"Мәктәпкә илтә юллар"
план-конспект занятия (подготовительная группа) на тему

Гапсалямова Лилия Асхатовна

мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен эшчәнлек

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_mktpk_zerlek.docx29.07 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Совет районының “104 нче балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе

“Мәктәпкә илтә юллар”

мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен эшчәнлек

Әзерләде һәм үткәрде:

Гапсалямова

Лилия Асхатовна

I квалификацион категорияле

татар теле тәрбиячесе

Казан, 2017 ел.

Максат: Сөйләмне аралашу чарасы буларак камилләштерү.

Тәрбия бурычы: Сөйләм әдәбе (сорау, гозер, мөрәҗәгать итү, рәхмәт белдерү,

исәнләшү, саубуллашу) кагыйдәләрен камилләштерү.

Үстерү бурычы: Диалоглар ярдәмендә аралашу күнекмәләрен үстерү.

Белем бирү бурычы: Проект буенча сорауларны дөрес итеп куя белергә һәм яраклаштырып җаваплар бирергә өйрәтүне дәвам итү.

Методик алымнар һәм чаралар: сюрприз моменты, сораулар, үстерешле диалоглар, дидактик күнегүләр, ситуатив уеннар, физминут, хәрәкәтле уеннар.

Җиһазлау: проекцион техника, экран, портфель, уку әсбаплары (китап, дәфтәр, пенал, карандаш, ручка, клей, линейка), видеокамера, пиктограммалар, аудиоязмалар (Барсикның мөрәҗәгате, кыңгырау тавышы, “Нәниләргә физкультура” Р.Сарваров музыкасы һәм сүзләре), карандашлар, раскраскалар, төсле (ак, кара, яшел, зәңгәр, кызыл, сары) китаплар, балаларның физкультура киемнәре.

Сүзлек өстендә эш: проект буенча сүзләрне, сорауларны, җөмләләрне кабатлау.

Алдан үткәрелгән эш: “Татарча сөйләшәбез” укыту-методик комплектының “Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар” проекты буенча эшчәнлек. Аудиоязмалар сайлау, презентация ясау, ата-аналар белән әңгәмәләр.

 Эшчәнлек төзелеше:

  1. Оештыру моменты, сәламләү.
  2. Үстерешле диалог “Укучыларга нәрсә кирәк”.
  3. Дидактик күнегү “Портфель әзерләү”.
  4. Сюрприз моменты.
  5. Дидактик күнегү “Дәресләр челтәре”.
  6. Ситуатив уен “Танышу дәресе”.
  7. Сүзле уен “Командир”.
  8. Ситуатив уен “Рәсем дәресе”.
  9. Физминут “Утырып арыдык”.
  10.  Ситуатив уен “Уку дәресе”.
  11.  Хәрәкәтле уен “Нәниләргә физкультура”.
  12.  Йомгаклау.

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар!

Балалар: Исәнмесез, саумысез! Хәерле көн, Лиля Асхатовна!

Тәрбияче: Имин үтсен көнегез! Хәлләрегез ничек соң?

Балалар: Кояшлы иртә кебек.

               Тукай телен, татар телен өйрәнергә дип килдек.

Тәрбияче: Балалар, безгә бүген кунаклар килгән. Кунакларны сәламләгезче!

Балалар: Исәнмесез! Хәерле көн!

Тәрбияче: Балалар, сез тиздән, балалар бакчасын тәмамлагач, кая барасыз?

Экранда мәктәп рәсеме.

Балалар: Мәктәпкә барабыз.

Тәрбияче: Бик дөрес. Мәктәпкә барганда балалар үзләре белән нәрсә алалар?

Балалар: Портфель (алалар).

Тәрбияче: Укучыларның портфельләрендә нәрсә бар?

Балалар: Китап, дәфтәр, пенал, карандаш, ручка, клей, линейка бар.

Тәрбияче: Бик дөрес. Без дә портфельны алдан әзерлийк әле.

