“Карга боткасы”
план-конспект занятия (старшая группа) на тему

Кабирова Лейсан Райнуровна

Зурлар төркеме өчен күңел ачу конспекты

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл karga_botkasy.docx27.58 КБ

Предварительный просмотр:

Карга боткасы

Максат: Балаларда халкыбызның йола бәйрәмнәренә кече яшьтән үк кызыксыну уяту.

Бурычлар:

-тәрбия:татар халкының традицияләренә һәм культурасына мәхәббәт, ихтирам тәрбияләү.балаларны милли йолалар белән якыннан  таныштыруны дәвам итү.

-үстерү:сөйләм телен үстерү, игътибарлык, тапкырлык  һәм ритмик ишетүне үстерү,

-белем биру: балаларны Татарстан культурасы белән таныштыру.

 Җиһаз һәм материал:йорт макеты,карга костюмы, казан, кәрзин, азык-төлек.

Техник чаралар: магнитофон, дисклар, бию көйләре.

Зал бизәлеше: зал түрендә ике өй, аланлык.

Балалар белән  эш: “Парлы бию” өйрәнү,табышмаклар кабатлау,”Яз җыры”, “Матур ил” җырларын өйрәнү,әңгәмәләр, музейга сәяхәт,  уеннарны өйрәнү.

Бәйрәмнең барышы:

Матур итеп бизәлгән зал.Ике якта ике өй.

Бала: Ындыр артындагы талда

Күпме карга оясы!

Туздырмыйм-

Торсыннар шунда,

Кызык аның йоласы.

Яз җиттеме безнең әби

Ясый карга боткасы,

Ботка белән сыйланалар

Бөтен авыл баласы.

Аның яме! Аның тәме!-

Телләреңне йотарлык!

Аның тәмен ел буена

Саклап кына тотарлык.

Алып баручы: Халкыбызның иң популяр, иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе – Карга боткасы.Борын-борын заманда кешеләр нилектән җирдә яз булганын белмәгәннәр, ди. Алар ямьле язны җылы яктан кара каргалар алып килә икән, дип уйлаганнар. Шуның өчен карлар эреп сулар ага башлагач, гөрләвекләргә таба, яңаруга-яшәрүгә йөз боргач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны “Карга боткасы” дип атаганнар.

«Карга боткасы» йоласы бик борынгы заманнардан ук килә. Безнең бабаларыбыз табигатькә табынганнар, һәм җир-суларны хөрмәтләп, шундый йолалар уйлап чыгарганнар. Бу йолаларны, әлбәттә, олылар башкарган. Соңрак ул йола уен булып кына калган. Аны балалар гына уйнаганнар.

Бергә: Хөрмәтле дуслар, безнең «Карга боткасы» бәйрәменә рәхим итегез!

(Музыка яңгырый)

1нче  Бала:Здравствуй, милая весна.
          Ты душиста и ясна.
                Зеленеют лес и луг!
                И зовет тепло лучей,
                На прогулку всех детей.

2 нче бала.         Ачылды ак калын юрган,

Исте апрель җилләре.

Кошлар кайта – сагындырган

Туып-үскән җирләре.

3 нче бала.         Ямьле, бик ямьле

Туган илебез,

Килегез, кошлар,

Безгә килегез!

 (Карга булып киенгән бала керә. Канатларын җилпи-җилпи, карр, карр дип йөри)

Карга.                Мин карга, карр-карр,

Тиздән эреп бетәр кар.

Канатымда хатым бар,

Буең җитсә, тартып ал.

4 нче бала.        Укымый да беләбез бит

Хатыңда ни язылганын!

Бөтен кошлар һәм балалар

Матур язны сагынганын.

Җыр: «Яз, яз җитә» 

1.Кояш көлеп карый безгә - 
Күзләр чагыла.
Елгалардан бозлар ага 
Диңгез артына.

Кушымта:Яз, яз, яз җитә,
Тәрәзәләр ачтылар,
Тып-тып-тып-тып-тып итә
Эре-эре тамчылар.

2.Агачка кунып чыпчыклар
Чыелдашалар,
Яшькелт-кара сыерчыклар
Әй җырлашалар.

Кушымта:
3.Тиздән шаулап яфрак ярыр
Озын ак каен,
Ал чәчәкләр алып килер
Безгә май ае.

Кушымта:

Бала:. Әй, дуслар, әйдәгез, каргалар килгәнгә  бәйрәм ясыйк, карга боткасы пешерик. Башта өйдән-өйгә йөреп, карга боткасына сый җыйныйк.

(Балалар, чиләкләрен тотып, җырлый-җырлый сый җыярга китәләр)

Бер тәрәзә каршында туктыйлар, шакыйлар

Бала:.         Өйдәме, түтәй?

Җәтерәк бир күкәй.

Бирсәң безгә өч күкәй,

Тавыгың салыр йөз күкәй.

Бала:         Май кирәк, ярма кирәк.

Карга туена бар да кирәк.

Әби чыга(йомырка һәм ярма алып чыга)

           Мәгез, мәгез, балалар,

Бәйрәмегез котлы булсын!

Бергә. Рәхмәт, әби!Әйдә безнең белән бәйрәмгә.

(Икенче өй ишеген шакыйлар)

Бала.         Тагын булса он чыгар,

Пешерербез без чумар.

Шикәр кирәк, тоз кирәк,

Чыгар, бабай, тизрәк!

Синең кебек уңган бабай

Бу дөньяда бик сирәк.

Бабай .         Бирәм, балалар, мәгез,

Күпме кирәк, алыгыз.

Бәйрәмегез күңелле булсын.

Балалар. Рәхмәт сиңа, бабай. Кулың-аягың сызлаусыз булсын, йөз яшә.Бабай әйдә синдә безнең белән карга боткасына.

