" Мой папа был солдатом" (на татарском языке)
календарно-тематическое планирование по сценарий праздника (старшая группа) на тему

Мияссарова Лена Наилевна

Балалар залга керәләр, урыннарына утырышалар.

Тәрбияче: Балалар, без нинди бәйрәмгә җыйналдык?

Балалар: Әтиләр бәйрәменә.

Тәрбияче: Әйе, балалар, бу көнне безӘтиләр бәйрәмедибез.

Календарьда 23нче февраль Ватанны саклаучылар көне дип билгеләнә. Ватанны кемнәр саклый соң, балалар?

Балалар: Солдатлар.

Тәрбияче: 23 февраль Ватанны саклаучылар көне. Әлеге бәйрәмнең тарихы бик кызыклы. Безнең бабаларыбыз сугышта катнашып, илебезне дошманнардан саклаганнар һәм җиңеп чыкканнар. Шул бабайларга багышлап,  бу бәйрәм барлыкка килгән.

Хөрмәтле әтиләр, бабайлар! Сезне барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз. Һәрвакыт шат, сәламәт, бәхетле булыгыз! Яраткан улларыгыз, кызларыгыз сезне бәйрәм белән котлап, шигырьләр, җырлар, биюләр бүләк итәләр. Рәхим итегез балалар.

 Җыр: “Әти дә солдат булган. Клара Булатова сүз., М. Минхаҗев муз.

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез әле әтиләрне без шигырь юллары белән котлыйк.

1 бала: Солдатка китә егетләр

Үз илен саклар өчен.

Ватан терәге ир, дигән

Исемне аклар өчен.

2 бала: Бүген бәйрәм көнендә

Әтиләрне котлыйбыз.

Шатлык, бәхет, сәламәтлек

Һәммәгезгә телибез.

3 бала: Бүген барлык урамга

Кызыл флаглар эленгән.

Әтиләрнең, бабайларның,

Абыйларның, малайларның

Зур бәйрәме булганга.

4 бала: Мин солдат булдым бүгеннән.

Малалайлар күрсен әле.

Батыр солдатка кызыгып

Кызлар да йөрсен әле.

5 бала: Солдат буласым килә бит

Шуны да аңламыйлар.

Әтиемә ялынсам да,

Иртә әле сиңа, ди.

6 бала: Абый кебек тиз атларга

Беттем инде остарып.

Менә чын солдат! дисеннәр,

Миңа карап остарып.

Тәрбияче: Яңа шинель алып киде солдат

Искесенең чыкты срогы.

Читен аңар иске шинеленә

Саубуллашып карап торуы,

Ул шинель бит, тәне белән бергә

Яралынып, кат-кат кызарган

Санитарка аны шул шинельдә

Ут астыннан сөрәп чыгарган.

Өзелеп-өзелеп язган сәлам хатлар

Аның кесәсендә йөрделәр.

Мин үләрмен, шинель, син калырсың...

-Кайчак солдат шулай уйлаган.

Җыр: ”Солдатта булган диләр Ш.Маннапов сүз. Г.Нигъмәтҗанов көе

Воспитатель: Наши мальчишки ещё ходят в детский сад, но пройдут годы, и они выберут для себя любую военную специальность, армия научит их быть выносливыми, смелыми и ловкими.

7 ребёнок: Есть день особый в феврале

Отмечен он в календаре.

Двадцать третье число

Стало праздничным оно.

8 ребёнок:  Папа сильный мой, ребята,

Он когда-то был солдатом.

Мы с ним штангу поднимали,

Мышцы на руках качали.

9 ребёнок: С папой мы ещё читаем,

На компьютере играем.

И не скучно вместе с ним

Моим папой дорогим.

10 ребёнок: Всех защитников страны

Нынче поздравляем мы.

Эта песня без сомненья

Вам поднимет настроенье.