Балалар портфельгә кирәкле әйберләрне – уку әсбапларын салып куялар.

Тәрбияче: Нәрсә кирәк?

Балалар: Китап кирәк. Дәфтәр кирәк. һ.б.

Телефон тавышы ишетелә. Экранда видеозвонок күренеше. Балаларга Барсик шалтырата.

Барсик: Здравствуйте, ребята! Я – Барсик. Исәнмесез, балалар! Мин – Барсик! Я обращаюсь к вам с просьбой! Так же как и вы, к школе я уже готов. Я умею читать, считать, рисовать. Мин китап укыйм, саныйм, рәсем ясыйм... Но как же проходит день в школе? Что там делают? Я не знаю! Помогите мне, пожалуйста!

Тәрбияче: Ребята, как вы думаете, сможем ли мы помочь Барсику? (ответы детей). К сожалению, кызганычка каршы, связь оборвалась. Мы не успели ответить Барсику и пригласить его к нам, чтобы показать и рассказать о школе. Что же нам делать? Как нам быть? (ответы детей, вариант ответа: Поиграть в “Школу” и показать Барсику как проходят уроки в школе. Потом записать видеофильм и отправить его на электронную почту Барсика).

Тәрбияче: Да, ребята, если мы сегодня с вами поиграем в игру “Школа” и запишем нашу игру на видео – этим мы выполним просьбу Барсика. Предлагаю вам ознакомиться с расписанием уроков.

Экранда дәресләр челтәре – пиктограммалар ярдәмендә төзелгән.

Тәрбияче:  Первый урок – беренче дәрес – “Танышу. Знакомство”

                Второй урок – икенче дәрес – “Рәсем. Рисование”

                Третий урок – өченче дәрес – “Уку. Чтение”

                Четвёртый урок – дүртенче дәрес – “Физик тәрбия. Физкультура”.

Тәрбияче: Ребята, нам необходимо выбрать того, кто хочет быть учителем. Кем укытучы? (ответы детей).

Укытучы ролен башкарырга теләгән балалар күп булса, санамыш ярдәмендә сайлап алына.

Мин барамын базарга

Алтын-көмеш сайларга.

Ал чук, зәңгәр чук,

Монда торма, тизрәк чык.

Тәрбияче: Варя, кил монда. Син – укытучы. Сейчас в нашем классе первый урок “Танышу. Знакомство”. Укытучы укучылар белән таныша. Учитель знакомится с учениками.

Звенит звонок на урок.

Тәрбияче: Балалар, урыннарыгызга утырыгыз. Дәрес башлана. Начинается урок. Укытучы керә.

Укытучы – бала: Исәнмесез!

Балалар: Исәнмесез!

Укытучы – бала: Утыр(ыгыз)!

Балалар: Рәхмәт.

Укытучы – бала һәрбер бала белән танышып чыга.

Сөйләм үрнәкләре.

  • Синең исемең ничек?
  • Минем исемем Оля.
  • Оля, сиңа ничә яшь?
  • Миңа алты яшь.
  • Рәхмәт, утыр.
  • Синең исемең ничек?
  • Минем исемем Данил.
  • Данил, син нинди малай?
  • Мин зур, матур, әйбәт малай.
  • Рәхмәт, утыр.

  • Синең исемең ничек?
  • Минем исемем Полина.
  • Полина, син нишлисең?
  • Мин җырлыйм, биим, китап укыйм.
  • Рәхмәт, утыр.

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар, рәхмәт сезгә.

Звенит звонок на перемену.

Тәрбияче: Хәзер – тәнәфес, перемена. Килегез минем яныма. Ял итеп алыйк. “Командир” уены.

Балалар бер-бер артлы “команда” бирәләр (боерык фигыль әйтәләр). Барлык балалар “команданы” үтиләр һәм нишләгәннәрен әйтәләр.

Утыр! – Мин утырам.

Сикер! – Мин сикерәм.

Китап укы! – Мин китап укыйм.

Рәсем яса! – Мин рәсем ясыйм.

