Интегрированное занятие в подготовительной к школе группе "Туган ягым -Әлкием"
план-конспект занятия (подготовительная группа)

Хайрутдинова Гузель Рашитовна

Интегрированное занятие в подготовительной к школе группе 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_zhir_podg.gr_.docx454.96 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Туган ягым – Әлкием.

Бурычлар:

  1. Балаларда туган якка карата мәхәббәт тәрбияләү.
  2. Үстерешле диалог, сөйләм күнекмәләрен камилләштерү.
  3. Балаларның туган як турындагы күзаллауларын киңәйтү, белемнәрен системалаштыру, сорауларга тулы итеп җавап бирүләренә ирешү.

Җиһазлар: аудиоязма, слайдлар, авыл макеты.

Әзерлек эше: авыл макетын әзерләү, аудиоязма әзерләү, шигырь өйрәтү, уен өйрәтү

Кереш өлеш:

Балалар көй астына кулга –кул тотынышып, залга керәләр.

  • Исәнмесез, балалар!
  • Исәнмесез!
  • Кәефләрегез ничек?
  • Әйбәт.
  • Мин бик шат. Балалар, безгә бүген кунаклар килгәннәр. Әйдәгез әле, алар белән исәнләшик. (Исәнләшү)

Төп өлеш:

Сюрприз момент.

  • Карагыз әле, балалар, бу нәрсә икән?
  • Бу авыл.
  • Әйе, балалар, бу авыл. Ә сез каян белдегез?
  • Монда өй, кое, тегермән, йорт хайваннары бар.
  • Балалар, ничек уйлыйсыз, бу йортта кемнәр яши?
  • Бу йортта гаилә, әти-әни һәм балалары яши.
  • Дөрес, балалар, без дә бүген сезнең белән туган ягыбыз, туган авылыбыз турында сөйләшербез. Туган як кеше өчен ата-анасы кебек ук кадерле. Туган якка мәхәббәт кайчан башлана соң? Ул син туган авылның бер йортыннан башланып китә. Син анда беренче тапкыр күзеңне ачып, сулыш алгансың, кадерле әти- әниеңнең назын сизеп, беренче сүзеңне әйткәнсең, йөреп киткәнсең. Шуңа күрә туган туфрак кешене гомере буена үзенә тартып тора. Балалар, ә сез кая тугансыз? Районның, авылның исемен әйтегез әле.
  • Әлки районы, Базарлы Матак авылы.
  • Балалар, ә сезнең белән кемнәр яши, әйтеп китегез әле.
  • Безнең өйдә яши: әти, аның исеме Роберт, әни, аның исеме Фирүзә, абый, аның исеме Кәрим һәм мин – Сабина.

(магнитлы тактада, гаилә әгъзаларын күрсәтәләр.

  • Балалар, безнең районыбыз кая урнашкан?
  • Безнең районыбыз Татарстан республикасында урнашкан.
  • Яхшы, беләсез икән үзегезнең туган җирегезне. Балалар, без сезнең белән бүген туган җиребез, Әлки районы турында сөйләшербез. Районыбызның тарихы белән танышырбыз һәм рәсми символларын, башлыгын искә төшереп китәрбез.  

Бу, балалар, Әлки районының картасы. Безнең районыбыз бик зур. Районыбызда бик күп авыллар бар.

  C:\Users\Дом\Desktop\bazarnye_mataki_karta.jpg

  • Балалар, ә сез беләсезме, сезнең әти-әниегез кайсы авылларда туганнар? Сез анда барганыгыз бармы?
  • Әйе, минем әти Иске Чаллы авылында, ә әнием Камка авылында туганнар. Без анда дәү әтигә һәм дәү әнигә кунакка барабыз. (Балалар җавап бирә)
  • Яхшы, без сезнең белән Базарлы Матакта туып үссәк тә, безнен әти-әниләребез төрле авыллардан икән.

  • Балалар, әйтегез әле, районыбызда нинди төп милләтләр яши?
  • Татарлар, чувашлар, руслар.
  • Дөрес, балалар. Ә хазер уйнап алыйк әле.

Җырлы-биюле уен “Яшерәм яулык”

(Санамыш белән сайлана

“Әлчи, бәлчи

Әни күлмәк үлчи.

Әнә тора чыпчык,

Монда торма,  тиз чык.”)

Кулъяулыгым яшел, яшел,

Яшел чирәм астында.

 Сиздермичә ташлап китәм

Бер иптәшем артына.

  • Балалар, Әлки районының үз гербы, флагы һәм башлыгы бар. Районның гербы һәм флагы 2006 елның 1 июнендә расланган (утвержден). Карагыз балалар, бу безнең районның гербы. Нәрсәләр сүрәтләнгән анда? Сабина, сөйләп кит әле.


  • Дүрт яклап алтын, көмеш, яшел һәм кызыл төс белән төрелгән сыек зәңгәр җирлектә — көмеш атка атланып чаптырып баручы җайдак сурәте. Ул  металл шлем, көбә һәм кием, кара итекләр кигән. Сул ягында көмеш белән уклар тулы алтын садак, һәм түгәрәк алтын калкан. Җайдак уң кулына ике толымлы яшел туглы алтын сөңге тоткан. Атның дирбиясе кызыл. Риваятьләргә  буенча Алып батыры исеме бирелгән.

