"Бакчада белем бәйрәме"
план-конспект занятия (подготовительная группа) на тему

Шайхутдинова Чулпан Тимершаеховна

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән үткәрелгән Белем бәйрәменә сценарий.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 1_sentyabr_1.doc52 КБ

Предварительный просмотр:

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Пәрдә өстенә “Белем иле “ дип язылган.Балалар чәчәкләр тотып залга “Бәйрәм бүген “коенә керәләр.

Тәрбияче: Исәнмесез, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар.Җәйнең үтеп китүе бераз моңсу булса да , бүген без моңаймыйбыз.Чөнки бүген илебездә зур бәйрәм. Белем көне диләр аны.

Бүген бәйрәм, белем көне бакчабызда.

Бәйрәм итә, шатланыша барлык бала.

1 бала.       Таң ата да,  кояш чыга,

                    Кояшны сәләмли көн.

  • Саумы, кояш, сүнмәс учак!

Әссәламәгаләйкем!

2 бала.        Чәчәкләр тотып кулга,

                    Чыгабыз матур юлга.

                    Ашыгабыз барчабыз,

                   Безне көтә бакчабыз.

3 бала.       Нинди ямьле бүген көн!

                   Йөгереп урамга чыгам.

                   Матур чәчәкләр тотып,

                   Бакчабызга ашыгам.

4 бала.      Бакчабызда бүген бәйрәм,

                   Бәйрәмнең дә ниндие?!

                   Барыбыз да көтеп алган

                   Кояшлы белем көне.

5 бала:По одной простой примете

Узнаем мы этот день

По идущим в садик детям

Городов и деревень

И пускай немало славных

Разных дней в календаре,

Но один из самых главных

День взросления в сентябре

6 бала.       Күч безнең күңелгә

                    Җыр яме, җыр яме!

                    Рәхим ит, түрдән уз

                    Син, Белем бәйрәме!

Җыр “Бәйрәм бүген” (Җ.Фәйзи көе, Г.Тукай сүз.)

Тәрбияче: Балалар , ә сез белем иленә керергә телисезме соң?

Балалар: Телибез, телибез!

7 бала      Белем иле, кайчак миңа,

                 Никтер, серле урман кебек,

               Ә юллары кызыктырып,

               Гел чакырып торган кебек.

               Уңдагысы: “Данлы эшче

               Булыйм дисәң әткәң кебек,

               Энем менә шушы юлдан

               Кит син”,- диеп әйткән кебек.

7 бала               Сулдагысы: “Миннән китсәң,

               Табиб булырсың дигән кебек.

               Өченчесе ни өчендер,

              Бүтән киңәш биргән кебек.

             Сукмакларын әйткән дә юк,

             Мең тармаклы имән кебек.

             Тик, нигәдер, бу илдә мин

             Һич адашып йөрмәм кебек.

Тәрбияче: Балалар әйдәгез әле без сезнең белән белем ,туган тел турында мәкальләрне дә искә төшереп үтик.

1.Күп укыган  күп белер

2.Иле барның теле бар

3.Туган тел үзең өчен, башка тел көнем өчен

4. Тел күңел көзгесе

5. Китап- белем чишмәсе

Тәрбияче: Әйе балалар белем китаптан башка булмый. Һәркем кечкенәдән “Китап- белем чишмәсе”дигән сүзләрне исләрендә калдыра.Сездә балалар бу мәкальне исегездән чыгармагыз.

                  8 бала:Җир йөзендә төрле- төрле

Никадәрле китап бар...

Бик калын да бик олы да

Кечкенә дә китаплар.

Әммә барлык китапларның

Иң беренче баскычы,

Күңелләргә иң тәү башлап

Белемгә юл ачучы

Тирән серләр сараена

Тәүге ачкыч бирүче,

Беренче кат шул сарайга

Безне алып керүче

Тик бер китап. Аңа тиңдәш

Нинди китап бар тагын?

