Тема: “Кышкы мохҗиза”
план-конспект занятия по рисованию (старшая группа)

Интегральләштерелгән ачык шөгыль

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kyshky_mohzhiza_konspekt.docx22.76 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: “Кышкы мохҗиза” (интегральләштерелгән ачык шөгыль)

Галиева Алия Рафаэль кызы,

 Саба районы 5 номерлы

 “Бәләкәч” балалар бакчасы

Бурычлар: 

1. Балаларда бер-береңә ярдәмләшү хисе, туган як табигатенә сакчыл караш тәрбияләү.

2. Төрле ысул, күнекмәләр белән рәсем ясау буенча техник күнекмәләр үстерү. Уйлау сәләтен, сөйләм активлыгын, игътибар, хәтерләрен, комуникатив күнекмәләрен, кул чуклары моторикасын ныгыту.

3. Елның кыш фасылында табигатьнең матурлыгын күрсәтү. Алган белемнәрен уеннарда һәм рәсем ясауда кулланырга өйрәтү.

Материал: органик пыяла, гуашь, кисточкалар, мамык таякчыклары, штамплар, поролон кисәкләре, “серле сандык”, кар бөртекләре.

Шөгыль барышы:

  1. П.И.Чайковскийның “Ел фасыллары” (“Декабрь”) музыкасы уйный.
  • Балалар, бүген бездә кунак  апалар һәм үзебезгә хәерле иртә телик:

Хәерле иртә миңа,

Хәерле иртә сиңа,

Хәерле иртә сезгә,

Хәерле иртә безгә!

Балалар, мин сезгә бер шигырь укыйм. Шигырь нәрсәә турында? Игътибар  белән тыңлагыз әле.

Урамнарга, бакчаларга,

Урман-кырлар өстенә

Ак мамыктай күбәләкләр

Төшә дә, төшә генә.

Бик дөрес әйтәсез, кар турында. Кар кайчан була? (Кар кыш көне була) Кыш патшабикәсе безгә ишек шакый, тиздән үзенең салкыннары, кар- бураннары белән кыш килеп җитәр.

  1. - Балалар, карагыз әле, бу нәрсә? (Бу кар бөртеге). Ул нинди? (зур). Бу кар бөртеге ничек кергән икән бүлмәгә? (Тәрәзәдән, җил белән) Ул гади генә түгел ахрысы. Әйдәгез карыйк әле.

Безгә кемдер хат язып җибәргән.  Кем дип уйлыйсыз? Укып карыйк әле. “Исәнмесез, балалар!Мин- Кыш патшабикәсе сезне шаян кызыксынучан, тапкырлар дип ишеттем. Сезне тикшереп карыйсым килә, туган ягыгызның  табигатен беләсезме, кышны яратасызмы, шуны беләсем килә. Мин сезгә биремнәр җибәрәм, алар серле сандыкта. Сандыкны кар бөртекләре буенча эзләп таба аласыз.”

  • Балалар, биремнәрне эшләп карыйбызмы? Сез кар бөртекләрен күрәсезме?

Менә икән алар, әйдәгез юлга кузгалыйк.

  1. Мин барам тыпырдап

Трам-та-та, трам-та-та.

Курыкмыйм суыктан

Трам-та-та, трам-та-та.

Килә безгә ап-ак кыш

Трам-та-та, трам-та-та.

Күңелләр сөенә

Трам-та-та, трам-та-та. (Юлда сандык табабыз)

  • Балалар, нәрсә бу? Серле сандык  түгелме?  Әйдәгез аның тирәли утырыйк та, ачып карыйк. Амира, булыш әле.  Нәрсәләр бар тартмада? (кар бөртекләре).    Алар нинди? (матур, салкын, ак, йомшак, серле).

-Менә кар бөртеге турында нинди күп матур сүзләр әйттек. Игътибар белән карасак,кар бөртеге кышкы чәчәккә охшаган. Әйтерсең аның таҗлары бар.    Бу тартмадагы кар бөртекләре тылсымлы, биремнәр белән. Түгәрәккә утырый та, биремнәргә җавап биреп карыйк.

А) Мин сезгә сораулар бирәм, сез җавап бирерсез.

- Һәр җир карланган,Сулар бозланган.

Уйный җил- буран, Бу кайчак туган? (Кыш көне)

  • Кыш үзе белән нәрсә алып килә?(кар, суык, яңа ел)
  • Табигатькә кар ни өчен кирәк? (Кар агачларны, үсемлекләрнең тамырларын каплап, җылытып тора; кайбер җәнлекләргә һәм кошларга ышык урын булып тора)
  • Кар нәрсәләрдән тора?(болытлардан ява торган туңган су кристалларыннан)

Молодцы, балалар! Сорауларга җавап бирдек.

Б) Алдагы биремне эшләп карыйк. “Табышмаклар”дип атала. Кемнәр кыш турында табышмаклар белә? Ә хәзер Кыш патшабикәсе табышмакларына җавап биреп карыйк.

-  Оча- юк канатлары,

Чаба- юк аяклары.

