Рульдә - минем әни
план-конспект занятия по теме
. Балалаларны юлда йөрү кагыйдәләренә, юл билгеләрен танырга өйрәтүнең нечкәлекләренә төшендерүдә ата-аналарны активлаштыру. Ата-аналар белән уртак эшчәнлекне булдыру.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 25.72 КБ |
Предварительный просмотр:
Актаныш районы Киров авылы балалар бакчасы
Әниләр арасында оештырылган ярыш
2013
Тема. Рульдә-минем әни
Максат. Балалаларны юлда йөрү кагыйдәләренә, юл билгеләрен танырга өйрәтүнең нечкәлекләренә төшендерүдә ата-аналарны активлаштыру. Ата-аналар белән уртак эшчәнлекне булдыру.
Алдан эшләнгән эшләр. Ата-аналар белән якынча әңгәмә уздыру, конкурста катнашырга тәкъдим ясау. Әниләрдән торган ике команда төзү. командасы төзелә.
Һәр команданың да исеме, җыры, девизы, эмблемасы була.
Җиһазлар. Командалар һәм жюри өчен өстәлләр, проектор, экран, уеннар өчен атрибутлар, 2 автокресло, музыкаль бизәлеш, бүләкләр.
Жюри эшен оештыу.
Алып баручы һәр этап өчен дә югары бәяне әйтә. Һәр жюри әгъзалары өчен түбәндәге таблица бирелә. Жюри әгъзалары һәр этап саен бәя куя, нәтиҗә ясый.
Бәйге башланганчы, проектор аша, юл йөрү кагыйдәләренә багышланган презентацияләр күрсәтелә.
Конкурс барышы.
Алып баручы. Исәнмесез, хәерле көн, хөрмәтле әти-әниләр, балалар, килгән кунаклар! Без бүген безнең яшәеш өчен бик тә мөһим булган теманы аңлашу, тирәнтен өйрәнү өчен җыйналдык.Үзебезнең һәм балаларыбызның куркынычсызлыгын ничек тәэмин итәргә. Безнең күпсанлы сорауларыбызга әниләребез җавап табарга булышыр. Руль артында утыручы гүзәл затларыбызның саны көннән -көн күбәя. Безнең авылыбызда да аларның саны арта бара. Бүгенге көндә якынча 20 дән артык хатын-кыз автомобиль йөртү таныклыгына ия, укып йөрүчеләр дә бихисап. Ир-егетләрнең аларга карашы, мөнәсәбәте төрлечә инде. Бер ишләре санламаска маташа. Әмма ничек кенә булмасын, хатын-кызлар юл йөрү кагыйдәләрен сирәгрәк бозалар икән, фаҗигаләргә дә азрак эләгәләр, машинаны да пөхтәрәк йөртәләр. Болары фактлар, аларга каршы барып булмый.
Бүгенге бәйгебездә дә хөрмәтле әниләребез көч сынашачак. Командаларны каршы алыйк! (музыка астында урыннарга урнашалар). Әле моннан дистә еллар элек кенә хатын-кызны руль артында күрсәк, гаҗәпкә кала идек. Машина кадәр машина йөртергә ничек йөрәге җиткән янәсе. Ә хәзер юлларда хатын-кыз шоферлар күбрәк тә кебек.
Алып баручы статистика мәгълүматлары белән таныштыра.
Алып баручы. Без бик катлаулы, техник чараларга бай заманда яшибез. Юллардагы машиналар саны көннән-көн күбәя. Кемнеңдер ваемсызлыгы, саксызлыгы аркасында күп кеше тән җәрәхәтләре ала, гомерлек гарип кала, мәңгелеккә күзләрен йома. 2013 елның январь-сентябрь айларында Россия буенча теркәлгән саннарга күз салыйк әле.
Юл-транспорт һаләкәте | Үлүчеләр саны | Яраланучылар саны | |
РФ | 146517 | 18955 | 187457 |
ТР | 3983 | 510 | 4580 |
ТР да юл һаләкәтендә һәлак булучы балалар саны арту күңелгә шом сала. Бу сан 2013 елда 2012 елга караганда күбрәк теркәлгән. 7 ай эчендә 328 юл һаләкәте нәтиҗәсендә 15 бала үлгән, 339 ы төрле тән җәрәхәте алган. Балаларыбызның, үзебезнең иминлегебез үз кулыбызда икәнен онытмыйча, юлларда игътибарлы, сак булсак иде.
Алып баручы. Бүгенге бәйгебезгә үз бәяләрен бирәчәк хөкемдарларыбыз белән дә танышып китик. Актаныш ЮХИДИ Фонды рәисе Сәетова Рәсимә Заһит кызы. Рәсимә апа балаларыбызның көтеп алган кунагы, тәрбиячеләрнең киңәшчесе ул.
---------------------------------------------------------------------------------------
---------------------------------------------------------------------------------------(Жюрига таблицалар бирелә, тутыралар).
Алып баручы Шулай итеп, бәйгебезне башлыйбыз. Алып баручы сүзне команда капитаннарына бирә (команда әгъзалары белән таныштыру).
