Коспект развлечения "Карга боткасы" ( на татарском языке).
план-конспект занятия (подготовительная группа)

Шарипова Линара Халиловна

Данное развлечение я разработала на татарском языке для проведения развлечения в подготовительной группе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл stsenariy.docx27.21 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципальное  бюджетное общеоразовательное учреждение

«Тат. Каргалинская СОШ»

Сценарий развлечения   «КАРГА БОТКАСЫ»

                                                                         Выполнила: Шарипова Л. Х.

                         

с. Татарская Каргала, 2020 г

Цель: познакомить детей с национальным праздником “КАРГА                БОТКАСЫ”, с историей возникновения  и значением в жизни татарского народа.

Задачи:

  • Дать детям представления о татарском национальном празднике “Карга боткасы”.
  •  Систематизировать и уточнять знания дошкольников о национальной культуре татарского народа.
  • Развивать интерес к народу, истории возникновения праздника, к языку. Развивать фантазию, выразительность движений.
  • Воспитывать толерантность,  межнациональную дружбу.

Оформление:  домик, скамейки, ручей, деревья, поляна.

Предварительная работа: приготовить оборудование, выучить стихи, песни, пляски.

Подготовка воспитателей: изучение литературы, составление сценарий, подбор музыки, стихов, загадок, разучивание движений с детьми к концу.

Бәйрәм барышы.

Тәбияче: балалар, без сезнең белән җыелдык шушындый матур көнне, каршы алырга бер бәйрәмне, ә менә нинди бәйрәм икәнен сез белерсез, әгәр  иһтибар итеп тоңласагыз  минем табышмакны.

Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде.

Елап елгалар,

Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,

Төннәр кыскара.

Бу кайсы вакыт

Я, әйтеп кара? (Яз)

Балалар! Ә кайсыгыз сезнең шигер белә яз ае турында?

САМИРА:                                    

            Ачылды ак калын юрган

Исте апрель җилләре.

Кошлар кайта: сагындырган

Туган-үскәнҗирләре.

АРТУР:

     Көннәрен юлда үткәреп

Куанышып очалар,

 Канатларына күтәреп

                                                Яз китерә бит алар.

Тәбияче: балалар, иһтибар итеп карагыз әле экранга ( экранга чыга яз ае). Менә мин сезгә хәзер нинди бәйрәм яз аенда якынлаша  икәнен сөйләп үтәм).

Борын-борын заманда кешеләр ни өчен яз булганын белмәгәннәр ди. Алар язны җылы яктан кара каргалар алып килә дип уйлаганнар. Шуның өчен каргалар килү белән бәйрәм ясый торган булганнар. Аны Карга боткасы  дип атаганнар. Яланда уйнаганнар, җырлаганнар, күңел ачканнар, ботка пешергәннәр. Каргаларны да ботка белән сыйлаганнар. (экранда чыга рәсем каргалар турында).

Җыр “Яз җыры ” (АльбинаХәкимова) №1

Җырына карга булып киенгән ике бала керә, һәм зал буенча очып, канатларын кагып йөриләр. Шигер сөйлиләр.

  1. Карга әйтә кар, кар!

Туем җитте бар, бар.

Кар, кар, кар.

  1. КАР-КАРР! Кар-карр!

Яз җитте, балалар!

Матур бәйрәм көнендә

Бар да күңел ачалар.

(шигер сөйләгәннән соң, ике карга кире очып китәләр, залдан чыгалар).

ҖЫР “ЯЗ ҖИТТЕ” (балалар җырлый).№2

Тәбияче. Әйе, менә карга туен үткәрер вакыт та җитте. Әйдәгез без дә өйләргә барыйк, дусларны чакырыйк, сый-хөрмәт җыйык. Балалар, өйдәгез!

Балалар зал буйлап атлый.  Татарча көй яңгырый.

“ЯЗ җыры – яз нурлары” (дигән җыр яңгырый). №3

 Зал читендәге  өй янына баралар, һәм тәрәзәгә шакылтаталар. Әби чыга. Балалар әбигә өндәшәләр.

  1.  Өйдәме, түтәй?

                  Тизрәк бир күкәй.

                           Бирсәң безгә өч күкәй,

                                   Тавыгың салыр йөз күкәй.

                             Май кирәк, ярма кирәк,

                                Карга туена бар да кирәк.

Әби: (йомырка, ярма алып чыга). Менә, балалар, йомырка да бар, ярма да бар.

Тәбияче: рәхмәт, әби!

                                       2.  Оның  булса он чыгар, пешерербез без чумар,

                                                    Шикәр кирәк, тоз кирәк, чыгар әби тизерәк.

       Синең кебек уңган әби

      Бу дөньяда бик сирәк.

  1. Бездә буген карга боткасы, әйдә безнең белән яланга.

Әби: рәмәт! Барам, барам. Бергәләп күңел ачып кайтырбыз.

Тәбияче: безне сөендерүең өчен Ходай сине сөендерсен.

Татар көе яңгырый “ЯЗ җыры ” .№4

 Зал буйлап атлыйлар. Урман  итеп бизәлгән урында туктыйлар.

Тәбияче : менә без ел да карга боткасы үткәрелә торган яланга килептә җиттек.

Әби: Әйе, исән-имин булгач, тагын бер ел үтте, каргалар кайтып, кар бетеп, карга җиргә басыр көн җитте.

