Праздник гусиного пера. Развлечение для детей старшей группы на татарском языке. Нафикова Лилия Ринатовна МБДОУ детский сад "Ляйсан"
методическая разработка (старшая группа)

Нафикова Лилия Ринатовна

Цель: познакомить детей с традициями и обычаями родного народа, воспитывать взаимоуважение к разным национальностям. Развлечение проходит в форме посиделок в гостях у бабушки. Дети знакомятся с правилами обработки гусиного пера и другими обрядами. В ходе мероприятия используется фольклорный материал, песни, танцы, народные игры. Рекомендуется в использовании фольклорных мероприятий в татарских национальных детских садах.

Скачать:


Предварительный просмотр:

М аксат:Балаларны татар халкының йола бәйрәме- кайрый өмәсе белән таныштыру, аларда халкыбызның һәм күрше халыкларның  гореф-гадәтләренә, йолаларына хөрмәт, ихтирам тәрбияләү.Кунакчыллык, кешелеклелек, бердәмлек, дуслык хисләре кебек матур сыйфатларга ихтирам тәрбияләү.

Җиһазлау:  Түрдә сике, аның өстендә чигелгән мендәрләр, ишектә чигелгән чаршау, идәндә палас, стенада чигелгән сөлге;  сандык, борынгы көнкүреш җиһазлары, самовар, балаларга милли костюмнар, каурый, савыт-саба, милли ризыклар.

Әзерлек эше: бабаларга милли костюмнар тектерү, милли җыр-бию, уеннар өйрәнү, балаларга халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштыру, китапханәгә, музейга экскурсия оештыру.

Нәфисә Мөхәммәт кызы: Хәерле иртә! Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар!

                Без сезнен белән бәйрәмгә жыелдык.

Буген бездә каурый өмәсе,

Каурый өмәсе бүген бездә.

Әби белән бабай сөйләшеп, һәрберсе үз эшен эшли :

Әби( самовар тазарта).

-  “Ләйсән” бакчасында эшләгән Илзинә кызыбыз балалары белән  каурый өмәсенә киләбез дигән иде, самавырым ялт итеп торсын әле. Матур алъяпкычымны киим.

Бабай (бауларын әзерли) .-  Канатларны ныгытып бәйләргә бауларымны хәстәрләп куям әле, түбәтәемне дә алыштырыйм.

Әби:  Кунакларыбыз нишләптер күренмиләр.

-Бабай: Сабыйлар бит, хәзер килеп җитәрләр.

             (кызларнын җырлаганы ишетелә)

Җырлыйк әле, җырлыйк әле,

Алты булсын һәммәсе.

Җырласак та килешәдер,

Бездә каурый өмәсе.

Әйе шул, шулай шул,

Бездә каурый өмәсе.

Тәрбияче:  Әллә   җырыбызны ишетмәделәр инде? Нишләптер күренмиләр дә. Әйдәгез әле, серле сүзләр әйтеп карыйк:

Әй, капка, (2раза), сәләм бирдек әссәләм.

           Синнән безгә тиештер бит , Вәгәләйкем әссәләм.

Бабай: Бәрәкалла, әнисе кунакларны каршылыйк әйдә.

Әби: Исән сау килдегезме, оланнар? Әйдәгез, түрдән узыгыз, җинел аякларыгыз белән.

Сөбханалла - машалла, берегездән – берегез матур икән.

Балалар: Исәнмегез, хәерле сәгатьтә.

( Талгын көй яңгырый, тщрбияче үзләре белән алып килгән күчтәнәчләрен бирәләр)

Тәрбияче. Әти, әни, хәлләрегез ничек?  Безнең балаларның әниләре җибәргән күчтәнәчләрне кабул итеп алыгыз әле, рәхим итеп.

Әби: Рәхмәт, балалар! Кучтәнәчләрегез белән картаегыз. Әниләрегезгә зур рәхмәт. Милли ашларны бик оста пешерәләр икән.

Әби: Бер чакырып кунак итим, үземнең кечкенә чакларны искә алып, сезне каурый өмәсе белән таныштырыйм дидем. Әби- бабай гөреф-гәдәтен белү барыбызга да кирәк.

 Бабай: Утырышыгыз, балалар, бергәләп дога кылып алыйк ( дога укый, күчтәнәчкә рәхмәт әйтә, балалар тынлый).

Эби: И, картлык-шатлык түгел шул. Кунакларны сүз белән генә сыйлап, чәй куярга да онытып торам. Хәзер самоварымны гөрләтеп җибәрәм, күчтәнәчләрегез белән чәй эчербез.

бабай. Кая, әнисе, ярдәм итешим.

