Иң кадерле кешем-әнием!!
материал (средняя, старшая, подготовительная группа)

Сагитова Диляра Василовна

Әни... Өч хәрефтән торган бу сүзнең мәгьнәсен белсәгез сез!? Шушы матур дөньяга тудырган, күкрәк сөте биреп үстергән, төн йокыларын йокламыйча, сине кадерләгән, назлаган... һәм менә нинди шәхес үсеп җиткән. Менә нинди кадерле, олы йөрәкле, назлы, йомшак куллы, тәмле телле безнең - ӘНИЛӘР!!!

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Иң кадерле кешем -әнием!25.11 КБ

Предварительный просмотр:

                              Иң кадерле кешем- ӘНИЕМ!!!

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Төрле төстәге шарлар  эленгән. Тирә- якка  әниләр турында тылсымлы сүзләр куелган.

Бәйрәмгә иң кадерле яраткан әниләребез чакырылды. Бәйрәмне бакча мөдире үзенең чыгышы белән башлап җибәрә:

Кадерле әниләр!!! Сез бүген нинди матур,  ягымлы, гүзәл, бәхетле, йөзегездә нурлар балкый! Чөнки сезнең каршыгызда сөйкемле балаларыгыз. Әнә алар ничек шатланып елмая!!! Әйе тормышта әти һәм әниләрнең янәшәбездә булуыннан да зур бәхет бармы икән? Юктыр, мөгаен.

 Сөекле, яраткан, бердәнбер әниләребез! Бүген Сезне Әниләр көне белән чын күңелебездән Лесной балалар бакчасы исеменнән котлыйбыз. Сезгә кояш гомередәй озын гомер, корычтай ныклы сәламәтлек,  тигез, тыныч гаилә бәхете телибез.Балаларыгызның игелеген күреп, гел шатланып кына яшәргә язсын сезгә!!! Ә хәзер сезгә нәниләребезнең чыгышын тәкъдим итәбез.

Тәрбияче:

          Ана йөрәге

Ана йөрәгенә бар да сыя,

Шатлыкларда, кайгы-хәсрәт тә.

Сыя аңа барлык авырлыклар,

Хыянәт тә, хәттә михнәт тә.

Аналарны кайгыртмыйча яшик,

Рәнҗетмичә нечкә күңелен.

Беркем дә бит мәңгелеккә килми,-

Саклап яшик ана гомерен.

Йөрәкләрен канлы яшьтән саклыйк,

Күзләрендә күрмик моңсулык.

Ә йөзләре һәрчак балкып торсын,

Шиңгән гөлдәй тормасын сулып.

Күкләр аяз, дөнья имин булса,

Яныбызда булса әниләр.

Үсеп буйга җитеп таралсак та

Аларга без һаман бәбиләр.

                                                 Гөлсем Нәбиуллина

Әниләргә багышлап җыр “Җырлыйм әнием турында” Гөлшат Зәйнәшева сүзләре, Фәтхерахман Әхмәдиев көе.

Рияз:

Кадерле әниләрне

Яратабыз, тыңлыйбыз.

Исәнлек һәм саулык теләп

Бәйрәм белән котлыйбыз.

Син әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә-

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

Аида:

Кайберәүләр “Кояш бер генә” – ди,

Мин килешмим, икәү ул минем!

Аның берсе балкый күк йөзендә,

Икенчесе өйдә – әнием.

Бер кояшым бирә тормыш уты,

Икенчесе – йөрәк җылысы.

Бөтен гомерем үтсен шулар белән,

Шул бәхетнең иң-иң олысы.

Сезнең өчен җыр  ”Әни кирәк”   Мәсгудә Шәмсетдинова көе,  Роберт Миңнуллин сүзләре

Ильяс:

Әниләрне күз карабыз кебек

Саклый күрик җәбер-золымнан.

Нигә генә кадерен белмәдек, дип,

Үкенерлек булмыйк соңыннан.

Фәнизә:

Зәңгәр күктә ал кояш

Сүнмәсен, балкып торсын.

Әниләрнең нурлы йөзе

Гел көлеп кенә торсын.

Иң кадерле, иң хөрмәтле

Булсын җирдә әниләр.

Әниләрне кадерләсәк

Тыныч булыр ил-көннәр.

Татар халык биюе. Балалар башта үзләре бии, аннары әниләрне биюгә чакыралар.

Илүзә:

         Анадан бөек зат юк

Әнидән дә бөек, изге

Башка беркем җирдә юк.

“Әни!” диеп аваз сала

Бала тел ачылгач ук.

Әнисе янында икән

Димәк сабый һәрчак тук.

Тик ана кулы назлаган

Бала гына була шук.

