Тукай бәйрәме
план-конспект на тему

Латыпова Рита Равиловна

Балаларны Габдулла Тукай иҗаты белән таныштыру чарасы конспекты.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tukay_byrme.doc54.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тукай бәйрәме

                         

Зал бәйрәмчә бизәлгән.Алгы стенага Тукай портреты эленгән.Стеналар Тукай әсәрләре буенча төшерелгән рәсемнәр белән бизәлгән.

1 нче бала

Бар күңеллелек бөтен дөньяда,

Бар бер ямь бүген.

Нәрсәдән бу? Мин беләм:

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

2 нче бала

Бьет нынче радость через край,

Мир полон красок разных.

Но отчего так?

Знаю я: сегодня праздник, праздник!

3 нче бала 

Яз килә, яз килә!

Сыерчыклар килә.

Гөрләшеп, сайрашып,

Җырчы  кошлар килә!

4 нче бала

Отчего народ так весел.  

Все заботы позабыл,

Ярче –солнце, звонче песня,

Это праздник наступил!

5 нче бала 

Илдә кояш,җирдә кояш

Йөздә кояш, күздә кояш.

Көндәгечә көлә кояш,

Әмма,бүген үзгә кояш.

6 нчы бала

Разлит повсюду аромат цветов

И трав прекрасных.

Как запах дорогих духов,

Сегодня праздник, праздник!

7 нче бала

Бүген аның каршысына

Канатланып чыккан бөре...

Аваз сала томшыклары:

Тукай көне, Тукай көне!

8 нче бала

Килә язлар,китә язлар,

Һәр ел саен үзгәрелә.

Һәр ел саен Тукай гына

Япь-яшь хәлдә килә безгә.

9 нчы бала 

Илдә кояш,җирдә кояш,

Тукай көне канат канат җәйгән.

Бәйрәм бүген,бәйрәм бүген-

Тукай көне- безнең бәйрәм.

1 нче алып баручы. Салкын кышлар үтеп,яз килгәндә,җылы яктан кошлар кайтканда бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне.

2нче алып баручы. Ребята,сегодня мы собрались на праздник-день рождения великого татарского поэта и писателя Габдуллы Тукая. Чтобы вспомнить его сказки, послушать стихи.

Габдулла Тукай родился в деревне Кушлавыч Арского района в семье муллы. Уже с пяти лет он остался без родителей, очень рано познал тяготы сиротства.В стихотворении “Безнең гаилә” Тукай вспоминает свою большую семью.

Безнең гаилә.

Әткәй,әнкәй ,мин,апай,

Әби,бабай һәм бер песи.

Безнең өйдә без җидәү:

Безнең песи җиденчесе.

Наша семья.

Нас семеро в семье-отец да мать,да я с сестрой,

Бабуля ,дед,нащ кот седьмой.

Он с нами спит, а также есть и пьёт,

Мышей он ловит:службу так несёт.

До девяти лет жил в деревне.Позже написал стихотворение о родной деревне.

Туган авыл.

Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар,якын безнең авылга ул.

Аулыбызның ямен-тәмен беләм,

Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән.

Родная деревня

Стоит  моя деревня на горке некрутой.

Родник с водой студёной-от нас подать рукой.

Мне всё вокруг отрадно,мне вкус воды знаком.

Люблю душой и телом я всё в краю родном.

1 нче алып баручы.Тукай тугыз яшькә кадәр авылда яшәгән.Авыл малайлары белән елгада су коенган,балык тоткан,төрле уеннар уйнаган.

Җырлы уен”Дустым бар”(Л.Хисмәтуллина музыкасы һәм сүзләре)

Уң ягымда дустым бар, дустым бар.

Сул ягымда дустым бар,дустым бар.

Түгәрәк,түгәрәк,

Нинди матур түгәрәк.

Уң ягымда дустым бар, дустым бар.

Сул ягымда дустым бар,дустым бар.

Без шатлык таратабыз,

Җырларга яратабыз.

Уң ягымда дустым бар, дустым бар.

Сул ягымда дустым бар, дустым бар.

Түгәрәк, түгәрәк,

Нинди матур түгәрәк.

