Карга боткасы
методическая разработка (старшая группа) на тему

Ихсанова Миляуша Миргаязовна

Татар халкынын календарендэ ин популяр, ин кунелле язгы бэйрэмнэрнен берсе- hичшиксез, карга боткасы. Борын- борын заманда кешелэр нилектэн жирдэ яз булганын белмэгэннэр ди. Алар ямьле язны жылы яктан кара каргалар алып килэ дип уйлаганнар. Шунын очен карлар эреп, сулар ага башлагач горлэвеклэргэ таба, янаруга- яшэругэ йоз боргач, каргалар килу хормэтенэ бэйрэм ясый торган булганнар. Аны “Карга боткасы” дип атаганнар. Бу конне балалар матур итеп киенгэннэр, йомырка жыйганнар. Хужаларга рэхмэт эйтеп, изге телэклэр телэгэннэр. Халыкны бэйрэмгэ чакырганнар. Шулай авылны урап уткэннэн сон, ярма, май, сот алып, табигатьнен ин куркэм жиренэ- кардан ачыла башлаган су буйларына, ялан- кырларга, яки тау битлэренэ жыелганнар. Учак тергезеп казан асканнар, ботка пешергэннэр. Ботка пешкэнче, торле уеннар уйнаганнар, жырлар жырлаганнар, такмаклар эйтешкэннэр. Аннары бергэлэп ботка ашаганнар. ....

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл alyp_baruchy.docx26.06 КБ

Предварительный просмотр:

Алып баручы.Татар халкынын календарендэ ин популяр, ин кунелле язгы бэйрэмнэрнен берсе- hичшиксез, карга боткасы. Борын- борын заманда кешелэр нилектэн жирдэ яз булганын белмэгэннэр ди. Алар ямьле язны жылы яктан кара каргалар алып килэ дип уйлаганнар. Шунын очен карлар эреп, сулар ага башлагач горлэвеклэргэ таба, янаруга- яшэругэ йоз боргач, каргалар килу хормэтенэ бэйрэм ясый торган булганнар. Аны “Карга боткасы” дип атаганнар. Бу конне балалар матур итеп киенгэннэр, йомырка жыйганнар. Хужаларга рэхмэт эйтеп, изге телэклэр телэгэннэр. Халыкны бэйрэмгэ чакырганнар. Шулай авылны урап уткэннэн сон, ярма, май, сот алып, табигатьнен ин куркэм жиренэ- кардан ачыла башлаган су буйларына, ялан- кырларга, яки тау битлэренэ жыелганнар. Учак тергезеп казан асканнар, ботка пешергэннэр. Ботка пешкэнче, торле уеннар уйнаганнар, жырлар жырлаганнар, такмаклар эйтешкэннэр. Аннары бергэлэп ботка ашаганнар.

Ботканы балалар узлэре генэ ашап бетермэгэн, анын куп олешен каргаларга дип ялан остенэ сибеп калдырганнар, чишмэ суына корбан иткэннэр. Кырда учак ягу, ботка пешеру белэн мэш килу балаларга эйтеп бетергесез рэхэтлек биргэн. Соныннан читкэ китеп каргаларнын котуе белэн тошеп, ничек итеп карр- карр дип ботка белэн сыйлануларын карап куанганнар. Балалар бу коне бэйрэмгэ хас булган телэк- телэулэр эйткэннэр, жирдэн муллык, куктэн янгыр, кояштан жылылык, гаилэгэ иминлек телэгэннэр. Жаннары- тэннэре кояшлы жылы коннэрнен тизрэк килуен , язгы ташуларнын тизрэк агып китуен коткэннэр.

Э хэзер, хормэтле дуслар, “Карга боткасы” на рэхим итегез.

Камилэ. Мин елмаям, мин елмаям        

        Мондый шатлык килде каян?

        Жылы яктан кошлар кайта,

        Умырзая чэчэк ата.    

        Шуна курэ мин елмаям-        

        Кунелемдэ шатлык йори,

        Яз килэ бит, яз колэ-  

Гел елмаясы килэ.

Самира. Ындыр артында талда

        Купме карга оясы

        Туздырмыйм

Торсыннар шунда

        Кызык анын йоласы.

Золфэт.   Яз життеме, безнен эби

        Ясый карга боткасы

        Ботка белэн сыйланалар

        Ботен авыл баласы.

Айзилэ.    Елгада бозлар кузгалды

        Елмая,колэ кояш.

        Урамнар буйлап атлый

        Ямьле hэм кунелле яз.

        Яз килэ, яз килэ,

        Горлэшеп,сайрашып

        Жырчы кошлар килэ.

Илизэ.       Ачылды ак калын юрган,

        Исте апрель жиллэре.

        Кошлар кайта: сагындырган

        Туган- ускэн жирлэре.

Жыр: «Яз житэ».

Алып баручы: Язлар житкэч, ерак юллар утеп, озак очып, дингез кичеп, кошлар жылы яктан безгэ кайталар. «Кая таба очасыз?» - дип сораучыга алар болай дип жавап бирэлэр.

