Туган илнең улы мин!
план-конспект занятия (старшая группа) по теме

Маннанова Алсу Равиловна

Татарстан шәһәрләре буенча сәяхәт.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_ilnen_uly_min.docx20.47 КБ

Предварительный просмотр:

Әлмәт шәһәре муниципал бюджет мәктәпкәчә белем бирү идәрәсе

54 нче «Аксылу» балалар бакчасы.

 

Туган илнең улы мин!

Зурлар төркеме.

Татар теле тәрбиячесе:

Маннанова Алсу Равил кызы.

Әлмәт шәһәре 2013 ел.

Тема: Туган илнең улы мин!

Зурлар төркеме.

Бурычлар:

*Татарстан шәһәрләренең үзенә генә хас булган үзенчәлекләрен күрә һәм соклана белү хисе тәрбияләү.

*Татарстан шәһәрләре турында балаларның белемнәрен киңәйтү, кызыксынучанлыкларын, хәтер сәләтен үстерү.

*Шәһәрнең нәрсә белән данлыклы булулары турында белем бирү.

Җиһазлау:

Аудио язма “Мин яратам сине, Татарстан” җыры(Р.Байтимеров сүзләре, Р.Яхин көе), слайдлар,Татарстан картасы, уенчыклар(сәгать, камаз, шина), нефтҗ, вымпел, обруч, таяк, кечкенә туп, бау, касета.

Эшчәнлекнең барышы:

Көй астында балалар чыга. “Мин яратам сине Татарстан!”

-Исәнләшәләр.

-Балалар! Сез нинди матур көй астында чыктыгыз? (Балалар җавабы)

-Ә без нинди республикада яшибез? (Балалар җавабы)

-Татарстан – ул безнең туган илебез. Шуңа күрә мин бүгенге теманы да “Туган илнең улы мин! дип атадым.

-Ә хәзер Булат безгә Роберт Миңнуллинның “Туган илнең улы мин!” дигән шигыре белән таныштырып китәр.

-Менә балалар! Мин, сез, алар – без барыбыз да Туган илнең балалары!

-Әйтегез әле миңа, Татарстан нәрсәләргә бай? (Балалар җавабы)

(бодай, нефть, самолет, автомобиль, газ, бәрәңге)

-Балалар, ә Татарстан республикасының башкаласы нинди шәһәр? (Балалар җавабы)

-Тагын нинди шәһәрләр бар?  (Әлмәт, Яр Чаллы, Түбән Кама, Чистай, Бөгелмә). (Балалар җавабы)

-Без бүген сезнең белән Татарстан шәһәрләре буенча сәяхәткә барабыз! Сәяхәтебезне Казан шәһәреннән башлыйбыз.

Слайд №1.  Казан шәһәре.

-Казан шәһәре турында нәрсәләр беләсез? (Балалар җавабы)

-Казанда 6-17июльгә хәтле Универсияда – яшьләр ярышы була. Без дә бит сезнең белән Универсиядага әзерләнәбез. Әйдәгез әле, ярышып алыйк! (Кем тизрәк каршылыкларны җиңеп,  вымпелга барып җитә һәм өскә күтәрә).

Спорт уены.

Слайд №2. Казан “Авиация” заводы.

-Казанда балалар “Авиация” заводы бар. Анда самолетлар һәм вертолетлар җыялар.

-Ә безнең шәһәр ничек атала? (Балалар җавабы)

-Аны тагын ничек атыйлар? (Балалар җавабы)

Слайд №3. Әлмәт шәһәренең истәлекле урыннары.

-Быел безнең шәһәребезгә 60 яшь, ә нефть чыгуга 70 ел.

(Нефть белән таныштыру, иснәп карау)

- Шәһәребез елдан ел яңара, матурлана, безгә дә балалар аны шулай саклап калырга кирәк, чүпләр ташламагыз, чәчәкләрне өзмәгез.

Слайд №4.

-Рәсемнәргә карагыз әле, шәһәребезнең нинди урыннары төшерелгән? (Татар драма театры, ДК Нефтьче, Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил һәйкәлләре, Парк).

-Менә нинди зур һәм истәлекләргә бай шәһәр безнең Әлмәт.

Слайд №5. Парк, Карусель.

-Әйдәгез әле, без дә паркка карусельга барыйк.

Җырлы-биюле уен “Карусельләр әйләнә”.

-Балалар, ә нефтьтән нәрсә ясала?

-Бензин белән солярка нигә кирәк? (Балалар җавабы)

-Хәзер без сезнең белән машиналар чыгара торган шәһәргә китик. Ул Яр Чаллы шәһәре.

