Әлмәтем – туган бишегем.
план-конспект занятия (старшая группа) по теме

Маннанова Алсу Равиловна

Данное НОД посвящен родному городу Альметьевску. Составлено как путешествие по городу.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл lmtem_-_tugan_bishegem.docx18.19 КБ

Предварительный просмотр:

Әлмәт шәһәре муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү идәрәсе

 54 нче «Аксылу» балалар бакчасы

Әлмәтем – туган бишегем.

                                                                 Татар теле тәрбиячесе:

                                                               Маннанова Алсу Равил кызы.

2012 – 2013 уку елы.

Тема: Әлмәтем – туган бишегем.

Бурычлар: 

1. Матур әдәбият әсәрләренә кызыксыну уяту.

2. Сорауларга төгәл җавап бирү күнекмәсен үстерү.

3. Туган шәһәребезнең истәлекле урыннары, күренекле кешеләре турында белемнәрен ныгыту һәм киңәйтү.

Җиһазлау:

 З. Сафиуллинның “Әлмәтем чыршылары” җыры, Э.Мөэминованың”Туган тел” шигыре, битлекләр,рәсемнәр,нефть, проектор, музыкаль үзәк.

Эшчәнлекнең барышы.

  • Исәнмесез балалар!
  • Хәлләрегез ничек?
  • Балалар, без бүген туган шәһәребез Әлмәт турында сөйләшербез. Бик күп еллар элек бу урында Әлмәт авылы булган. Ә 1953 елның 3 ноябрендә шәһәр исеме ала. Менә 3 ноябрь көнне безнең Әлмәткә 59 яшь була. Шәһәребезнең тарихы нефть ятмалары табылуга бәйле. Нефть булу зур байлык. Нефтьчеләрнең авыр хезмәте ярдәмендә шәһәребез үсә, төзекләнә.
  • Ә хәзер шәһәребезнең гербын карап  үтик әле. (презинтациянең беренче бите ачыла)
  • Ни өчен фонтан кара төстә?   (Нефть күрсәтелә)
  • Балаларның җавабы.
  • Әлмәт сүзе дә алтынсу белән язылган. Ул байлык, муллык билгесе.
  • Әлмәт нефть белән генә түгел, язучылары, композиторлары белән дә горурлана. С.Садыйкова .Э.Мөэминова, Ә.Маликов.
  • Әйдәгез әле, З. Сафиуллинның “Әлмәтем чыршылары” исемле җырын тыңлап китик. (җыр тыңлыйлар)
  • Безнең Әлмәт шагыйре Э. Мөэминованың да “Туган тел “ дигән бик матур шигырен укып китик әле.

Азамат:

  • Дөньяда иң – иң матур ил

Ул минем туган илем.

Дөньяда иң – иң матур  тел

Ул минем туган телем!

  • Әйе, безнең шәһәр яшь һәм матур. Бездә төрле биналар бар. Сез аларны беләсезме? (презинтациянең битләре ачыла) Балаларның җавабы.
  • Драма театры.  Бу бинада нишлиләр? (Театр күрсәтелә.) Балаларның җавабы.
  • Әйдәгез әле, без дә сезнең белән театр карап китик. (Шалкан әкияте күрсәтелә.Битлекләр таратыла.)
  • Яшьләр үзәгенә дә килеп җиттек. Бу бина ни өчен төзелгән? (Балаларның җавабы) “Әпипә” биюе күрсәтелә.
  • Бу бина “Спорт сарае” дип атала. Монда нәрсәләр белән шәгыльләнәләр?  Ә сез спорт белән шөгыльләнәсезме? (Балаларның җавабы) (Уен”Таяк белән туп куу”.)
  • Һәйкәл кем өчен куелган? (Балаларның җавабы) (Г. Тукай, М. Җәлил һәйкәлләре белән танышабыз).
  • Аларның нинди әсәрләрен беләсез? (Балаларның җавабы)
  • Балалар, без туган шәһәребез турында бик күп белемнәр алдык. Бу сәяхәтебез сезгә охшадымы? (Балаларның җавабы)
  • Шәһәр урамнарында йөргәндә безнең карап үткән биналарны да искә төшерегез! Шәһәребезне шулай матур, чиста тоту өчен чүпләмәскә, ватмаска  кирәк.
  • Шәһәребез белән горурланыйк!
  • Игътибарыгыз өчен рәхмәт, саубулыгыз!