Итоговое занятие в первой младшей группе по развитию речи
план-конспект занятия по рисованию (младшая группа)

Гатина Гузель Хаметхафизовна

На татарском языке

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл integr_itog_zan_mramda_kunakta.docx8.39 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:

«Мәрьямдә кунакта »

Төп белем бирү өлкәсе:

Сөйләм үстерү

Интеграль белем бирү өлкәләре:

Сөйләм үсеше,   нәфис - нәфәсәти үсеш, социаль аралашу үсеше, танып белү.

Яшь үзенчәлекләре:

Беренче кечкенәләр төркеме.

Максат:

Сөйләм телен үстерүләренә кызыксыну тәрбияләү.

Танып белү өлкәсе:

1. Балаларда танып белү күнекмәләрен, табибә,полиция хезмәткәрләре һөнәрләре турында белемнәрен системалаштыру.

 2. Уйлау - фикерләү сәләтләрен, хәтерләрен, игтибарлыкларын үстерүне дәвам итү.

3. Тирә - юнь белән танышуга кызыксыну уяту.

Сөйләм үсеше өлкәсе:

1. Сүзтөзмәләр, кыска җөмләләр ярдәмендә җавап бирү күнекмәләрен өйрәтә башлау, балаларны кайда? кая? сорауларына җавап бирергә өйрәтү, яңа сүзләр хисабына балаларның сүзлек запасын баету;  

2. Профессияләр хисабына сүзлек запасын баету, сөйләм телләрен , хәтерләрен үстерү;

3. Тәрбияченең сорауларына актив җавап бирергә күнектерү.

Социаль – аралашу өлкәсе:

балаларның аңлау, кабул итү, танып белү мөмкинлекләрен, образлы күзаллауларын үстерү, бер-берсенә карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү.

Нәфис – нәфәсәти үсеш өлкәсе:

 1. Нетрадицион метод ярдәмендә бармак белән рәсем ясарга өйрәтүне дәвам итү.

 2. Төсләрне ныгыту.

3. Рәсем ясарга кызыксындыру, чисталык - пөхтәлек тәрбияләү .

Методик алымнар һәм чаралар:  

Күрсәтү, сорауларга җавап бирү, уеннар уйнау, әңгәмә, үрнәк күрсәтү, мактау, күмәк, индивидуал җавап бирүләр.

Җиһазлау:

 Курчак,йорт җиһазлары, табибә, полиция хезмәткәре сүрәтләре, гуашь,альбом битләре,сәйлән,салфеткалар

Сүзлек өстендә эш:

Табиб-табибә,полиция хезмәткәре,өстәл, урындык,крават,шкаф,көзге,өстенә,артына,астына, халат,фуражка

Алдан үткәрелгән эш:

Сөйләм үстерү буенча алдан үткәрелгән шөгелләрнең берничә темасы, алдан үткәрелгән рәсем шөгеле, кабатлаулар, сюжетлы - ролле уеннар.

Алга таба эш:

Полиция, табибә профессияләре белән танышуны дәвам итү, көндәлек тормышта өстенә, артына, астына сүләрен кулланырга өйрәтү; кәгаздә рәсем ясый белү күнекмәләрен шөгелләрдә, ирекле формада ясау.

Эшчәнлек структурасы:

I. Кереш өлеш: .Исәнләшү, тәрбияченең Мәрьям курчакның кунакка килүе турында хәбәр итү.

II. Төп өлеш:

1. Мәрям курчакны эзләү. Аның кайда качканын ачыклау.

2. Мәрямны эзләп табу. Мәрямның әтисе белән әнисе кем булып эшләгәннәрен ачыклау. Физ. минут.

3. Мәрямга күңелсез. Мәрямның күңелен күтәрер өчен балаларга сәйлән рәсемен ясарга тәктим итү.

4. Алдан эшләп куелган сәйлән рәсемнәрен карау,төсләрен ачыклау. Тәрбияченең үрнәк итеп рәсем ясап күрсәтү.

5. Балаларның эше.