Тышта булса өелә,

Өйгә керсә җәелә. (Кар)

  • Кышын аны тәгәрәтеп ясый һәр кыз- малай,

Язын эреп юкка чыга бу агай.  (Кар бабай)

  • Йолдыз- йолдыз вак кына,

Ак мамык сымак кына.

Өс киеменә куна,

Тәнгә тисә, су була. (Кар бөртеге)

В) Молодцы. Балалар. Сез бу биремгә дә бик тиз җавап бирдегез.  Кыш патшабикәнең биремнәре әле бетмәде. Монда ниндидер рәсемнәр бар. Алар кисәкләргә бүленгән. Әйдәгез төзеп карыйк.  Дидактик уен “Рәсемнәрне төзе”

- Афәрин, балалар.  Иптәшләрегезнең рәсемнәренә карагыз әле. Нинди матур кыш турында рәсемнәр килеп чыкты.

Г) Балалар, тартмада тагын бер конверт бар. Карыйк әле. “Кадерле балалар, минем Яңа ел алдыннан эшем бик күп, агачларны туңмасыннар өчен кар белән капларга өлгерә алмыйм. Миңа ярдәм итә алмассызмы икән? Мин сезгә ярдәмгә үземнең тылсымлы пыяла такталарымны җибәрәм. Рәхмәт! Кыш патшабикәсе!”

- Балалар, ярдәм итәбезме? Моның очен безгә әз генә вакытка  тылсымчыларга әйләнергә кирәк.   Пыяла мольбертта агачлар ясап, аларны кар белән каплыйк.

Иң беренче безгә парлашырга кирәк. Урыннарга утырыгыз.

-  Балалар,  бүген кара-каршы басып рәсем ясарбыз. Берегез агач, берегез кар ясарсыз.  Кем нәрсә ясыйсын киңәшләшеп алыгыз. Звонок булуга эшли башлыйбыз. Кабат яңгырагач урыннарыбызны алмашабыз. Сөйләштекме?

Эшләгәндә кисточка, штамплар, мамык таякчылары, валик куллана аласыз.

5.  Ясый башлаганчы бармакларны уйнатып алыйк.

“Бер, ике, өч, дүрт, биш,     (Бармакларны саныйлар)

Без кар әвәлибез ич             (учлар белән)

Түгәрәк ул, шома ул,            (бармаклар белән түгәрәкләр ясыйлар)

  Ашарга ярамый шул...          (янау хәрәкәте)

    “Бер” дигәндә абыз,          (ату хәрәкәте)

    “Ике” дигәч тотабыз      (учларны тоташтырабыз)

     “Өч”дигәч төшеп китә   (учларны ачабыз)

     Ватыла, эреп бетә.        (аяклар белән таптыйбыз)

(Кыңгырау чылтырый)

 (Музыка астында балалар эшли. Авырсынганнарга ярдәм итәм.).

6.  Йомгаклау.  –Балалар, эшләребезне тәмамлыйбыз. Урыннарыбызны җыештырабыз. Кулларыбызны сөртик. Карык әле нинди матур рәсемнәр килеп чыкты сезнең. Нәни тылсымчыларым, сез бүген Кыш патшабикәгә бик нык булыштыгыз. Агачларны салкыннан  саклап кар белән төрдегез.  Эшебезне фотога төшереп алыйк әле. Кыш патшабикәгә җибәрик. Ул да шатлансын.

-Әйдәгез группага чыгып, Кыш патшабикәсенә хат языйк, фотографияне дә салыйк!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты. Тема: “Кышкы урман гүзәллеге”

   Ел фасыллары белән  таныштыруны дәвам итү; кышкы табигатькә хас билгеләр турындагы белемнәрне ныгыту; җәнлекләрнең һәм кошларның кышка ничек җайлашуы турындагы белемнәрне артт...

Тема: «Кышкы урманга сәяхәт»

Балаларның бездə кышлаучы кошлар турында белемнәрен киңәйтү, ныгыту; аларны танырга, табышмаклар әйтергә, пластилин һәм табигый материал белән пөхтә эшләргә өйрәтү.Тәрбия бурычы: балаларда табиг...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә интегральләштерелгән шөгель. Тема: « Кышкы урманга сәяхәт».

Интегрированное занятие в подготовительной группе на тему "Путешествие в зимний лес" на татарском языке...

Тема: « Кышкы аргага хоглуг селгуустээшкин»

Башкы-Орус дыл кырынга бот боттарывыс аравыста мендилежиптээлинер уруглар!Здравствуй небо голубое    Ак-кок дээрим Экии!Здравствуй солнце золотое  Алдын хунум Экии!Здравствуй легки...

Новый год Тема: «Кышкы урман маҗаралары”

Тема:  «Кышкы урман маҗаралары&rdquo...

Тема: “Кышкы калейдоскоп” (МӘКТӘПКӘ ӘЗЕРЛЕК ТӨРКЕМЕ)

Инновацион технологияләр кулланып оештырылган эшчэнлек...