" Шигырьләрдән килер миңа кирәк җылы"
материал (старшая группа) на тему
Сценарий мероприятия посвященной творчеству Г.Тукая.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 20.69 КБ |
Предварительный просмотр:
Алабуга муниципаль районының” Салават күпере” 34 нче балалар бакчасы мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тәрбия- белем бирү муниципаль оешмасы.
Шигырьләрдән килер миңа кирәк җылы
Үткәрде: Гәрәева Г.Р.
Зал бәйрәмчә бизәлгән. Түрдә Тукай портреты, чәчәкләр, әкиятләрдән, шигырьләрдән иллюстрацияләр. З. Яруллинның «Тукай маршы» астында балалар залга керәләр.
А.Б.:Хәерле көн, кадерле балалар! Бүген безнең бакчада зур бәйрәм! Без бүген яраткан шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтәбез. Апрель и Тукай не разделимы, ведь именно 26 апреля родился великий поэт татарского народа -Габдулла Тукай. Он с малых лет остался сиротой, без папы и мамы. Его детство прошло в разных семьях. Тукай был очень способным и старательным мальчиком: учился в татарской гимназии и в русской начальной школе. Он изучал русский, татарский, арабский, иранский и тюркские языки.Сегодня мы вместе с вами послушаем его стихотворения, вспомним сказки.
Салкын кышлар үтеп яз килгәндә,
Җылы якка кошлар кайтканда
Туган көнең синең бөек Тукай,
Олысы да, кечесе дә итә тантана.
1 бала:
Татарстан – Тукай иле,
Татарстан – безнең ил.
Бүген бездә – Тукай көне,
Кил бәйрәмгә, дустым кил.
2 бала:
Тукай белән сөйләшеп ал,
Тукайдан сора киңәш.
Тукай аңлар иң мөһиме,
Татарча гына сөйләш.
3 бала:
Туган телне яттан сөйләп
Үсеп җиткәнбез шулай.
Барлык балалар да
Ярата сине Тукай.
4 бала:
Апрель җитсә, исемеңне
Җырына куша тургай.
Милләтемнең кояшы син,
И моңлы, нурлы Тукай!
5 бала:
_Илдә – кояш, җирдә кояш.
Тукай көне канат җәйгән.
Бәйрәм бүген! Бәйрәм бүген!
Тукай көне – безнең бәйрәм.
Җыр: “ Бәйрәм бүген”
Музыкага Сарык белән Кәҗә керәләр. Кәҗәнең аркасына капчык асылган.
Кәҗә: Исәнмесез балалар! Исәнмесез апалар! Хәлләрегез ничек? Сез безне таныдыгызмы? Мин кем?
Сарык: Ә мин кем?
А.б: Балалар, әйтегез әле, болар кайсы әкият геройлары?
( Балаларның җаваплары тыңланыла.)
Кәҗә: Сезнең бакчада Габдулла Тукай бәйрәме икәнен белдек тә килергә булдык. Безнең әкиятне Тукай абый язган бит. Без бу бәйрәмне берничек тә калдыра алмыйбыз.
А.б.: Без сезне күрүебезгә бик шат. Ә капчыгыгызда сезнең нәрсә бар?
Кәҗә:Ә монсын балалар белсен әле. Я, әйтеп карагыз әле, капчыкта нәрсә бар дип уйлыйсыз?
(Балаларның җаваплары тыңланыла.)
А.б.: Әллә сез безнең бәйрәмгә бүре башын алып килдегезме?
Сарык: Юк. Без сезгә бүре башы түгел,ә бик күп кызыклы нәрсәләр алып килдек . Беләсегез киләме? Капчыкта яткан бар әйбер дә Тукай исеме белән бәйле. Әйдә әле, Кәҗә, сюрпризларны чыгар әле.
Кәҗә: ( Кәҗә кәҗә чыгара. Сарыкка карап) Син нигә кәҗәне капчыкка салдың?
Сарык: Белмим шул. Нигә салдым микән мин аны?
А.б.: Сезнең Тукайның “Гали белән Кәҗә” шигырен тыңлыйсыгыз килгәндер.
Сарык: Әйе, дөрес. Кем безгә бу шигырне сөйләп күрсәтер микән?
А.б.: 5 төркемнән Яруллин Булат сезгә “ Гали белән Кәҗә” шигырен сөйләп китәр.
Кәҗә белән Сарык мактау сүзләрен әйтәләр.
А.б.: Сарык, тагын нинди кызыклар бар капчыгыгызда?
Сарык алтын тарак чыгара.
Сарык: Ә менә бу нинди әкияттән, беләсезме?
( Балаларның җаваплары тыңланыла.)
Кәҗә: Балалар, ә мин тарак белән бер уен беләм.
Сарык: Син әллә су анасымы, тарак белән уйнарга?!
