Сценарий праздника "Уңыш бәйрәме"
материал (старшая группа) по теме

Губайдуллина Согда Ахатовна

Знакомство детей с национальным праздником.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon unysh_beyreme.doc41.5 КБ

Предварительный просмотр:

Уңыш бәйрәме


Балалар җиңел музыка астында залга кереп тезелешәләр.

Алып баручы: Хөрмәтле кунаклар, газиз балалар, без сезнең белән бергәләшеп Уңыш бәйрәмен үткәрергә җыелдык. Аны «Сөмбелә бәйрәме» диеп тә атарга була. Сөмбелә бәйрәмен көн белән төн тигезләшкәндә бәйрәм иткәннәр.

Бәйрәмнең хуҗабикәсе - Сөмбелә исемле, алтын-сары толымлы кыз булган. Кызлар аңа башаклардан үреп такыя кидергәннәр. Ил агайлары Сөмбеләне көлтәләр белән бизәлгән тәхеткә утыртканнар. Кыскасы, халык мәгънәле, матур итеп күңел ачкан.

Без дә бүген көз турында шигырьләр сөйләрбез, уеннар уйнарбыз, җырлар җырларбыз, күңел ачарбыз.

1 бала: Урман, кырларга

Килде матур көз.

Җәй үтте диеп

Без үкенмибез.

2 бала: Үтте-китте матур җәйләр

Көзләр килеп җиттеләр.

Ак каенның яфраклары

Саргаешып җиттеләр.

Сандугачлар, карлыгачлар

Очып китте еракка

Торналар да ялга китте

Җылы якка – көньякка.

3 бала: Менә салкын көз җитте

Алтын яфрак коела.

Алтын яфрак җирне каплый

Туңмасын дип борчыла.

Җыр «Падают листья»

Балалар утыралар.

Ишек шакыйлар. Сөмбелә керә. Кулына сөлге куелган подноста ипи күтәргән.

Сөмбелә: Исәнмесез, кунаклар!

Исәнмесез, балалар!

Сөмбелә мин, Сөмбелә,

Мине һәркем дә белә.

Илгә байлык китерәм,

Җиргә муллык китерәм.

Алып баручы: Әйе, сез илгә байлык, муллык китерәсез, табынга ямь өстисез.

Сөмбелә: Мин сезгә буш кул белән килмәдем. Менә бу икмәкне сезгә тапшырам. Күчтәнәч белән бергәләп чәй эчәрсез.

Алып баручы: Рәхмәт, Сөмбелә. Кал син безнең янда. Безнең белән бергә күңел ачарсың. Безнең балалар бик зирәк, акыллы. Алар бик күп нәрсәгә өйрәнделәр. Әйдәгез әле балалар Сөмбеләгә җыр җырлап күрсәтик.

«Сөмбелә» җыры.

Сөмбелә: Рәхмәт, балалар, минем турында җыр да өйрәнгәнсез икән. Әйдәгез хәзер бер уен уйнап алыйк. (Көзге яфраклар, гөмбәләр, күркәләр алып килә). Менә бу яфракларны җил төрле якка сипкән иде, мин аларны сезгә җыеп алып килдем. Гөмбәләр урманда үскәннәр, күркәләр чыршыдан коелганнар. Хәзер берегез күркә, берегез гөмбә, ә берегез яфракларны җыяр.

Музыка уйный. Балалар музыка бетүгә җыюдан туктыйлар, кемнең күпме әйбер җыйганын саныйлар (2-3 тапкыр уйнала).

Алып баручы: Әйтегез әле, гөмбәләрнең барсын да ашарга ярыймы соң? Әйдәгез әле Ак гөмбәнең үзен тыңлап карыйк.

«Ак гөмбә» шигыре.

Алып баручы: Помидорның да әйтер сүзе бар бугай.

«Помидор» шигыре.

4 бала: Көз кѳннәре бик күңелле

Бик күп җиләкләр пешә,

Помидор, карбыз өлгерә,

Алмалар өзелеп тѳшә

5 бала: Кәбестәләр, суганнар

Бакчаларга тулганнар

Кишер белән чөгендер

Тик җыеп кына өлгер.

«Уңыш җыры» җырлана.

Алып баручы: Безнең балалар тагын бик күп шигырьләр дә беләләр әле.

Сөмбелә: Шулаймы, мин бик рәхәтләнеп тыңлар идем.

Шигырьләр.

Кыңгырау тавышы ишетелә. Белмәмеш керә.