Бала. Сый җитәрлек булды, карга боткасын пешерергә кай тирәгә барыйк икән?

Бала.         

Киттек каенлыкка!

Карр, карр, дип кычкырып китәләр.

Шау-гөр килеп, әбине, бабайны ияртеп, сый җыйган балалар матур аланлыкка    китәләр. 

Җыр:Кояшлы ил

Кояшлы ил – безнең ил,

Күге аның гел аяз.

Кыш китерсә кыш бабай,

Чәчәк алып килә яз.

Һавасы да җире дә,

Салават күпере дә,

Яңгыры да, кары да –

Безгә якын бары да.

Сандугачлы урманы,

Ашлык тулы кырлары,

Бөтен җиргә яңгырый

Безнең бәхет җырлары.

 

Әби белән бабай учак торгызалар, казан асалар

Бала.                 Ә әбекәй, әбекәй,

Пешер безгә тәмлекәй.

Пешер безгә ботка да,

Пешер безгә әлбә дә,

Бала.             Тагын булсын күкәй,

Шикәр белән тәмле чәй,

Рәхмәт әйтеп, әбекәй,

Без итәрбез чәбекәй.

Ак әби.         Булыр, балалар, бары да булыр.

Карга килер-казан асар,

Торна килер-тоз салыр,

Саескан килер-салма салыр.

Песнәк килер- пешерер,

Карга ашап бетерер.

Кап та коп!

(Көлешәләр. Учак тирәсендә кайнашалар.)

Алып баручы: Балалар, ботка пешкәнче, рәхәтләнеп уйнап алыгыз.

Татар халык уены  ”Чума үрдәк, чума каз”

Чума үрдәк, чума каз,

Тирән күлне ярата ул, ярата.

Камиля үзенә иптәш эзли,

Белмим, кемне ярата шул, ярата.

Илназны ярата шул, ярата.

Әби: Менә бит нинди матур , күңелле уеннарыбыз бар.Әйдәгез тагын нинди уен уйныйбыз?

Түгәрәк уены “Түбәтәй “

Түбәтәй иң матурын кигәнсең,

Бик ераклардан кунакка килгәнсең.

Эшкә батыр, төсле, матур икәнсең,

Дусларыңны шаккатырыйм дигәнсең.

Түп-түп-түбәтәем түгәрәк,

Түп-түп-түбәтәем түгәрәк,

 Түбәтәем энҗеле дә укалы,

Түбәтәем менә кемдә  туктады

Бала: Әйдәгез табышмаклар әйтешәбез. .

  Агач башында йорты,

 Эчендә яши җырчы.     (Сыерчык.)

  Җәй шакылдый бу чүкеч,

  Кыш шакылдый бу чүкеч,

  Ничек чыдый бу чүкеч?     (Тукран.)

Кыш һәм җәй буе кызыл читек кигәне,

Күк ефәктән күлмәге, ул һәркемнең сөйгәне. ( Күгәрчен)

Койрыгын алса – башы ябыша,

Башын алса – койрыгы ябыша. ( Саескан)

Алып баручы.Әйдәгез әле биеп алыйк.

Парлы бию.

Шул чак”Кар-карр”  диеп карга килеп керә.

Карга  Кар-карр!Кар-карр!

           Язлар җитте балалар!

           Матур бәйрәм көнендә

             Барда күңел ачалар.

Әби белән бабай казан алып керәләр

Бабай. Балалар, уеннарыгыздан туктап торыгыз, ботка пеште, аш пеште, чәй кайнады. Табынга, балалар, табынга рәхим итегез!

Алып баручы Рәхмәт сезгә кошкайлар, безгә шундый матур яз алып килгәнегез өчен. Инде сез дә боткадан җитешегез.

Бала. Рәхмәт, әби,бабаай сыйладыгыз.

Ашаттыгыз, эчерттегез,

Җырлаттыгыз, биеттегез,

Кеше арасына керттегез.

Бергә. Рәхмәт сезгә! Рәхмәт яусын!

2нче алып баручы. Хөрмәтле, дуслар! Иң күңелле язгы бәйрәмнәрнең берсе –

«Карга боткасы» бәйрәме ахырына якынлашып килә.

Уйнадыгыз гөр килеп,

Җырладыгыз бергәләп,

Әйтерсең сез бакчадагы

Очып йөргән күбәләк.

 

Тема: “Карга боткасы”

(Зурлар төркеме өчен күңел ачу конспекты)

Әзерләде һәм үткәрде:

Беренче квалификацион ктегорияле тәрбияче

Кабирова Л.Р

2015 ел.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий праздника КАРГА БОТКАСЫ

Самым популярным весенним праздником татарского народа несомненно является "Карга боткасы"В древние времена люди считали, что весну на кончиках своих крыльев приносят вороны. Поэтому как то...

Фольклорный праздник "Карга боткасы"

Конспект праздника на тему "Карга боткасы". Это праздник проводиться весной....

Карга боткасы

Балалар бакчасында фолклор кичәсе...

Тема: «Карга боткасы» (на татарском)

Максат: “Карга боткасы бәйрәме” белән таныштыру.Бурычлар:-тәрбия: татар халкының традияләренә һәм культурысына мәхәббәт,ихтирам тәрбияләү.-үстерү: сөйләм телен үстерү,игътибарлык,тапкырлык һәм р...

"Карга боткасы"

Балаларны элекеге бэйрэмнэр белэн таныштыру,кошлар турында белем биру,аларны сакларга ойрэту.Татар халык йола бэйрэмнэренэ кызыксыну уяту....

Карга боткасы

    Праздник  “Карга боткасы” это весенний праздник посвящённый прилёту грачей....