Без бер тату гаилә!
план-конспект занятия (подготовительная группа) на тему

CАХАПОВА ГУЛЬНАРА САЛИХОВНА

Балаларның Татарстан республикасы, шәһәрләре турында белемнәрен ныгыту; төрле милләт халыкларының киемнәре, гореф- гадәтләре  белән таныштыру; башка милләт кешеләренә карата дустанә мөнәсәбәтләр, ихтирам һәм хөрмәт хисе тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bez-_ber_tatu_gail.docx33.3 КБ

Предварительный просмотр:

                    «Без – бер тату гаилә»

 (Милләтләр дуслыгына багышланган  танып белү эшчәнлеге.)

                                                       Сахапова Гөлнара Салих кызы

                                                       МБМББУ «Таңбатыр»

                                                      Тукай районы Күзкәй авылы

Максат: Балаларның Татарстан республикасы, шәһәрләре турында белемнәрен ныгыту; төрле милләт халыкларының киемнәре, гореф- гадәтләре  белән таныштыру; башка милләт кешеләренә карата дустанә мөнәсәбәтләр, ихтирам һәм хөрмәт хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: Экран, проектор, ноутбук, колонкалар, карта, ширма, милли киемнәрдән ике курчак, ватман, төсле кәгазьдән  бизәкләр, клей, пумалалар, салфеткалар, аудио, видео язмалар, конверт.

                               Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче: Балалар! Әйтегез әле, без яши торган республика ничек атала?

Балалар: Татарстан!

Тәрбияче: Дөрес балалар. Без Тататарстан республикасында яшибез. Безнең республикабыз бик бай һәм күпмилләтле. Бүген без республикабызда  яшәүче төрле милләт халыклары турында сөйләшербез.

Карагыз әле  балалар, сезнең каршыгызда Татарстан республикасы картасы, анда бик күп шәһәрләр һәм авыллар бигеләнгән. Ә сез республиканың нинди шәһәрләрен беләсез?

Балалар: (җавап бирәләр)

Тәрбияче: Әйе, шәһәрләр күп, ә республикабызның төп, баш шәһәрре, ягъни башкаласы нинди шәһәр?

Балалар: Казан шәһәре.

Тәрбияче: Әйдәгез балалар экранга күз салыйк. Сезнең каршыгызда Казан шәһәре. (слайдлар күрсәтелә) Казан Кремеле, ә аның алдында М.Җәлил һәйкәле. Казан шәһәренең горурлыгы- Кол Шәриф мәчете (слайдта) Мәчетебездә мөселманнар намаз укыйлар, дога кылалар, никах мәҗлесләре үткәрәләр.

Тәрбияче: Әйтегез әле балалар, Татарстан республикасының төрле шәһәр һәм авылларында нинди милләт халыклары яши икән? Сез кемнәрне беләсез?

Балалар: (җавап бирәләр, тәрбияче тулыландыра)

Тәрбияче: Балалар! Ә  без яшәгән җир ничек атала?

Балалар: Күзкәй! (экранда авылныны сүрәтләгән фоторәсемнәр күрсәтелә)

Тәрбияче: Ул шәһәрме, әллә авылмы?(җавап)

Тәрбияче: Дөрес балалар. Без Татарстан республикасының Тукай районы Күзкәй авлында яшибез. Безнең авылда да төрле  милләт кешеләре яши. Татар, башкорт, рус, уйгур, үзбәк, төрекмән. Һәр халыкның үз киеме, яраткан ризыгы була. Әйдәгез экранга күз салыйк. (Экранда рәсемнәр чыга, тәрбияче аңлатма бирә)

1нче слайд. (Татарларның милли киеме)

 Тәрбияче: Балалар! Сезнең каршыгызда  татарларның  милли киемнәре. Әйтегез әле балалар, киемнәрнең нинди төрләрен сез таныйсыз?(җаваплар)

Тәрбияче: Хатын-кызларның  бәбәй итәкле күлмәк, камзол, алъяпкыч, калфак, читек. Ир-егетләрнең күлмәк, камзол, түбәтәй һәм читек.

Тәрбияче: Балалар! Татар халкының яратып пешерә торган ризыкларын әйтеп китегез әле.(җавап бирәләр, ризыклар слайдларда күрсәтелә)

Татар һәм башкорт киемнәре, бизәкләре, ризыклары, телләре бер-берсенә бик тә охшаш.

Тәрбияче: Ә хәзер экранда  башкот халкының милли киемен күрерсез.(слайдлар) Аларның яратып пешергән ризыкларыбавырсак.

Алдагы кием рус халкыныкы. Өстенлек кызыл төскә бирелә. Яратып пешергән ризыклары пилмән, кәбестәле аш, ә кунакларны ипи-тоз белән каршы алу.

Алдагы милләт киеме уйгурларныкы, алар сөтле  ризыкларны яратып пешерәләр.(слайдлар)

Балалар! Безнең авылда яшәүче тагын нинди милләт халыкларын беләсез? (җаваплар)

Тәрбияче: Дөрес. Төрекмән һәм узбәкләр.(слайд)

Экранда төрекмән халкы киемен күрәсез.(слайд)Ул киемнәр геометрик фигуралар һәм сызыклар белән бизәлгән. Ә яраткан ризыклары куртюк дип атала. Зур итеп, шакмаклап киселгән токмач һәм иттән пешерелгән  шулпалы аш.