1. Танышу.
2. Юл тамгаларын беләсезме?
Алып баручы. Безгә юлларда дөрес йөрү өчен юл билгеләре ярдәмгә килә. Юл билгеләрен танырга балаларны да балалар бакчасында ук өйрәтә башлыйлар. Нинди төр юл билгеләре бар икән? (8) Чиратлашып җавап бирәләр.
- Кисәтүче билгеләр (предупреждающие знаки)
- Тыючы билгеләр (запрещающие)
- Знаки приоритета
- Предписывающие знаки
- Знаки особых предписаний
- Информационные знаки
- Знаки сервиса
- Знаки дополнительной информации
Юл билгеләренең нәрсә аңлатканын да әйтеп китик әле.
(алып баручы карточкаларны күрсәтә, командалар әзерлекләрен күрсәткеч таяк ярдәмендә белдерәләр)
Һәр командага да үзенең оригиналь юл билгеләрен уйлап ясарга кушабыз. Юлда, урамда йөрү өчен безнең җирлектә иң мөһим билге булсын ул. Сезгә 3 минут вакыт бирелә. Соңыннан, командалар эшләрен тәкъдим итәләр.
Алып баручы. Кызларыбыз әзерләнгән арада, автомобильләр турында сөйләшик әле. 1970 елның 19 апрелендә беренче ВАЗ-2101 “копейка” автомобиле сафка баса. Дөньяда никадәр автомобиль маркасы санала икән? Иң киң таралганы-65. 1300гә якын дигән фаразлар да бар. Россиядә 24 автомобиль маркасы җыела, моделләр саны 72 тирәсе. 36 ил җиңел машина эшләп чыгара. Россиядә 7 автозавод бар: ЗИС, ГАЗ, ЗИЛ, ИЖ,УАЗ, КамАЗ, Москвич.
3. “Автомобиль маркалары”
Ә сез, хөрмәтле кызларыбыз, нинди автомобиль маркаларын әйтә алырсыз икән? Тикшереп карыйк әле. Әле бер, әле икенче команда чиратлашып әйтәләр. Кайсы команда әйтә алмый, җиңелә.
4. Карточкалар белән эшләү.
Командаларга сораулы карточкалар таратыла. 1 минут эчендә дөрес җавапларны гади карандаш белән билгеләргә тиешләр (карточкалар жюрига тапшырыла)
Алып баручы берәр кызыклы вакыйга сөйли.
5. Музыкаль тәнәфес.
Бераз ял итеп, күңел ачып алу өчен музыкаль тәнәфес игълан итәбез. Үзегезнең теләгегез булса, өстәмә рәвештә, руль артында булган кызыклы хәлләрне дә сөйләргә була.
6. “Нәрсә артык?”
Шофер кеше бик игътибарлы, тәвәккәл булырга тиеш. Игътибарлылыкка уен тәкъдим итәбез. Тәрбияче апалары балаларның игътибарлылыгын, күзәтүчәнлеген үстерү өчен шундый уеннар үткәрәләр.
Өстәл өстендә берничә предмет күрәсез. ЮХИДИ хезмәткәре туктатканда бу предмет сездә булса, сез бу әйберне кулланган очракта моның өчен җәзага тартылырга мөмкинсез.
Ә хәзер игътибар белән карыйбыз. Җавабыгызны аңлатасыз.
Алып баручы. Хатын-кызларыбыз күп көч түгеп табылган акчаны юк-барга сарыф итмичә, һәр тиенен саклап, тиешле урынга тотучылар, гаилә бюджетын саклаучы затлар. Белгәнегезчә, 1 нче сентябрьдән штраф бәяләре артты. Шуңа бәйле сорауларга җавап бирегез әле.
Алып баручы берничә сорау бирә (газетада)
(хөкемдарларыбыз, бу ике уеныбызга бәяне гомумиләштереп кенә куярсыз)
7. Сәхнәләштерү.
Минем кулымда чираттагы уеныбызның исеме язылган серле кәгазьләр. Капитаннар чыгып алыгыз әле. Шуны сәхнәләштереп күрсәтсәгез иде.
(Автомобиль сайлау күренеше.
Балаларны иртән бакчага алып килү күренеше)
Командалар әзерләнгән арада, алып баручы үзе берәр кызыклы хәлне сөйли тора.
Балаларга бүләк.
Хөрмәтле әниләребез, сезнең өчен янып-көеп, көч биреп утыручы балаларны сөендерик әле. Нәниләребез төрле гадәти булмаган әйберләр, уенчыклар яраталар. Сез дә аларга гадәти булмаган транспорт төре ясап бүләк итегез әле. (бияләй автобус, кыргаяк поезд һ.б.) Ни өчен, кайларда кулланырга мөкин икәнлеген дә аңлатып китәрсез. Бу өлешкә бәя куймыйбыз. Моны бераз ял итү дип кабул итәрсез.
8. Капитаннар бәйгесе. (1 минут эчендә сорауларга җавап бирү)
“Сорау-миннән, җавап-сездән” уенына капитаннарны чакырабыз. Рәхим итегез!
