Сценарий праздника "Хөрмәтебез СЕЗГӘ-ӨЛКӘННӘР!
методическая разработка (старшая группа) на тему

Яруллина Фирдавес Нажиповна

"Хөрмәтебез СЕЗГӘ-ӨЛКӘННӘР!

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл olknnr_kone.docx17.38 КБ

Предварительный просмотр:

                     Сценарий .”Өлкәннәр көне”

Балалар:Җыр:”Хәерле иртә”

  1нче алып баручы:

Безнең бакчабызда бүген аеруча күңелле, чөнки безгә авылыбызның иң хөрмәтле кешеләре килгәннәр. Әйдәгез, балалар, тагын бер тапкыр  кунакларга “хәерле көн” теләп исәнләшик.

Балалар: Исәнмесез!

2 нче алып баручы:

Бүген без”Өлкәннәр  көненә” җыелдык. Кунаклар  арасында  бала-чаклары сугышка кадәрле ачлы-туклы елларга туры килгән, ә иң матур яшьлек еллары сугыш елларында авышкан хөрмәтле кешеләр дә бар. Әйдәгез әле, танышуыбызны нәкъ менә шушы хөрмәтле кешеләрдән башлыйк. Мәдинә апа турында сөйләү өчен сүзне оныгы Лианага бирәбез.

                          (Лиана сөйли).

( Лиана, Дәүәниең турында шулай  матур итеп  безгә җиткерүең өчен зур рәхмәт сиңа.)

Мәдинә апа бүгенгедәй һәрвакыт көр күңелле булып яшәгез. Дәү әниләребез!  Мәдинә ападан үрнәк алыгыз әле.  Чөнки ул бездәге бәйрәмнәрне калдырмыйча һәрберсендә катнашып, безне куандырып тора.

1 нче алып баручы:

Суфыя апа турында сөйләү өчен сүзне аның оныгы Гөлчәчәккә бирәбез.

                             (Гөлчәчәк сөйли)

- Гөлчәчәк , Дәү әниең турында шундый эчтәлекле, күңелләрне  кузгатырлык  итеп  безгә  җиткерүеңә  зур  рәхмәт.

Суфыя апа ! Ару-талуны белмичә гомер буе хезмәт иткәнегез өчен зур рәхмәт сезгә.

 2 нче алып баручы:

Илдар абый.  Тормыш иптәше Рәисә апа белән 3 кыз, 1 ул тәрбияләп үстерделәр.Ильдар абый гомер буе колхозыбызда,төрле эшләрдә көч куйган хөрмәтле кешебез ул!Сезгә зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

1нче алып баручы:

Мәншүрә апа .Тормыш иптәше Зөфәр абый белән 2 ул, 1 кыз тәрбияләп үстергәннәр .Үзендә булган барлык көчен,энергиясен мәктәптә балаларга белем һәм тәрбия бирүгә кызганмаган хөрмәтле кешебез ул!

2 нче алып баручы:

Сара апа. Тормыш иптәше Ильдар абый белән 2 ул, 1 кыз тәрбияләп үстерделәр.Сара апа колхоз тормышында  күп көч куйган хөрмәтле кешебез!

1 нче алып баручы:

Хәлисә апа. Герой ана ! Әнвәр абый белән 5 бала:3 ул, 2 кыз тәрбияләп үстерделәр. Хәлисә апа бик күп еллар колхозхозыбызда күп көч куйган хөрмәтле кешебез.

 2 нче алып баручы:

Равия апа. Герой ана!Тормыш иптәше Гомәр абый белән  5 бала: 3 кыз, 2 ул тәрбияләп үстерделәр. Шулай ук  авылыбызның мәктәпкәчә яшьтәге йөзләгән  баласына үзенең җан җылысын  биреп тәрбияләгән, безнең бакчабызның алыштыргысыз мөдире булып  бик күп еллар эшләгән хөрмәтле кешебез!  Рәхмәт сезгә.

 1нче алып баручы:

Наилә апа. Тормыш иптәше Зөфәр абый белән  1ул  , 1кыз тәрбияләп үстерделәр. Шулай ук авылыбыздагы балаларга тәрбия һәм ныклы белем бирүдә үзенең бөтен тырышлыгын, көчен куйган хөрмәтле кешебез ул! Рәхмәт сезгә.

