Сценарий: «Әниләр бәйрәме»
план-конспект занятия ( группа) на тему

Сабирова Рамзия Галимзяновна

әниләр бәйрәме

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon beyr.doc71.5 КБ

Предварительный просмотр:

postheadericonСценарий: “Әниләр бәйрәме” 

 Алып баручы: Бүген без дөньяда иң кадерле булган кешеләр – әниләр бәйрәмен билгеләп үтәргә җыелдык. Әни – җирдә иң газиз, якын кеше. Ул сине тудырган, көйләп бишектә тирбәткән, синең беренче елмаюыңны, тәпи атлап китүеңне күреп шатланган, туган телен яратырга өйрәткән.  Әни, ана – бары тик өч хәрефтән торган әлеге сүзләр үзләрендә күпме наз, йөрәк җылысы, саф мәхәббәт саклыйлар. Әйе, әлеге сүзне әйткән саен күңел йомшара, ишеткән саен дөнья ямьләнә. Әни бит ул җир йөзендә һәркемнең дә иң якын, иң кадерле кешесе.

Әниләр бүгенге көн сезгә багышлана! Бүгенге бәйрәм сезнең барлык борчу мәшәкатьләрегезне оныттырып, яхшы кәеф алып килсен иде.

Бәйрәмнәрдә кешеләр бер – берсенә бүләкләр бирергә гадәтләнгән. Без бүген сезгә бүләкне бәйрәм башында ук бирергә булдык….

Каршы алыгыз! Иң яхшы бүләк – ул сезнен балаларыгыз!

Алып баручы: Кояш бүген иртәдән үк

Тәбигатьне иркәли.

Тәрәз ачып кертмәгәнгә

Бераз гына үпкәли.

 Соңга калудан куркыпмы

Иртүк торып килгән ул.

Әниеңә бүләк булсын

Җылы нурым – дигән ул.

Алып баручы: Ә хәзер балалар өйрәнгән шигырьләрен  сөйләр:

Таңсылу

Әни кебек булсам иде! –

Аның назлы сүзләре.

Их, яратам әниемне-

Аның нурлы күзләре.

 

2. Әни кебек булсам иде!

Гел елмаеп торсам иде.

Тирә – юньгә, әни кебек

Гел нур чәчеп торсам иде!

 

3. Мөмкин булса, җыеп  учларыма

Бирер идем кояш нурларын,

Әни кеше генә кочагында

Назлый белә кызын, улларын.

Радэль

Бу дөньяда әниләр күп

Минем әни бер генә

Үзе уңган, үзе тырыш,

Бар эшкә дә өлгерә.

 Рузаль

Бигрәк матур безнең әни,

Елмаеп көлеп тора.

Уңганлыгын, булганлыгын

Бар кеше күреп тора.

 Нәргизә

 Әнием минем матур

Күзләре якты, көләч.

Шундый күңелле була

Ул өйгә кайтып кергәч.

Чулпан

Дөньяда иң яхшы әни,

Беләсезме, кемнеке?

Белмәсәгез, үзем әйтәм,

Ул әни бит – минеке.

Уен: “Чыпчыклар белән Песи”

Чыпчыклар очып йөриләр, музыка астына песи аларны тотарга тели – тота алмый, музыка туктау белән чыпчыклар урындыкларга чабып утыралар – 2-3 кат.

 Уен “Мин әнигә булышам”

Айдар   “Булышчы” шигырен сөйли

Әни пәрәмәч пешерә

Вак итеп, тәмле итеп.

Без табында чәй эчәбез

Бергәләп тәмле итеп.

Мин дә булышам әнигә

Пәрәмәчләр ясарга.

Үзең эшләгәч, тәмле ул-

Кирәк эшләп ашарга!

Алып баручы    Бәйгебезне дәвам итәбез. Алдагы бирем “Баш хисапчы” дип атала. Әниләр, акчаларны саный – саный, сорауларга җавап бирергә һәм хисапта ялгышмаска тиеш буласыз.

– Балагызның исеме ничек?

– Балагызның фамилиясе ничек?

– Балагызга ничә яшь?

– Балагызның әтисе ни исемле?

– Балагызның аяк киеме размеры?

– Балагызның туган көне кайчан?

– Балагызның күз төсен нинди?

– Балагыз нинди группага йөри?

– Балагыз ничәгә кадәр саный белә?

Алып баручы: Кая әле, әниләрнең уңганлыкларын тикшереп карыйк.

  Уен “Баланы бакчага киендерү”

Азалия       Факил Сафинның “Әнием” шигырен сөйләп китәр.

И кадерле, и ягымлы әнием!

Син булганга дөнья ямьле, әнием!

