Сценарий литературно-музыкального вечера Орчык бәйрәме
методическая разработка

Зарипова Айгуль Хакимзяновна

Сценарий

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл "Орчык бәйрәме"24 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

ТР Түбән Кама районы

“87 нче санлы катнаш төрдәге балалар бакчасы “  МАМБУ

Халкыбызның онытылып бара торган бәйрәме

“Орчык бәйрәме”

(мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен)

Төзеде: югары катигорияле татар теле тәрбиячесе-

Зарипова Айгөл  Хакимҗан кызы.

Түбән Кама шәһәре

2022

Халкыбызның онытылып бара торган бәйрәме

“Орчык бәйрәме”

Максат: Балаларда туган илебезгә, туган төбәгебезгә карата мәхаббәт, сакчыл караш, горурлану һәм дә батырлык хисләрен  тәрбияләү.

Бурычлар:

Белем бирү:  Балаларны халкыбызның гореф-гадәтләре, милли бәйрәме “Орчык бәйрәме” белән таныштыру.

Үстерешле:  Театральләшкән күренеш аша, балаларда иркен итеп татарча аралашуларына ирешү.

Тәрбияви: .Балаларда иҗади эшчәнлекне активлаштыру, бер –береңә игътибарлы, кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү.

Бүлмә татар өе шикелле киендерелгән. Тактаның ике ягында әти-әниләрнең чиккән, бәйләнгән әйберләреннән күргәзмә. Стенаның уртасында “Орчык өмәсе” дигән рәсем; ширмә- ишек;аның янында кровать- чигелгән урын- җирләр белән; тәрәзә янында өстәл- самовар һәм тәм- томнар, чиккән ашъяулыклар белән ябылган. Балалар стена буйлап түгәрәкләнеп, татар киемнәреннән утыралар, ян- якта килгән кунаклар.

Тәрбияче: (талгын гына көй ишетелә)

Кешелекнең үзе шикелле үк,

Борынгыдан килә бәйрәмнәр,

Шатлыкларын бәйрәм итә кеше,

Бәйрәмнәрдә олы ямьнәр бар.

Гадирәк итеп әйтсәк, бәйрәм ул- кеше, яисә ил тормышындагы әһәмиятле бер вакыйгага бәйләнештә үткәрелә торган шатлыклы, тантаналы вакыйга, уен- тамаша. Ә тормышта бәйрәмнәр итү өчен сәбәпләр җитәрлек- никах мәҗлесләре, туйлар, бәби туйлары, туган көннәр...

Борын- борын заманнардан безнең көннәргә килеп җиткән бәйрәмнәр дә бар бит әле. Ул бәйрәмнәрнең һәрберсенең үз вакыты, үз тәртибе бар.

Йә, менә сез, балалар, нинди бәйрәмнәр беләсез? (Җаваплар тыңлана, тәрбияче өстәп бара.)

Яңа ел бәйрәме - яңа елны тәбрикләү, котлау. Нәүрүз бәйрәме- язны каршы алу. Сөмбелә- көзге уңышны барлау, җыю. Сабантуй- сагынып һәм елның уңышлы булуын теләп алынган, иң хөрмәтле бәйрәм – туй. Каз өмәсе- казлар суелгач, үткәрелә торган өмә. Аулак өй- яшьләр җыелып күңел ачу бәйрәме.

Ә менә сезнең әле бер дә “Орчык өмәсе” дигән бәйрәмне ишеткәнегез булмагандыр диеп уйлыйм. Менә шуңа күрә дә халкыбызның гореф- гадәтләрен, йолаларын онытмыйк әле дип, бүген сезгә бабай- әбиләребез,  яшь чагында үткәрелгән бәйрәмәренгә сәяхәткә чакыралар. Рәхим итегез!

Балалар тарафыннан “Күңелле сәяхәт” җыры җырлана.