Сана! – (Мин саныйм.) Бер, ике, өч,дүрт...

Аша! – мин ашыйм.

Эч! – Мин эчәм.

Йокла! – Мин йоклыйм.

Уйна! – Мин уйныйм.

Кул ю! – Мин кул юам.

Җырла! – Мин җырлыйм.

Бие! – Мин биим.

Йөгер! – Мин йөгерәм.

Тәрбияче: Тәнәфес бетә. Перемена заканчивается. Икенче дәрес башлана. Рәсем дәресе. Кем укытучы була?

Балалар теләге буенча “укытучы” сайлана.

Тәрбияче: Лиза, син – укытучы. Рәсем ясыйбыз.

Звенит звонок на урок. Балалар урыннарына барып утыралар.

Укытучы – бала: Исәнмесез!

Балалар: Исәнмесез!

Укытучы – бала: Утыр(ыгыз)!

Балалар: Рәхмәт.

Укытучы – бала: Кем рәсем ясый?

Балалар: Мин рәсем ясыйм.

Укытучы – бала: Карандаш ал! Рәсем яса!

Балалар өстәлләрендәге рәсемнәрне (раскраскаларны) сайлап алалар һәм “рәсем ясыйлар”.

Укытучы – бала: Маша, син нишлисең?

Маша: Мин рәсем ясыйм. Әтәч ясыйм.

Укытучы – бала: Арина, син нишлисең?

Арина: Мин рәсем ясыйм. Бүре ясыйм. һ.б.

Укытучы – бала: Дима, Савва нишли?

Дима: Савва рәсем ясый.

Укытучы – бала: Полина, Ангелина нишли?

Полина: Ангелина рәсем ясый. һ.б.

Тәрбияче: Бик яхшы, балалар. Рәсемнәрегез матур. Карандашларны, рәсемнәрне алып куегыз.

Звенит звонок на перемену.

Тәрбияче: Хәзер – тәнәфес, перемена. Басыгыз, ял итәбез.

Физминут “Утырып арыдык”

Утырып инде арыдык,

Бераз ял итеп алыйк.

Кулларны билгә куеп,

Башларны чайкап карыйк.

Куллар билгә, өскә, янга.

Утырып – торып алыйк.

Кушаяклап сикерик тә

Урыныбызга утырыйк.

Хәрәкәтләр сүзләргә туры китереп ясала.

Звенит звонок на урок.

Тәрбияче: Өченче дәрес башлана. Уку дәресе. Кем укытучы була?

Балалар теләге буенча “укытучы” сайлана.

Тәрбияче: Арина, син – укытучы.

Укытучы – бала: Кем китап укый?

Балалар: Мин китап укыйм.

Укытучы өстәлендә – китаплар.

Укытучы – бала: Ариана, нинди китап кирәк?

Ариана: Зәңгәр (яшел, сары, кызыл, ак, кара) китап бир әле.

Укытучы – бала: Ариана, мә зәңгәр китап, укы.

Ариана: Рәхмәт.

Укытучы – бала: Никита, нинди китап кирәк?

Никита: Сары (яшел, зәңгәр, кызыл, ак, кара) китап бир әле.

Укытучы – бала: Никита, мә сары китап, укы.

Никита: Рәхмәт.

Укытучы – бала: Тамерлан, Никита нишли?

Тамерлан: Никита китап укый.

Укытучы – бала: Катя, Ариана нишли?

Катя: Ариана китап укый.

Укытучы – бала: Никита, син нишлисең?

Никита: Мин китап укыйм.

Тәрбияче: Бик яхшы, балалар.

Звенит звонок на перемену.

Тәрбияче: Дүртенче дәрес – Физик тәрбия дәресе. Басыгыз, балалар. Кызлар, итәкләрегезне салыгыз! Малайлар, күлмәкләрегезне салыгыз! Бер шеренгага төзелеп басыгыз! В одну шеренгу становись!

Физик тәрбия дәресенең укытучысы керә – төркем тәрбиячесе.

