Балалар бакчасында белем бэйрэме.
материал на тему

Шайхутдинова Гузель Робертовна

-         Исәнмесез кадерле дуслар. Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген! Нәрсәдән бу? Мин беләм: бәйрәм бүген , бәйрәм бүген.

Туган җирнең һәрбер почмагында

                                        Каршылыйлар белем бәйрәмен.

                                               Яңгырый сабыйларның шат авазы,

                                        Кулларында чәчәк бәйләме.

 Балалар, бүген илебездә зур бәйрәм- Белем көне диләр аны. Бездә шушы матур бәйрәмне җыр белән каршы алыйк.

Җыр:

Балалар, әйдәгез әле бер уен уйнап алыйк, ул “Бу мин, бу мин , минем якын дусларым” дип атала.

1.     Кем бүген иртән торып чиста итеп юынды?

2.     Кем китаплар ярата, аларны саклап тота?

3.     Кем уйнагач тәртипләп уенчыгын җыеп куя?

4.     Кем әле тәртип бозып иптәшләрен рәнҗетә?

5.     Кем шөгыльдә кул күтәреп, кычкырып җавап бирә?

6.     Кем җәнлекләр ярата, алар өчен кайгырта?

Булдырдыгыз ,балалар, ә хәзер, мин сезне белем иленә чакырам, ә анда безне белем ачкычы алып керер. Ой балалар, менә шушында гына куйган идем, кая булды икән ул?

Китап тотып төлке керә, тәрбиячегә бәрелә.

Т: Ой, исәнмесез.

А.б.: Исәнме, төлке, әллә син дә безнең бәйрәмгә килдеңме, кулыңда бик матур китап күренә.

Т: Үзем дә белмим, монда мине Белем бабай җибәрде, менә бу нәрсә икән (китапка күрсәтеп) белеп кайт әле диде.

А.б.: Төлке, бик урынлы килгәнсең. Балалар, бу нәрсә соң? (китап). Төлке, Белем бабай сине бик дөрес җибәргән, бүген бит безнең балалар бакчасында  белем көне, менә нәкъ шушы китаплардан алабыз инде без белемнәребезне.

Китап безнең якын дустыбыз, киңәшчебез, белем иленә алып керүче юлдашыбыз. Син безнең балаларны тыңлап кара әле, менә алар китапларны ничек яраталар.

Шигырьләр:  Сөембикә, Инсаф, Инзилә.

Җыр: Әлифба

 

Т: Бигрәк күңелле икән сезнең бәйрәмдә, минем дә сезгә бер соравым бар, сез әкиятләр яратасызмы? Әйтегез әле нинди әкиятләрдә төлке бар? (баларның җаваплары). Булдырдыгыз, бик күп әкиятләр беләсез икән. Балалар, әллә бер уен да уйнап алабызмы? Төлке нинди? (матур, хәйләкәр, җитез...), менә сезнең җитезлегегезне дә тикшереп карыйк әле.

                                               Уен: “Кем җитез”

Ике урындык астыннан җеп сузылган, ике бала көйгә биеп йөри , көй туктагач урындыкка утырып җепне татып алырга кирәк.

Уен бетүгә капчык тоткан бүре килеп керә.

Б: О-о-о  нинди мәҗлес монда, сабантуймы әллә? Бәй, төлке дус, ә син нишләп йөрисең монда?

Т: Әй бүре, син икәнсең әле. Монда бит без шушылай күңелле итеп Белем бәйрәмен үткәрәбез.

Б: Менә, менә, монда имеш белем бирәләр дип ишеткән идем , менә үзем белән бер капчыкта алып килдем, карале ул белем дигәнең шушы капчыкка сыяр микән?

А.Б.: Ай, бүре дус, бездә биргән белемнәр синең капчыгыңа сыймас дип куркам

Б.: Нигә, бәләкәерәк капчык алып килгәнмен мени?

А.Б.: Юк, белемне бит аны капчыкка түгел, ә башка салалар. Менә без, тәрбиячеләр балаларга төрле кызыклы әйберләр турында сөйлибез, санарга, хәрефләр танырга, табигатьне сакларга, яратырга өйрәтәбез, ә менә балаларыбыз шуларны истә калдырып үзләренә белем җыялар. Ә син бүре капчык күиәреп килгәнсең.

Б.: Ай оятка калдым, хурлыгы ни тора бит.

А.Б.: Бердә борчылма әле , бүре дус, әйдә әле синең дә, балаларның да игътибарлылыкларын тикшереп карыйк.

                                                           Уен: “Әнә килә гномнар”

Б.: Менә уен бу ичмасам, буталып беттем, ә балалар булдыралар, молодцы. Мин дә сезне сынап карыйм әле, минем капчыгымда табышмаклар бар шуларга җавап таба алсагыз мин сезгә бер матур әйбер күрсәтәм.

1.Юк аягы, юк күзе

Сөйли өйрәтә үзе.

Телгә аннан оста юк.

Аннан якын дус та юк. (китап)

 

2. Кул белән чәчәсең,

Күз белән урасың.  (язу, уку)

 

3.Үзе укый белмәсә дә

Гомер буе яза да яза. (ручка)

 

4. Сорыдыр төсе, үткендер теше,

Урманда йөри, бозаулар эзли. (бүре)

 

Б.: Белдегез,  булдырдыгыз.

А.Б.: Я, бүре дус, без синең табышмакларыңа җавап бирдек, син дә сүзеңдә тор инде, бер матур әйбер күрсәтәм дигән идең бит.

Б.: Әйе шул, менә мин нинди матур бер әйбер таптым. (капчыктан белем ачкычын чыгара).

А.Б.: Менә бит кайда югалган икән безнең Белем ачкычы, бир инде син аны безгә, бүре дус, бу бит безнең белем иленә алып керүче алтын ачкыч.

Б.: Шулай мени? Алай булгач бер җырламый сезгә ачкыч юк.

                                               Җыр:

Бүре ачкычны бирә.

 А.Б.: Рәхмәт, бүре дус, ә хәзер, балалар, без сезнең белән белем иленә керергә әзер. Бәйрәмебез бик күңелле үтте, ә алда безне ел буе белем илендә кызыклы, ачышлар, өчрашулар көтә. Бәйрәм белән сезне!       

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балалар бакчасында ян,а ел очен сценарий "Ян,а ел маж,аралары"

Өлкэннэр төркеме өчен язылган сценарий....

Балалар бакчасында белем-тәрбия эшен календарь планлаштыру

Район балалар бакчалары тәрбиячеләре семинарында ясаган чыгыш...

Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү программасы

Балалар бакчасында сәләтле балаларны ачыклау...

"Муса Жэлил- боек шагыйребез" Балалар бакчасы очен бэйрэм сценарие.

Сценарийда Муса жэлилнен биографиясе хэм ижаты турында бик бай материал тупладым.Патриотик тэрбия бирудэ зур ярдэмлек булып тора. Бэйрэм кичэсе балаларга хэм ата- аналарга бик ошады....

Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү үзенчәлекләре

Сәләтле балаларны ачыклау һәм алар белән эшләү тәрбия һәм белем бирү өлкәсе хезмәткәрләре өчен актуаль мәсьәлә булып тора. Сәләтле балалар белән эшләү системасының максаты – һәр балада таби...

Чыгыш: “Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү үзенчәлекләре”

Выступление для воспитателей на татарском языке...

Статья на татарском языке "Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү үзенчәлекләре"

Статья содержит материал об особенностях работы с одарёнными детьми в детском саду....