( Гөлҗамал көе ишетелә. Әбиләр ( әниләр) өйдә утыралар: кайсы бәйли, кайсы йон эрли, кайсы йомгакка җеп чорный, анага бала да ярдәм итә, бабай (әти) бер малай белән орчык ясап утыралар)

Самига  әби:

- И, Гафура апа, син гомер буе шулай тигез итеп, гәрәбәдәй йон эрләдең, кулың ятып тора шул эшкә, син эрләгән җептән бәйләгән оекбаш- бияләй дә нәфис, матур була, күрегез әле сез аның ничек орчык тәгәрәтеп утыруларын!

Гафура әби (елмаеп):

И,Самига кордаш, җепнең тигез булу сере миндә түгел бит, синең картың ясаган орчыклар үзләре шундый җайлы, кулга ятып торалар, үзеннән- үзе зырылдап әйләнүе генә ни тора.

Гөлмәрьям:

Менә мин дә, улым Тимурны да шул һөнәргә өйрәтергә дип алып килдем бит буген, орчык ясарга өйрәнсә, Габит бабасы кебек оста орчыкчы булыр әле, алла боерса, әйе бит, улым.

Рафига әби:

Менә минем дә кызым, җеп тотышып торырга ярый башлады, эшкә шулай өйрәнәләр инде, үзең эшләп ашагач, тәмле була бит ул. ( Ләйлә  торып, ширма янына килә һәм иптәшләренә кул изи)

(балалар Ләйләне күреп алалар)

Ләйсән:  Дусларым, әйдәгез Ләйләләргә, кич утырырга. Аның эбисе матур әкиятләр сөйләргә бик тә ярата. Әйдәгез!

( Ишек шакый, Габит бабай  каршы ала )

Габит бабай: 

Карчык, кунаклар килгән икән монда, кара элә, никадәр булышчы, никадәр өйрэнчек, чакырып та бу кадәр җыя алмассың. Әйдәгез, узыгыз, балалар. Ну эшлибез болай булгач, язылмаган бер йон да калмый инде. (Балалар керәләр, исәнләшәләр ).

Регина:

Исәнмесез, өегезгә бәрәкәт иңсен.Матур, оста әбиләр җыелган монда. Әйдәгез матур җыр бүләк итик эле аларга.

                                    (“Әбием – әбекәем” җырын җырлыйлар)

         (Утыралар, уртада кәрзинәдә йон – шуның янына утырта Ракига апа)

Марк:

Бабай, сездә кунаклар да бармени?

Бабай:

Юк, улым, кунаклар түгел, өмечеләр болар. Бездә бит бүген орчык өмәсе. Сез белеп килмәдегезмени?

Данил:

Юк, бабай. Ә нәрсә соң ул орчык?

Бабай:

Алай икән, бу бәләкәчләр орчык өмәсенең нәрсә икәнен белмиләр икән бит.

(Әбиләр үзара сөйләшәләр)

Заманалар үзгәрде, бу балаларның белмәве гаеп түгел, җепне бит хәзер кибеттән генә сатып алалар, я булмаса, бәйләнгән, эше беткән аллы-гөлле матур оек, бияләйләр генә алып кияләр, белмәсәләр дә шул.

Әйе, шул, балалар, сез белмәсәгез дә гаепләп булмый.

Килен (әни):

Орчык өмәсе – ул безгә әби-бабайлардан мирас булып калган бәйрәм. Ул кара көз җитеп, кешеләр сарык йоннарын алып бетергәч уздырыла. Хуҗа кеше куп итеп сарык йоннарын әзерләп, тәм-томнарын, кәнфит-шикәрләрен әзерләп куя, өмә буласы көнне коймак пешерә. Өмәгә дус-ишләре, туган-тумачалары чакырыла. Анда сарык йоннары эшкәртелә: кемдер йонны яза, кемдер эрли, кайберәүләр йомгакка чорный, кем бәйли, эшне шулай бүлешәләр. Ә бүгенге җыелышуыбызның төп  сәбәбе: бүгенге көндә сугыш яуларына киткән, Татарстан егетләренә җылы оекбашлар, биялиләр, кофталар бәйләр өчен йон эрлибез балалар. Егетләребез, улларыбыз исән – саулар булып,  туган Татарстаныбызга әйләнеп кайтсыннар.