Жизнь маленького Тукая была тяжёлой.Он сам позже напишет,что”среди дедушкиных голубков он был единственным галчонком”.

“Тукай иртәсе” җыры (Г.Афзал сүзләре, Вәлиди көе)

2 нче алып баручы.

После девяти лет жизни в деревне, маленького Тукая увозят в город Уральск, к дальним родственникам.Там он поступает в школу, старательно занимается.Тукай прожил короткую жизнь, но успел написать много стихов, басен, сказок. Каждый год в этот день мы вспоминаем нашего поэта .У его памятника собираются любители поэзии, читают стихи Тукая.

Бәйрәмнәрең алда икән әле,

Кара, шагыйрь,бүген текәлеп.

Халкың килде сиңа,мәхәббәтен

Ал чәчәкләр итеп күтәреп.

(Балалар  Тукай портреты янына чәчәкләр куялар.)

Залга татар милли киеменнән бер малай керә.

  • Исәнмесез! Мине таныдыгызмы? Дөрес,мин-Гали.

1 кыз “Гали белән кәҗә” шигырен сөйли.

Гали белән кәҗә

Безнең Гали бигрәк тату кәҗә белән,

Менә кәҗә карап тора тәрәзәдән.

Гали аны чирәм белән кунак итә,

Кәҗә рәхмәт укый,сакалын селкетә.

Гали и коза.

С козою дружен наш Гали:

Коза кивает издали.

И бородою ему трясёт,

Когда Гали траву несёт.

Гали :-Менә минем дустым Акбай да килде.(Эт булып киенгән бала чыга)

- Әйдәле, Акбай!Өйрән син, арт аягың белән тор.

Аума, аума! Туп-туры тор,төз утыр,яхшы утыр.

Акбай:

-Ник газаплыйсың болай син,мин әле бик кечкенә,

Мин туганга ике айлап булыр,я өч кенә.

Юк кирәкми, мин өйрәнмим,минем уйныйсым килә,

Шул болыннарда ятасым,шунда ауныйсым килә.

Гали:

Ах, юләр маэмай! Тырыш яшьләй,зурайгач җайсыз ул

Картаеп каткач буыннар,эш белү уңайсыз ул!

1нче алып баручы. Тукай всегда был прилежным учеником, поэтому в своих стихах обращался к детям,чтобы они тоже не ленились, а учились.

Татар халык уены “Кәрия-Зәкәрия”

2нче алып баручы  Тукай любил природу,был очень наблюдательным.Он бережно относился к каждому живому существу. Он в своих стихах обращается к нам: “Будь внимателен к природе! Не обижай зверей и птиц, тогда природа порадует тебя !

Карлыгач

Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын

Оя итте минем сөйгән карлыгачым.

Ул көне буе авызы белән балчык ташый

Балчык белән матур итеп оя ясый.

Күп эшләде иренмичә,бара-бара

Чыгарды ул матур-матур балалар да.

Ачыксалар карлыгачның балалары

Чебен-черки тотып кайта аналары.

Залга күбәләкләр очып керә, артларыннан бала куа. ”Бала белән күбәләк”җыры.

Бала:

Әйт әле,Күбәләк,

Сөйләшик бергәләп.

Бу кадәр күп очып

Армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың?

Ничек көн күрмешең?

Сөйләп бирче тезеп

Табаламсың ризык?

1нче күбәләк

Мин торам кырларда,

Болында ,урманда.

Уйныймын ,очамын

Якты көн булганда.                  

2нче күбәләк

Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы.

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.

3нче күбәләк

Тик гомрем бик кыска

Бары бер көн генә.

Бул яхшы,рәнҗетмә

Һәм тимә син миңа.

Шүрәле керә: “ Ярдәм итегез! Былтыр кысты, былтыр кысты!”

Алып баручы: Ник кычкырасың? Тынычланырга вакыт.Әйдә, безнең белән күңел ач.

Балалар:

Ачуланган,турсайган

Шүрәлене күр әле.

Онытырга вакыт инде

Былтыргы үпкәләрне.

Әй, Шүрәле, Шүрәле,

Безнең янга кил әле.

