8 март сценарие " Клоуннар бездә кунакта"
план-конспект занятия (младшая группа) на тему

Мустафина Фирания Анасовна

Әлеге сценарий татар  балалар бакчасы өчен тәкъдим ителә. 2 нче кечкенәләр төркемендә шөгылләнүче балалар өчен. Музыка репретуарын балаларның үзенчәлеге буенча да үзгәртергә мөмкин.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 8_mart_2_kechk._matreshka_b-n.docx40.05 КБ

Предварительный просмотр:

Клоуннар бездә кунакта

2 нче кечкенәләр төркемендә 8 март бәйрәме.

       Зал бәйрәмчә бизәлгән. Күңелле көйгә бер-бер артлы тезелгән балалар чәчәкләр тотып залга бии-бии керәләр.

                                          Чәчәкләр  белән бию.

(биюдән соң чәчәкләрне вазага куйгач, бер рәткә тезелеп басалар)

 А.б.: Март аенда, кар өстендә

          Кояш нурлар уйната.

          -Яз килә, каршы алыгыз,-

          Дигән хәбәр тарата.

Җыр “Яз килә”

                                 Без беләбез, җылы язның

                                 Иң беренче бәйрәме

                                 Әниләр, әби-апалар,

                                 Хатын –кызлар бәйрәме.

  • Хәерле көн, безнең иң кадерле кунакларыбыз – әниләр, әбиләр, бакчабызның барлык хезмәткәрләре! Сезне барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз. Һәрвакыт шат, сәламәт, бәхетле булыгыз. Балаларыгызның бүгенге чыгышы сезгә бәйрәм бүләге булсын.

    1 бала: Кояш көлә мин елмаям

                 8 март бүген.

                 Бүген әниләр бәйрәме

                 Шуңа күңел шат минем.

    2 бала: Син,әнием, минем өчен

                 Бу дөньяда бер генә.

                 Елмайганда йөзләреңнән

                 Бар өйгә нур бөркелә.

    3 бала: Бәйрәм бүген,бәйрәм диеп

                 Бар дөнья көлеп  торсын.

                 Әни бәйрәме икәнне

                 Әти дә белеп торсын,

                 Әти дә көлеп торсын!

  4 бала:  В день весенний солнечный

               Маму поздравляем,

              Жизни долгой, радостной

             От души желаем.

5 бала:  Пусть звенят повсюду песни

               Про любимых наших мам

               Мы за все, за все, родные,

               Говорим...

Все. Спасибо вам!

6 бала: Мама, мама, мамочка,

             Я тебя люблю,

             Я тебя весеннюю

             Песенку спою.

Җыр “Мы запели песенку”(балалар утыра).

А. Б.:  8 март -  үзенә күрә бер үзенчәлекле  матур бәйрәм инде ул. Бу көнне һәркем әнисен котлый, әбисен котлый, кызларны котлыйлар, кунакка йөрешәләр....(ишек шакыйлар) Әнә безнең бәйрәмгә дә кемдер ашыга бугай...

(Күңелле музыка астында сикерә- сикерә  2 шаян килеп керәләр.)

А.б: Балалар кемнәр безгә кунакка килгән?

Балалар: Клоуннар.

А.б. : Әйе шул, шаяннар килгән.Исәнмесез, дусларым!

1 шаян:(а.б.-га таба йөгереп килеп кул биреп исәнләшмәкче була) Исәнмесез-саумысез...

2 шаян: Привет барыгызга да!(Башын түбән итеп ия)

А.б.: Дуслар, сез дөрес исәнләшмисез бит әле.Кешеләр күп булганда ишектән соңрак кергән кеше барлык кешеләр белән бергә һәм итагәтле итеп исәнләшә.

(Шаяннар киредән йөгереп чыгып китәләр дә ишектән икесе бергә керәләр һәм бергә исәнләшәләр)

А.б.: Сезнең исемнәрегез ничек соң һәм сез ник килгән идегез?

1 шаян: Минеке-Тепа!

2 шаян: Ә минеке-Клепа!Без урамнан узып бара идек тә матур көй  ишетеп монда йөгердек.Ә сез нинди матур җыр җырлый идегез?

1 шаян: Алар бии иделәр!

2 шаян: Юк, җырлый иделәр(тарткалашалар)

   А.б.:Тынычланыгыз әле,дуслар. Без биредә балалар белән Әниләр көнен бәйрәм          итәбез, җырлыйбыз да биибез дә.

1 шаян: Безгә дә берәр җыр өйрәтмәссезме икән?

2 шаян: Без бер җыр да белмибез(авызын бүсә)бер нәрсә дә эшли белмибез...

1 шаян: Алдашма, беләбез! Без матур уеннар беләбез!

А.б.: Ярар, сатулашмагыз, ә безнең җыр-биюләребезне карагыз, өйрәнегез. Аннан соң сез дә уеннарыгызны күрсәтерсез.

Җыр: “Это мамин праздник”

1 шаян:Афәрин!(Молодцы) Ә хәзер без сезнең җитезлегегезне карыйбыз  инде.

Уен “ Төсләрен дөрес тап”

( һәр балага берәр таҗ бирелә, төсләре буенча чәчәк төзү уены)

2 шаян:Ә мин әниләрен уйнатам, алар да бик җитезләрдер дип уйлыйм. 