Белмәмеш: Мин әле бу! Күптән күргәнем юк сезне дусларым. Әй, Ак күлмәкле, син нәрсә карыйсың? Әллә инде мине танымыйсың? Нинди уенчык бу дисеңме? Бел, мин Белмәмеш исемле!

Алып баручы: Белмәмеш, килеп кергәч исәнләшергә кирәк!

Белмәмеш: Ә… әйе шул, исәнмесез барчагыз да! Минем белән сугышасыгыз киләме?

Сөмбелә: Оят түгелме сиңа, Белмәмеш?

Белмәмеш: Ә, юк! Минем белән ярышып карыйсыгыз киләме? Мәсәлән, кем ныгырак кычкыра, яки кемнең теле озынрак?

Алып баручы: Беләсеңме нәрсә, Белмәмеш, сине алдан ук кисәтеп куям, безгә андый ярышчылар кирәк түгел!

Белмәмеш: Ярый, ярый… Алай булгач, карагыз, мин нинди могҗизалы агач үстердем.

Агач китереп куя. Анда җиләк-җимешләр дә, яшелчәләр дә үскән.

Алып баручы: Балалар, бу агачта нәрсә артык (яшелчә).

Сөмбелә белән Алып баручы кушуы буенча 2-3 бала яшелчәләрне агачтан алалар.

Белмәмеш: Димәк, агачта яшелчәләр үсми? Мин моны истә калдырыга тырышырмын. Мин бик яраткан уеным бар.

Уеннар, биюләр.

«Басудан уңышны ташы» уены.  Һәрбер муляжның ике төре.

Алып баручы: Әйдәгез, бер биеп алыйк әле.

Белмәмеш: Рәхмәт, балалар, рәхмәт. Ә ничек оста итеп биисез сез. Ничек әле. (Биеп күрсәтмәкче була, бии белми, боргалана гына).

Сөмбелә: Ярый, җитте сиңа, Белмәмеш. Безгә китәргә вакыт.

Алып баручы: Сөмбелә, Белмәмеш, ә сез берәр әйберегезне онытмадыгызмы соң? Карагыз әле.

Сөмбелә белән Белмәмеш уйланып торалар.

- Ә, онытканбыз икән шул. Тик алып килмибез әле. Бер табышмак әйтәбез. Җавабын әйтсәгез, ул сезнеке. (Шалкан).

- Булдырдыгыз, балалар, бик зирәк икәнсез барыгыз да. (Күчтәнәчне алып керәләр).

- Бүлешеп ашагыз. Ә хәзергә без сезнең белән саубуллашабыз. Сезгә шатлыклы көннәр, уңышлы көзләр, кайгысыз кышлар телибез. Сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

« Чудо от доброго сердца» сценарий музыкального кукольно-драматического спектакля по мотиву сказки Ганса Христиана Андерсена «Дюймовочка» ,автор сценария — Савиных Ольга Сергеевна.

Уважаемые коллеги и родители! Представляю Вашему вниманию сценарий, по которому был поставлен спектакль с детьми старших групп. Драматургическая эклектика дала возможность раскрыть свои таланты каждом...

Сценарий праздникаи"Царица - Вода" (подготовительная группа)

Коррекционно-образовательные задачи:1. Расширение и конкретизация представлений о свойствах, состояниях, природных источниках воды и ее назначении.2. Закрепить знания о природных явлениях состояния во...

Сценарий праздникаи"Царица - Вода" (подготовительная группа)

Коррекционно-образовательные задачи:1. Расширение и конкретизация представлений о свойствах, состояниях, природных источниках воды и ее назначении.2. Закрепить знания о природных явлениях состояния во...

Сценарий физкультурного досуга для детей старшего дошкольного возраста «Если очень захочу — в космос скоро полечу!» Аксинья Попова Сценарий физкультурного досуга для детей старшего дошкольного возраста «Если очень захочу — в космос скоро полечу!» Сценар

Сценарий физкультурного досуга для детей старшего дошкольного возраста «Если очень захочу — в космос скоро полечу!»Аксинья Попова Сценарий физкультурного досуга для детей с...

Сценарии праздников.2019г. ДОСУГ по сказкам А.С.Пушкина. Сценарий утренника "До свидания детский сад". Сценарий праздника " 8-МАРТА".

1. ДОСУГ по сказкам А.С.ПУШКИНА. 2019г.2.СЦЕНАРИЙ УТРЕННИКА  " ДО СВИДАНИЕ ДЕТСКИЙ САД." 2018г.3.СЦЕНАРИЙ ПРАЗДНИКА "8-МАРТА"....