Син яхшы бит,

Син әйбәт бит,

Безнең белән уйна әле.

Шүрәле:

Бигрәк озын кулларым,

Күзләрем йөреп тора.

Килеш-килбәтемне күргәч,

Көләсең килеп тора.

Шүрәле: Ә сез Габдулла Тукай турында беләсезме? Тикшереп карыйм әле?

1. Тукай кайсы авылда туган? (Кушлавыч)

2. Кырлайда ул кем гаиләсендә яшәгән? (Сәгъди)

3. Тукайның әнисенең исеме ничек? (Бибимәмдүдә)

4. Тукайның әтисенең исеме ничек? (Мөххәммәтгариф)

5. Тукайның дәүәтисенең исеме ничек? (Зиннатулла)

6. Әти-әнисе үлгән вакытта Тукайга ничә яшь булган?

7. Тукай кайсы шәһәрдә белем алган? (Уральск)

8. Тукайның нинди әкиятләрен беләсез?

9. Тукай турында сез каян белдегез?

Шүрәле:  Рәхмәт,балалар.Сез Габдулла тукай турында бик күп беләсез икән.

1нче бала:

Син күрмәгән яңа буын килде,

Котлап бүген туган көнеңне.

Киләчәккә барган улларыңнан

Ишетәсең “ Туган телеңне”

2нче бала:

Халкым бер тумыш көндә дә,

Тукаен онытмады.

Без “ Туган тел” дән туганнар,

Без Тукай оныклары.”

3 нче бала:

Әкиятләр сөйләп, тыңлап,

Телләребез ачыла.

“Су анасы”, “Шүрәле”ләр-

Безнең дуслар барысы.

4 нче бала

Әле укый белмәсәк тә,

“Туган тел”не җырлыйбыз.

Бу-Тукай абый бүләге,

Иң гүзәл бер җыр, дибез.

Җыр” Туган тел” (Г.Тукай сүзләре,татар халык көе)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Интеллектуальная игра по творчеству Габдуллы Тукая: «Знатоки Тукая».

Интеллектуальная игра  для  проведения  с  педагогамипо  творчеству  Габдуллы Тукая:   «Знатоки  Тукая»....

МЕТОДИЧЕСКАЯ РАЗРАБОТКА Тема: ТУКАЙ БҮГЕН ДӘ БЕЗНЕҢ БЕЛӘН! ТУКАЙ И СЕГОДНЯ С НАМИ! С ИСПОЛЬЗОВАНИЕМ УМК "ГОВОРИМ ПО-ТАТАРСКИ"

В нашем современном мире, благодаря средствам информации и связям все народы сближаются друг с другом. Всё больше и больше узнают о национальных традициях, культуре, как своего, так и других народов.О...

"Звезда по имени Тукай" в рамках родительского клуба "Дружим с книгами Габдуллы Тукая всей семьей"

Повышение эффективности работы по приобщению детей и родителей к творчеству Габдуллы Тукая....

"Звезда по имени Тукай" в рамках родительского клуба "Дружим с книгами Габдуллы Тукая всей семьей"

Повышение эффективности работы по приобщению детей и родителей к творчеству Г. Тукая....

Тәрбияле бала – гаилә терәге (Г.Тукай әкиятләре мисалында) - Воспитанный ребенок - опора семьи (на примере сказок Г.Тукая)

Балаларга яхшы тәрбия бирү - ата-аналарның, балалар бакчасының, мәктәпнең төп бурычларыннан берсе. Кече яшьтән, балалар бакчасыннан ук балаларны яхшы әсәрләргә җәлеп итү әлеге максатка ирешүдә зур ярд...

Сценарий праздника посвященного творчеству Габдуллы Тукая “САНДУГАЧТАЙ МОҢЛЫ ТУКАЙ ТЕЛЕ”

Ц ЕЛЬ: Повышение эффективности работы по приобщению детей к творчеству ГАБДУЛЛЫ ТУКАЯ.Задачи:Познакомить детей с жизнью и творчеством ГАБДУЛЛЫ ТУКАЯ.Воспитывать любовь и бережное отношение к произведе...