"Иң кадерле кешем - әнием"
методическая разработка

Зафарова Светлана Исмагиловна

Сценарий мероприятия на 8 марта

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл stsenariy_na_8.03.2019.docx24.32 КБ

Предварительный просмотр:

Иң кадерле кеше – әнием.

Подготовили: Зафарова Светлана Исмагиловна – воспитатель, Ильгиз Ильясович – музыкальный руковолитель.

Дата проведения: 15.03.2019

Место проведения: МБОУ «Беденьговская ООШ» группа дошкольного образования.

Цель:  Создать праздничное настроение.

Задачи: Совершенствовать коммуникативные навыки.

 Развивать музыкальные и творческие способности детей, сценическое мастерство.

Воспитывать чувство любви и уважения к мамам и бабушкам.

 

Предварительная работа:

  • Рассматривание репродукций о весне.
  • Беседа “Мамочка родная”.
  • Встреча с сельским библиотекарем.
  • Чтение рассказов, сказок,  стихов, пословиц и поговорок о весне, маме, бабушке, девочках .
  • Нетрадиционное рисование на 8 марта.
  • Разучивание стихов, песен, танцев.
  • Разучивание татарских народных игр.
  • Чтение и просмотр татарской народной сказки «Три дочери».
  • Инсценирование татарской народной сказки «Три дочери».

Оборудование и материалы: ноутбук,  проектор, костюм мамы, фартуки и головные уборы вышитые татарским орнаментом, апельсин, платочек, стол с чашками и чайником, костюм белочек, диван, маски черепахи, паука и пчелы, тазики  для стирки и  теста, корзина с пряжей, шары – сердечки, солнышко, туча, бабочки.

Персонажи: ведущий,  дети - мама, три дочери, 2 белочки.

Основная часть:

  1. Слова ведущей.
  2. Песня «Яз килә».
  3. Песня «Солнышко лучистое».
  4. Инсценирование татарской народной сказки «Три дочери» - начало.
  5. Музыка. Старшая дочь встречает гостей.
  6. Игра «Апельсин».
  7. Стихи рассказывают Ильназ и Азат.
  8. Песня «Моя бабушка» - солистка Салиева Сэмбел.
  9. Игра «Ручеек» с мамами и гостями.
  10.  Стих рассказывает Вероника.
  11.  Песня «Дәү әни».
  12.  Стих рассказывает Гулия.
  13.  Игра «Платочек».
  14.  Музыка. Средняя дочь встречает гостей.
  15.  Танец «Крутые девчонки».
  16.  Песня «Әнием».
  17.  Музыка. Продолжение татарской народной сказки «Три дочери».
  18.  Танец «Белочек».
  19.  Музыка. Продолжение татарской народной сказки «Три дочери».
  20.  Песня «Битемнән үбеп».
  21.  Песня «Ну, здравствуй, мамуля» - с шарами – сердечками и солнышко.
  22.  Слова ведущей.
  23.  Подарки от школы девочкам.  

Заключительная часть: фотосессия, чаепитие.

Алып баручы: Исәнмесез, кадерле кунакларыбыз! Халыкара хатын – кызлар көненә багышланган бәйрәмебезне ачып җибәрергә рөхсәт итегез.

“Яз килә”.

“Солнышко лучистое”

(Балалар “Өч кыз” әкиятен сәхнәләштерәләр).

Алып баручы: Борын – борын заманда яшәгән, ди, бер хатын. Аның булган, ди, өч кызы. Бу хатын кызларын бик яраткан, ди. Көннәр узган, кызлар үсеп, кияүгә чыгып,  китеп тә барганнар, ди.

Кызлар китә.

Музыка уйный.

Олы кызга кунаклар килә.

Олы кыз (Динара): Керегез, узыгыз, кадерле кунаклар!

Балалар: Сәлам, Динара!

Олы кыз (Динара): Әйдәгез, монсуланып утырмыйк әле, бер уен уйнап алыйк.

(Балалар исәнләшеп кереп утыралар, “Апельсин” уенын уйныйлар).

Алып баручы: Нинди яза бирәбез?

Фирая Зыятдинова “Үсәсем бар” шигыре.

Илназ: Минем әни шундый әйбәт –

Мактап кына тора ул:

“Улым бигрәк уңган!” – диеп,

Миңа канат куя ул.

Әни мине мактаганда

Очып китәрдәй булам.

Бер талпынсам, йолдызга да

Менеп җитәрдәй булам.

“Эшчән кеше тиз үсә”, - ди,

Белми әйтмәс әнием!

Үсәсем бар, - мин бит әле

Төпчек улы әнинең.

Азат: Кушканны да көтми эшлим –

Бик үсәсем килә ич!

Көн дә үсәм, әниемә

Зур – зур егет кирәк ич!

“Моя бабушка” Сэмбел җырлый.

Эльвина: Мин бер уен беләм. Әйдәле, кунакларны дәшик, бергәләп уйнап алыйк.

“Ручеек - Гөрләвек” уены (әниләр, әбиләр, кунаклар белән уйныйлар).

Резеда Вәлиева “Яз” шигыре.

Вероника: Яз килде, кояш көлде,

Дөнҗяга нур бөркелде.

Уянды бар агачлар,

Куанды алмагачлар.

“Дәү әни” җыры.

Нур    “Яз килә” шигыре.

Гөлия: Гөрләвек ага,

Кояш елмая,

Торналар үтте,

Тезелеп бая.