Слайд №6. Яр Чаллы шәһәре.

-Яр Чаллы шәһәрендә Камаз машинасы чыгаралар.

Слайд №7. Завод, Камаз, Ока рәсемнәре.

Уенчык Камаз машинасы карау.

-Әйдәгез без дә Камаз машинасы җыеп карыйк. Кайсы команда Камаз машинасын тизрәк җыя?

-Балалар , ә Камаз машинасына тәгәрмәчне каян алалар микән? Беләсегез киләме?  (Түбән Камада)

Слайд №8.  Түбән Кама шәһәре.

-Дөрес. Түбән Кама шәһәрендә зур шина заводы бар.

Слайд №9. Шина заводы.

-Безнең шиналар бөтен Рәсәй буенча таралган.

Балалар шинаны тотып карыйлар.

-Анда нефть эшкәртү заводы да бар.

Слайд №10. Нефть эшкәртү заводы.

-Искә төшерик әле, нефтьтән нәрсәләр ясыйлар? (Балалар җавабы)

-Ой балалар, нәрсә шалтырый?  (сәгать)

-Ул безгә ни өчен кирәк? (Балалар җавабы)

-Сәгатьне кайда ясыйлар беләсезме? (Балалар җавабы)

Слайд №11. Чистай шәһәре.

-Сәгатьне, менә шушы матур шәһәр – Чистайда әшләп чыгаралар.

Слайд №12. Чистай сәгать заводы.

-Ә менә бу- сәгать заводы “Восток”. Сугыш вакытында аны Мәскәүдән күчерәләр. Танклар, машиналар, самолетлар өчен приборлар ясыйлар.

-Балалар, без сезнең белән “Сәгать” дигән җыр тыңлап китик. Аны кем язган? (Балалар җавабы)

Төрле сәгатьләр күрсәтелә. (күкеле, будильник, электрон)

Слайд №13. Ю.Гагарин.

-Балалар, бу кем? Әйе, бик дөрес. Без яңа гына 12 апрель көнне “Космонавтлар” көнен билгеләп үттек. Бер вакытны Ю. Гагарин Чистайга килә. Аңа “Командир” сәгате бүләк итәләр. Ул аны бик яратып кия.

-Менә балалар, безгә дә үзебезнең шәһәребезгә кайтырга вакыт җитте. Әйтегез әле, сезгә нинди шәһәр охшады? (Балалар җавабы)

-Ә хәзер, менә бу картага карагыз һәм кайсы рәсем кайсы шәһәргә туры килә, шуны сайлап ябештерегез. (Рәсемнәр: нефть вышкасы, сәгать, Камаз, шина, самолет, вертолет).

-Булдырдыгыз, бик дөрес. Балалар, безнең Татарстанда тагы бик күп шәһәрләр бар. Без алар белән дә танышырбыз әле!

-Ә хәзер безгә Азамат үзенең шигырен сөйләп күрсәтер.

Татарстан – минем республикам,

Башкаласы – Казан каласы.

Татарстан туган җирем булгач,

Мин буламын татар баласы!

-Без татар балалары  һәм аның белән горурланабыз!

-Безнең шуның белән эшчәнлегебез тәмам, сау булыгыз!

Балалар көй астында чыгып китә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Иң татлы тел - туган тел" Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәм сценариясе

Балаларга туган телне өйрәтү, сөйләм үстерү, әдәби телдә сөйләшү күнекмәләре булдыру.Бурычлар:Ø Балаларда туган телебезгә, туган илебезгә, халкыбызның рухи хәзинәләренә мәхәббәт тәрбияләү.Ø Матур әдәб...

Викторина «Туган илем. Туган телем» (Мәктәпкә әзерлек төркеме).

ldquo;Халыкара туган тел” көненә багышланган Викторина «Туган илем. Туган телем»...

21 нче февраль – Халыкара туган тел көне Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа! (туган тел көненә багышланган кичә)

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен бәйрәм кичәсе МАКСАТ: Киләчәк буынны туган телгә  карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү нигезендә милли традицияләр югалуына юл куймау.БУРЫЧЛАР:1). Ми...

" Туган ягым, Туган телем"

Сценарий  о родном крае и о родном языке посвященный году родных языков и языков народного единства....

Сценарий татарского праздника «Яратыгыз туган илебезне, яратыгыз туган җиребезне», 2023 г.

Максат: Балаларның Татарстан тарихы, халык авыз иҗаты буенча белемнәрен тирәнәйтү һәм ныгыту.Бурычлар: Белем бирүче: Балаларны татар халкының милли мәдәният ядъкарьләре, традицияләре, тарихы белән тан...