"Cәламәтлек аланы"
классный час (старшая группа) на тему

  Саескан:   Исәнмесез, кадерле дуслар!

Мин сезне бүген сәламәтлек аланыны  өенә чакырам.Урман,  күлләрдә  яшәүче дусларым сәламәт  булып яшисегез килсә,   сәламәтлек аланы өенә рәхим  итегез!

Бака сикереп  чыга:   Сәламәтлек  аланы өе   дигәннәре  шушы микән?(як-ягыннан карый). Әлегә  беркемдә юк. Ишеген шакып карыйм  әле. Берәүдә юк ләбаса, кереп карыйм  булмаса.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл slamtlek_alany.docx19.65 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан  Республикасы

Әтнә муниципаль  районы  Яңа Шашы  балалар бакчасы

Тема: “Сәламәтлек аланында”

Төзеде  тәрбияче:

Маугизова А.Г.

1кв.категорияле.

2015 ел

  Саескан:   Исәнмесез, кадерле дуслар!

Мин сезне бүген сәламәтлек аланыны  өенә чакырам.Урман,  күлләрдә  яшәүче дусларым сәламәт  булып яшисегез килсә,   сәламәтлек аланы өенә рәхим  итегез!

Бака сикереп  чыга:   Сәламәтлек  аланы өе   дигәннәре  шушы микән?(як-ягыннан карый). Әлегә  беркемдә юк. Ишеген шакып карыйм  әле. Берәүдә юк ләбаса, кереп карыйм  булмаса.

Төн җитте- музыка астында йолдыз һәм  ай  чыга. Таң ата кояш  чыга- музыка  астында  кояш  чыга.

Бака  иртән торып  зарядка ясый.(музыка уйнап  ала).

Сәламәт  булыйм  дисәң.

Режим  үтә  һәркөнне

Зарядкаңны калдырма

Иртәнге  ашың   төсле (кереп  китә).

Куян  сикереп  чыга: Сәламәтлек аланы өендә ”  кем яши?

Бака  : Бу мин-бака такылдавык.Ә син кем?

Куян: Бу мин- йөгерек куян.

Мине дә үз янына ал әле.

Бака  :  Син нишли  беләсең  соң?

Куян:Мин бик яхшы йөгерә  беләм.Сине дә йөгерергә өйрәтермен.Кишер яратам. Бергәләп кишер  үстерербез.

Бака: көлә

Куян:Кишер ул бик файдалы, үстерә,витаминнары да күп.

Бака  :   Ярый алайса кер бергә торыйк.

Куян: Әйдә  чык  монда йөгерергә,  биергә  өйрәтәм. Бергәләп биеп алыйк.

Куян йөгерергә өйрәтә.  Музыка  астында  бииләр. Тям-тям.

Бака:Әйдә  дустым, керик  өебезгә.

Тычкан  мәтәлчек  атылып чыга: Чи-чи, о-о. Бу  сәламәтлек  аланында  кем яши?

Бака  :   Бу мин-Бака-такылдавык.

Куян:   Бу мин йөгерек  куян. Ә син кем  соң?

Тычкан:  Бу мин   чи-чи  тычкан. Мине дэ үз  яныгызга  алыгыз  әле?

Куян:   Ә син нишли беләсең соң?

Тычкан:  Мин җир казый беләм.Сезне  мәтәлчек  атарга  өйрәтермен.

Бака  :   О-о , ярый  кер  алайса.(Керә)

Барысы бергә җырлыйлар.

Хәзер алга барабыз, хәзер артка барабыз(2)

Уң якка да йөгерик

Сул  якка да йөгерик

Армый- талмый хезмәт итеп

Шулай  бергә  көн  күрик.

Куян:  Әйдәгез  кишер  утыртыйк.Тешләребез  нык  булсын.тамагыбыз  тук  булсын.

Бака  :  Мин казыйм.

Куян:   Мин утыртам.

Тычкан  :  Мин су сибәм.Чи-чи (Су ташый)

Бака: Әйдәгез ял итеп бер уен уйнап алыйк  әле. Мин сезгә хәрәкәтләр ясап күрсәтәм, ә сез минем арттан кабатлагыз.

Уен:

Комета төшә-  хайваннар янына  килеп  карыйлар.

Куян: Нәрсә бу дип  аптырашып  карап  торганда.(Тавыш була  тәлинкә төшә).

Куян:   Дусларым карагыз әле  ниндидер  яктылык  күренә.

Нло: (як- ягына  карана, ә калганнар  1 кырыйга  җыйналалар)

Нло: Бу нинди  җир? Мин кая килеп эләктем?Сез  кемнәр?

Куян:   Без-без урман  җәнлекләре  булабыз,  ә  син кем? Нишләп  йөрисен?

Нло: Мин чит планетадан килдем, мине  дусларым  җибәрде,  безнең  планетага  микроблар яный,  без аларны  ничек  итеп   бетерергә дә белмибез, ярдәм  итмәссезме  безгә?

Бергә: Итәбез.

Шулай  сөйләшеп  торганда  болар  янына    төлке  керә.Җырлый-җырлый.

