"Тукай, мәңге яшә!"
план-конспект занятия (подготовительная группа) на тему

Ибрагимова Ляйля Фазылзяновна

Сценарий занятия- развлечения

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tukay_mnge_yash.docx27.66 КБ

Предварительный просмотр:

                                   “Тукай, мәңге яшә!”

Балаларның яше: 6-7 яшь

Максатлары: Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты белән танышуны дәвам итү,

Милли тәрбия бирү, дуслык төшенчәсен ныгыту, сәнгатьле сөйләмгә өйрәтү.

Бурычлар: 

Белем бирү – балаларның Г.Тукай иҗаты турында белемнәрен баету һәм камилләштерү;

Үстерү – сәнгатьле сөйләм, чыгыш ясау осталыкларын үстерү;

Тәрбияләү – балаларда күтәренке кәеф, бәйрәм рухы булдыру, шигърият белән кызыксыну тәрбияләү.

Тәрбияче: Кадерле балалар! Без бүген татар халыкның йөзек кашы булган сөекле шагыйребез Г.Тукайның туган көнен билгеләп үтү кичәсенә җыелдык. Без сезнең белән Г.Тукайның “Бәйрәм бүген” җырына, залга кердек.

Илдә кояш, җирдә кояш,

Йөздә кояш, күздә кояш.

Көндәгечә көлә кояш,

Әмма бүген үзгә кояш!

                                Бүген аның каршысына

                                Канатланып чыккан бөре...

                                Аваз сала томшыклары:

                                Тукай көне! Тукай көне!

Тукай җирдә бик аз яши, тик шулай да

Гомеренең минуты да буш узмаган.

Тырышкан ул көн дә, төн дә шигырь язган.

Шуңа халык күңелендә мәңге калган.

Тәрбияче: Балалар Г.Тукайның биографиясе белән таныштырып китәм. Г.Тукай 1886 елның 26 апрелендә Кушлавыч авылында Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе- Мөхәммәтгариф, әнисе –Мәмдүдә була. Нәни Габдулла бик моңлы бала була. Үз әнисен ул бөтенләй хәтерләми, ә ул яшәгән апаларның нәни улларын, кызларын йоклатканда, сөеп – назлап бишек җыры җырлауларын йотлыгып тыңлый торган булган. Һәм Габдулла “Бишек җыры” иҗат иткән.

“Бишек җыры” Г.Тукай.

Әлли бәлли итәр бу,

Мәдрәсәгә китәр бу,

Тырышып сабак укыгач,

Галим булып җитәр бу.

Йокла, улым, йом күзең,

Йом, йом күзең, йолызым;

Кичтән йокың кала да,

Елап үтә көндезен.

Әлли бәлли көйләрем,

Хикәятләр сөйләрмен,

Сиңа теләк теләрмен,

Бәхетле бул диярмен.

Тәрбияче: Озакламый аның әтисе дә, әнисе дә вафат була. Кечкенә Габдулла әти-әнисез ятим кала. Өчилдә яшәүче бабасы аны үзенә тәрбияләргә ала. Ләкин бабасының гаиләсендә болай да алты бала була, Габдулла җиденче бала булып гаиләгә керә. Бабасының тормышлары авыр була, бик фәкыйрь торалар, ашарларына да җитеп бетми. Ул үзенең бабае турында да шигъри юлларын яза.

“Бабай” Г.Тукай.

Бабай бик күп яшь яшәгән, карт ул үзе,

Ләкин һаман сәламәт ул, матур йөзе.

Яңак, маңлай җыерылмаган, тешләре дә сау,

Яшьләрчә саф, ачык чыга аның сүзе.

Җитеп килә инде аның җитмеш яше,

Җем-җем итә җитен сакал, көмеш чәче.

Бабай, мескен, бу дөньяда күпне күргән,

Үлеп беткән инде аның күп яшьтәше.