Айгөл: Картинәй, без чәй куярга чишмә суы алып кайтыйк..

1  Индира

Башкорт кызынын җиләне

    Йолдыз белән бизәлгән

Чулпылары чың-чың итеп

                                            Чыңлый тыпырдаганда.

 Бию “ Чиләкләр белән” “ Су юлы” (Юлия, Азалия Х. Сафина, Элнара, Индира).

Сәфинә

 (биеп бетергәч).                  Салкын тәмле чишмә суын

Кызлар белән китердек.

Безгә кунаклар килгән,

Чәй эчәрбез бергәләп.

(Әби чәй куя)

Бабай: Ягез әле, әбиегезнең чәе әзер булганчы, бакчада өйрәнгән һөнәрләрегезне күрсәтеп алыгыз безгә.

Айгөл: Картинәй, картәтәй, уенга тиклем каурыйларыгызны сыдырып алыйк, ярдәм итик бергәләп.     (әкрен генә “Каз канаты”  көен куярга).

(Канат суера башлыйлар)

Тәрбияче: “Эшләгәндә йөрәгең җилкенсен, ашаганда коласың селкенсен” дигән мәкәл бар. Әйдәгез, бер җилкенеп эшләп алыйк, кем сыдыра белми, миңа карагыз менә шулай эшлиләр.

( Балалар җырлый “Каз  канаты”).

(Әби каз турында сөйли).

Яз җитү белән, болын өстен бәбкә-каз басып алыр иде. шул бәбкәләр, чирәм ашап җәй буена матурланып үсәрләр иде дә, чишмә, Дим буенда төркем-төркем булып коенып, бик сылу казлар булып җитешерләр иде. Кар яугач, авылда каз өмәләре башланыр иде. Җиткән кызлар өйдән-өйгә йөреп, каз йолкышыр иде.

Бабай. Каз әмәсендәге җыр, бию, уен-көлке! Ә сезнең кебек балалар канат-каурый сыдырырлар иде. мичтә каз ите белән бәлеш пешеп утырыр иде.: Бабай. Малайлар, күрегез әле,  коймак майларга  канат бәйләдем, сезне дә өйрәтермен, яме. (әбигә канат бирә)

2 кыз: (Азалия Г.). Ай-һай, монда каурый күп, әбинең казлары күп булган, ахры.

Тәрбияче . Әйе,  әнинең сере  бар диләр күршеләр, елда күпләп каз бәбкәсе үстерә ул.

1 бала: Аларны үстерешергә без дә булыштык шул:

Эралия                                      Тилгән, тилгән,

   Бәбкә алырга килгән.

Бер аягы тимердән

Бер аягы камырдан,

Көш, көш- дип тилгәннәрдән сакладык.

Әби.: Күз курка, кул эшли дигән мәкәл бар, дөрес икән, менә бит эшебез тәгәрәп бара.

Тәрбияче: Әти, сезнең эшләр ничек?

Бабай: Хәлләр шөкер, җилкә чокыр, кабыргам киң, мин кемнән ким?

( бер малайга төртеп) -       Әй, Равил, эшләр шәпме?

Равил :                                     Авыр эшкә беләк бар,

Кыю эшкә йөрәк бар

                  Шулай бит, кызлар- йолдызлар?

(кызлар җавап бирә)

Азалия Г.                  Биек тауның башларында

 Утыра бер алачык.

 Күп сөйләште, аз эшләде,

 Борчак сибә мактанчык.

Тәрбияче. Күрәсезме, күмәк эштә һәр кем сынала: аз сөйлә, күп эшлә. Шулай да гел сөйләшмиче дә күңелле түгел бит.

Бабай: Чынлап та, бер кызык әкият сөйлимме?

Балалар: Сөйлә, сөйлә.

Бабай: - “Бер әби белән бабай яшәгәннәр, ди

Аларның булган, ди әтәчләре.

Ул әтәч көн саен менгән, ди, киртәгә.

Калганын сөйләрмен иртәгә”.)

Әби: Мин дә сөйлим әле. (Борын-борын заманда, булган, ди бер бай. Аның булган, ди, бер көтү сарыгы. Көтү кайткан саен саный икән, ди, ул сарыкларын. Саный ди, саный ди, саный ди... Ярар, саный торсын, санап бетергәч, дәвам итәрмен...”)

Тәрбияче: Әйдәгез, малайларның җитезлеген сынап карыйк.

Бабай: Санамыш белән саный , (Каенда карга, Имәндә-чыпчык, Җирдә-елан, Һавада-кош, бар син оч) .Бер бала (Алмаз И.) әкият сөйли.                