1 капитанга:
* Юллар кисешкән урын (юл чаты)
* Пассажирларны утырту, төшерү урыны( тукталыш)
* Юлны аркылы чыгу урыны( зебра)
* Руль артына яңа утырган кеше (чайник)
* Җәяү йөрүче кем дип атала? (Җәяүле)
* Велосипедта ничек йөререгә ярамый? (Кулны җибәреп)
* Җәяүле юлы (тротуар)
* Транспортта баручы ничек атала? (Пассажир)
* Зебра ничә төсле? (2)
* Трамвай кайдан йөри? (рельстан)
2 капитанга:
* Берничә транспорт төренең бәрелешүе (авария)
* Юл хәрәкәтен бозучыга җәза (штраф)
* Безнең авыл аша үтүче федераль трасса (М-7)
* Автомобильнең күрү органы (фара)
* Автомобильнең төп өлешләрен әйтү (Двигатель, шасси, кузов)
* Светофорның ничә төсе бар? (3)
* Җәяүлеләр өчен яшел ут янса, машиналар өчен тинди төс янар?( кызыл)
* Нинди транспорт төрләре бар? (Су, һава, коры җир)
* Автобус көтү урыны (тукталыш)
* Светофорда кызыл сигнал кайда урнашкан? (иң өстә)
Монысы өстәмә сорау гына
* 90-60-90 саннары нәрсәне аңлата? (ГАИшник яныннан узу)
9. “Мин башлыйм-син дәвам ит” мәкальләр бәйгесе игълан итәбез. Мин мәкальне башлыйм, сез дәвам итәсез. Сез әзерме? Башладык.
* Юл газабы- (гүр газабы)
* Юлга чыксаң, (иптәшең синнән яхшырак булсын)
* Урау булса да (юл яхшы)
* Аптырамый ашык-(юлың булыр ачык)
* Сукыр тычкан юлга чыкса, (тез тиңентен кар ява)
* Юлчының юлда (булуы яхшы)
(Юл, шоферлар турында да күп булмаса да, җырлар иҗат ителгән. Шуларны бергәләп искә төшерик әле)
10. Такмаклар бәйгесе “Әнә килә автомобиль...”(дәвам итү)
Гүзәл затларыбызны төрле яклап сынап карадык. Аларның гаиләдә генә түгел, руль артында да үзләрен ышанычлы, кыю, тәвәккәл тота белүләрен ачыкладык. Һәрберебезнең күңел түрендә һәрчак моң, җыр яши. Безнең кызларыбыз үзләрен такмак әйтешү бәйгесендә дә сынап карасыннар әле.
Алып баручы. Бәйгебез ахырына да якынлашты. Үзегезнең зирәклегегез, тапкырлыгыгыз, җор телегез, җыр-моңнарыгыз белән безнең күңелләрне күтәреп, күңелле ял иттергәнегез өчен зур рәхмәт сезгә. Киләчәктә дә сезне сәламәтлектән, гаилә бөтенлегеннән, имин юллардан аермасын Ходай.
Хәзер сүзне бәйге нәтиҗәләре белән таныштыру өчен хөкемдарларга бирәбез. Рәхим итегез! . Жюри бәйге нәтиҗәләре белән таныштыра, бу конкурсның әһәмияте хакында әйтеп китә. Балалаларны юл кагыйдәләренә өйрәтүдә бердәмлекнең нәтиҗәле, яхшы алым булуын аңлата.
Йомгак ясау. Бүләкләү.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Проект мини-музей «Мир воздуха » Руководитель мини-музея: Горкина С.С.- воспитатель первой категории р.п. Пышма МБДОУ ПГО « Пышминский детский сад № 7».
Наименование мини-музея: мини-музей «Мир воздуха »Профиль музея: познавательно- исследовательский. Цель:Изучение детьми воздуха и способы его обнаружения.Формировать осоз...

Обогащение предметно-развивающей среды посредством создания мини-музея в группе. Наш мини- музей "Чудо-дерево"
Каждое посещение нашего мини-музея – это деятельность, имеющая учебную, воспитательную, развивающую цель. В мини-музее в условиях группы происходит развитие познавательных интересов и познавател...

Организация мини-библиотечек в ДОУ. В качестве нестандартного метода приобщения дошкольников к литературе мы создали в группе детскую мини-библиотеку.
Мини-библиотека...

Проект «Минем туганнарым», «Минем өем – мой дом»
Лэпбук–тематическая папка по комплекту «Татарча сөйләшәбез»(«Говорим по-татарски»)...

Консультация «МИНИ – МУЗЕЙ В ДЕТСКОМ САДУ КАК ФОРМА РАБОТЫ С ДЕТЬМИ И РОДИТЕЛЯМИ. МИНИ – МУЗЕИ ПАТРИОТИЧЕСКОЙ НАПРАВЛЕННОСТИ»
Цель: Обогащение воспитательно-образовательного пространства новыми формами работы с детьми и их родителями. Задачи: ·...