2 нче алып баручы:

Акълимә апа .Тормыш иптәше Наиль абый белән 1 ул, 2кыз тәрбияләп үстерделәр. Әкълимә апабыз безнең бакчабызда балаларыбызны  тәмле-тәмле ризыклар белән сыйлаган, аларга тәрбия бирүдә үзенең  зур хезмәтен  керткән хөрмәтле кешебез. Рәхмәт сезгә.

1нче алып баручы:

Солтания апа .Тормыш иптәше Зөфәр абый белән 4 ул, 1кыз тәрбияләп үстерделәр. Солтания  апа гомере буе колхозыбызда тырышып хезмәт куйган хөрмәтле кешебез.Рәхмәт сезгә.

2 нче алып баручы:

Хәлимә апа. Тормыш иптәше Харис абый белән 1 ул, 2 кыз тәрбияләп үстерделәр. Хәлимә апа гомер буе  колхозда тырышып хезмәт иткән кешебез .Рәхмәт сезгә.

1нче алып баручы:

Хиндия апа. Тормыш иптәше Шамиль абый белән 3 кыз тәрбияләп үстерделәр. Бүгенгесе көнне дә колхозыбызда хезмәт куя. Рәхмәт сезгә.

2 нче алып баручы:

Х өрмәтле өлкәннәребез! Сезнең тормышыгыз,Туган илебез алдында куйган хезмәтегез искиткеч зур.

Сез хөрмәткә лаеклы кешеләр, дәүәниләр. Барлык тырыш хезмәтегез, үрнәк балалар, акыллы оныклар үстергәнегез өчен зур рәхмәт сезгә.

 1 нче алып баручы:

Ә бүгенге оныкларыгыз чыгышы сезгә бәйрәм бүләге булсын иде.  Сүзне балаларга бирик.

  Алар сезне ничек яратуларын шигъри юллар аша җиткерәләр.

1.Шигырьләр сөйлиләр:

  • Алия –“Дәү әнием”
  • Н. Ралинә-“Иңнәремдә фәрештә”
  • Сәрвиназ- “Дәүәнием”
  • Ф.Ралинә-“Дәүәнием”
  • Инсаф –“Дәүәнием”
  • Дәнис-“Дәүәнием”

2. “Бала белән күбәләк” Г.Тукай шигырен Әмир-Алия укып күрсәтә.

3.Г.Тукайның “Фатыйма һәм сандугач” шигырен Ралинә һәм Алия сөйләп күрсәтә.

3  4.Кызлар башкаруында “Матрёшкалар” биюен тәкъдим итәбез.

5  5.. “Терем-теремкәй” әкияте.

 Балалар башкаруында җыр: “Көз”

2 нче алып баручы:

Хөрмәтле дәүәниләребез. Оныкларыгызның тырышып-тырышып әзерләгән чыгышлары тәмам. Ә хәзер, әйдәгез,  сүзне сезгә тапшырабыз. Сезнең дә балаларга әйтер теләкләрегез, киңәшләрегез  бардыр. Рәхим итегез.

Чәйгә рәхим итегез!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

« Чудо от доброго сердца» сценарий музыкального кукольно-драматического спектакля по мотиву сказки Ганса Христиана Андерсена «Дюймовочка» ,автор сценария — Савиных Ольга Сергеевна.

Уважаемые коллеги и родители! Представляю Вашему вниманию сценарий, по которому был поставлен спектакль с детьми старших групп. Драматургическая эклектика дала возможность раскрыть свои таланты каждом...

Сценарий музыкальной сказки-импровизации для детей 5-го года жизни "Курочка Ряба", сценарий новогоднего утренника для малышей "В гостях у Умки"

Разработка сценария музыкальной сказки -импровизации"Курочка Ряба" может быть использована к весеннему праздничному развлечению 8 марта.  В сценарии использован музыкальный материал по программе ...

Сценарий физкультурного досуга для детей старшего дошкольного возраста «Если очень захочу — в космос скоро полечу!» Аксинья Попова Сценарий физкультурного досуга для детей старшего дошкольного возраста «Если очень захочу — в космос скоро полечу!» Сценар

Сценарий физкультурного досуга для детей старшего дошкольного возраста «Если очень захочу — в космос скоро полечу!»Аксинья Попова Сценарий физкультурного досуга для детей с...