Төлке:  Безнең урман бигрәк матур

Һавасы да саф аның

Тирән итеп  бер  суласаң

Чистара  бөтен  каның

Үләннәре  чып-чын  дару

Дөрес  итеп  куллансаң

Үпкәләрең  чистара

Саф  һавасын  суласан

Исәнмесез !Сәламәтлек  аланы   шушы  булама? Мин дөрес  килдемме? Сәламәтлек аланына керергә  рөхсәт  итегез.

Хайваннар: Әйдәгез  рәхим  ит.

Төлке: Нло ны  күреп  ала һәм  аптырап .Дусларым  бу  нинди  кунак? Кем  бу?

Бака  :  Бу чит планетадан  килгән  кунак. Бездән  ярдәм  сорый. Аларның  планетасына  микроблар  яный.

Нло:  Микроблар үзләренә  дуслар  эзлиләр.Безнең  планетабызны  юк  итәргә  уйлыйлар.

Төлке: Бердэ  борчылма.   Микроблар безнең илдә инде бик күптәннән  бирле яшәп килә.Мин шулар турында әйтеп китим әле.

 Микроблар файдалы  һәм  зарарлы  булалар,  без  аларны  күрмибез.

Микроб керә.

Микроб: Монда минем  турында сөйләшәләр  бугай.Миндә үзем турында  сөйлим әле.

Вакның вагы мин микроб

Хәтта күзгә күренмим

Кешедән кешегә күчәм-

Чирләтергә иренмим.

Дусларым әйдәгез кунагыбызны  зарарлы  микроблар  белән  көрәшергә  өйрәтәбез.

Бака  :  -Микроблар чисталыктан  курка.Мин хәзер сезне үземнең дусларым белән таныштырам. Менә бу су,ә монысы сабын.

Су: Мин чиста су,йөгерек су.

Мин тормыш  чыганагы.

Юын син минем белән

Сәламәт  булыйм  дисәң.

Сабын:  Һәр  бала  мине  сөйсен,

Һәркөн  юынып  йөрсен.

Юсын  аяк- кулларын,

Битен  һәм  колакларын.

Тычкан:  -Микроблар  саф  һаваны  яратмыйлар. Әйдәгез саф һаваның үзен тыңлап карыйк әле.

Саф һава:  Ылыслы урманнард йөрдек

Дусларым белән бергә

Саф һава кирәк  икәнен

Алар күптәннән белгән.

Куян:   -Микроблар  витаминнардан  куркалар,шуңа күрә  күбрәк  яшелчә  һәм  җиләк-җимеш  ашарга  кирәк.Яшелчәләр арасында ниләр генә юк икән

  Яшелчәләр  чыга.

Мин кәбестә, кишер, суган

Бәрәңгесе помидоры-

Витамин белән тулган.

Төлке:- Күбрәк саф  һавада булырга һәм  спорт  белән  шөгыльләнергә  кирәк.Сәламәтлек- төп  чирләргә  каршы  торучанлык. Спорт һәм  сәламәтлек   алар минем иң якын  дусларым.

Спорт һәм  сәламәтлек  чыга бииләр.

Спорт: Күрәсең  спорт  дускай  уңган, булганнар.

Булыгызсау-сәламәт

Сәламәтлек : Сәламәт  тәндә-сәламәт  акыл!

Сәламәтлек –зур  байлык.

Саскан : Очып чыга.

Саескан: Менә ничек  күңелле  дусларым!Барыгыз бергә җыелгач. Шулай сәламәт  булып, спорт белән шөгыльләнеп, дөрес тукланып яшик.

Сәламәтлек –зур  байлык.

Төлке Килгән кунагыбыз микроблар белән ничек итеп көрәшергә  кирәклеген белдеңме инде?

Нло:- Мин  инде  хәзер  аңладым, ничек  итеп  микробларга  каршы  көрәшергә  кирәклеген.Урман  дусларым!Сезгә  бик  зур  рәхмәт.Миндә  тизрәк  кайтыймда,үземнең  дусларыма  микроблардан ничек котылырга  кирәклеген  аңлатыйм.

НЛО очып китә.

Хайваннар  җыр  җырлыйлар.”Сау бул НЛО”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәламәтлек театры

Балаларда сәламәт тормыш алып баруның ихтияҗларын булдыру. Әкият персоналары аша сәламәтлекләрне саклау чаралары һәм ысуллары белән таныштыру. Сәламәт тәндә - сәламәт акыл шигыре...

Сәламәтлек, тәртип, чисталык- бездә чын дуслык.

Кечкенәләр төркемендә күңел ачу кичәсе....

"Табигать һәм сәламәтлек"

Табигать һәм сәламәтлекнең бер-берсенә йогынтысын аңлату; балаларда сәламәтлекләренә карата кызыксыну тәрбияләү; сәламәтлекне кайгыртырга өйрәтү, табигатькә сакчыл караш булдыру....

ГӨЛШАТ ЗӘЙНАШЕВА ШИГЫРЬЛӘРЕНДӘ СӘЛАМӘТЛЕК ТЕМАСЫ

Гөлшат Зәйнашева шигырьләрендә сәламәтлек темасы...

Сәламәтлек – зур байлык

Бурычлар:  1. Шапшалыкка тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү.  2. Яшелчәләр белән таныштыруны дәвам итеп, алардагывитаминнарны хәтердә калдырырга булышу, аларның исемнәрен истә калдырырга...

Сәламәтлек аланы

спортивное мероприятие на татарском языке...