              Лилия Сәлахетдинова

Солтан:

-Малайлар, кызлар килегез әле яныма. Биедек, җырладык, шигырьләр сөйләдек әниләргә. Әйдәгез, “Шалкан” әкиятен дә куеп күрсәтик әле, шаккатсыннар!

“Шалкан” әкияте.

Ильвина:

Тыңлап бишек җырларыңны

Елавым басылган бит.

Телем дә минем иң элек

Әннә дип ачылган бит.

Йөзең синең һәрвакытта

Балкып тора, әнием.

Аш-суыңнан тәмле исләр

Аңкып тора ,әнием.

Җыр “Рәхмәт әнием!”

Әйдәгез әле,  Әниләрне  дә  уенга чакырыйк.  Һәр әни  бала вакытындагы бер кызыклы вакыйганы сөйли.

Әфәрин, булдырдыгыз әниләр!!!

 Кызлар башкаруында “Токмач кисү” биюе.

Хөрмәтле әниләр, сезнең белән бергәләп  “Тылсымлы сүз” уенын уйнап алыйк әле.  Мәкальнең башы бар, ахырын сез әйтергә тиеш. Киттек...

        

 

 -    Ана яхшылыгын    (авырсаң белерсең.)

 

  • Тән биргән дә ана, сөт биргән дә ана,

      Тел биргән дә ана,         (көй биргән дә ана.)

  •  Әткәй - шикәр,      (әнкәй – бал.)
  •  Баланың телен      ( анасы белер.)
  • Ата – ананы тыңлаган – адәм булган,        (тыңламаган  - әрәм булган.)
  • Бала кечкенә вакытта беләккә авыр, үскәч - йөрәккә авыр.
  • Ана балага авызыннан           (өзеп каптыра.)
  • Ана күңеле балада,

                     (Бала күңеле далада.)

  • Ата – анасына изгелек күрсәтмәгән,    (олыгайгач  үзе дә изгелек күрмәс.)
  • Ата – анасын хурлаган    (Үзен – үзе хурлаган.)
  • Таба белсәң –  ( бага бел.)

Тәрбияче:

Балалар, менә сез Әниләрнең нинди кадерле, газиз, якын кеше икәнен аңладыгыз. Сез бик бәхетле, чөнки һәрберегезнең әнисе бар. Ходай Тәгалә сезне шушы бәхеттән аермасын иде...

Балалар барысы бергә:

Көннәр якты булсын өчен,

-Әни кирәк!

Йокы татлы булсын өчен

-Әни кирәк!

Җил- яңгырдан саклар өчен

-Әни кирәк!

Усаллардан яклар өчен

-Әни кирәк!

Ашлар тәмле булсын өчен

-Әни кирәк!

Дөнья ямьле булсын өчен

-Әни кирәк!

Иң кирәкле кеше җирдә

-Әни димәк!!!

Кадерле әниләр!

          Бәйрәмегез сезгә бәхет,

          Сәламәтлек  китерсен,

         Көнегез гел шат булсын.

         Елның һәрбер көне сезгә

         Әниләр көне булсын.

Җыр. “ Әниемне яратам” Ф.Илаева сүзләре, Н.Муртазин көе

Безнең шуның белән әзерләгән кичәбез тәмам. Сезгә алдагы көндә дә сабырлык, җан тынычлыгы, эшегездә зур уңышлар телибез. Ә хәзер сезне  барыгызны да чәй  табынына чакырабыз.

                 Кулланылган әдәбият исемлеге:

 1. Иң матур сүз.Уку китабы.Казан: “Мәгариф”,2000.

 2. Балалар әдәбияты.Хрестоматия. Казан: “Мәгариф”,2004.

 3. Миңнуллин Р. Кунакка килегез!: Балалар өчен шигырьләр. – Казан: Тат. кит. нәшер., 2008.

4.  Миңнуллин Р. Дөньядагы зур алма: балалар өчен шигырьләр, әкиятләр. – Казан: Тат. кит. нәшер., 1992.

 5.Кем уяткан Ләйләне: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1964.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Иң кадерле кеше -Әни!

Коннен яктылыгы – кояшта,Кукнен матурлыгы – йолдызларда,Жирнен гузэллеге – Энилэрдэ! ...

"Әнием-кадерлем"!

Әниләр көненә багышланган кичә....

Иң якыным, иң кадерлем – әтием hәм әнием.

Сценарий занятия по татарскому языку....

«Ничә буын сине иң кадерле бер кешесе итеп сагына...”

Сценарий праздника, посвящённый к дню рождения Г.Тукая...

Кадерле әнием!

"Әни" диеп язып куйдымЯңа яуган ак каргаТаптамагыз һич ярамый "Әни" сүзен таптарга!!!!...

Әнием иң кадерлем

Әниләр көненә багышланган кичә....

"Иң кадерле кешем - әнием"

Сценарий мероприятия на 8 марта...