Балалар: инде сугышлар булмасын, илләр тыныч булсын.

Т: исән-сау, барыбызга да чирләми  гомер итәргә язсын. Теләкләребез кабул булсын өчен менә бу тирәк агачына тасмалар тагыйк әле, һәм теләкләрнең изгеләрен телик.

Кызлар чыгып, агачка тасмалар тагалар.

Тәбияче: чылтырашып торсыннар,

Җил бердәшеп торсыннар.

Безне исләп торсыннар.

Яман күздән сакласыннар.

Татулыкны мактасыннар,

Гаделлекне якласыннар.

Иминлек теләсеннәр.

Әби: балалр, ярма да бар, май да бар, тоз-шикәрдә бар (капчыктан чыгарып күрсәтә).

Ботка пешерергә кызлар-малайлар елгадан су алып бирмәсләр микән? Бу елга суы белән ботка бик тәмле булла торган иде.

Тәбияче:  хәзер. Безнең кызлар-малайлар су алып менерләр.

“Су юлы” татар халык биюе.№5

        (балалар су алып менәләр, ә башка балалар биеп кетеп торалар).

Тәбияче:  Ай, афарин, балалр! Менә су да булды.

Әби: Инде без ботканы пешерергә куербыз. Ә сез күңел ачып уйнап алыгыз.

Т: Әйдәгез, кызлар-малайлар, без “Яулык салыш ” уенын уйнап алыйк.

.“Яулык салыш”.   №6  (20 уенчы катнаша) Балалар түгәрәктә. Көй башлануга яулык кулдан-кулга түгәрәк буйлап җибәрелә. Көй туктауга яулык кемдә кала, шул чыгып китә).

“ АК ТИРӘК – КҮК ТИРӘК” уен

Тәбияче: уйнадык та җырладыкта, хәзер әйдәгез биептә алыйк.

ТАРАРЧА җыр яңгырый

Тәбияче:                                         Тыпыр, тыпыр –тыпыр дашып.

Бергә басаек әле.

                       Уйнап-көлеп, җырлап-биеп

                                                           Күңел ачаек әле.

(балалар утыралар).

 Кинәт кенә суык булып китте, кояш та болыт артына кереп качты, яңгыр тамчылагандай әйтә. Әйдәгез әле, яңгырны туктатыйк.

Яңгыр каемтукта,

Явасың бит юкка.

Яңгыр каемтукта,

Кайт та ятыпй окла.

ӘБИ: ә, хәзер әйдәгез кояшны чакырыйк:

Кояш, чык, чык, чык

Майлы ботка бирермен,

Майлы ботка казанда

Тәти кашык базарда.

Менә кояш та чыкты, күңелләр күтәрелә.  Нинди рәхәт.

Каргалар очып керә:

1, 2 . Ботка пеште, ботка пеште! Кар, кар, кар! (очып кире китәләр).

Әби: балалар! Сезгә бик зур рәхмәт, мине бәйрәмгә чакырган өчен, мин бик шат буген сезнең белән бәйрәмне каршы алыргаю. Сез буген уйнадыгыз да,  җырладыгызда, арып – талып, ачыгып  беткәнсез дер инде! Әйдәгез бергәләшеп ботка ашап алыйк, һәм каргаларга да салып авыз иттерик! 

Җыр “Яз җыры ” (АльбинаХәкимова) №1

Яңгырый. Балалар ашарга утыралар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: «Карга боткасы» (на татарском)

Максат: “Карга боткасы бәйрәме” белән таныштыру.Бурычлар:-тәрбия: татар халкының традияләренә һәм культурысына мәхәббәт,ихтирам тәрбияләү.-үстерү: сөйләм телен үстерү,игътибарлык,тапкырлык һәм р...

Программа «Изучаем татарский язык» (дополнительные платные образовательные услуги по татарскому языку)

Пояснительная записка.В татарском детском фольклоре,лучших произведениях татарской детской поэзии заключены большие возможности для умственного ,нравственного и эстетического развития дошкольник...

коспект образовательной деятельности по обучению татарскому языку с средней группе "Дружная семья"

коспект образовательной деятельности по обучению татарскому языку с средней группе "Дружная семья"...

Выступление на семинаре-практикуме для воспитателей по обучению татарскому языку по теме:" Реализация Программы краткосрочного курса обучения русскоязычных родителей и детей татарскому языку"

Данная программа курса имеет практическую направленность, подразумевает гибкость и вариативность, направлена на развитие татарской речи и формирование навыков общения у детей старшего дошкольного возр...

«Обучении детей татарскому языку по УМК «Говорим по-татарски» (по обучению детей татарскому языку 4-7 лет) посредством познавательно-исследовательской деятельности »

ИНДИВИДУАЛЬНЫЙ ПЛАН ПОВЫШЕНИЯ ПРОФЕССИОНАЛЬНОГО УРОВНЯ воспитателя (по обучению детей татарскому языку)первой  кв. категории на межаттестационный период на 2018-2023 г. Ахметовой Гульгены Му...

План самообразования воспитателя (по обучению русскому и татарскому языкам) по теме: " Использование игровых технологий в обучению детей татарскому языку".

План самообразования воспитателя (по обучению русскому и татарскому языкам) по теме: "Использование игровых технологий в обучению детей татарскому языку"....