Сценарий развлечения "Каз өмәсе"
материал (подготовительная группа) на тему

Дети рассказывают стихи, танцуют, участвуют в народных играх.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kaz_omse_rezeda.docx16.2 КБ

Предварительный просмотр:

«Казөмәсе».

1 алып баручы:  Хәерле көе, дуслар, хәерле көн! Бәйрәмебез котлы, мөбәрәк булсын!

2 алып баручы: Бүген бездә каз өмәсе,

                            Каз өмәсе бүген бездә.

                            Каз  йолкырга килгән кызлар,

                            Уңыш юлдаш булсын сезгә!

1 бала: Каз канаты, каз өмәсе

              Елларына бер генә.

              Гомер буе онытылмый

              Туып-үскән ил генә.

2 бала: Каз канаты, каз өмәсе-

            Борынгыдан калган йола.

            Сездә була, бездә була,

            Күңел шатлыкка тула.  

3 бала: Каз канаты каурый-каурый,

             Коймак майларга ярый.

             Уйнамагач та, көлмәгәч тә,

             Бу дөнья нигә ярый.

4 бала: Көзге байлык! Көзге муллык!

             Авылда каз өмәсе!

             Яше-карты, бала-чага

             Шау-гөр килә һәммәсе!

Балалар татар биюен башкаралар!

Хуҗа кызы: Әйдәгез, кызлар, әйдәгез. Әти казларның эшен бетерде, эш бездән генә тора.

2 кыз: Кызлар, тизрәк эшкә тотынсак, эшебез дә тизрәк бетәр.

“Тала-тала” җырын җырлап эшлиләр (казларны йолкылар).

3 кыз: Гүзәлнең казы чистарак булган бит, кызлар!!!

4 кыз: Әй уңган да инде, безнең Гүзәлебез. Нәрсә тотынса, шуңа кулы килеп тора.

5 кыз: Безнеке дә аныкыннан ким түгел. Менә карагыз, ялт иттердек.

5 бала: Каз өмәсе, каз өмәсе

              Каз өмәсе күңелле.

              Казлар  кебек канат кага,

              Безнең кызлар түгелме?!

6 бала: Каз өмәсендә җырлыйбыз,

             Җырны гаеп итмәгез.

             Кышлар җиткәч, казлар кебек

             Безне ташлап китмәгез.

“Каз канаты” җырлы- бию башкарыла.

Хуҗа кызы: Кызлар, егетләр киләме соң? Шау-гөр киләләр...

Егетләр керәләр!

1 егет: Нигә кертмисез инде, кызлар?! Кертегез инде, туңдык бит...

4 кыз: Канат сатабыз, канат,

            Ап- агын сайлап, карап,

            Кемгә кирәк, алыгыз,

            Бармы акча-ялыгыз.

2 егет: Канатыгыз кыйммәтме?

2 кыз: Канатыбыз 1 алтын.

3 егет: Кыйммәт икән: 1 алтын ой-ой!

4 егет: Канатлар сездә калсын...

3 кыз: Егетләр, ачуланмагыз инде, әйдәгез җырлап-уйнап  алыйк әле.

“Чума-үрдәк, чума каз” уены уйнала.

1 алып баручы: Каурый сибәм су юлына,

                              Ишле булсын казыгыз.

                              Өмәләрдә  эш күрсәтеп

                              Ярлар табып калыгыз.

2 алып баручы: Сокланырсыз сылу кызга,

                              Чыңлар чулпы, төймәсе.

                               Борынгыдан килгән йола-      

                               Татарның каз өмәсе!

«Татарстан Республикасы Буа шәһәре “Ромашка” гомүми үстерү төрендәге балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль учреждениясе.

“КАЗ ӨМӘСЕ”

(мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен кичә)

Татар телен өйрәтүче тәрбиячеләр:

                                                                   Кәримова  Р.А

                                                                   Әхмәдуллова А.М

Җыр җитәкчесе:

                                                                    Бабынина Л.М


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

« Чудо от доброго сердца» сценарий музыкального кукольно-драматического спектакля по мотиву сказки Ганса Христиана Андерсена «Дюймовочка» ,автор сценария — Савиных Ольга Сергеевна.

Уважаемые коллеги и родители! Представляю Вашему вниманию сценарий, по которому был поставлен спектакль с детьми старших групп. Драматургическая эклектика дала возможность раскрыть свои таланты каждом...

Сценарий музыкальной сказки-импровизации для детей 5-го года жизни "Курочка Ряба", сценарий новогоднего утренника для малышей "В гостях у Умки"

Разработка сценария музыкальной сказки -импровизации"Курочка Ряба" может быть использована к весеннему праздничному развлечению 8 марта.  В сценарии использован музыкальный материал по программе ...

Сценарий организованной деятельности детей II младшей группы. Мир природы. Тема: «Помощники» Интеграция образовательных областей: «Познание», «Художественное творчество», «Коммуникация», «Физическая культура» Сценарий организованной деятельности дете

Программные задачи.   Научить детей классифицировать овощи и фрукты и дать понятие, где они растут.Закрепить понятие: широкий, узкий.Развивать речь детей, мышление, внимание и память. Активи...

Сценарий физкультурного досуга для детей старшего дошкольного возраста «Если очень захочу — в космос скоро полечу!» Аксинья Попова Сценарий физкультурного досуга для детей старшего дошкольного возраста «Если очень захочу — в космос скоро полечу!» Сценар

Сценарий физкультурного досуга для детей старшего дошкольного возраста «Если очень захочу — в космос скоро полечу!»Аксинья Попова Сценарий физкультурного досуга для детей с...

Сценарии праздников.2019г. ДОСУГ по сказкам А.С.Пушкина. Сценарий утренника "До свидания детский сад". Сценарий праздника " 8-МАРТА".

1. ДОСУГ по сказкам А.С.ПУШКИНА. 2019г.2.СЦЕНАРИЙ УТРЕННИКА  " ДО СВИДАНИЕ ДЕТСКИЙ САД." 2018г.3.СЦЕНАРИЙ ПРАЗДНИКА "8-МАРТА"....