Гөлләр телен белә минем әнием!

Бар дөньяны нурга төрә әнием!

Йомшак куллы, якты йөзле әнием!

Матур уйлы тәмле сүзле әнием!

 Алып баручы:

Көннәр якты булсын өчен, әни кирәк. (Бергә әйтәләр)

Йокы татлы булсын өчен, әни кирәк.

Җил –яңгырдан саклар өчен, әни кирәк.

Усаллардан яклар өчен, әни кирәк.

Ашлар тәмле булсын өчен, әни кирәк.

Дөнья матур булсын өчен, әни кирәк.

                                  Җыр “Һәрвакыт булсын әни”

Алып баручы : Әйе, балалар, безгә әниләр һәрвакыт кирәк.

Әни куллары –  иң мәрхәмәтле һәм назлы куллар. Әни йөрәге – иң тугрылыклы һәм сизгер йөрәк. Аңарда  беркайчан да сабыена карата мәхәббәт сүрелми, сүнми.

  

Алып баручы . Сез балагызны яхшы беләсезме? (әниләргә сорау) Башка бала белән бутамыйсызмы? Яхшы, хәзер тикшереп карарбыз! Балаларыгызны ничек яхшы белү турындагы биремнәребезне дәвам итәбез. Күзләрне бәйләгән килеш балаларның кулларыннан үз балаңныкын танып алу.

Малайларның татар биюе.                                     

Сәламәтлек ташламасын сезне

Һәр көнегез үтсен шатлыкта

Яшәү яме, дөнья иминлеге

Юлдаш булсын сезгә алда да!

Алып баручы: Ә хәзер, әниләр өчен иң кадерле бүләкләрне, бала үз куллары белән ясаган кечкенә генә бүләкләрне зур итеп кабул итеп алыгыз.

 Алып баручы . Хөрмәтле әниләр! Балаларыгыз әзерләгән бүгенге  бәйрәмгә килгәнегез өчен, күңелле итеп катнашып утырганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Бала өчен җир йөзендә әнидән дә якты, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле , әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Балаларыгызга дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълыгын аңларга өйрәткән өчен. Алар сырхаулап ятканда, күкрәгегезгә кысып, “Җан җимешем, балам”, – дип, чын күңелдән борчылганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сез булмасагыз, алар оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек булыр иделәр. Озын гомер, тән сихәте, саулык, күңелегездәге җан җылысының нурын сүндермичә балаларыгызны алга таба да яхшы тәрбия биреп яши алсагыз и


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

« Чудо от доброго сердца» сценарий музыкального кукольно-драматического спектакля по мотиву сказки Ганса Христиана Андерсена «Дюймовочка» ,автор сценария — Савиных Ольга Сергеевна.

Уважаемые коллеги и родители! Представляю Вашему вниманию сценарий, по которому был поставлен спектакль с детьми старших групп. Драматургическая эклектика дала возможность раскрыть свои таланты каждом...

Сценарий музыкальной сказки-импровизации для детей 5-го года жизни "Курочка Ряба", сценарий новогоднего утренника для малышей "В гостях у Умки"

Разработка сценария музыкальной сказки -импровизации"Курочка Ряба" может быть использована к весеннему праздничному развлечению 8 марта.  В сценарии использован музыкальный материал по программе ...

Сценарий организованной деятельности детей II младшей группы. Мир природы. Тема: «Помощники» Интеграция образовательных областей: «Познание», «Художественное творчество», «Коммуникация», «Физическая культура» Сценарий организованной деятельности дете

Программные задачи.   Научить детей классифицировать овощи и фрукты и дать понятие, где они растут.Закрепить понятие: широкий, узкий.Развивать речь детей, мышление, внимание и память. Активи...

Сценарий физкультурного досуга для детей старшего дошкольного возраста «Если очень захочу — в космос скоро полечу!» Аксинья Попова Сценарий физкультурного досуга для детей старшего дошкольного возраста «Если очень захочу — в космос скоро полечу!» Сценар

Сценарий физкультурного досуга для детей старшего дошкольного возраста «Если очень захочу — в космос скоро полечу!»Аксинья Попова Сценарий физкультурного досуга для детей с...

Сценарии праздников.2019г. ДОСУГ по сказкам А.С.Пушкина. Сценарий утренника "До свидания детский сад". Сценарий праздника " 8-МАРТА".

1. ДОСУГ по сказкам А.С.ПУШКИНА. 2019г.2.СЦЕНАРИЙ УТРЕННИКА  " ДО СВИДАНИЕ ДЕТСКИЙ САД." 2018г.3.СЦЕНАРИЙ ПРАЗДНИКА "8-МАРТА"....