                               (Җыр “Мин яратам сине Татарстан”)

Эш уен-көлке, күңел ачу белән аралаштыра. Эш беткәч, хуҗа өмәчеләрне тәм-томнар белән сыйлый.

Ракига әби (әни):

Менә бездә бүген бәйрәм. Өмә булгач, өмә булсын, сезгә дә эш бирик инде, балалар кеше эшләгәнне генә карап утыру килешмәс! Кил әле кызым син монда утыр, менә йон язарга булышырсыз. ( Эш бирә).

Килен (әни):

Балалар, эшкә бик бирелеп китеп, телдән язмыйк тагын, әйдәгез бер уен уйнап алабыз.

Уенның исеме “Башы телемдә, ахыры төендә”. Мәкаль әйтеш була бу. Мин башын, сез ахырын әйтерсез.

Кем эшләми - шул ашамый.

Тирләп эшләсәң - тәмләп ашарсың.

Тырышкан табар – ташка кадак кагар.

Эш беткәч, уйнарга ярый.

Эш кешене төзәтә – ялкаулык боза.

Эш сөйгәнне- ил сөйгән.

Бүгенге эшне– иртәгәгә калдырма.

Ракига әби:

И, бигрәк у,ңган балалар булдыгыз.

Гөлмәрьям әби:

Ә тагын нинди һөнәрләрегез бар? Әйдәгез бергәләп “Орчык тәгәретеш” уенын бергәләп уйнап алыйк әле. “Орчык тәгәретеш” уены – һәрберегез үз һөнәрләрегезне күрсәтерсез..

(“Орчык тәгәрәтешле”уены)

Ильшат:

Әбием, ә нигә сезгә шулкадәр йон кирәк?

Ракига әби:

И, балам, без бит инде олы кешеләр, җылы яратабыз, “җылы сөяк сындырмас” ди бит , халык. Шуңа күрә, күпме җылырак булса, шулкадәр яхшырак. Оекбаш, бияләйләр бәйләрмен, алла боерса. Минем сезнең кебек оныкларым да бик күп әле. Менә кайберләренә бәйләдем дә инде. (Сандыгын ачып күрсәтә).Ә бүгенгәләрен солдатларга улым, солдатларга... .

И, балалар, мин сөйлим дә сөйлим, сез инде тыңлап арып беткәнсездер, әйдәгез әле, бераз ял итеп, бергәләп уйнап алыйк әле.

Илнара: Әбием, әйдәгез “Тыпыр - тыпыр” дигән җырлы биюле уенны уйныйк.                                                      (“Тыпыр - тыпыр”җырлы биюле уены)

Сания  апа: - И, балалар, менә нинди матур уеннар беләсез икән сез, бик уңган булып чыктыгыз бит әле сез, болай булгач.

Сәмәния апа: - Сезне орчык өмәсе дип өйрәтеп тә торасы юк, туганнан бирле орчык өмәсенә йөреп, шомарып беткәннәр, дип белерсең.

Бабай: - Ә менә “Шүрәле” дигән әкиятнен кем язган соң әле ул ?

Ильшат: Г. Тукай.

Бабай: Әйе, Г.Тукай. Менә шул бөек әдип хезмәт турында бер шигырь язып калдырган белмисезме?

Азалия: - Беләбез, бабай, сөйлимме үзем? Г.Тукай “ Эшкә өндәү”.

Килен (әни): - Рәхмәт, Азалия, молодец. Әле бу балалар җырларга да, биергә дә яраталар, әйдәгез әле тагын җырлап-биеп курсәтсеннәр.

Ракига апа: - И, кызым, “Әйдә” дигән җырны белмисезме соң?

Балалар: Беләбез, беләбез.

                                                      ( “Әйдә” җырлы биюле уены)

Килен: - Булдырдыгыз, рәхмәт балалар.

Ракига апа: - Куңелләр тулып китте. Рәхмәт яусын, балалар!

