"Бакчада бер көн"күңел ачу кичәсе.
материал (средняя группа) по теме

Кулына кәрзин тоткан бер тәрбияче,әтәч маскасы кигән бер малайны ияртеп,зурлар группасына керә.

Кунак:Исәнмесез!Мин сезгә кунакка килдем.Үзем белән бергә,нәрсә бөтен кешедән дә иртә тора,безне йокыдан уята,шуны да ияртеп алып килдем.Сез аны күрү белән таныдыгыз.Нәрсә ул?

Балалар:Әтәч.

Кунак:Дөрес әйттегез.Ә ничек кычкыра?

Балалар:Ки-кри-күк.

Кунак:(әтәчтән сорый).Ә хәзер,әтәчкәй,үзең кычкырып күрсәт.

Әтәч:Ки-кри-күк.

Кунак:Ой,нишләп бик каты кычкырасың?Әнә ич тегендә Марат йоклап утыра.(читтә бер малай кулларын колагына куеп утыра,йоклаган була)

Кунак:балалар,әйдәгез әле күмәкләп “Әтәчем” дигән җырны җырлыйк.Маратта уяныр бәлки.(җыр җырлыйлар)

Әтәч һәм аның ике ягында ике кыз янгарак чыгып басалар,алар кабатлана торган өлешен җырлыйлар.

Хор:Безнең күркәм әтәч бар,

         Үзе матур сап-сары.

         Көн дә мул итеп аңа

         Сибәм мин бодай,тары.

Әтәч:Ки-кри-күк.

2нче кыз:Сиптең ди бик күп

                  Безнең әтәч көн саен

                  Һәркемнән иртә тора

                  Масаеп,тирә-якны

                  Яңгыратып кычкыра

Әтәч:Ки-кри-күк.

3нче кыз:Тордым ди иртүк

                  Тилгән күренсә күктә

                  Борчылып хәбәр итә,

                  Ул кычкыргач чебиләр

                  Тилгәннән качып китә.

Әтәч:Ки-кри-күк.Кач,кач,хәзер үк.

Кунак:Менә әйттем бит,Марат та уянды.Без инде Маратны уртага алып,җырлы уен башлыйк:

                   Әйдә килегез тизрәк

                   Ясыйк матур түгәрәк.

                   Марат уртага чыксын

                   Уйныйк,җырлыйк бергәләп.

Марат кулларын биленә куеп,балаларга кире якка йөри.Җыр ахырында кем каршында туктый,шуны уртага парлы биюгә чакыра.Бию беткәч,Марат түгәрәккә баса,ә аның пары уртада кала.Уен дәвам итә.

Кунак:Ә хәзер утырышыгыз әле.Табышмак әйтешле уйныйбыз.Сез ризамы,балалар?

Балалар:Әйе,риза.

Кунак:Беренче табышмакны мин әйтим әле,аннары сез дәвам итәрсез.

                   Гомердә судан чыкмый

                   Койрык төбенә йон чыкмый.(балык)

Кунак:Молодцы!Белдегез.Табышмак әйтүне кем дәвам итәр?Әнә кул күтәргән малай әйтә.

Малай:Килә бер батыр атлап,

              Аягы баса лап-лап,

              Урманда йөри

              Умартадан бал көри.(аю)

2нче бала:Сорыдыр төсе

                   Үткендер теше

                   Урманда йөри

                    Бозаулар эзли.(бүре)

3нче бала:Койрыгы озын,үзе кыска,

                   Мәчедән курка.(тычкан)

Кунак:Табышмак әйткән балаларга минем менә бу кәрзинемдә,җәнлекләр булып уйнар өчен, маскалар бар.Хәзер мин аларны сезгә бирәм һәм “Теремкәй”әкиятен уйныйбыз.

Балалар тиз генә әзерләнеп басалар.Катыргыдан ясалган “Теремкәйгә” киләләр.Ә хор җырлап тора.

                 Кырда ялгыз салынган “Теремкәй”,

                 Биек түгел,тәбәнәк.

                 Кыр буенча бер тычкан йөгерә

                 Ул теремкәйнең ишегенә килә.

Тычкан:Терем,терем,теремкәй!

                  Теремкәйдә кемнәр яши?(җавап юк)

                  Берәүдә юк икән.

                  Үзем генә яшим әле.

Хор шул ук куплетны җырлый.

Бака:Терем,терем,теремкәй

           Теремкәйдә кемнәр яши?

Тычкан:Мин тычкан-чыелдык.Ә син кем?

Бака:Мин бака-бакылдык.

Тычкан:Кер әйдә,бергә яшик.

Әтәч:Мин- башым тарак,койрыгым урак.

Керпе:Мин-энәле йомгак.

Куян:Мин куян- озын колак.

Төлке:Мин төлке-пеләш баш.

Бүре:Мин соры бүре.

Әкият шулай ахырына якынлаша.

Хор:Кырда ялгыз салынган “Теремкәй”

         Биек түгел,тәбәнәк.

         Кыр буенча бер аю йөгерә

         Ул теремкәйнең ишегенә килә.

Аю:Терем,терем,теремкәй

        Теремкәйдә кемнәр яши?

Җәнлекләр:Ә син кем?

Аю:Мин усал аю.У-У-У.

Теремкәйне җимерә,җәнлекләр куркышып таралышалар.

Кунак:Балалар!Сезгә әкият ошадымы?Теремкәйне кем җимерде?

Балалар:Аю.

Кунак:Аннары барысы бергә, аю да, яңа йорт салганнар,күңелле итеп яшәгәннәр.Мин китәм инде,балалар,әтәч сезнең янда кунак булсын.Хушыгыз!

Балалар:Хушыгыз!

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Бакчада физик тәрбия бурычлары белән таныштыру.

Физкультура шөгыльләренең максаты,күп итеп өстәл һәм компьютер  янында күп утырмау. Умыртка һәм яссытабанлылыкны булдырмау өчен көрәшергә....

Бакчада экологик тәрбия

Бакчада үткәрелгән экологик тәҗрибә белән уртаклашу....

Бакчада балаларга экологик тәрбия бирү алымнары

4 – 6 яшьлек балаларга эколгик тәрбия бирү эшен оештыру....

"Бакчада белем бәйрәме"

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән үткәрелгән Белем бәйрәменә сценарий....

Бер көн бакчада

Әти-әниләр өчен презентация...

Доклад "Баланың бакчада бер көне"

Доклад "Баланың бакчада бер көне"...