Карга боткасы
план-конспект занятия (подготовительная группа) на тему

Хайрутдинова Гелюся Наиловна

Әдәби - музыкаль кичә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл karga_botkasy2.docx26.01 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Яңа Савин районы Муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе

“Катнаш төрле 110 нчы балалар бакчасы”

                       

Карга боткасы

(Татар халкының бәйрәменә багышланган музыкаль кичә)

Төзеде: Татар теле тәрбиячесе-

 Хәйретдинова Г.Н.

           

        

Казан

Татар көе яңгырый. Алып баручы һәм балалар залга керәләр.

I.Алып баручы:

-Исәнмесез балалар һәм хөрмәтле кунаклар! Барыгыз да шундый матурлар, көләч һәм шатлыклы, бездә бүген зур бәйрәм.

            Җиребезгә язлар җиткәч,

            Кошлар кайткач ерактан,

           “Карга боткасы” пешергән

           Халкыбыз чын йөрәктән.

          Бу бәйрәм безнең көннәргә

          Килгән гасырлар үтеп.

          Каргалар да,бездә аны

          Һәр ел алабыз көтеп.

II.Алып баручы: Дождались мы солнца и тепла

                              И гости пришли к нам сюда.

                              Будем вместе веселиться,

                              Петь, плясать, весну весело встречать.

“Әссәламәгеләйкем” җыры.

Дети рассказывают стихи:

  1. Ачылды ак калын юрган,

   Исте апрель җилләре.

   Кошлар кайта, сагындырган

   Туган үскән җирләре.

2) Көннәрен юлда үткәреп

    Куанышып очалар.

    Канатларына куанып

    Яз китерә ич алар.

3)Прилетели к нам грачи

    Кар-кар-кар, кричат они.

    И зовут всех нас на луг

    Приходи и ты мой друг.

4)Не забудь ты взять дружок

    Яйца, соль и казанок.

    Молока добавим в кашу

    Да и маслица в придачу.

Балалар җыр җырлыйлар “Яз җитә”

Алып баручы:Борын-борын заманда, кешеләр ни өчен яз булганын белмәгәннәр, ди. Алар язны җылы яктан кара каргалар алып килә, дип уйлаганнар. Шуның өчен карлар эреп, сулар ага башлагач, акргалар килү  хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны “Карга боткасы”- дип атаганнар.  Аланда уйнаганнар, җырлаганнар, күңел ачканнар. Менә без дә бүген, шушы матур бәйрәмне каршыларга җыелдык.

  II.Алып баручы:       Грачиная каша праздник весны,

                                       Встретим с весельем и с радостью мы.

Шигырь  “Кара карга”

Аны яз кошы диләр,

Еракта кышлый диләр.

Беренче булып кайта да

Ул куа кышны диләр.

Кара карга кар куа,

Кара җирләр калкуга

Сабангы белән бергә,

Төшә дә җылы җиргә.

Ул атлап йөри ипләп,

Төрле кортларны чүпләп.

Уйный кояш нурлары,

Ялтырый каурыйлары.

И матур шушы чаклар,

Бик кадерле кунаклар.

Каргалар кайтты диеп-

Гөр килә ерганаклар.

Кара каргалар керәләр:

Карга әйтә: кар-кар!

Туем җитте: бар-бар!

Ярма күкәй алып бар,

Сөт маеңны салып бар,

Ипи,сөтең тагын бар,

Бар,бар,бар...

Кар-кар-кар!

Кара каргалар биюе.

Алып баручы:Менә балалар, каргалар да килде. Безгә ямьле яз килеп җитте.

II.Алып баручы:  Давайте, ребята, позовем весну.

Балалар: Яз! Яз! Кил! Кил! Бик сагынып көттек сине.

           Весна-красна, все заждались мы тебя,

           Приходи к нам скорей!

Музыка яңгырый.

Залга Яз керә:

Исәнмесез балалар, исәнмесез кунаклар!

Бик күп сулар үттем мин,

Агымсулар кичтем мин,

Сезгә килеп җиттем мин,

Җылы җилләр истем мин,

Көннәрегез котлы булсын!

II.Алып баручы:    Весна, а угощенья ты нам принесла?

Яз:         Я хотела детей удивить,

               Грачиной кашей всех угостить.

Алып баручы:Әйдә Язбикә, балалар белән бергә, өйләргә барыйк, ботка пешерер өчен ризык җыйик.

Җырлый-җырлый бер  өй яныны баралар.

Кил син,язым, тизрәк кил,

Бик сагынып көтәбез.

Җырлар җырлап,сөеп,зурлап,

Сине тәбрик итәрбез.

Килеп җиткәч, ишек шакыйлар.

Бала:

Өйдә ме түтәй?

Безгә бир күкәй.

Бирсәң безгә өч күкәй,

Тавыгын салыр йөз күкәй.

Балалар янына әби чыга һәм аларга күкәй бирә.