Беләмсез, ул нинди китап?

Балалар: Ул- әлифба китабы!

Җыр “Әлифба”

Әлифба: Әйе, дуслар, ул- мин булам-

Әлифба тел ачкычы.

Белем дигән олы юлның

Иң беренче баскычы.

Туган тел: Һәммәбезнең үз урыны,

Барыбыз да кирәкле.

Китап сезне дус булырга,

Татулыкка өйрәтте.

8 бала.      Өйрәттегез безне

Илне сөяргә,

Рөхсәт итегез сезгә

                Зур рәхмәт дияргә.

Тәрбияче. “Туган тел!”

Балалар.   Иң әйбәт шигырь.

Тәрбияче. “Туган тел!”

Балалар. Иң әйбәт җыр.

Тәрбияче. “Туган тел!”

Балалар. Иң әйбәт тел.

Тәрбияче. Туган тел әйбәт булганга,

                  Шигыре дә, китабы да,җыры да иң әйбәттер!

9 бала.     Җыр булырлык сүзләр биргән

                Матур телем туган телем!

                Рәхмәт сиңа туган телем,

                Киңдер сиңа күңелем түре.

Җыр “Туган тел”

10 бала. Матур бәйрәм алып килде

              Бакчабызга алтын көз,

              Күңелле бәйрәм көнендә

              Биеп алыйк әйдәгез.

“Татар биюе”

( ишектән этешә-төртешә, Кирлемән белән Белмәмеш керә)

Белмәмеш: ( Кирлемәнне этеп җибәрә) И-и, кит әле! Син нишләп аяк астында буталасың? Кая барасың?

Кирлемән: Балалар бакчасына килгән идем. Анда әллә ниләр өйрәтәләр икән. Ә минем берни дә беләсем килми.

Белмәмеш: Миндә дә шул хәл. Нигә инде, нәрсәдер өйрәнеп башны авырттырырга? Әгәр дә балалар бакчасында бернигә өйрәтмичә, гел ашатып кына торсалар, мин рәхәтләнеп йөрер идем. (кесәсеннән зур кашык чыгара)

Тәрбияче. Юк. Дуслар ялгышасыз. Ашау өчен дә белем кирәк. Күпме ашарга, ничек ашарга, нәрсә ашарга? Сез боларны беләсезме соң? Бәлки әйтерсез?

Белмәмеш: Без нәрсә әйтик инде сезгә ?

                    Берни белмибез. Авыр безнең хәл.

                    Укыйсы килми ,беләсе килми.

                   Кушкан эшләрне эшлисе килми.

Тәрбияче: Балалар әйдәгез әле Белмәмеш белән Кирлемәнгә үзебезнең яраткан бакчабыз турында,анда безнең көнебез ничек үтә шул турыда җырлап  , шигырьләр сөйләп күрсәтик.

Җыр “ Өйрәтәләр бакчаларда”

11 бала:Салкын кыш булса да,

Тышта кар яуса да,

Без өйдә ятмыйбыз

Барабыз бакчага

Безне бик яраталар

Бакчадагы апалар

12 бала: Иртән иртүк бакчабыз

Балаларны каршылый

Анда һәрбер уенчык

Безне бик ямансулый

13 бала: Бездә бар буяулар

Ак, кызыл, ал, зәңгәр

Ясыйбыз дәфтәргә

Бик матур рәсемнәр

14 бала: Көн дә иртән физзарядка

Ясыйсы килеп тора

Тәнгә сихәт һәм җиңеллек

Физзарядкадан тора

15 бала: Өйрәнәбез без санарга

Һәм саннарны танырга

“ Ничәү ?” дигән сорауга

Дөрес җавап табарга

16 бала: Көне бакчабызда

Бик күңелле яшибез

Курчаклар белән уйныйбыз

Машинада йөрибез

17 бала: Детки в садике живут,

Здесь играют и поют

Здесь друзей себе находят

На прогулку с ними ходят.