Песня « Любим армию свою» сл. Е. Карасева, муз. В. Волкова.

Воспитатель: Ребята! Сегодня мы отмечаем День Защитника Отечества: у каждого гражданина России есть священная обязанность оберегать своё родное государство: Потому есть у него почётное право называться Защитником Отечества.

11 ребёнок:    Уверенно шагаем

Какбудто  на параде.

Хотим выносливыми быть

Но не забавы ради.

12 ребёнок:     Хотим скорее подрасти,

Чтоб встать в солдатский строй

И званье гордое носить

«Российский рядовой».

Песня «Наша Родина сильна» сл. Т. Волгиной, муз. А. Филиппенко.

Воспитатель: Ребята! Вы знаете, что для солдата важно дружить и солдатской дружбой дорожить. Давайте проверим, кто знает больше пословиц о дружбе, о смелости.

Я начну, а вы продолжите.

* Герой за Родину герой.

* Где смелость там беда.

* Смелого пуля боится смелого штык не берёт.

* Смелый боец в бою молодец.

* Чем крепче дружба тем легче служба.

* Старый друг лучше новых двух.

 Тәрбияче: Ә хәзер, балалар әйдәгез әле безнең әтиләребезне дә сынап карыйк. Алар батырлык турында мәкалләр беләләр икән?

* Батыр үзе үлсә дә исеме үлмәс.

* Батыр иле өчен үләр.

* Куркак кеше үз күләгәсеннән курка.

* Куркуын җиңгән батыр булыр.

* Кыю бер үләр куркак мең үләр.

* Берлек кайда көч шунда.

Тәрбияче: Ә хәзер хөрмәтле әтиләр, яраткан улларыгыздан, кызларыгыздан котлау кабул итегез, бию карагыз.

Бию.

Тәрбияче: Әтиләр гаиләне яклаучы, аның намусын саклаучы, туйдыручы, җылытучы, мал табучы, яшәү шартлары булдыручы кешеләр. Безнең һәрберебезнең әтиләребезне көчле, белемле, җаваплы итеп күрәсе килә. Һәркем, горурлык белән: "Бу минем әтием, - дип әйтергә тели. Әйдәгез, балаларыгыз сезнең хакта ни сөйлиләр икән, тыңлап китик әле.

13 бала:     Минем әти алтын куллы,

Эшләмәгән эше юк.

Ә эшләгән эшләренә

Сокланмаган кеше юк.

14 бала:    Һәр көн авыр эштә син,

Көчле бит син, әтием.

Үзең уңган, үзең булган.

Изге бит син әтием.

15 бала:  Әтиемнең алтын куллары

Көрәп куя карлы юлларны.

Ул булганда җылы оебез,

Ул булганда җырлап йорибез.

16 бала:    Әтиемнең алтын куллары

Җәй көнендә чаба печәнен.

Ул булганга безнең өстәлләр

Көтеп тора ипи пешкәнен.

17 бала:   Минем әти алтын куллы,

Бөтен эшне булдыра.

Үземә дә, апама да,

Ул үрнәк булып тора.

18 бала:     Әтием минем акыллы

Бик күркәм һәм сөйкемле.

Дөньяда бер кеше юктыр

Минем әти шикелле.

19 бала:    Әтием уңган минем,

Әтием булган минем.

Һәр эштә дә ул булган,

Һәр эштә дә ул уңган.

20 бала:     Әтием печән чаба,

Бакчада сулар сибә

Әниемә, миңа да

Булыша, вакыт таба.

21 бала:     Полиция офицеры!

Минем әти бик булган

Олысын да, кечесен дә

Әтием саклап тора.

22 бала:   Җитмеш төрле һөнәр дә аз,

Егет булган кешегә

Минем әти чын егет ул

Эшли бөтен эшне дә.

23 бала: Гаиләбез горурлыгы

Син ул әтием

Сиңа бәхет һәм шатлыклар

Бик күп телим мин.