Үзбәкләрнең дә киемнәре(слайд) төрле ачык төсләрдән, сызыклардан тора, ә башларында түбәтәй. Яратып пешерә торган ризыклары пылау.(слайд)

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез экранга карап танып, җавап биреп карыйк әле, бу нинди милләт кешеләре икән, таныйбыз кием бизәкләреннән.(Слайдлар күрсәтелә. Балалар җавап бирәләр)

Әйе балалар, милләтләр күптөрле.Без барыбыз да дус тату яшибез.Сезгә укып китәсе килгән шигерем дә «Әби белән бабушка» дип атала. Аны Бари Рәхмәт язган.

Ике карчык гөрләшәләр тышта,

Берсе-әби, берсе-бабушка.

Берсе оек, берсе чулок тоткан,

Икесе дә оста бик эшкә.

     Дуслар да бик, пирог пешкән көнне

     Әбине дә дәшә бабушка,

     Бәлеш пешкән көнне бабушканы

     Әби дәшә калмый бәлешкә.

Белгән сүзен русча, белмәгәнен

Әби үз телендә сукалый,

Ә бабушка аңлаган күк аны

Башын селки, күзен кыскалый.

     Әби көлсә, ул да көлгән була,

     Белмәсә дә нигә көлгәнен.

     Пар күгәрчен кебек гөрли-гөрли

     Бергә уздыралар көннәрен.

Тәрбияче: Балалар, рус һәм татар әбисе ничек яшиләр икән?

Балалар: Дус, тату.

Тәрбияче: Без нинди милләттән булуга карамастан, дус һәм бердәм булырга тиешбез. Әйдәгез «Дуслык» уены уйнап алыйк.

                                    Ял минуты.

Мин илем буйлап барам    (атлыйлар)

Барам мин кыю атлап.

Янәшәмдә дусларым,         (бер-берсенә күрсәтәләр)

Аларга сузам кулым,          (кулларын сузалар)

Менә сиңа уң кулым,          ( кул суза)        

Менә сиңа сул кулым.

Бергә булыйк, дус булыйк, (кулларны үзәккә сузалар)

Бергәләп биеп алыйк.

Көй кушыла, төрле милләт көйләренә хәрәкәтләр ясыйлар. Тәрбияче бию элементлары күрсәтә, балалар кабатлыйлар.

Тәрбияче: Балалар! Без ял иткән арада кунаклар килгән икән бит.Милли киемнән курчаклар. Алар ничек күрешәбез? ( Балаларның җаваплары) Кунаклар халыкларның дуслыгы, бердәмлеге турында сөйлиләр. (Электрон вариантта) Төрле бизәкләр белән конверт бүләк итәләр.

Тәрбияче: Балалар,әйдәгез сезнең белән бергәләп дуслык келәме чигәбез.

(Ватманга, үзбәкләрнең кием төсе фонында, төрле әзер элементлар белән келәм чигелә, ябыштырыла.) Күмәк эш.

Тәрбияче: Балалар! Бүгенге шөгыльдә без нәрсә турында сөйләштек? (балаларның җаваплары тыңланыла, тәрбияче тулыландыра)

Тагын нинди бик матур эш башкардык? (җавап) Дөрес. Келәм чиктек. Менә балалар, безнең авылда, республикада, Рәсәйдә, төрле милләт кешеләре дус, тату һәм бердәм икән.

Авлыбызга, республикабызга нинди генә милләт кешеләре килсә дә без аларны хөрмәтләп, татар милли ризыгы чәк-чәк белән каршы алырбыз.

           Безнең якларны күрсәгез,

           Сез шаккатыр идегез.

           Дусларыгыз көтә сезне –

           Татарстанга килегез!

Тәрбияче: Балалар! Сез бик яхшы тыңладыгыз, сорауларга җавап бирдегез. Сез бик тә акыллы һәм уңган балалар! Барыгызга да зур рәхмәт!

                     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Мин һәм минем тату гаиләм” уртанчылар төркеме өчен проект

Балага тәрбия һәм белем бирүдә гаиләнең роле бик зур. Яхшы психологик халәт урнашкан мәдәниятле һәм белемле гаилә балаларда үз-үзенә ышаныч, үзенең кирәклеген тоюны формалаштыра.   Ата-ана үрнәг...

Занятие по развитию речи в старшей группе "Тату гаилә"

Тема: «Тату гаилә» Максат. Бәйләнешле сөйләм үстерүне дәвам итү, рәсем буенча хикәя төзергә өйрәтү, игътибарлылыкны арттыру, мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерү; [ә] авазының дөрес әйтелешен ныгыт...

Без дус,тату гаилә

Максат: гаилә темасына кергән сүзләрне дөрес әйтергә һәм кулланырга өйрәтү.Бурычлар:Белем бирү бурычы: гаилә сүзен кулланышта кертү, балаларны Г.Тукай тормышы белән таныштыруны дәвам итү;Үстерешле бур...

"Тату гаилә". - "Дружная семья".

формировать у детей представление о семье; воспитывать интерес и уважительное отношение к членам семьи....

Безнен тату гаилә

Гаилә һәм татарстан символлары...

МБДОУ «Мещеряковский детский сад Буинского муниципального района Республики Татарстан» Аналар көненә багышланган кичә "Безнең гаилә – тату гаилә" Әзерләде: Хисамова Ф.А. Ноябрь . 2015 ел

-         Балаларның гаиләләре турындагыбулган белемнәрен ачыклау һәм тирәнәйтү-         Гаиләләрдә балаларны милли рухт...

“Безнең гаилә - тату гаилә” дип исемләнгән бәйрәм иртәсе

Максат:1.Балаларның хәрәкәт активлыкларын арттыру.2.Әти-әниләр һәм балалар арасында тыгыз элемтә булдыру. 3.Балалар бакчасы белән гаилә хезмәттәшлеген ныгыту.4.Әти-әниләр үрнәгендә сәламәт яшәү р...