Вместе спорят и мечтают,

Незаметно подрастают

Детский сад-второй наш дом

Как тепло , уютно в нём.

18бала: Түгәрәктә уйныйбыз

Кошларны ашатабыз

Гөлләргә су сибәбез

Биергә яратабыз

“Фин биюе”

Кирлемән, Белмәмеш: Чынлап та кызыгып куйдык бит әле без.Бик күңелле икән бит монда.

Тәрбияче: Кирлемән, Белмәмеш ә сез уйнагач уенчыкларыгызны җыештырып куясызмы?

(Кирлемән белән Белмәмеш уенчыкларны җыештыра белмиләр)

Уен “Уенчыклар җыештыру”

Тәрбияче: Менә шулай , дуслар, мин сезгә балалар бакчасына йөрергә киңәш итәм. Тәртипле, әдәпле, акыллы буласыгыз килсә, балалар бакчасына килегез.

Белмәмеш, Кирлемән (бергә).

                      Бик күңелле икән сездә,

                      Бакчагызда калырга рөхсәт итегез әле безгә.

Тәрбияче.     Рөхсәт, рөхсәт.

                      Дусларыбыз артуга без бик шат.

 Ишектән Тапкыр бабай керә.

Тапкыр бабай. Исәнмесез, балалар. Сез мине таныйсызмы? Минем исемем- Тапкыр. Сезне тапкырлыкта, зирәклектә сынарга дип килдем. Сорауларыма дөрес җавап бирсәгез, сез яңа уку елына әзер дигән сүз.

Уен “Зирәк булсаң, әйт тизрәк”

Тапкыр бабай. Җитез балалар икәнсез,

Бик күп һөнәр беләсез.

Зирәк, матур уйларыгыз белән

Белем иленә керәсез.

Мин әле тагын килермен

Хәзерләнеп торыгыз.

Күп нәрсәләргә өйрәнегез,

Ә хәзергә хушыгыз!

Балалар:Сау булыгыз, Тапкыр бабай, тагын килегез!

Тәрбияче:Белем юлы- хезмәт юлы

Истән чыгармагыз шуны.

Котлы булсын белем көне,

Аяз булсын Җиребез күге.

Тәрбияче:Балалар, апалар сезне барыгызны да Яңа уку елы белән тәбрик итәбез.Сау-сәламәт, акыллы, тырыш булыгыз. Ә тәрбияче апаларга эшләрендә зур уңышлар телибез. Бәйрәм белән сезне!!!

Җыр “Бакчабыз”

Татарстан Республикасы Актаныш  муниципаль районы  бюджет  мәктәпкәчә  белем бирү учреждениясе

 “Катнаш төрдәге Актаныш 6 нчы санлы балалар бакчасы”

Бакчабызда белем көне

1 категорияле тәрбияче: Шайхутдинова Чулпан Тимершаех кызы

2015 ел


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Бакчада физик тәрбия бурычлары белән таныштыру.

Физкультура шөгыльләренең максаты,күп итеп өстәл һәм компьютер  янында күп утырмау. Умыртка һәм яссытабанлылыкны булдырмау өчен көрәшергә....

"Бакчада бер көн"күңел ачу кичәсе.

Кулына кәрзин тоткан бер тәрбияче,әтәч маскасы кигән бер малайны ияртеп,зурлар группасына керә.Кунак:Исәнмесез!Мин сезгә кунакка килдем.Үзем белән бергә,нәрсә бөтен кешедән дә иртә тора,безне йокыдан ...

Бакчада экологик тәрбия

Бакчада үткәрелгән экологик тәҗрибә белән уртаклашу....

Бакчада балаларга экологик тәрбия бирү алымнары

4 – 6 яшьлек балаларга эколгик тәрбия бирү эшен оештыру....

Бер көн бакчада

Әти-әниләр өчен презентация...

Доклад "Баланың бакчада бер көне"

Доклад "Баланың бакчада бер көне"...