Выступление "ФГОС таләпләре буенча әһлак тәрбиясенең театр эшчәнлегендәге бәясе "
консультация

Тема: "ФГОС таләпләре буенча әһлак тәрбиясенең театр эшчәнлегендәге бәясе"

Скачать:


Предварительный просмотр:

ФГОС таләпләре буенча әхлак тәрбиясенең

театр эшчәнлегендәге бәясе

Игелеклелек, гаделлек, тугрылык,  өлкәннәргә хөрмәт, хезмәт сөючәнлек  балачактан ук тәрбияләнә.

Матур әдәбият, халык иҗаты, күрсәтмәлелек, предметлар белән уен хәрәкәтләре, кошларның, җәнлекләренең образларын имитацияләү – болар барысы да нәниләрне туган телгә өйрәтүдә, аларның сөйләмен үстерүдә  театр эшчәнлеге зур әһәмияткә ия.

Театраль уеннарда музыка әсәрләрен куллану балаларның фонематик ишетү сәләтен, ритимикасын, эмоциональ сферасын да баета, үстерә.

Телебезнең матурлыгын,  байлыгын аңларга, аны сиземләргә, үзләрендә күркәм сыйфатлар булдырырга, тел хәзинәсен тирәнтен аңларга, кеше өчен газиз булган туган җиргә, туган телебезгә мәхәббәт, әти-әниләргә, өлкәннәргә карата хөрмәт-итәгать тәрбияләргә, үзләрендә хезмәт сөю, тыйнаклык, шәфкатьлеклек кебек күркәм сыйфатлар булдырырга ярдәм итә.

         Театр эшчәнлеге буенча балалар бакчасында иҗади шәхес тәрбияләү өчен шартлар тудыру максаты куела.

Бурычлар:

• балаларның  иҗади сәләтен үстерерү;

• сөйләмдә  сәнгатълелек үстерү;

• балаларга театр турында мәглүмәтләр бирү: аның төрләре, атрибутлар, костюмнар, декорацияләр белән таныштыру

Курчак театры - кечкенә тамашачыларга cәнгать чараларының бербөтен комплексы белән тәэсир итә. Курчак театрын белеп куллану балалар бакчасының көндәлек эшчәнлегендә зур ярдәм булып тора.

Ләкин балалар үзләре дә курчакчаклар ярдәмендә зур булмаган спектакльләр уйнарга яраталар. Уенга кереп китеп, алар курчакларның сорауларына җавап бирәләр, аларның сораганнарын үтиләр, киңәшләр бирәләр, теге яки бу образга керәләр.

Театр төрләре белән таныштыру һәм театральләшкән эшчәнлек балаларның сөйләмен активлаштыра, аларның эчке дөньясын баета.

Бала курчак театры персонажын  бик теләп кулына ала һәм аның исеменнән үз уйларын сөйли. Курчак ярдәмендә ул үзенең борчуларын күрсәтә, аңлата.  Курчак балаларны диалог алып барырга этәрә, бу үз чиратында диалогик сөйләмне үстерү өчен стимул булып тора.

Әкият сюжеты – балага мөстәкыйль иҗат итүгә этәргеч кенә. Чынлыкта,  курчак театры һәм театрның башка төрләре балага бетмәс экспериментлар, модуляцияләр өчен мөмкинлек буларак кирәк. Бала үзенең фантазияләрен тормышка ашырыр өчен үз сюжетларын, мөстәкыйль уенны үстерергә омтылырга тиеш. Дөньяны иҗади кабул итү нигезе нәкъ менә шулай формалаша. Театрларда уйнау һәм катнашу балага бу нигезне формалаштыру мөмкинлеген бирә дә инде.

Безнең балалар бакчасында төрле театрлар бар:

•        өстәл театры

•        бармак театры

•        фланелеграф театры

•        күләгә театры

•        бияләй театры

•        кашык театры

•        дисктан ясалган театр

•        курчак театры

Иң зур уңыш булып, балалар белән Г.Тукайның туган көне уңаеннан “Эш беткәч уйнарга ярый”  шигыренә нигезләнеп сәхнәләштерү тора.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Театр эшчәнлеге буенча кулланма

Театр эшчәнлеге буенча кулланма...

ТЕАТР ЭШЧӘНЛЕГЕ БУЕНЧА КУЛЛАНМА

ТЕАТР ЭШЧӘНЛЕГЕННӘН ПЕРСПЕКТИВ ПЛАН . СӘХНӘЛӘШТЕРҮ....

"Шалкан"рус әкияте буенча өстәл театры

Әлеге тамашаны зурлар төркеме балалары белән  кечкенәләргә күрсәтергә мөмкин. Балаларда сәнгат әсәрләренә кызыксыну уята, пассив балаларны активлаштыра...

“Яз килде” темасын йомгаклау буенча уртанчылар төркемендә белем бирү эшчәнлегендә йомгаклау конспекты

Максат - Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.- Хәрәкәт активлыгын арттыру һәм үстерү.- Фикерләү сәләтен арттыру.- Сүзлек запасын арттыру....

“Сәламәтлек иленә сәяхәт” Әйләнә-тирә буенча зурлар төркемендә белем бирү эшчәнлегендә йомгаклау конспекты

Максат:-сәламәт яшәү турында сөйләшү;-чиста-пөхтә йөрү күнекмәләре үстерү;-үз сәламәтлегең кайгыртучанлык һәм чисталыкка омтылыш тәрбияләү- сәламәтлекне саклау ысуллары белән таныштыру,-балаларда сәла...

“Ноябрь – көзнең соңгы ае” темасын йомгаклау буенча зурлар төркемендә белем бирү эшчәнлегендә йомгаклау конспекты

Максат - Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.- Фикерләү сәләтен арттыру.- Сүзлек запасын үстерү....