        Туган-ускэн илебезне

          Без бик сагындык.

Алып баручы: Балалар, безнен янга сез нинди кошлар кайтканын белэсезме сон?

Дилэрэ.  Кыр казлары, урдэклэр

        Кара каргалар, карлыгачлар

        Сыерчыклар, тургайлар

        Бакча яме - сандугачлар

        Урман курке- кукелэр

        Жылы якта булганнар.

Артем.      Коннэрен юлда уткэреп

        Куанышып очалар.

        Канатларын кутэреп

        Яз китерэ ич алар.

Таhир.   Коннэр аяз, куктэ алсу

        Нур сибеп кояш колэ.

        Жиргэ тама комеш тамчы

        Сагынып коткэн яз килэ.

Шулчак карга очып керэ.

Алмаз.   Мин карга кар-карр

        Тиздэн эреп бетэр кар

        Канатымда хатым бар

        Буен житсэ- тартып ал.

Алып баручы хатны укый.

«Исэнмесез, балалар! Без кошлар, сезгэ яз килуен хэбэр итэбез. Тиздэн сезнен бэйрэмегезгэ без дэ килеп житэрбез!»

Алып баручы: Балалар, безнен бэйрэмгэ кунаклар килер, э безнен бер эйберебез дэ эзер тугел. Эйдэгез, бэйрэм очен нэрсэлэр кирэклеген искэ тошерик.

Балалар: ярма, сот, кукэй, ит.

Алып баручы: Элек сыйны ой буенча жыеп йоргэннэр. Без дэ шулай итик.

Б. Эдилэ.   Ойдэме тутэй?

        Жэтрэк бир кукэй.

        Бирсэн безгэ оч кукэй

        Тавыгын салыр йоз кукэй.

Алып баручы. Май кирэк, ярма кирэк

        Карга туена бар да кирэк.

Эби белэн бабай чыга.

Эби: Менэ балалар, бар да бар, май да, сот тэ.

Бабай: Кукэй дэ, ит тэ. Ботка бик тэмле булыр.

Эби: Эйдэгез, без ботканы пешергэ салыйк.

Алып баручы. Хормэтле кунаклар, эби белэн бабай ботканы пешерэ торсын, без бэйрэмне дэвам итик.

Алып баручы. Менэ безнен кошларыбыз да килеп житкэн.

Голшат. Килдек, килдек, очып ерак жирдэн

        Курыкмыйча ачы, салкын жилдэн.

        Яз хэбэрен сезгэ китердек без

        Гафу, дуслар, озак коттердек без.

        Хэзер менэ, оя ясап тизрэк

        Бала-чага урчетергэ кирэк.

Алып баручы.  Чу! Туктагыз, тыныгыз

        Бу бит таныш моныбыз

        Кем ул анда сызгыра?

        Оздерепме, оздерэ.

        Ерак тугел, якында

        Энэ, теге тирэктэ,

        Бу бит таныш сыерчык,

        Сыерчыгым, очып чык.

Ф.Эдилэ.   Ерак- ераклардан канат кагып

        Дингезлэрне кичеп, арып- талып

        Э узегез ничек кышладыгыз

        Салкын булмадымы кышларыгыз?

Ф. Алсу.    Бик ямансу булды кышлар

        Сездэн башка, якын дуслар,

        Эмма без дэ тик ятмадык

        Урманнарны, бакчаларны

        Корткычлардан сакладык.

Жыр: «Сыерчык»

Ш.Эдилэ.   Безнен дуслар- балалар,

        Безне кунак иттелэр,

        Жимлек ясап элделэр

        Тэмле жимнэр сиптелэр.

Алып баручы.  Эйтегезче, кошкайлар,

        Сез кайларда булдыгыз?

        Эйтегезче, кошкайлар,

        Нинди иллэр курдегез?

Айназ.    Ерак- ерак иллэрдэ

        Бик кызу жэйлэрдэ

        Йорилэр анда маймыллар

        Хэм зуз- зур филлэр.

Сэидэ.    Без шат сезгэ кошкайлар

        Сез килэсен белдек без

        Агачларга матур итеп

        Ойлэр ясап элдек без.

        Хэзер инде сайрашыгыз

        Оялар сайлашыгыз

        Жилэк- жимеш бакчасында

        Кубрэк кайнашыгыз.

        Балалар биюе.

Алып баручы:  Ничек яшэдегез сон        

        Сез чит иллэрдэ?

        Бар идеме сон анда

        Дус ишелэр дэ.

Айдар.    Без сагындык авылны

        Комеш сулы чишмэне

        Зифа буйлы каенны.

        Монда калган дусларны.

        Сез безнен ояларны туздырмагыз!

        Безне саклагыз!

Алып баручы.   Юк! Тимибез без сезгэ

        Сезнен матур сайравыгыз

        Нур сибэ безнен жиргэ.

Азат.    Саубуллашмыйк, очрашырбыз

        Урманнарда, кырларда,

        Бакчаларда, куллэрдэ.