Бабай:                                   Егетләрдә чаллык бар,

Алган ул чыбыркысын,

       Дуслык, туганлык җилләре,

     Өзелмәсен, ныгысын

“ Камчы белән бию”(башкорт егетләре биюе

Тәрбияче: Татар халкы борын- борыннан ук каз-үрдәк өмәләренә арнап, бик күп шигырьләр, җырлар иҗат иткән.

Элиза                                   Бии, уйный балалар,

                                   Чыңлый чулпы төймәсе.

                                            Элеккедән килгән йола,

                                            Татарның каз өмәсе.

Юлия                                Кулъяулыкларым күп иде,

                                Дуслар саен тараттым.

Бөтен өмә арасыннан

Каурый өмәсен яраттым.

Азалия Х.                                   Каурый сибәм су юлына

                                                   Ишле булсын казыгыз.

                                                   Өмәләрдә эш күрсәтеп

                                                   Җырлап, биеп алабыз

Җыр “ Айдар генәем”

Әби: Ай-һай, сез җырларга да бик оста икәнсез!

Җырлашып, көлешеп каурый беткәнен дә сизми калдык ләбаса.

Бабай: Рәхмәт, балалар, бик җитез икәнсез. Яшь  чакларым искә төшеп китте. Әнкәсе, бездә бит синең белән түбән оч Рәшит абыйларда каз өмәсендә таныштык. Хәтерлисеңме? Аннары гөрләшеп туй үткәрдек.

И-и, эш беткәч уйнарга ярый ди, әйдәгез бер уйнап алыйп.

Айгөл: Картинәй, ә сез бәләкәй чакта, нинди уеннар уйный идегез?

 Әби: Алар күп инде, балалар. Халкыбыз борыннан кечкенә балаларны уеннар белән төрле күркәм гадәтләргә өйрәткән.

Бабай: Әнкәсе, әйдә әле “Куш кулны” уйнап алыйк бергәләп.

Бабай: Кемнең теше күренә икән?

( кем көлә, аңа җәза бирелә)

Наказлар: 1)җыр  “Әни белән гөл утырттык” (Элиза)

               2)Туп булып сикерү.               3)   Татар кызлары  биюе      (Азалия Г.)

(ишек шакыйлар)

Тәрбияче  : Әти,  мин кечкенәләрне дә чакырган идем, килеп җиттеләр ахры,  алып керим әле.

Бабай: Рәхим ит, балакаем.

(кечкенәләр керә,  әби, бабай каршы ала)

Тәрбияче  : Әти, әни , менә без кечкәйләр белән  бәйрәмгә күчтәнәч әзерләдек.

Җырлы-уен “Хәерле-иртә” (кечкенәләр төркеме.)

Әби: Әтисе, тыңла әле, балаларның шигри күчтәнәчен.

1) Йөри безнең бакчага            (Дилара)

Бик күп төрле балалар

Төрле төрле телләрдә

Сөйләшә белә алар.

2) “Дустым” сүзен дүрт телдә  (Загир)

Өйрәндем мин үзем дә.

Әйтә беләм дүрт телдә

“Исәнмесез”  сүзен дә.

Тәрбияче                                 Төрле милләт балалары

 Җыелганнар кунакка.

 Барысы да тигез баса,

                                                Оста микән биергә.

“Кулъяулык белән бию” (рус кызлары биюе)

Әби: Ә менә бу каурыйларны уйнарга чыккач, су буена сибәрсез.

Бабай:                                      Каз канаты каурый

                                                  Коймак майларга ярый.

                                                  Уйнамагач та, көлмәгәч

                                                  Бу дөнья нигә ярый?

Каурыйлар белән бию-уен” ( кечкенәләр төркеме.)

Бабай: Табышмак әйтешле уйнамадык бит әле. Карагыз әле, минем кулда төенчек. Көй туктауга, ул кемдэ кала, шул табышмак әйтә

Тәрбияче                          Соскы борын бакылдык

                                          күп сөйләшә такылдык ( үрдәк)

Бабай                                Башы тарак, койрыгы урак

Кычкыртып быргысын, уята барысын( әтәч)

Әби:                              Судан чыкты, коры калды                 (каз)

Тәрбияче                                Әти, әни, балалар сезгә тагын бер бүләк                                                  әзерләгәннәр.

Уен “ Дәү әнигә бүләккә”(кечкенәләр төркеме)

Бабай:                               Карагыз, татар кызлары

                                           Тыпыр-тыпыр  басалар.

   Малайларда җиңел баса,

   Бергә күңел ачалар.

Парлы бию”(татарча бию, өкән төркем)

Тәрбияче                                  Уйнап алыйк, җырлап алыйк

     Гармун кулларыгызда

       Кечкенәләр шаярталар,

Ә сез чәбәкәйләгез.