III. Йомгаклау.

 Мәрямның балаларны мактау, аларга рәхмәт әйтү. Мәрьямның әтисе, әнисе кем булып эшләгәннәрен искә төшерү.

                        Шөгыль барышы:

Тәрбияче: балалар безгә кунакка Мәрьям курчак киләсе иде,ул әле килеп җитмәгән . Кая икән ул? Бәлки ул бездән качкандыр ,аны эзләргә кирәк.Ягез әле эзлик аны

Балалар: Мәрьям син кайда?

Бала: Мәрьям өстәл астында

Балалар: Мәрьям син кая?

Бала: крават өстендә

Балалар: Мәрьям син кайда?

Бала: ишек артында

Тәрбияче: балалар карагыз әле Мәрьямнең бүлмәсендә нәрсәләр бар  ?

Балалар: йорт җмһазлары

Тәрбияче: бу нәрсә?

Бала: крават,

Бала: өстәл,урындык

Бала: шкаф

Бала: көзге

Тәрбияче: булдырдыгыз балалар, сез Мәрьямне крават өстеннән дә,ишек артыннан да,өстәл астыннан да таптыгыз,йорт җиһазларын да күрсәттегез (активлаштыру)

Тәрбияче:  Ә менә Мәрьям  нигә бездән качты,икән нәрсә булды аңа?

Мәрҗям курчак: мин өйдә ялгызы гына калдым миңа бик күңелсез ,минем әтием белән әнием эштә,ә аларның кем булып һәм кайда эшләгәннәрен белмим.

Тәрбияче:  балалар Мәрьямгә булышабызмы?

Балалар: әйе

Тәрбияче: синең тылсымлы капчыгында нәрсә бар ,яле карыйк әле,(балалар урындыкларга утыралар)

Тәрбияче: бу рәсемдә кем сүрәтләнгән?

Балалар:полиция хезмәткәре

Тәрбияче : димәк бу кем?

Балалар: Мәрьямнең әтисе?

Тәрбияче: ул кем булып эшли?

Балалар:полиция хезмәткәре булып эшли.

Тәрбияче: бик дөрес балалар,ә икенче рәсемдә кем икән я кем әйтә?

Бала: табибә апа,ул Мәрьямнең әнисе ( күмәк индивидуалҗ кабатлаулар)

Тәрбияче: дөрес димәк Мәрьямнең әнисе табибә булып эшли ,бу тылсымлы капчыкта тагы нәрсә бар икән? Бу нәрсә?

Балалар: фуражка

Тәрбияче: аны кем кия?

Бала: полиция хезмәткәре

Тәрбияче:дөрес балалар полиция хезмәткәре башына кия бу фуражканы.Ә бу нәрсә икән?

Балалар: халат ,табибә апа кия

Тәрбияче:балалар без Мәрьямнең әтисе белән әнисе кайда эшләгәннәрен белдек,без аҗа булыштык,Мәрьямнен күңелен  дэ күтәрик әле,без аның белән уйнап ял итеп алыйк

Менә минем курчагым

Ике күзе бар аның

Ә менә бу борыны

Бу билгеле муены

Колакларын күрсәтим

Чәчен сыйпап иркәлим

Бигрәк матур битләре

Авызында тешләре

Теле дә бардыр әле

Ә менә болар куллар

Чәбәк-чәбәк уйныйлар

Кечкенә аяклары

Бик матур тыпырдыйлар

Тыпыр-тыпыр.

                                               

Тәрбияче: Балалар, Мәрамга күңелесез, аның әнисе дә, әтисе дә эштә. Мәрамга күңелсез булмасын өчен без анарга менә шундый сәйләннәр рәсемен бүләк итәбез. Менә нинди матур безнең сәйләннәр (тәрбияче сәйләннәр күрсәтә). Бу сәйлән нинди төстә? ( кызыл, яшел, зәңгәр төстә алдан ясалган сәйләннәр рәсемен күрсәтә)

Тәрбияче: Әмир, бу сәйлән нинди төстә?

Әмир: яшел төстә.