  • Яхшы , ә хазер флаг турында Данияр сөйләр.

  • Флаг горизонталь буенча тигез ике — сары һәм яшел буйларга бүленгән туры почмаклы тукыма, уртасында өске һәм аскы почмаклары белән тукыма читләренә орынган күк төстә ромб урнаштырылган; ромбта район гербындагы җайдак сурәтләнгән.

  • Әйе, балалар нәк тә шулай. Балалар, районыбызның башлыгы кем?
  • Районыбызның башлыгы: Никошин Александр Фёдорович

C:\Users\Дом\Desktop\54kMbBNo8CQ.jpg

  • Районыбызның үзәге, сез белгәнчә, Базарлы Матак авылы. Базарлы Матак дип аталган, чөнки элек монда зур базарлар булган, сату үзәге булган. Ә инде авыл Матак исемле сәүдәгәрнеке булган.  

  • Шулай ук районыбызда туып үскән күренекле кешеләр, язучылар, артистлар бик күп. Алар турында “Әллием, бәллием” китабында бик күп язылган. Бу китап безнең районыбызга, күренекле кешеләренә багышланган.

Балалар, мин сезгә конвертлар таратам, анда авылыбызның сүрәтләре  бирелгән. Сез шул сүрәтләрне җыеп аларны атарга тиеш буласыз.  

Шул вакытта Риназ Шигапов башкаруында җыр тыңлап китик (3:12 мин):

Нәби Дәүли сүзләре, Зиннур Гыйбадуллин көе

 

Әлкием, әллием, бәллием,

Син мине таң белән уяттың.

Язмышым бу җирдә башланды,

Син мине дөньяга озаттың.

Әлкием, әллием, бәллием, бәллием,

Син минем балачак бишегем, бишегем.

Күңелдә мәңгелек исле гөл,

Йөрәктә яши лә исемең.

Әнкәем нан биргән кулыма,

Су биргән Чирмешән елгасы.

Яктырак, җылырак шикелле

Әлкинең үзенең кояшы.

Әлкием, әллием, бәллием, бәллием,

Син минем балачак бишегем, бишегем.

Күңелдә мәңгелек исле гөл,

Йөрәктә яши лә исемең.

Китсәм дә мин тагын каядыр,

Әлкине сагынып җырлармын.

Гафу ит, туган як, улыңны,

Яңадан кайтмаса юлларым.

Әлкием, әллием, бәллием, бәллием,

Син минем балачак бишегем, бишегем.

Күңелдә мәңгелек исле гөл,

Йөрәктә яши лә исемең.

- Ә хазер бергәләшеп сүрәтләрне атап үтик.

- Бик яхшы, балалар!

      Йомгаклау:

  • Менә безнең шогылебез дә ахырына якынлашып килә, аны менә бу шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә:

Сандугачкай, сайра, сайра

Котлап ямьле таннарны.

Туган жирдэй гузэл жирлэр

Доньяда тагын бармы?

Курче, донья нинди матур,

Тирэ – ягың гол генэ.

Голбакчадай ямьле була

Бары туган җир генэ!

             

  •  Балалар, сезгә безнең бугенге шогыль ошадымы?
  • Әйе, бик ошады.
  • Без буген нәрсәләр турында сөйләштек?
  • Туган җиребез Әлки районы, Базарлы Матак авылы, аның символлары һәм башлыгы турында.
  • Әйе, балалар, сез бүген бик актив катнаштыгыз, әфәрин сезгә! Ә хазер кунакларыбыз белән саубуллашып, группага кайтабыз.

Әлки муниципаль  районы Базарлы Матак авылы “Ромашка” балалар бакчасы

Район семинарында интегральләштерелгән

ачык шогыль

Тема: “Туган ягым - Әлкием”

Тәрбияче: Хайрутдинова Г.Р.

02.11.2023


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Открытое интегрированное занятие в подготовительной к школе группе "Школа мяча"

Конспект интегрированного занятия по физической культуре подготовительная к школе группа...

Конспект интегрированного занятия в подготовительной к школе группе «По дорогам радуги спешим мы в школу»

обобщение знаний  детей через организацию различных видов деятельности,  по пройденному материалу за учебный год....

Конспект итогового интегрированного занятия в подготовительной к школе группе "Незнайка идет в школу"

Данный конспект предназначен для воспитателей подготовительных групп. В нем вы найдете задания для проверки готовности детей к 1 классу....

Конспект интегрированного занятия В подготовительной к школе группе : «К школе готов ».

Конспект занятия. В подготовительной к школе группе : «К школе готов ».Цель: Расширять у детей представление о школе. Обеспечить познавательную активность воспитанников...

Конспект интегрированного занятия в подготовительной к школе группе «По дорогам радуги спешим мы в школу»

обобщение знаний  детей через организацию различных видов деятельности,  по пройденному материалу за учебный год....

Тема: Скоро в школу Интегрированное занятие в подготовительной к школе группе.

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад п. Молодежный Перелюбского муниципального района Саратовской области»       Те...