        Рэхмэт, дуслар, оялар hэм

        Жимлеклэр элгэн очен,

        Бурычлы булып калмабыз

        Сайрарбыз иртэ- кичен.

        Жыр:  «Карлыгач»

Эби белэн бабайны биету.

Бабай:  Тыпыр- тыпыр- тыпырдатып

        Бергэ басаек эле,

        Уйнап- колеп, жырлап- биеп

        Кунел ачаек эле.

Эби:   Биесэнэ, биесэнэ

        Биюлэре кунелле

        Син кунелле биегэнгэ

        Такмак эйтэм тугелме.

Бабай:   Биесэнэ, биесэнэ

        Биюлэре килешэ

        Синен кебек зифа матур

        Телэгенэ ирешэ.

Эби:   Житэр- житэр уздырдын

Бигрэк тузан туздырдын.

Аягынны шапылдатып

Колагымны тондырдын.

Эби:   Бар иде безнен яшь чаклар, кесэ тулы борчаклар. Чабатага бака жигеп чикерткэ куган чаклар.

        Бие син дэ Хэйбулла

        Биегэн кеше бай булла.

        Биегэн кеше бай булганчы

        Карт алаша тай була.

Бабай:  Бие, бие остарак

        Бер аягын кыскарак

        Ике аягын тигез булса

        Биер иден остарак.

Бабай:  Уф, ботка коймэсен карчык, бигрэклэр дэ жилкенеп киттен инде.

Эби:   Борчылма эле, сина эйтэм, коймэс, утын басып кына куйдым. Карт, исендэме, яшь чакта нинди уеннар уйный идек эле?

Бабай:  «Без- без-без идек» уенын белэсезме балалар?

Балалар:  Белэбез.

Уен уйнатыла.

Алып баручы: Эби- бабай ботканы тэмле итеп пешереп бетерегез инде. Без уйнап бетергэнче олгерсен инде. (китэлэр)

Алып баручы табышмаклар, сынамышлар эйтэ.

Табышмаклар.

  1. Кортлар чупли тукылдатып,

Урманда тырыш доктор. (тукран)

  1. Сазлык жирлэрдэ йори,

Камышлыкта конозын,

Борыны озын, чабуы кыска,

«Тату торыйк!» дип сойли. (торна)

  1. Кулы юк балчык ташый

Балтасы юк,ой ясый. (карлыгач)

  1. Урмый, чэчми,

Ил остендэ кон итэ. (чыпчык)

  1. Койрыгын алса- башы ябыша

Башын алса- койрыгы ябыша. (саескан)

  1. Баласын да бакмый

Узе йомырка басмый. (куке)

  1. Голдер- голдер бу

Кызыл тэпи- кемдер бу. (кугэрчен)

  1. Узе озын,

Чабуы кыска. (торна)

  1. Кыш hэм жэй буе

Кызыл читек кигэн,

Кук ефэктэн кулмэге,

Ул hэркемнен сойгэне. (кугэрчен)

  1. Бер кошым бар: тынмый

Агачка оя кормый

Ое жирдэ

Жыры куктэ. (тургай)

  1. Куй син ана майлы калжа,

Килер дэ кунар тартмана,

Жиргэ куй ярма hэм икмэк,

Анын исеме (песнэк)

Сынамышлар

  1. 1 апрель (хэзерге 14) су катса, 15 конлек юлга чана белэн чыгарга ярый.
  2. Апрельнын 6сы(19) аяз булса, жэй коры киллер, болытлы булса, ашлык унар.
  3. Апрель жылы булып китсэ, май суык булыр.
  4. Апрель азагында жылы янгырлар булса, игеннэр яхшы булыр.(май уртасы янача)
  5. Карлыгач килгэч, борчак чэчэргэ ярый.
  6. Елгаларда боз тонлэ китсэ ашлык унар.

        Бэйрэм тэмам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий праздника КАРГА БОТКАСЫ

Самым популярным весенним праздником татарского народа несомненно является "Карга боткасы"В древние времена люди считали, что весну на кончиках своих крыльев приносят вороны. Поэтому как то...

Фольклорный праздник "Карга боткасы"

Конспект праздника на тему "Карга боткасы". Это праздник проводиться весной....

Карга боткасы

Балалар бакчасында фолклор кичәсе...

Тема: «Карга боткасы» (на татарском)

Максат: “Карга боткасы бәйрәме” белән таныштыру.Бурычлар:-тәрбия: татар халкының традияләренә һәм культурысына мәхәббәт,ихтирам тәрбияләү.-үстерү: сөйләм телен үстерү,игътибарлык,тапкырлык һәм р...

"Карга боткасы"

Балаларны элекеге бэйрэмнэр белэн таныштыру,кошлар турында белем биру,аларны сакларга ойрэту.Татар халык йола бэйрэмнэренэ кызыксыну уяту....

Карга боткасы

    Праздник  “Карга боткасы” это весенний праздник посвящённый прилёту грачей....