Тәрбияче: Бәйрәмебеә гөрләп торсын,

Уен-көлке күп булсын.

Әйдәгез бергә җырлыйбыз

Әтиләр тыңлап торсын.

ҖырМинем әти турында Лилия Басыйрова көе, И. Халилов сүз.

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез әле безнең әтиләребезне тагын сынап карыйк. Иң эрудит әтине сайлыйбыз.

Мин сораулар укыйм, ә безнең әтиләр миңа тиз генә җаваплпрын әйтеп бирерләр. Башладык.

* Михаил Калашниковны нәрсә бөтен дөнҗяда таныта? (Автомат).

* Парижны Дакар белән нинди узыш бәйли? (Ралли).

* Ул беркайчан да президент булмаган, ә Америка акчасына эләккән?     (Франклин).

*Фордның штаб-фатиры кайда урнашкан? (Детройтта).

* Талалихин исемендәге атака? (Таран).

* Беренче урын өчен көрәш? (Конкурс).

* Танылган 12 урындык кайсы агачтан ясалган? (Чикләвек).

* Боулинг уенында шарлардан башка тагын нәрсә кирәк? (Кегли).

* Электричкалар йоклый торган урын? (Депо).

* Шүрәлене хәйләләгән егет? (Былтыр).

Тәрбияче: Иң эрудит әти ул...

Ә хәзер әтиләрнең күзләрен бәйләп, балаларын эзләтик әле. Үз балаларын табарлар микән?

Уен Балаңны эзләп тап.

Ә хәзер безнең малайлар әтиләрен котлап, бию бүләк итәләр.

Бию.

Тәрбияче: Хөрмәтле әтиләр! Сезне чын күңелдән рәхмәт әйтеп, бәйрәмегез белән котлыйбыз. Гел шулай исән-сау булып, тыныч, мул тормышта, балаларыгыз  белән куанышып, аларның зур терәге булып яшәргә язсын. Ә хәзер безнең балалар әтиләренә үз куллары белән ясаган бүләкләрен әтиләренә тапшыралар.

Балалар бүләкләрен бирәләр.

 

 

 

 

 

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Программа «Изучаем татарский язык» (дополнительные платные образовательные услуги по татарскому языку)

Пояснительная записка.В татарском детском фольклоре,лучших произведениях татарской детской поэзии заключены большие возможности для умственного ,нравственного и эстетического развития дошкольник...

Фольклор татарского народа (на татарском языке)

Хөрмәтле коллегалар, бүгенге темабызны дәвам итеп,  минем шуны әйтәсем килә. Без балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасында , беренче төркеменнән башлап, балаларның авазларны дөрес ә...

Фольклор татарского народа (на татарском языке)

презинтация для воспитателей и родителей....

Выступление на семинаре-практикуме для воспитателей по обучению татарскому языку по теме:" Реализация Программы краткосрочного курса обучения русскоязычных родителей и детей татарскому языку"

Данная программа курса имеет практическую направленность, подразумевает гибкость и вариативность, направлена на развитие татарской речи и формирование навыков общения у детей старшего дошкольного возр...

«Обучении детей татарскому языку по УМК «Говорим по-татарски» (по обучению детей татарскому языку 4-7 лет) посредством познавательно-исследовательской деятельности »

ИНДИВИДУАЛЬНЫЙ ПЛАН ПОВЫШЕНИЯ ПРОФЕССИОНАЛЬНОГО УРОВНЯ воспитателя (по обучению детей татарскому языку)первой  кв. категории на межаттестационный период на 2018-2023 г. Ахметовой Гульгены Му...

План самообразования воспитателя (по обучению русскому и татарскому языкам) по теме: " Использование игровых технологий в обучению детей татарскому языку".

План самообразования воспитателя (по обучению русскому и татарскому языкам) по теме: "Использование игровых технологий в обучению детей татарскому языку"....