Укытучы: Исәнмесез!

Балалар: Исәнмесез!

Укытучы: Направо! Уңга таба борыл! Зал буенча шагом марш! В обход по залу шагом марш!

Аудиоязма “Нәниләргә физкультура”

  1. дети идут по кругу (обычная ходьба)

Әй, нәниләр, нәниләр,

Ардык без, дип әйтмиләр.

Аякларын күтәреп,

Матур итеп атлыйлар.

Кушымта:

Хәзер  барабыз алга – (ходьба обычная)

Бер, ике, өч, дүрт!(хлопают)

Егылмыйча син атла – (ходьба на месте)

Бер, ике, өч, дүрт! (хлопают)

Хәзер барабыз артка – (ходьба с изменением направления движения - назад)

Бер, ике, өч, дүрт! (хлопают)

Егылмыйча син атла – (ходьба на месте)

Бер, ике, өч, дүрт! (хлопают)

  1. дети перестраиваются в 3 колонны

Әй, нәниләр, нәниләр,

Матур, тигез тезелгәннәр.

Ягез әле, бергәләп

Кабатлыйк күнегүләр!

Кушымта:

Хәзер  барабыз алга – (ходьба обычная)

Бер, ике, өч, дүрт! (хлопают)

Ялгышмыйча син атла – (ходьба на месте)

Бер, ике, өч, дүрт! (хлопают)

Хәзер барабыз артка – (ходьба с изменением направления движения - назад)

Бер, ике, өч, дүрт! (хлопают)

Ялгышмыйча син атла (ходьба на месте)

Бер, ике, өч, дүрт! (хлопают)

  1. дети перестраиваются в круг

Һич аптырап тормагыз,

Матур кызлар, малайлар.

Сез дә безгә кушылып

Ясагыз күнегүләр!

Кушымта:

Хәзер  барабыз алга – (ходьба обычная)

Бер, ике, өч, дүрт! (хлопают)

Күңеллерәк син атла (ходьба на месте)

Бер, ике, өч, дүрт! (хлопают)

Хәзер барабыз артка – (ходьба с изменением направления движения - назад)

Бер, ике, өч, дүрт! (хлопают)

Күңеллерәк син атла – (ходьба на месте)

Бер, ике, өч, дүрт! (хлопают)

Укытучы: Сау булыгыз!

Балалар: Сау булыгыз!

Тәрбияче: Вот и закончился наш день в школе. Вы, ребята, молодцы. Все были внимательными, вежливыми, очень старались правильно говорить по-татарски. Татарча бик матур сөйләштегез! Ребята, где мы сегодня с вами побывали? (ответы детей). для чего мы это сделали? (ответы детей). Я, думаю, Барсик, после того, как он посмотрит наше видеопослание, не будет сомневаться в своих успехах. Также как и мы – ваши воспитатели, знаем, что вы будете лучшими учениками в школе. Только есть одно условие: вы каждый день с родителями должны играть в игры «Татарча сөйләшәбез».


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Адымнар нык, юллар имин булсын.

Барыбызның да максатыбыз уртак - нәниләребез сау - сәламәт, таза, нык, акыллы булып үссеннәр иде. Шушы максаттан чыгып без әти-әниләр белән төрле чаралар, күңел ачулар үткәрәбез....

"Юллар имин булсын!"

Зурлар төркемендә юлда йөрү кагыйдәләре өйрәтү...

НОД по обучению детей татарскому языку в подготовительной группе «Путешествие в зоопарк» по проекту «Без хәзер инде зурлар – мәктәпкә илтә юллар.

НОД по обучению детей татарскому языку в подготовительной группе «Путешествие в зоопарк» по проекту «Без хәзер инде зурлар – мәктәпкә илтә юллар.Автор: Галимова Гульназ Ильфаковна, воспитатель татарск...

Мәктәпкә илтә юллар

открытое мероприятие...

Могҗизалы юллар.

Юл йөрү кагыйдәләрен ныгыту....

Юллар имин булсын!

конспект НОД...