләр?
Полина: - Балаларга.
Тәрбияче: - Әйе, балаларга яки тамашачыларга. Кемнәр билет алды, алар тамашачы була. Әйдәгез әле, әйбәтләп карыйбыз, монда нинди битлекләр бар? (Балалар битлекләрн әйтеп чыгалар: тычкан, бака, төлке, куян, аю, бүре.) Монда бит өйдә бар икән, балалар. Бу нинди әкият икән, монда нинди әкият геройлары килгән? Бу геройлар кайсы әкияттән?
Марсель: - Теремок. (һәр бала үзләренә битлек ала, калганнары билет алалар.)
Тәрбияче: - Дөрес, балалар. Бу теремкәй әкияте. Әйдәгез, битлекләрне киегез дә, театр күрсәтәбез. Ә кемдә билет, сез утырыгыз, тамашачы буласыз. Менә безнең теремок. (Балалар теремкәй театрын күрсәтәләр.) Менә булдырдыгыз. Сез бик әйбәт итеп теремкәй театрын уйнадыгыз. Сез бик оста актер була беләсез икән. Әфәрин. Әйдәгез инде, артистларга кул чабабыз. (Тамашачы балалар кул чабалар.) Балалар, сезгә театр ошадымы?
Балалар: - Әйе.
Тәрбияче: - Ә артист булу кызыкмы?
Дамир: - Әйе.
Тәрбияче: - Зур үскәч, кайсыгыз актер булачак?
Эмир: - Мин булам.
Амира: - Мин театрда эшлиячәкмен.
По теме

Конспект занятий по математике. Тема:"Математика иленә сәяхәт" в старшей группе.
Конспект занятий по математике. Тема:"Математика иленә сәяхәт" в старшей группе....

Дәрес-конспект: “Тапкырлар иленә сәяхәт”!
“ТАПКЫРЛАР ИЛЕНӘ СӘЯХӘТ. ” МАКСАТ: Балаларны диңгезгә хас үзенчәлекләр бел...

“Күңелле уеннар һәм белем иленә сәяхәт” дигән темага шөгыль конспекты (мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме).
Балаланы дөрес сөйләргә өйрәтү, аның сүз байлыгын арттыру, иҗади фикерләү сәләтен үстерү, үз фикерен башкаларга ачык, аңлаешлы итеп сөйләргә, укырга өйрәтү – безнең иң мөһим бурычыбыз. Шушы макс...
Конспект занятия по развитию речи "Әкиятләр иленә сәяхәт"
конспект занятия по развитию речи первой младшей группе....

Конспект занятия в средней группе на тему “Әкиятләр иленә сәяхәт”
әкият аша балаларны геройларның кылган эшләренә дөрес бәя бирә белергә өйрәтү...

“Казлар - аккошлар” әкияте иленә сәяхәт. Зурлар төркемендә шөгыль конспекты.
. Гади предметларны сурәтләгәндә тиешле сурәтләү чаралары кулланып үз-үзеңә һәм мөмкинчелекләреңә ышаныч формалаштыру....
