"Яңа ел" әкияте.
учебно-методический материал на тему

Нигматуллина Фарида Гусмановна

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yana_el_kiyate.docx16.51 КБ

Предварительный просмотр:

Яңа ел әкияте.

Автор. Тау башында урман бар...

Шул урманда алан бар.

Шул аланда ял иткәндә

Менә нәрсә күргәнем бар...

Саескан. Ял иткән имеш анда.

Я, ни бар шул аланда?

Автор. Шул алан уртасында

Үсә чыршы кызчыгы.

Аның тирәсендә сайрый

Урманның һәр кошчыгы...

Чыршыкай Сәлам, якты Кояшым!

Сәлам сезгә, кошларым!

Автор. Һәрбер җәнлеккә сәлам

Биреп ул башын ия.

Нәкъ Яңа ел алдыннан

Менә нинди хәл булган.

Хәбәрче кош Саескан

Чыршы башына кунган.

Чыршыкай: Үтенеп сорыйм, Саескан:

Кит син минем очымнан.

Югыйсә, бар сынуы,

Мин бит урман сылуы...

Саескан: Ха-ха-ха, сылу , имеш,

Ник мин китәргә тиеш?

Беләсеңме, Урман сылуы –

Синең көнең санаулы!?!

Син ялгызын үсәсен

Ерактан күренәсең!

Яңа ел килеп җитә -

(шомлы итеп)Беләм сине ни көтә!

Автор. Күңеленә шом салып,

Очып китте Саескан.

Алан уртасында басып

Чыршы бер үзе калган.

(Куян сикергәләп йөри)

Куян Сәлам, чыршы-сылукай!

Бигрәкләр дә син чибәр!

Салкында торганчы туңып,

Йә, дустым, биеп җибәр!

Чыршыкай: И, Куянкай., шаулама,

Оныт бию турында.

Яңа ел якынлаша

Минем башны уй баса....

Иптәшләрем урманда

Яшерерләр бер-берсен,

Ә мин ялгызын монда, -

Минем хәлгә кем керсен!?!

Куянкай: Кисеп алулары бар

Диеп син куркасыңмы?

Әнә күпме монда кар-

Күмсәм син туңмассыңмы?

( Куян Чыршыны кар белән “күмеп” китеп бара. Урманчы килә.)

Урманчы Нинди матур кышкы урман.

Ябынган кардан юрган.

Юрган читен күтәреп

Карасам нәрсә булган?(җәймәне күтәреп карый)

АЙ, нинди матур чыршы кызы

Үсеп утыра ялгызы

Мин аны бизим хәзер...

(Чыршыга мишура элеп куя)

Булды. Чыршы бәйрәмгә әзер.(чыгып китә)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Өч кыз” әкияте

Татар халык әкияте буенча балалар өчен спектакль...

"Шалкан"әкияте

сценарий к сказке "Репка"на татарском язеке для старшего возраста...

Шалкан(рус халык әкияте" Репка" буенча инсценировка)

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм үсешен ныгыта,артистлык сәләтен үстерә,аң-үсеш дәрәҗәсен камилләштерергә ярдәм итә торган материал....

«Йомры Икмәк» әкияте буенча кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү һәм әвәләү эшчәнлеге

Әкиятне тәрбияче ярдәмендә  сөйләргә өйрәтү, аерым фразаларны кабатлатып, балаларның сүз байлыгын арттыру; балаларның игътибарын,кабул итү сәләтен, фантазиясен үстерү; бармак чуклары моторикасын ...

Колосок әкияте

" Колосок" әкияте буенча сценарий...

«Шалкан» әкияте (заманча эшләнеш)

«Шалкан» әкияте (заманча эшләнеш)...

ӘКИЯТТӘ КУНАКТА. “ӨЧ КЫЗ” ТАТАР ХАЛЫК ӘКИЯТЕ.

Балаларның сөйләм күнекмәләрен үстерү һәм матур әдәбият белән кызыксыну формалаштыруЗурлар төркемендә педсовет өчен ачык шөгыль Максат:    Балалар эшчәнлегенең төрле төрләрен берлә...