Гөрләвекләрдә

Уйный үрдәк, каз.

Илне яшәртеп,

Шаулап килә яз.

 “Яулык” уены.

Илназ: Без китәбез, бик соң инде. Саубул!

Олы кыз (Динара): Сау булыгыз, кадерле кунаклар!

Музыка.

Кызлар бик тату яшиләр. Бер – берсенә кунакка йөриләр.

Уртанчы кыз өе.

Олы кыз (Динара): Сәлам, сеңелем!

Уртанчы кыз (Эльвина): Сәлам, апам, әйдә уз.

Кече кыз (Самина): Сәлам, апаларым!

Апалар: Сәлам, сеңелкәш, әйдә кер!

Сэмбел: Девчонки, привет! Что сидим? Что скучаем? Пойдемте танцевать!

Танец “Крутые девчонки”.

Уртанчы кыз (Эльвина): Кызлар, бер чәй эчеп алыйк әле.

Кызлар: Әйдә, әйдә.

(Бергәләп чәй эчәләр).

Уртанчы кыз (Эльвина): Әниебез нихәл икән?

Олы кыз (Динара): Белмибез шул, бик сагындык, әниебезне.

“Әнием, әнием, әнием” җыры.

Сэмбел: Кызлар, соң әниегез янына барып кайтыгыз.

Кече кыз (Самина): Дөрестәндә шул, апалар, әниебез янына барып кайтыйк, хәлен белик, күчтәнәчләр алыйк.

Уртанчы һәм олы кызлар: Вакыт юк, эш күп.

Музыка яңгырый.

Алып баручы: Менә еллар узган, хатын авырып киткән. Күрше урманнан тиен – дустын чакырган.

“Тиеннәр биюе”.

Музыка яңгырый.

Әни: Тиен дустым, Тиен дустым, барсана, кызларыма әйтсәнә, хәлләремне белергә килсеннәрче.                                                             Тиен шунда ук чыгып чапкан.      

Тиен барып тәрәзә какканда, Олы кыз кер юа, ди.  

Тиен: Динара, әниен авырып китте, хәлен белергә кирәк.    

Олы кыз (Динара): Һай, минем вакытым юк, керләрне юасым бар.  

Тиен: (ачуланып): Алайса, син ташбака бул.  

Олы кыз шунда ук ташбакага әверелгән.

Тиен Уртанчы кыз янына чапкан. Тиен барып тәрәзә какканда, Уртанчы   кыз җеп эрли, ди.

Тиен:Эльвина, әниен авырып китте, хәлен белергә кирәк.

Уртанчы кыз (Эльвина): Һай, минем вакытым юк, җеп эрлисем бар.

Тиен (ачуланып): Алайса, син үрмәкүч бул.

Уртанчы кыз шунда ук үрмәкүчкә әверелгән.

Тиен: Самина, әниең авырып китте, хәлен беләргә кирәк.

Тиен Кече кызга чапкан. Тиен тәрәзә какканда Кече кыз камыр баскан чагы икән.

Ул бер сүз дә әйтмәгән, камырлы кулларын да сөртеп тормаган, чыккан да, әнисе янына йөгергән.  

Тиен Кече кызга әйткән: Син бик яхшы кыз. Син бәхеттә, шатлыкта яшә. Кешеләр сине яратырлар.

Күп еллардан соң, Кече кыз, бал кортына әверелгән һәм кешеләргә файда китерә башлаган.

“Битемнән үбеп” җыры.

Песня“Ну, здравствуй, мамуля”

(дети держат в руках подарки – солнышко для мам и шарики – сердечки;

во время проигрыша – дети дарят мамам подарки).

Алып баручы: Менә бәйрәмебез ахырына якынлашып бара. Сезгә исәнлек – саулык, озын гомер, тыныч дөньялар, балаларыбызның рәхәтен, кадерен тоеп яшәргә язсын.

Алып баручы: Ә хәзер фотосессия, аннары, барыгызны да, тәмле итеп чәй эчергә чакырабыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Иң кадерле кеше -Әни!

Коннен яктылыгы – кояшта,Кукнен матурлыгы – йолдызларда,Жирнен гузэллеге – Энилэрдэ! ...

"Әнием-кадерлем"!

Әниләр көненә багышланган кичә....

Иң якыным, иң кадерлем – әтием hәм әнием.

Сценарий занятия по татарскому языку....

Кадерле әнием!

"Әни" диеп язып куйдымЯңа яуган ак каргаТаптамагыз һич ярамый "Әни" сүзен таптарга!!!!...

Әнием иң кадерлем

Әниләр көненә багышланган кичә....

Иң кадерле кешем-әнием!!

Әни... Өч хәрефтән торган бу сүзнең мәгьнәсен белсәгез сез!? Шушы матур дөньяга тудырган, күкрәк сөте биреп үстергән, төн йокыларын йокламыйча, сине кадерләгән, назлаган... һәм менә нинди шәхес үсеп җ...

СЦЕНАРИЙ «ӘНИЕМ, ӘНИЕМ, ИН КАДЕРЛЕМ СИН МИНЕМ!»

Коннэр якты булсын очен,Йокы татлы булсын оченБергэ: ЭНИ КИРЭК, ЭНИ КИРЭК!Жил янгырдан саклар очен,Усаллардан яклар оченБергэ: ЭНИ КИРЭК, ЭНИ КИРЭК!Ашлар тэмле булсын очен,Донья ямьле булсын оченБергэ...