Туган телдә сөйләшәбез
материал (младшая группа)

Галимуллина Айгуль Шамиловна

Яңа укыту-методик комплетлар хакында сүз алып барганда без татар гаиләләре өчен рус телен һәм рус гаиләләрендәге балалар өчен татар телен үзләштерүне эффектив итә торган заманча әсбаплар турында сөйлибез. Барлык балаларның да ике телне дә яхшы белүе мөһим.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tugan_teld_soylshbez_galimullina_a.sh_.doc65.5 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Эзмә “Саф чишмә” балалар бакчасы»

Туган телдә сөйләшәбез

                            1 категорияле тәрбияче Галимуллина А.Ш. чыгышы

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән гамәлгә куелган 2010-2015 нче елларда Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү стратегиясе « Киләчәк» программасы кысаларында мәктәпкәчә белем биру учреждениелэрендә Татарстан Республикасы дәүләт телләрен өйрәтү программасы старт алды.

       Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә «Киләчәк» сериясенә караган  Яңа укыту-методик комплектлары,аларны гамәлгә кую эшчәнлеген җәелдерү проблемаларына багышланган махсус «түгәрәк өстәл» артында сөйләшү үткәрелде. ТР Хөкүмәте башлыгы күтәрелгән проблеманың үтә көнүзәк һәм дәүләти әһәмиятен билгеләп үтте: «Без тиз арада балалар бакчаларына йөрүчеләргә татар һәм рус телләрен уңайлы һәм нәтиҗәле итеп өйрәнү өчен тиешле шартлар тудырырга бурычлы. Телләр үзләштерү байлык! Республикабызның киләчәге булган балаларның дәүләт телләрен үзләштерү процессына мәктәпкәчә яшьтә үк старт бирү-мәктәп, югары уку йортларында белем алу этабы өчен яхшы фундамент әзерләү ул»,- диде И.Халиков. Балаларның тәкъдим ителгән укыту-методик комплектлары нигезендә шөгыльләнүләрен, беренче чиратта, мавыктыргыч һәм югары дәрәҗәдә профессиональ итеп оештыру зарурлыгын кабат-кабат ассызыклады.Заманча педагогик технологияләр белән янәшә мультимедиа чараларын һәм Интернет мөмкинлекләренең кин файдаланылуы өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәтенен мул ярдәмен вәгъдә итте.

      Яңа укыту-методик комплетлар хакында сүз алып барганда без татар гаиләләре өчен рус телен һәм рус гаиләләрендәге балалар өчен татар телен үзләштерүне эффектив итә торган заманча әсбаплар турында сөйлибез. Барлык балаларның да ике телне дә яхшы белүе мөһим.

       Балалар бакчаларында дәүләт телләрен өйрәтү өчен укыту-методика комплекты төзелгән, анда тәрбиячеләр һәм ата-аналар өчен матур әдәбият җыентыклары, шулай ук татар һәм рус телләрендәге аудио-видиоматериалларыннан торган комплектлар керә. Программаны гамәлгә кертү процессында тәрбиячеләрне һәм ата-аналарны да актив катнаштыру зарур.

     Алга билгеләнгән максатларның бер өлеше «Туган телдә сөйлшәбез» укыту-методик комплекты ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Уз чиратында, әлеге УМК менә ниләрне үз эченә ала:

  1. Программа
  2. Тематик план
  3. Календарь көндәлек план
  4. Эш дәфтәре (балалар өчен)
  5. Аудиоматериал
  6. Мультипликацион сюжетлар
  7. Курсәтмә, таратма материаллар
  8. Диогностикалар.

Аның максаты түбәндэгечә билгеләнә: мәктәпкәчә яшьтәге балаларның туган телдә дөрес сөйләмен формалаштыру. Бала тирә- юньдәгеләрнең сөйләмен аңлый алырга; әкренләп  сүзлек байлыгын арттыра барырга: сүзләрнең мәгънәсенә төшенеп, җөмләләр төзи белергә һәм сорауларга  дөрес җавап бирергә, шулай ук аралашуның төрле формаларын  яхшылап үзләштерергә тиеш була (диолог, монолог).

  Бу процесны тулырак ничек күз аллап була соң?

- табигать һәм социаль чынбарлык белән табигый шартларда танышу;

- образлы уенчыклар, нәфис сәнгать образлары аша чынбарлыкны тану;

 - сәнгать әсәрләре  буларак, рәсемнәр аша тирәлекне танып-белу;

 - нәфис сүз, ягъни әдәби әсәрләр аша чынбарлыкны өйрәтү.  

 «Туган телдә сөйләшәбез» методик кулланмалары әзер комплекслы-тематик план һәм проект рәвешендә бирелә. Күп проеклар балалар һәм өлкәннәр тормышын чагылдыра. Бу үз чиратында, безгә, тәрбиячеләргә балаларның сөйләм  эшчәнлеген оештыруда зур ярдәм.