Бию “Шаярма”( кечкенәләр төркеме)

Әби: Туган йортның беркайчанда

Учагы сүрелмәсен.

Китсәгез дә еракка,

Еш кайтыгыз кунакка.

Бабай. Яшик әле бу дөняда

Нигезләрне корытмый

Бер беребезне онытмый

Араларны суытмый.

Җыр “Кунаклар килде безгә”.

Айгөл.                         Күңелле булды безгә

                                Картинәйнең өендә.

Иске йола очраштырды

Кышкы көннең берендә.

Тәрбияче. Каз каурыйларын уйнарга чыккач та су буена, юлга сибәрбез, балалар. Киләсе елга да казлары күп булсын.

Каз канатлары сибәбез

Сез барасы юлларга.

Каз өмәсе бәйрәмнәрен

Бергә үткәрергә язсын

Киләсе елларда да.

Әби: Рәхмәт, балалар, әти-әниегез исән булсын, балалар ятим булмасын, илебез чәчәк атсын.

Бабай: Күңелебезне дә күрдегез, ярдәм дә  иттегез, рәхмәт сезгә, балалар, Илзинә кызым сиңа да рәхмәт.

Әби:.

Ә хәзер дуслар, бергәләп

                                             Тәмләп чәй эчеп алыйк

 Һәрчак шулай бик тә тату

              Гаилә булып калыйк.

Балалар: Рәхмәт.

Тәрбияче. - Рәхмәт әти, әни, әйдәгез балалар кулларыбызны юып алыйк, аш бүлмәсенә узыйк, аштан олы булмыйк.

(әби, бабай тәрбияче белән  балаларны  аш бүлмәсенә чакыра)

Файдаланган әдәбият:

  1. А.Ш.Ягафарова, М.Б.Юлмөхәмәтов “Йәйгор” (балалар бакчасының өлкәннәр һәм әзерлек төркемнәре өчен хрестоматия).
  2. “Чаткылар” (“Өмет” гәзитенең балаларга махсус кушымта)
  3. К.В.Закирова, Р.Ә.Кадыйрова “Әхлак нигезе-матур гадәт”. (Гаиләдә һәм балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбияләү): Методик кулланма.
  4. И.Г.Гәләветдинов “Башкорт халык уеннары”.
  5. Р.А.Борһанова, Ф.М.Хисамова “Татар теле өйрәнә нәниләр”.
  6. К.В.Закирова “Уйный-уйный үсәбез”.
  7. К.В.Закирова “Иң матур сүз”. (Ата-аналар һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен хрестоматия).

8.Интернет материаллары.

Мәктәпкәчә тәрбия. Дошкольное воспитание.

“Картинәйдә кунакта” (кечкенәләр һәм зурлар төркеме өчен “Каурый өмәсе”  фольклор бәйрәме өчен сценарий).

 Әзерләүчеләр : Лилия Ринат кызы Нафикова Бишбүләк районы Ает авылының “Ләйсән” балалар бакчасы тәрбиячеләре.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Праздник игрушек. Сценарий развлечения для детей старших групп детского сада VII вида

Сценарий развлечения для детей старших групп детского сада VII вида...

Сценарий новогоднего праздника "СЕРЛЕ АЛМА" для старшей группы (на татарском языке)

Работая в двуязычном саду, столкнулась с   дефицитом сценариев на татарском языке.Приходилось либо переводить с руссого, либо повторять сценарии из года в год. Вот и приходится придумывать самой....

"КӨЗГЕ МАҖАРА" Сценарий осеннего развлечения для старшей группы (на татарском языке).

Сценарий осеннего развлечения для старших групп на татарском языке....

Физкультурный досуг для детей старшей группы на татарском языке "Дуслар белән күңелле"

Театрализованный физкультурный досуг, где артисты - дети....

Интегрированное занятие в старшей группе «Прогулка в зимний лес» по теме «Зимующие птицы». Нафикова Лилия Ринатовна МБДОУ детский сад "ляйсан" села Аитово

Программные задачи:Образовательные цели:- закрепить знания детей о зимующих птицах родного края;- развивать общие речевые навыки;- расширять словарный запас;- учить подбирать антонимы к прилагательным...

Сценарий развлечения для детей старшего дошкольного возраста по ПДД «Азбука дорожного движения» МБДОУ детский сад "Ляйсан" Нафикова Лилия Ринатовна , Сабахова Зульфира Фаатовна

Цель: Закрепление умения по использованию правил дорожного движения в различных практических ситуацияхЗадачи:Воспитывать умение правильно вести себя на дорогеРазвивать быстроту и ловкостьЗакрепит...