Килен: - Менә чәй дә кайнап чыкты, кулларыгызны чайкап алыгыз да, килегез әле.

( Кул юалар, бабай кашыклар тотып чыга).

Бабай: - И, булдырдыгыз, менә сезгә шуның өчен (конфет өләшеп чыга). Әйдәгез әле, утырышыйк, аннары чәй эчербез.

Кеше һәрчак матурлыкка омтылып яши. Кирәкле дә, бер үк вакытта матур да булган әйберләр аның куңеленә шатлык китерә, кайгы-хәсрәтләрен, мәшәкать-борчуларын оныттыра.

Безнең әби-бабаларыбыз да элек-электән һәрчак матурлыкка омтылганнар: халкыбызның матурлап, бизәп эшләнгән савыт-сабалары, куңел нурын сибеп чиккән киемнәре, бизәкләп тукыган ашъяулыклары, сөлгеләр, кашагалары, һәм үзләре бәйләгән кирәк яракларның  ямен, гузәллеген, бәһасен тирәнтен аңлый белүләрен курсәтә. Шуңа күрә без менә бу әйберләрне “Халкыбызның куңел көзгесе” дип атыйбыз икән, бер дә юкка түгел.

Тәрбияче: 

Менә бүген дә без җырга, монга бай булган “Орчык өмәсен” карап уттек.

Шушы бәйрәм сезгә ошадымы, балалар?

Нәрсәләр эшләдек без бу бәйрәмдә, нәрсәләр белдек? Нинди уеннар уйнадык?

Сүзне йомгаклап шуны әйтәсе килә. Ата-бабаларыбызның изге йолаларын онытмыйк, киң куңелле булыйк, бер-беребезне кунакка чакырышыйк, тәмле телебезне, уртак сыебызны җәлләмик. Сезнең барыгызга да изгелек, иминлек, игелек, тынычлык  телибез.

Ә балалар, бу бәйрәмнән үзләренә күп нәрсәләр алырлар: бәйләргә, йон эрләргә, орчык ясарга өйрәнерләр дип өметләник.

Бәйрәмебез бетеп килә.

Кунакларга әйтик шуны

Сәламәтлек, бәхет телик,

Һич белмәсеннәр борчуны.

Рәхмәт, безнең бабай-әбиләребезгә, әти-әниләребезгә  исән-сау булсыннар, һәрвакыт шушындый ярдәмчел, сау-сәламәт булсыннар. Сез безгә бик кирәк! Рәхмәт, сезгә!

( Бәйрәм ахрында бергәләп чәй эчү).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий литературно-музыкального досуга "Сказки дедушки Чуковского"

Литературный досуг -это результат проектной работы по ознакомлению детей с произведениями К.И Чуковского. Досуг получился весёлым и интересным....

Сценарий литературно-музыкальной композиции, посвящённой Дню Победы.

Для детей подготовительной группы литературно-музыкальная композиция "Экскурсия в мини-музей боевой славы"....

Сценарий литературно-музыкальной композиции "Дядя Стёпа - полицейский"

Литературно-музыкальная композиция создана по мотивам произведения С. Михалкова "Дядя Стёпа - милиционер". Предназначена для детей старшего дошкольного возраста. Направлена на закрепление знаний детей...

Сценарий литературно-музыкального досуга "Прогулка по Петербургу".

Воспитывать любовь к родному городу через стихи, песни, желание узнать много интересног о нём, гордо носить звание "петербуржец"....

Сценарий литературно-музыкального мероприятия, посвященного годовщине победы в Великой Отечественной Войне (подготовительная группа)

Предлагаю вашему вниманию сценарий. Думается, в преддверии празднования 70-летия победы в Великой Отечественной Войне, он будет актуален...

Сценарий литературно-музыкального вечера, посвященный празднованию ДНЯ ПОБЕДЫ (с использованием ИКТ)

Представлен  сценарий литературно-музыкального правздника для старших дошкольников, посвященный празднованию Великой Победы над Германией (с использованием информационно-коммуникационных технолог...