      Укыту-методик комплектларның төп компонентларыннан берсе - эш дәфтәрләре. Алар балаларга сүзләрне истә калдырырга, аларны сүзтезмәләрдә  һәм җөмләләрдә дөрес кулланырга бик нык ярдәм итә, шулай ук сүзләргә аваз анализы ясаганда булышлык итә. Шулай ук тәрбиячегә дә материалны ныгытырга, эшчәнлеккә кызыксыну уяту вакытында баланың хаталарын төзәтергә мөмкинлек бирә. Балалар белән эшчәнлекнең төп максаты информацион-коммуникатив технологияләр, уен- ситуацияләр, күргәзмәлелек кулланып тел өйрәтү, аралашу теләге тудыру. Комплект һәрбер эшчәнлекне оештыру өчен төсле матур күргәзмә һәм таратма рәсемнәр, битлекләр, аудиоязма, бармак театрын үз эченә ала. Болар барысы да балаларның сүз байлыкларын, сүзләрне отып калу аша хәтерен, зиһенен үстерә һәм иң дә отышлысы, гади диологта катнаша белү күнекмәсен үстерә.

    Методик әсбапларда күрсәтелгәнчә тәрбия һәм белем бирү балаларның яшь үзенчәлекләрен искә алып оештырыла. Шунысын да искәртү мөһим  мәктәпкәчә яшьтәге балаларга гомуми белем бирү процессында каралган  барлык федераль дәүләт таләпләре дә бу очракта үтәлә.

     Сөйләмне камилләштерүдә төп бурычлар: сүзлек эше, сөйләмнең грамматик төзелешен формалаштыру, авазларның дөрес әйтелешен төшендерү, бәйләнешле сөйләмгә өйрәтү; әдәби әсәрләр һәм халык авыз иҗаты әсәрләре белән таныштыру.      

Балалар белән эшләүдә сүзлек эше зур әһәмияткә ия. Беренче чиратта сүзлек запасы гомуми кулланыштагы сүзләр нэтиҗәсендә арта.

 Икенчедән күп тапкырлар кабатлау рәвешендә сүзләрне ачыклау конкретлаштыру һәм өченчедән сүзләрне активлаштыру нәтиҗәсендә арта..

  Балаларның сүзлек запасын өйрәнгән материалны төркемдә кабатлый һәм ныгыта алсыннар өчен һәр эшчәнлектә һәм башка белем бирү өлкәләрендә дә күрсәтмәлелекләрне тарату материалларын бик үтешле кулланырга була. Бу күрсәтмәлекләрдән  төрле дидактик уеннар һәм күнегүләр уйлап табырга була. Мәсәлән «Кем тулырак әйтер», «Кем күбрәк сөйләр». УМКга кертелгән әкиятләрне исә бик теләп карыйбыз, аудиоязмаларны тыңлыйбыз..

  Бигрәк тә балалар ел фасыллары һәм өлкәннәр хезмәтен чагылдырган күрсәтмә рәсемнәрдән хикәя төзеп сөйләргә яраталар. Бу күрсәтмәлекләр  режим моментларында  төрле әңгәмәләр оештырганда кулланырга бик уңайлы.

   Сөйләмнең грамматик  төзелешен формалашуда төп шарт булып тәрбияченең өлкәннәрнең дөрес һәм граматалы итеп сөйләшүе тора бит. Сүз төзелешенә карата күнегүләр дә монда үзенең уңай ролен уйнамый калмый.

  Схема рәвешендә бирелгән картиналарны әкият иллюстрацияләрен әкиятне эзлекле тәртиптә итеп сөйләргә өйрәтүдә кулланырга була. Ә таратма материаллар белән балаларны диологик сөйләмгә өйрәтүдә зур этәргеч.

Сөйләмнең аваз культурасын тәрбияләү, диалог һәм монологларда бәйләнешле сөйләмгә ирешү - шулай ук сөйләм үстерүдә алмаксатлардан санала.

   Шулай итеп балаларның сөйләмен үстерү өчен югарыда күрсәтелгән мәсьәләләрне без һәрберсен аеры түгел, бары тик берлектә чишәргә бурычлы. Мисалга, сөйләмнең грамматик төзелешенә өйрәткәндә без элеге төп бурычтан тыш, берьюлы авазлар әйтелешенәдә, аларны мәгънә ягыннан дөрес кулана белүгә дә игътибарны киметмәскә тиешбез.

    Методик ярдәмлекнең «Туган телебезне өйрәнәбез» бүлеге балаларның сүз байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм үсешен эчтәлекне тасвирлап һәм хикәяләп сөйләүу, иҗади фикер йөртү һәм аңлатып бирә белү күнекмәсе үсешен тәэмин итү эшчәнлеген билгели. Әлеге бүлектә шөгыль үткәрү барышында граматалылык нигезләрен үзләштерү эшенә актив әзерләү эше алып барыла.

     Сюжетлы рәсемнәр балаларда иҗади эшчәнлек ихтыяҗы тудыра (хикәяләр төзү) һәм формалаштыра, иҗади фикерләүләрен һәм образлы күзаллауларын активлаштыра.