Тәрбияче: Аннары бабасы аны Казанга Печән базарына китерә. Анда “Асрамага баланы бирәм кем ала?” дип кычкыра башлый. Монда аны икенче әнисе-әтисе тәбиялергә ала. Бу гаиләдә ул яраткан бала була, аны үз малае итеп тәрбиялиләр.Әнисе түбәтәйләрне тегеп, саткан булган. Бу гаиләдә дә аңа бәхет елмаймы. Әтисе – әнисе авыртып китү сәбәпле, Габдулланы кире бабасына илтәләр. Ләкин монда аны ачык йөз белән каршы алмыйлар. Бервакыт Кырлайдан Сәгъди абзый килә. Ул Габдулланы күреп аңа гашыйк була. Сәгъди абзыйның балалары юк иде. Ул Габдулланы үзе белән Кырлайга алып китә. Менә “Нәкъ Кырлайда минем күзләрем ачылды “, дип яза Тукай. Ни өчен? Чөнки монда ул укырга, язарга өйрәнә башлый. Габдулла бик күп телләрне үзләштерә: гарәп, фарсы, рус, татар телләрен белә. Ул бик укымышлы була. Кече яшьтән шигырьләрне яза. Үзенең тырышлыгы аркасында мондый югары дәрәҗәләргә ирешә. Аның “Безне гаилә “ исемле шигыре дә игътибарга лаек.

“Безнең гаилә” Г.Тукай

Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай һәм бер песи-

Безнең өйдә без җидәү: безнең песи җиденчесе

Бергә ашый, чәй эчә, безнең белән бергә йоклый ул,

Хезмәте дә бар: өйне тычкан явыздан саклый ул.

(Шигъриназ керә). Исәнмесез балалар! Минем исемем Шигъриназ. Мин шигырьләрне, шагыйрьләрне яратам һәм шуңа күрә шигырь яратучы балалар белән бик теләп дуслашам. Шигырь бәйрәменә җыелгансыз икән, димәк, сез дә шигырь яратасыз. Ә сез Г.Тукайның хайваннар турындагы әсәрләрен беләсезме?

Балалар: “Гали белән кәҗә”, “Кызыклы шәкерт”, “Кәҗә белән сарык” әкияте , “Бичара куян”, “Шаян песи”

Шигъриназ: Мин хәзер үземнең сихри шигъри таягым ярдәмендә шигырьне “телгә” китерәм.  (Шигъриназ сихри таягын “Гали белән кәҗә” әсәре геройлары янында селкеп ала. Һәм шигырь “телгә” килә).

“Гали белән кәҗә” Г.Тукай

Безнең Гали бигрәк тату кәҗә белән

Менә кәҗә карап тора тәрәзәдән

Гали аны чирәм белән кунак итә

Кәҗә рәхмәт укый: сакалын селкетә.

Шигъриназ: Менә минем тылсымлы капчыгым да бар. Нәрсәләр бар икән. Карагыз әле бу көчек. Габдулланың нинди шигыреннән качкан икән? “Кызыклы шәкерт” шигыре.

“Кызыклы шәкерт” Г.Тукай

Әйдәле, Акбай!Өйрән син, арт аягың берлә тор;

Аума, аума! Туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!

-Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;

Мин туганга тик ике айлап булыр, йә өч кенә.

Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;

Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.

-Ах, җүләр маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул:

Картаеп каткач буыннар-эш белү уңгайсыз ул.

          Шигъриназ: Капчыкта тагын нәрсәләр бар икән? Менә монда бер куян да, эттән курыккангамы, почмакка посып калтырап утыра. Әйдәгез, аны юатыйк. Ни булды икән аңа?

“Бичара куян” .Г.Тукай

             -И куян, куркак Куян, йомшак Куян,

          Моңланасың нинди хәсрәт, кайгыдан?

         -И җаным, син яшь бала шул, белмисең;

          Төште зур хәсрәт, ничек моңланмыйсың.

          Без икәү: Әткә куян, Әнкә куян,

          Яшь куянчыклар янә бездән туган.

          Барчабыз бер гаилә булган идек,

          Күп заман шатлык белән торган идек.

         Яшь балаларны ашап китте бүре,

         Бик усал ерткычтыр ул, муркыргыры!

         Күп тә үтми куйды дөнья әнкәсе;

         Тулды күңлем, ничек итеп әйтәсе:

         Килде дә бер явыз аучы эт белән,

         Атты үтерде аны мылтык белән.