Әби: Мәгез ,балалар, сезгә күкәй.Ләкин күкәйне болай гына бирдем юк...Әйдәгез, рәхәтләнеп бер уйнап алыйк.(Күкәй белән уен.)

Балалар:Әбекәй,әйдә, син дә бер биеп күрсәт әле.

Әби: Бар иде безнең яшь чаклар,

         Кесә тулы борчаклар.

         Чабатага бака җигеп,

         Чикерткә куган чаклар.

Бию “Бас ,кызым,Әпипә” (танец).

     Икенче өй янына килеп җыр җырлыйлар.

Кил син,язым, тизрәк кил,

Бик сагынып көтәбез.

Җырлар җырлап,сөеп,зурлап,

Сине тәбрик итәрбез.

     Ишеккә шакыйлар.

Бала:          Өйдәме түтәй?

                     Май кирәк, ярма кирәк,

                     Карга туена бар да кирәк.

                     Таган булса он чыгар

                     Пешерербез без чумар.

Балалар  янына бабай чыга.(май бирә)

Бабай:  Хәерле көн, дусларым. Барысын да бирәм, уйнатып та алам.

Уен “Түбәтәй” (игра).(Фантлар:куян булып сикер,бие,шигырь,әтәч булып кычкыр...)

Уеннан соң, барысы бергә, өченче өй янына баралар.

     Өченче өй янына килеп җыр җырлыйлар.

Кил син,язым, тизрәк кил,

Бик сагынып көтәбез.

Җырлар җырлап,сөеп,зурлап,

Сине тәбрик итәрбез.

Доходят до 3 дома, а там их уже ждет Батыр.

Яз:   Здравствуй ,Батыр, пришли к тебе казан попросить, чтобы Грачиную кашу сварить.

Батыр:   Исәнмесез, мин сезгә үз казанымны болай гына бирмим. Башта, егетләрегез минем белән керәшеп алсыннар, үз кечләрен күрсәтсеннәр.

Берничә малай Батыр белән керәшеп алалар.

Алып баручы:   Нәрсә Батыр безнең егетләребез дә батыр, үңган һәм кечле бит.

Батыр:   Әйе, бик булдырганнар, мәгез сезгә казан, тәмнеләп ботка пешерегез.Тукта китмәгез әле, уйнап алыйк, күңел ачыйк.

Уен “Капкалы”(игра “Ручеек”)

Поочередно дети начинают закладывать продукты в казан (рис, пшено, соль и т.д.).

Әби:  Бабай, Батыр, әйдәгез учак яндырыгыз, ботканы пешерә башлыйк.

Җыр “Кил син язым”

Яз:  Менә боткабыз пешеп тә җитте, тәмле итеп ашагыз.

Кара карга: Ботка пеште,ботка пеште,Каррр,каррр,каррр...

Батыр: Әби,бабай, сез олы кешеләр,сез башлап кабыгыз әле ботканы.        

Әби: Бисмиллахи ир рахман ирраһим.(әби белән бабай ботканы кабып карыйлар)

Балалар:    Ал да итәрбез әле,

                     Гөл дә итәрбез әле,

                     Бергәләшеп тәмле итеп

                     Ботка ашарбыз әле.

Алып баручы: Яз җиттеме, безнең әби

                         Ясый “Карга боткасы”,

                         Ботка белән сыйланалар

                         Бөтен шәһәр баласы.

                         Аның яме! Аның тәме

                         Телләреңне йотарлык!

                         Аның тәмен ел буена

                         Саклап кына тотарлык.        

Кунаклар, балалар бергә ботка ашыйлар.

Казан шәһәре Яңа Савин районы Муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе

“Катнаш төрле 110 нчы балалар бакчасы”

                       

Карга боткасы

(Татар халкынын бәйрәменә багышланган музыкаль кичә)

Төзеде: Татар теле тәрбиячесе-

 Маликова А.Ф.

        

Казан


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий праздника КАРГА БОТКАСЫ

Самым популярным весенним праздником татарского народа несомненно является "Карга боткасы"В древние времена люди считали, что весну на кончиках своих крыльев приносят вороны. Поэтому как то...

Фольклорный праздник "Карга боткасы"

Конспект праздника на тему "Карга боткасы". Это праздник проводиться весной....

Карга боткасы

Балалар бакчасында фолклор кичәсе...

Тема: «Карга боткасы» (на татарском)

Максат: “Карга боткасы бәйрәме” белән таныштыру.Бурычлар:-тәрбия: татар халкының традияләренә һәм культурысына мәхәббәт,ихтирам тәрбияләү.-үстерү: сөйләм телен үстерү,игътибарлык,тапкырлык һәм р...

"Карга боткасы"

Балаларны элекеге бэйрэмнэр белэн таныштыру,кошлар турында белем биру,аларны сакларга ойрэту.Татар халык йола бэйрэмнэренэ кызыксыну уяту....

Карга боткасы

    Праздник  “Карга боткасы” это весенний праздник посвящённый прилёту грачей....