Карга боткасы
материал на тему

Когда растает снег, весело зазвенят ручейки татарский народ приветствуя грачей, отдавая им дань уважения готовили особенную кашу"ботка" "Карга боткаксы" и устраивали праздник.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл karga_botkasy.docx40.39 КБ

Предварительный просмотр:

Карга  боткасы

1 бала. Ачылы  ак  калын  юрган.

Исте апрель җилләре

Кошлар кайта,сагындыра

Туган - үскән җирләре.

2   бала.Көннэрен  юлда   үткәреп,

Куанышып   очрашалар.

Канатларына   кутәреп,

Яз  китерә  ич  алар.

3 бала. Килсеннәр,әйдә   килсеннәр

Без  дуслары    кошларның

Оялар  куйдык   керсеннәр

Буләге  дип   дусларнынң .

Шәвәли    керә,кулында   рогатка:

Карга әйтә: кар –р,кар-р,

Мичтә  бәлеш   бар-р, бар-р.

Берсен  генә   алыр   идем,

Өйдә кунак  бар-р, бар-р .

Тәрбияче:Син кем?  Син  нишләп йөрисең?

Шәвәли: Мин -  Шәвәли, Шәвәли,

Шук  малай  мин  Шәвәли.

Кулга  рогатка  аламын,

Каргаларны   куамын.

 Тәрбияче: Шәвәли, син   нишләп   каргаларны    куасың, нишлэп    рогатка   алдың?

Шәвәли:Алар   иртән,кичен   кычкыралар:  кар-р,  кар-р,тиздән    бетә    кар-р,   кар-р, - дилэр.

Тәрбияче: Балалар, Шәвәли  дөрес  эшлиме?

Балалар: Юк,Шәвәли  дөрес  эшләми.

Шәвәли:   Нишләп   әле   дөрес   эшләмәскэ,  кемгә  кирәк   ул   кычкыра  гына   белә  торган  Каргалар?Мин   бит  әле  каргаларга  гына  түгел,чыпчыкларга, саесканнарга,тагын  башка  кошларга  да  атам.Их- х,  ничек   кунелле!

 - Эх, Шәвәли, Шәвәли, син  шук  малай  гына тугел, син бик  начар   - хулиган   малай   икәнсең!

-   Нишлэп  алай   ул,апа?

-   Балалар, сөйләп  бирегез  әле,безгә  кошлар  нинди  файда  китерәләр.

 - Кошлар  безгә   зур   файда   китерәләр.

-   Алар   агачларны    бөжәкләрдән    чистарталар.

-   Башка   усемлекләрне    дә   начар   кортлардан   саклыйлар,басуда   икмәкне   саклыйлар.

-   Алар   матур   итеп   жырлыйлар.

-   Ә   тагын   Шәвәли   Борынгы   ышанулар   буенча   кешеләр, язны   җылы   яклардан   кара   каргалар   алып   кайта,  дип   уйлаганнар. Каргалар   килу   хөрмәтенә «Карга   боткасы» ясаганнар, бәйрәм  оештырганнар. Менә без   дә бүген  Карга боткасы  үткәрергә  булдык.

Шәвәли. Миңа   бик   оят,  мин  аңладым. Кешеләр   кошлар   хөрмәтенә   бәйрәмнәр   ясаганна,ә мин аларны  рогткадан   атып   йөрим. Мин   башка   беркайчан   да   алай   эшләмәм.  Гафу   итегез, апа, гафу   итегез, балалар.  Мин  бу  рогатканы    да  сездә  калдырам. Тәрбияче.  Балалар, без   Шәвәлине  гафу итик. Узебезнең   бәйрәмгә  чакырыйк.

 Җыр     «Сыерчык»      (Г.Лотфи    суз.,И.Шамсутдинов   кое )

Каргалар    очып   керәләр.

1  кара: Кар- р, кар-р  

2  карга: Туем   житте,бар  - бар.

                    Матур    язлар   алып   килдек .

                    Күңелле   жәйләр   китердек .

 Магнитафон    язмасында    бию    көе.

«Кара    каргалар»    биюе.

Карга:Кар, Кар.

Туем    җитте,бар,  бар!

Ярма,  кукәй    алып   бар,

Сөт -маенны   алып   бар,

Ипи   -   итен   алып    бар,

Карр,  карр,  карр!

Әби   белән   бабай   керәләр. Исәнләшәләр.

Әби: Каргалар  да килеп житкәннәр икән.

Бабай:  Балакайлар   да    жыелган .

Әби:Балалар  ярма  да бар:  май    да   бар.Без ботканы  пешерергә   куйыйк,  сез  куңел  ача  торыгыз.

Уен    «Там,  там, тамчы   там».

Алып    баручы. Балалар   яз   көне   безгә  бик   күп   кошлар   очып   кайта, без аларны   яратабыз.Рәнжетергә   ярамаганны   белбез.Әйдәгез   алар   турында   шигырьләр   сөйләп   китик.

1. Ә.Бикчәнтәева   «Кара  карга»,Нури    Арслан  «Яз».

Җыр  «Кәккүк»    Ә. Ерикәй   сүзләре    Мансур  Мөзаффаров көе

Алып   баручы. Мин    сезгә   кошлар   турында   табышмаклар   әйтәм, ә  сез   җавап   бирегез.

1.Гөлдер   -  гөлдер   гөлдер    бу,

      Кызыл   тәпи   -  кемдер    бу?

2.Җәй   тукылдый   бу   чүкеч,

    Кыш   тукылдый  бу  чүкеч.

    Ничек   чыдый   бу чүкеч? (Тукран  )

3.Чырык-   чырык    чыркылдый,

    Бер  жиргә  дә  ул  китми,

    Безнең  белән   дус   яши.

    Әйтегез,  ул   ни? (Чыпчык  )

Әби белән   бабай. Балалар   боткабыз   пешеп   җитте.Рәхим итеп    сыйланыгыз.

Тәрбияче. Кошлар  - табигать   күрке   алар.  Аларның   матурлыгын  күреп,   тылсымлы   җырларын   тыңлап,күңел   сафлана: алар   табигатькә,  безнең   куңелләргә   ямь   өстиләр.Шуңа   күрә   без   кошларны   яратабыз, саклыйбыз,алар   турында   кайгыртабыз.  

                             


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий праздника КАРГА БОТКАСЫ

Самым популярным весенним праздником татарского народа несомненно является "Карга боткасы"В древние времена люди считали, что весну на кончиках своих крыльев приносят вороны. Поэтому как то...

Фольклорный праздник "Карга боткасы"

Конспект праздника на тему "Карга боткасы". Это праздник проводиться весной....

Карга боткасы

Балалар бакчасында фолклор кичәсе...

Тема: «Карга боткасы» (на татарском)

Максат: “Карга боткасы бәйрәме” белән таныштыру.Бурычлар:-тәрбия: татар халкының традияләренә һәм культурысына мәхәббәт,ихтирам тәрбияләү.-үстерү: сөйләм телен үстерү,игътибарлык,тапкырлык һәм р...

"Карга боткасы"

Балаларны элекеге бэйрэмнэр белэн таныштыру,кошлар турында белем биру,аларны сакларга ойрэту.Татар халык йола бэйрэмнэренэ кызыксыну уяту....

Карга боткасы

    Праздник  “Карга боткасы” это весенний праздник посвящённый прилёту грачей....