Кәҗә: Әй кит әле, комачаулама. Белмәсәң карап тор. Әйдәгез , балалар .уйныйбыз.
( Кәҗә уенның тәртибен аңлата. Балалар түгәрәккә басалар. Музыка уйнаганда балалар түгәрәк буенча таракны бер- берсенә тапшыралар. Музыка туктагач. тарак кемдә кала, шуңа җәза бирелә: әтәч булып кычкырырга , биергә, Г.Тукай турында бер җыр җырларга.)
Җыр : “Тукай абый”.
А.б.: Кәҗә, Сарык менә бу алтын тарак хуҗасы Су анасы турында безнең 8 төркем кызы Бусыгина Елена шигырь дә белә. Әйдәгез тыңлап алыйк.
Кәҗә белән Сарык мактау сүзләрен әйтәләр.
А.б. : Күрәм сезнең капчыгыгыз бик зур , тагын нәрсәләр алып килдегез?
Сарык капчыктан күбәләк чыгара.
Сарык: Бу нәрсә?
А.б.: Бу күбәләк Тукайның кайсы әсәреннән безгә килгән?
( Балалар: “Бала белән Күбәләк”)
Кәҗә: Ягез әле . Бу шигырьне сөйәп күрсәтегез әле.
А.б.: Без сезгз шигырьне сөйләмибез,ә күбәләкләрнең биюләрен бүләк итәрбез.
( 9 төркем кызлары башкаруында “ Күбәләкләр “ биюе.)
А.б.: Балалар, әйдәгез Кәҗә белән Сарыктан бергәләп капчыкта нәрсә ятканын сорыйк.
- Капчыкта нәрсә бар?
Кәҗә эт чыгара.
Кәҗә: Бу нәрсә?
( Балаларның җаваплары тыңланыла: эт, собака, Акбай.)
Сарык: Сез Тукайның Акбай турында шигырен беләсезме соң?
А.б.: Алар сөйләп кенә калмаслар, ә бу матур шигырьне күрсәтеп тә китәрләр.
( Асель һәм Тимур “Забавный ученик” шигырен сәхнәләштереп күрсәтәләр.)
Кәҗә белән Сарык мактау сүзләрен әйтәләр.
А.б.:Инде капчыгыгыз бушый бара. Тагын берәр нәрсәгез калдымы?
Сарык: Бар әле, бар. Менә бу нәрсә?
( Сарык музыка ачкычы чыгара)
Сарык: Сез беләсезме , Тукай шигырьләренә җырлар да язылган бит. Ягез ,берәр җырын җырлап күрсәтегез әле.
Җыр: “Пар ат”.
Музыка астында Шүрәле килеп керә.
Шүрәле: Исәнмесез,балалар,апалар. Урманда барлык җәнлекләр дә , кошлар да үзара Тукай бәйрәме турында сөйләшәләр. Балалар, сез мине таныдыгызмы?
Балалар: Шүрәле.
А.б.: Балалар, Тукайның кайсы әкиятеннән булыр микән бу кунак?
Балалар: “Шүрәле” әкиятеннән.
Сарык белән Кәҗә: ( куркып кына) Без аннан куркабыз, ул бик усал диләр.
Шүрәле: Курыкмагыз, мин бүген бик әйбәт. Мин бүген сезгә уйнарга килдем. Әйдәгез әле уйнап алабыз.
Уен ?
Шүрәле: Ай, булдырдыгыз! Менә хәзер мин сезнең белемнәрегезне тикшереп алам әле. Тукай абыйның әсәрләрен яхшы беләсез микән?
Уен- викторина?
Шүрәле: Булдырдыгыз, балалар! Рәхмәт сезгә. Сарык, Кәҗә сезнең капчыкта башка бернәрсә дә юкмы?
Кәҗә, Сарык: Юк, капчык буш. Бу балалар бик уңганнар һәм булганнар. Бар сорауларга да бик тиз җавап бирделәр.
Шүрәле: Инде алайса безгә китәргә вакыт.
Сарык: Безгә Габдулла Тукайга багышланган бәйрәмегез бик ошады.Сез Тукайны бик яратасыз икән.
Кәҗә: Икенче елга без тагын бу матур бәйрәмгә килербез.
Бергә: Саубулыгыз!
(Балалар саубуллашалар.)
А.б.: Кадерле балалар, шуның белән Габдулла Тукайга багышланган бәйрәмебез ахырына якынлашты. Әйдәгез бу матур бәйрәмне бергәләп “Туган тел” җырын җырлап тәмамлыйбыз.
Барысы да басып “Туган тел” җырын җырлыйлар.
А.б.: Рәхмәт сиңа, бөек Тукаебыз. Без сине яратабыз. Шигырь, әкиятләреңне укып, яшәргә өйрәнәбез!