     Мәктәпкәчә әзерлек чорында балаларның кечкенә күләмле тексларны  бәйләнешле һәм эзлекле итеп сөйли белү күнекмәләрен камилләштерү дәвам итә. УМК да бик күп әдәби әсәрләрдә сюжетлы рәсемнәр кулланырга мөмкинлек  бирелгән. Әсәрне укыганнан соң, логик сөйләм формалаштыру максатыннан, әсәр сюжеты буенча әңгәмә оештырырга була. Минем тарафтан бирелгән сораулар һәм биремнәр, балада әсәрдә тасвирланган вакыйгаларны сөйләп бирергә кызыксыну уята. Шигырьләрне укыганда иллюстрацияләрне куллану бигрәк тә отышлы. Чөнки балага шигырьнең эчтәлеген аңларга һәм истә калдырырга ярдәм итә.

       Сөйләм үстерүдә төп бурычларны анык билгеләү атналык эш планлаштырганда бик кулай. Һәр  мәсьәләнең үзенә күрә үз спецификасы бар. Шуның нигезендә өйрәтү ысуллары һәм алымнары алдан уйланылып сайлап алынырга тиеш.

   Балаларның сөйләмен үстерү һәм туган телгә өйрәтү шөгыльләрендә кулланыла торган ысуллардан бармаклар белән уеннар мисалын китерергә мөмкин. Хәрәкәт активлыгы югарырак булган саен, нэниләрнең сөйләме тизрәк үсеш ала.

    Мәктәпкәчә яшьтәге сабыйның сөйләмен үстерүдә туган төбәк көнкүрешен өйрәтүгә корылган  материалларны системалы рәвештә кулану бик әһәмиятле. Монда инде җирле халыкның гадәти көнкүрешен, яшәү шартларын, зурлар башкарган эшләрне, гореф-гадәтләрне, бәйрәмнәрне, милли характердагы хәрәкәтле һәм өстәл уеннарын, татар халык авыз иҗатын, рухи идеалларны, татарның үзенә генэ хас иҗат итү ысулларын, татар рәссамнарының сәнгать әсәрләрен, республикабызга гына хас табигый климат шартларын өйрәтү аша сөйләм үсешенә ирешү күзаллана.

     Экскурсияләр вакытында ел фасылларына кагылышлы табигый үзгәрешләрне күзәтү, өлкәннәрнең эшчәнлеген карап бәяләү, татар һәм рус рәссамнарының рәсемнәре буенча диалоглар, бәйләнешле гыйбарәләр төзү, татарча мультфильмнар карап фикер алышу; аңлаешлы  җырлар, әкиятләр, классик музыка тыңлау; спектакльләр тамаша кылу; махсус оештырылган сөйләм ситуацияләре-сөйләмгә өйрәтү процессында шушы бик тә үтемле ысулларны куланабыз.

       Татарча сөйләмне эффектлы үзләштерүдә туган төбәк материаллры  иң мөһимнәреннән. Ни өчен дигәндә, ул мәктәпкәчә яшьтәге баланың тирә-юньне кабул итүенә, тоюына, үз  «мин» ен тануга нигезләнә. Укыту методик комплекты куллануны гомуми белем бирү процессының федераль дәүләт таләпләренә туры китереп, яшь узенчәлекләре буенча төркемнәр һәм башлангыч мәктәп арасындагы эзлеклелекне сакларга тиешбез.

                          Кулланылган эдэбият.

  1. Туган телдэ сэйлэшэбез. Ф.В.Хазратова,З.Г,Шэрэфетдинова,

                                                 И.З.Хэбибуллина.

2.Мэктэпкэчэ яшьтэгелэр элифбасы: авазларны уйнатып.

                                                                                         Р.К.Шэехова.

     3.Татарча сэйлэшэбез.З.М.Зарипова.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Туган телдә сөйләшәбез»

Кечкенәләр өчен....

Туган телдә сөйләшәбез

Зурлар төркемендә танып белү шөгыле....

ООД по родному языку "Путешествие по природе Татарстана" для детей старшего дошкольного возраста по проекту "Туган телдә сөйләшәбез"

Занятие по родному языку “Татарстан табигатенә сәяхәт” по проекту "Туган телдә сөйләшәбез" знакомит детей богатством Татарстана. Дети узнают много нового, знакомятся с животным и растительным миром Та...

"Туган телдә сөйләшәбез" (автор З.М. Зарипова.) перспектив план

Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен сөйләм үсеше өлкәсенең "Туган телдә сөйләшәбез" буенча перспектив план....

“Туган телдә сөйләшәбез” беренче кече яшьтәгеләр төркеме (2-3яшь)

quot;Туган телдә сөйләшәбез" беренче кече яшьтәгеләр төркеме (2-3 яшь) Авторлар Ф.В. Хәзрәтова, З.Г. Шәрәфетдинова, И.Җ. Хәбибуллина...