Әниләр белән уен.

(???    Кем тизрәк йомык күз белән баланы бакчага җыендыра или башка уен)

1 шаян: Клепа дус, син  фокус яратасыңмы?

2 шаян: Ә нәрсә ул фокус?

1 шаян: Шаярырга яратасыңмы дим.

2 шаян: Билгеле!

1 шаян: (кесәсенә күрсәтә) Менә тиз генә шушы яулыкны тартып алаласыңмы?

2 шаян: Була ул!(тарта башлый аннан тезелеп берничә яулык чыга) О-о-о-о-о!!!!

Нәрсә булды инде бу?

1 шаян: Фокус!

2 шаян: Хәзер менә мин сиңа фокус күрсәтәм(яулыкны селкеп биеп китә)Э-э-эх!!!

А.б.: Дуслар, туктап торыгыз әле бераз. Менә  хәзер  безнең  кызлар - әниләренең ярдәмчеләре  сезгә  үзләренең  җырлы-биюләрен  күрсәтерләр.

                                 Җырлы-бию “ Без яулыклар юабыз”

2 шаян: О-О-о!!! Нинди оста болар!  Дустым , ә син соң  үзеңнең әниеңне котладыңмы соң әле?

1 шаян: Юк, онытканмын!

2 шаян: Мин дә котламадым әле.

А.б.: Әле соң түгел, кайгырмагыз, өлгерәсез әле.

1 шаян: Әйдә йөгерик өйгә!

2 шаян: Без киттек! Сау булыгыз! Барлык әниләрне, апаларны, кызларны бәйрәм белән...

Бергә: КОТЛЫЙБЫЗ!!!(чыгып китәләр)

 А.б.: Ә без бәйрәмебезне дәвам итәбез. Алдан әйткәнемчә 8 март  ул – әниләр,әбиләр, апалар һәм кызлар бәйрәме. Менә безнең төркем малайлары да кызларга бүләк – бию әзерләделәр. Кызлар, килегез әле бире,(кызлар көзге буена тезелеп басалар) . Кабул итеп алыгыз бүләкне!

Бию “ Моряклар”

(биюдән соң балалар урыннарына утыралар)

- Ә безнең кызлар үзләренең әниләренә һәм балалар бакчасындагы барлык апаларны бәйрәм белән котлап үзләренең матур биюләрен бүләк итәргә телиләр.

Бию”Матрешкалар”

А.б.: “Әниемнең әнисе – әбием була минем,

           Әни генә түгел әле, ул – минем дәү әнием”, дип  җырлый идек без кечкенә вакытта. Әйе, дәү әниләр алар хөрмәткә лаеклы, яраткан,  акыллы  иң якын кешеләребезнең берсе булып торалар. Кайберләребез  әбиләрне көн дә күрә, ә кайберләребез сирәк очраша. Менә хәзерге яңгыраячак җырыбыз барлык әбиләребезгә, дәү әниләребезгә бүләк булып  ирешсен.

Җыр “Дәү әнигә күчтәнәч”(3 бала башкара)

А.б.:      Бәйрәм бүләксез булмый ул.

            Барыгыз да беләсез.

            Безнең ничек тырышканны,

            Хәзер менә күрерсез!

 

             Нәни куллары белән

             Тик сезгә, диеп кенә.

             Әзерләде балалар

             Бик зур көч куеп менә.(балалар үзләренең бүләкләрен әниләренә тапшыралар)

Алып баручы . Хөрмәтле әниләр! Балаларыгыз әзерләгән бүгенге  бәйрәмгә килгәнегез өчен, күңелле итеп катнашып утырганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Исәнлек,-саулык , тыныч тормышлар телим. Тагын бер кат барыгызны да якынлашып килхче бәйрәм белән!

Балалар музыка астында залдан чыгалар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Өйрәтелгән җәнлекләр бездә кунакта"күңел ачу кичәсе.

Җиңел көйгә “ля-ля-ля” дип җырлап,сикергәләп Петрушка керә,залны әйләнеп чыга:           Исәнмесез,балалар!...

"Тамчыкай бездә кунакта" нәниләр төркемендә танып белу эшчәнлеге.

Балтач муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф бүлеге...

"Йомшаккай" бездә кунакта

Белем бирү эшчәнлеге хокук тәрбиясе бирү буенча үткәрелде. Кешеләрнең исемгә, яшәү урынына хокуклы булуын балаларга җиткерү; сүзлек запасын баету, сөйләшү осталыкларын үстерү; музыкаль әсәрнең эчтәлег...

Мияубикә бездә кунакта

I кечкенәләр төркемендә рәсем буенча шөгыль...

"Теремкәй бездә кунакта" Икенче кечкенәләр төркемендә математика һәм сөйләм үстерү буенча интегратив шөгыль конспекты

:    геометрик фигураларны (түгәрәк, өчпочмак, квадрат, турыпочмаклык) һәм төп төсләрне таный белүне ныгыту; уң һәм сул  кулны аера белергә һәм 5 кә кадәр дөрес санарга күнектерү; ...

Мияубикә- бездә кунакта.

Балаларга песинең йорт хайваны булуын аңлату. Гадәти булмаган алым белән песинең аяк эзләрен рәсемгә төшерү....