Тәрбияче: балалар, Әмир дөрес әйттеме? Бу сәйлән яшел төстәме?

Тәрбияче:Балалар, сәйләннәр рәсемен ясар өчен безгә нинди әйберләр кирәк?

Тәрбияче:Инзилә тартмадан бер әйбер ал әле. Бу нәрсә?

Балалар: Кәгаз.

Тәрбияче:Кәгаз нинди төстә?

Балалар: Ак төстә.

Тәрбияче:Мурат, тартмадан бер әйбер ал әле, бу нәрсә?

Балалар: Буяу.

Тәрбияче:Буяу безгә ни өчен кирәк?

Балалар: Рәсем ясар өчен.

Тәрбияче:Бик дөрес. Без сөйләннәрне төрле төскә буибыз. Менә бу сөйлән нинди төстә?(яшел, кызыл, зәңгәр төстәге сөйләннәр тора)

Балалар: Яшел, кызыл, зәңгәр.

Тәрбияче:Азамат, тартмадан бер әйбер ал әле. Бу нәрсә?

Балалар: Салфетка.

Тәрбияче:Салфетка безгә ни өчен кирәк?

Балалар: Кулларны сертер өчен.

Тәрбияче:Бик дөрес! Хәзер мин сәйләннәр рәсемен ясыйм, ә сез карагыз.

Сул кул белән кәгазне тотасыз. Уң кулның имән бармагын буяуга тидерәсез (тәрбияче күрсәтә). Күрдегезме минем бармагым зәңгәр төскә буялды. Хәзер мин бармак белән менә бу бауга сәйләннең төймәләрен ясап куям (ясый).

Менә нинди матур сәйлән килеп чыкты!

Хәзер инде сез матур сәйләннәр ясап күрсәтегез (балаларның эшләре). (Тәрбияче рәсем ясый алмаган балаларга ярдәм итә, эшләрен мактый).

 (Әзер рәсемнәрне бер өстәлгә төзеп куябыз )

Тәрбияче:балалар, карагыз әле, нинди матур сәйләннәр килеп чыкты!!! Мәрьям сезгә рәхмәт әйтә, ул бу рәсемнәрне үзенең әтисенә һәм әнисенә күрсәтә. Әфәрин!

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Итоговое занятие в первой младшей группе по развитию речи

Итоговое занятие в первой младшей группе по развитию речи «Путешествие в мир игрушек по стихотворениям А. Барто»Конспект итогового занятия в первой младшей группе по развитию речи на тему : «Путешеств...

Открытое итоговое коррекционно - развивающего занятия в первой младшей группе по развитию речи Тема: «Зима»

Открытое итоговое   коррекционно - развивающего занятия в первой младшей группе по развитию речиТема: «Зима»...

КОНСПЕКТ ИТОГОВОГО ЗАНЯТИЯ В ПЕРВОЙ МЛАДШЕЙ ГРУППЕ ПО РАЗВИТИЮ РЕЧИ ТЕМА: «ВЕСНА-КРАСНА КО ВСЕМ ПРИШЛА».

На основе расширения ориентировки детей в окружающем, развивать понимание речи и активизировать словарь. Учить детей по словесному указанию педагога находить картинки....

Конспект итогового занятия во 2 младшей группе по развитию речи "Поможем Колобку вернуться домой"

Цель: проверить усвоенные детьми знания, умения и навыки, сформированные на занятиях по речевому развитию и рисованию.Задачи:Образовательные:Закреплять умение детей образовывать существительные при по...

Конспект итогового занятия во второй младшей группе по развитию речи на тему «День рождение Весны»

Для закрепления у детей представлений о диких животных было разработанно итоговое НОД по речевому развитию....

Итоговое занятие в первой младшей группе по развитию речи «Путешествие в мир игрушек по стихотворениям А. Барто»

Цель:Продолжать развивать интерес к стихотворениям А. Барто.Задачи:1. Продолжать учить разгадывать загадки.2. Продолжать учить осмысливать, что такое хорошо, что такое плохо.3. Развиват...