         Шул вакыттан бирле аш булмый ашым,

         Моңланам ялгыз башым, агызам яшем.

 “Ак куянкай” уены

Шигъриназ: Тылсымлы капчыкта тагын нәрсәләр бар икән? Менә Кыш бабай да бар икән. Аның “Ак бабай” исемле шигыре дә бар.

“Ак бабай” Г.Тукай.

Бөтен дөнья аппак булып, кар яуганда,

Ишегалды, урам, түбә агарганда,

Аппак булып кайтып килә безнең бабай,

Безгә төрле-төрле уенчык алган да.

Шатланышып, без әйтәбез:”Рәхмәт, бабай,

Сиңа тагын күп ел гомер бирсен ходай!”

Бабай, мескен, кар, яңгырга карамыйча,

Безне шатландырмак өчен йөри шулай.

(Песи керә)

Шигъриназ: Балалар карагыз әле безгә Шаян песи кунакка килгән.

Шаян песи: Исәнмесез балалар! Мин Мыраубикә! Бик уйнарга яратам. Монда минем нәни дусларым да бар. Әйдәгез әле”Мәче һәм кошлар “ уенын уйнап алыйк әле.

“Мәче һәм кошлар”уены

Бик рәхәтләнеп уйнадым. Минем төшке ашым җитә. Китим әле. Саубулыгыз балалар!

Балалар: Сау бул шаян песи.

Шигъриназ: Габдулла Тукайның шигырьләрен барыбыз да бик яратабыз. Аны безнең әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез белгәннәр, сөйләгәннәр, аның әсәрләренә рәсемнәр ясаганнар. Мин дә сезне сынап карыйм әле, беләсезме икән, таныйсызмы икән ул әсәрләрне. (әкиятләргә, шигырьләргә багышланган иллюстрацияләр күрсәтелә).Балалар Тукай әсәрләрен беләсез. Ә миңа китәргә вакыт. Сау булыгыз!

Тәрбияче: Туган җир дә, туган тел дә бик кадерле,

                    Юкка гына мактамаган аны Тукай.

                    Онытма син туган телең һичкайчан да,

                    Туган җиреңне хөрмәтлә, ярат, дускай!

“Туган авыл” Г.Тукай.

Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Авлыбызның ямен, суын тәмен беләм,

Шуңар сөям җаным-тәнем белән....

Истән чыкмый монда минем күргәннәрем,

Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем;

Абый белән бергәләшеп, кара җирне

Сука белән ертып-ертып йөргәннәрем.

Бу дөняда, бәлки, күп-күп эшләр күрем,

Билгесездер: кая ташлар бу язмышым;

Кая барам, кайда торсам, нишләсәм дә,

Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.

Тәрбияче: Балалар Тукай абыегыз ел фасыллары да турында табышмаклар рәвешендә язган.

“Елның дүрт фасылы.” Г.Тукай

Боз һәм кар эреде,                     Ашлыклар үсте,                    Кырлар буш кала,

Сулар йөгерде,                          Башаклар пеште;                   Яңгырлар ява.

Елап елгалар,                            Кояш пешерә,                         Җирләр дымлана,-

Яшьләр түгелде.                       Тиргә төшерә,                         Бу кайчак була?

Көннәр озая,                             Халык ашыга,                                        (Көз көне)

Төннәр кыскара.                      Китә басуга,                           Һәр җир карланган,

Бу кайсы вакты?-                    Урагын ура,-                           Сулар бозланган;

Йә, әйтеп кара!                        Бу кайчак була?                      Уйный җил-буран,

                 (Яз көне)                                (Җәй көне)                Бу кайчак, туган?

                                                                                                                  (Кыш көне)

Тәрбияче: Тукай абый елның һәр фасылын яраткан. Ә җәй аның өчен бигрәк якын булган. Җәй, җиләк- җимеш, кырлар, урманнар, чәчәкләр, күбәләкләр турында бик күп шигырьләр, әкиятләр язган ул. Балалар әйдәгез әле Г.Тукайның “Бала белән күбәләк” җырын җырлыйк әле.

“Күбәләкләр” биюе

Тәрбияче: Ә хәзер сәхнәгә Тукай әсәрләренең без яраткан геройларын чакырыйк.

“Эш беткәч уйнарга ярый” Г.Тукай

Тәрбияче: Сез Тукайның нинди әкиятләрен беләсез?

Балалар:“Су анасы”, “Шүрәле”, “Кәҗә белән Сарык”әкияте.

Шүрәле керә.

Тәрбияче: Балалар карагыз әле безгә Шүрәле кунакка килде. Исәнме Шүрәле!

Шүрәле: Исәнмесез балалар! Мин кара урманнан сезгә кунакка килдем. Уйнарга бик яратам (кети-кети-кети). Уртанчы төркем балалары белән уйнап алыйм әле. (балалар түгәрәккә басалар).

Балалар (түгәрәк буенча йөреп): Без йөрибез, әйләнеп

                                                  Син уртада Шүрәле

                                                                 Син нишләсәң, ни кылансаң,

                                                       Без кыланырбыз шулай

            Шүрәле (берәр хәрәкәт күрсәтеп) әйтә:Бер болай, бер болай,

                                                      Йә, кыланыгыз шулай.

               Балалар (аның артыннан кабатлап): Бер болай, бер болай

                                                                             Моны эшләү бик уңай.

Шүрәле: Булдырдыгыз балалар! Ә хәзер зурлар төркеме белән уйныйсым килә.

Шүрәле уены.

Шүрәле: Бик зур рәхмәт балалар! Сезнең белән бик күңелле булды. Матур итеп, җырлыйсыз да биисез дә, бигрәк уңган балалар. Ә хәзергә миңа китәргә вакыт. Сау булыгыз!

Тәрбияче: Менә, балалар, нинди күңелле шигырь кичәбез дә ахырына да җитте. Халкыбызның Тукай сүзләренә иҗат ителгән “Туган тел” әсәре белән кичәбезне тәмамлыйбыз.

“Туган тел” җыры.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Интеллектуальная игра по творчеству Габдуллы Тукая: «Знатоки Тукая».

Интеллектуальная игра  для  проведения  с  педагогамипо  творчеству  Габдуллы Тукая:   «Знатоки  Тукая»....

МЕТОДИЧЕСКАЯ РАЗРАБОТКА Тема: ТУКАЙ БҮГЕН ДӘ БЕЗНЕҢ БЕЛӘН! ТУКАЙ И СЕГОДНЯ С НАМИ! С ИСПОЛЬЗОВАНИЕМ УМК "ГОВОРИМ ПО-ТАТАРСКИ"

В нашем современном мире, благодаря средствам информации и связям все народы сближаются друг с другом. Всё больше и больше узнают о национальных традициях, культуре, как своего, так и других народов.О...

"Звезда по имени Тукай" в рамках родительского клуба "Дружим с книгами Габдуллы Тукая всей семьей"

Повышение эффективности работы по приобщению детей и родителей к творчеству Габдуллы Тукая....

"Звезда по имени Тукай" в рамках родительского клуба "Дружим с книгами Габдуллы Тукая всей семьей"

Повышение эффективности работы по приобщению детей и родителей к творчеству Г. Тукая....

Тәрбияле бала – гаилә терәге (Г.Тукай әкиятләре мисалында) - Воспитанный ребенок - опора семьи (на примере сказок Г.Тукая)

Балаларга яхшы тәрбия бирү - ата-аналарның, балалар бакчасының, мәктәпнең төп бурычларыннан берсе. Кече яшьтән, балалар бакчасыннан ук балаларны яхшы әсәрләргә җәлеп итү әлеге максатка ирешүдә зур ярд...

Сценарий праздника посвященного творчеству Габдуллы Тукая “САНДУГАЧТАЙ МОҢЛЫ ТУКАЙ ТЕЛЕ”

Ц ЕЛЬ: Повышение эффективности работы по приобщению детей к творчеству ГАБДУЛЛЫ ТУКАЯ.Задачи:Познакомить детей с жизнью и творчеством ГАБДУЛЛЫ ТУКАЯ.Воспитывать любовь и бережное отношение к произведе...