Татарский национальный праздник "Каз омясе"
календарно-тематическое планирование (подготовительная группа) на тему

Зиннатуллина Эльза Ураловна

Сценарий татарского праздника "Гусиное перо" в подготовительной группе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kaz_omese.odt22.15 КБ

Предварительный просмотр:

Алып баручы:  Хэйерле көн, кадерле кунаклар, балалар! Бүген  без татар халкының йола бәйрәменә - каз өмәсенә җыелдык. Каз  өмәсе ул татар халкының иң көтеп ала торган күркәм йолаларыннан берсе.

        Ә каз мамыгыннан нәрсәләр ясыйлар? Дөрес, казның мамыгы бик кирәк. Аның ите  дә бик тәмле була.Ә маен дару урынына да файдаланалар.

         Бу бәйрәм якты һәм моңсу. Нигә моңсу, чөнки үстергән казлар б/н хушлашырга кирәк, нигә якты – казларның хушлашу авазлары кызлар җырында чагыла.

1 бала: Кумәк хезмәт, уен- көлке

              Була каз өмәсендә

              Кызлар, егетләр җыела

             Зур шатлык һәммэсендә.

2 бала: Үкенмәссез килсәгез

             Кызык булачак монда

             Җыр-биюләрдә булачак

            Шатлык өстәр гармун да.

Табак белән каз каурыйлары  күтәргән әби керә:

- Исәнмесез балалар, каз өмәсенә килдегезме? Бик якшы  булган, әйдәгез эшкә тотыныйк.

Әби: Җэйләр үтте, көзләр җитте

         Бик симерде казларым

         Каз  йолкыйлар җыелып

         Күрше тирә кызларым.

Әби:  Иң элек култык  астыннан харам канатларын йолкып алыйк. Аннары яндырырбыз. Хазер калган канатларын йолкабыз. Кая әле кызларым, һәр берегезгә каз бирәм, йолка башлагыз.

1 кыз: Казларыгыз бигрәк матур

           Таза булып үскәннәр.

           Ә йоннары, каурыйлары

          Мамыкланып беткәннәр.

2кыз: Хәния әби иртә-кичен

         Нык карады аларны

         Тилмәннәрдән, каргалардан

          Көне буе саклады.

3 кыз: Үсә төшкәч,су буйларын

            Бигрәк якын иттеләр

            Күрше казлар белән бергә

            Дуслашып та киттеләр.

4 кыз: Кызлар, ә сез беләсезме?

            Каз  ярата  елганы

           Йөзә дә ул, чума да ул

           Су үстерә  бит  аны.

Хәния әби: Кызлар, әйдәгез әле җырлый – җырлый эшлик.

 КАЗ җыры

Хәния әби: Балалар, казларның мамыгын аерым, каурыйларын аерым салыгыз. Аллаһы боерса, быел каз мамыгыннан гына мендәр ясыйм әле. Сабир бабагыз яңа, йомшак мендэр сорый. (Көлешәләр). Әй, ул каз мамыгыннан гына торган мендәр... Аңа яту белән эреп китәсең инде. Без кияүгә чыкканда әти-әниләр бирнәгә түшәк ястыкны каз мамыгыннан гына ясыйлар иде. Хәзер андый зур ястыклар юк инде, шулай да бу каз мамыкларыннан җыйнак кына ике мендәр ясыйм әле.

Хәния әби: Кызлар, йолкып бетергәч казларны әнә теге өстәлгә куярсыз. Үзем эчләрен алып, эшкәртеп бетерермен.

(Урам яктан капка тавышы ишетелә)

 

Руслан: Шыгыр-шыгыр капканы

              Шыгырдатмый япмабыз

             Каз өмәсе булган җирдән

             Беребез дә калмабыз. (керәләр)

Малайлар бергәләп:

--Исәнмесез барыгыз!

Бездән сәләм алыгыз.

Сәләм Хәния әбигә,

-Сәләм матур  кызларга.

 

Алып баручы:  Өмә-күрке-казларга.

 Хәниә әби: Мин  бит курше егетләрен үзем чакырган идем. Онытмаганнар, рәхмәт килгәннәр.

Алып баручы: Кызлар казларны йолкып бетерделәр инде. Кызлар, әйдәгез казларны монда куйыйк, Хәниә әби эчлэрен  тазартканчы  уйнап – җырлап алыйк.

 Малайлар, кызлар кара – каршы басалар.

“Чума үрдәк,чума каз”  җырлы –биюле  уен.

Афарин, кызлар һәм малайлар. Ә хәзер  инде “Зәңгәр чәчәк” уенын уйнап үтик.

М.Арина:  Каз өмәсе бик шәп бәйрәм

                   Күңел ачаек әле

                   Тыпыр-тыпыр, тыпыр-тыпыр

                   Бергә басаек әле.

 “Парлы татар бию”

Хәниә әби: Балакайларым,  казлар әзер, барыгыз су буена төшеп чайкап менегез.

 

Кызлар: “Ярар” диешәләр.

Казларны көянтәләргә элеп күтәрәләр. Түгәрәккә басалар.

 Малайларга иләк б/н каз каурыйлары бирелә.

Алар  түбәндәге сүзләрне әйтеп, каурый сибеп баралар.

Алып баручы: Каурыйлары, каурыйлары

                           Сибелсен  су буена.

                            Казларыгыз шулай уңсын.

                            Киләсе ел буена.

Арслан:    Кыйгак-кыйгак каз кычкыра

                  Каурыйларын җәлләмә

                 Уңсын,уңсын казлары дип

                 Менә шулай сипкәлә.

Данил:    Каз чайкылар безнең кызлар

                Куллары эшкә ята

                Мактаудан башка бер сүз юк

                Бу кызларга карата.

 “Көйәнтә б/н бию”

Алып баручы: Казларыбыз да чистарды

                          Җылынып та алдык

                          Әйдәгез, кайтабыз.

Казларны алып түгәрәккә басалар. Музыка  астында  кайталар. Аларны әби каршылый, түгэрэк эченә баса.

Хэния әби: Кайтып та җиттегез мени. балакайларым?  Кая казларыгызны алып куйыйм эле. Бигрәк уңган балалар булдыгыз . Мин эле коймакларымны да пешереп бетермәдем.

Алып баручы: Ярар, Хэния эби, борчылма, без уйный торабыз.

“Без, без идек...”  Татар халык уены.

З.Тимур:  Гөрләп үтте, шаулап үтте

                 Авылда каз өмәсе.

                Бу айларны, бу көннәрне

               Көтеп  ала һәммәсе.

К. Тимур: Менә шулай каз  өмәсен

                 Татарда үткәргәннәр.

       Ә яшь кызлар күңел биреп

       Бу эшкә  өйрәнгәннәр.

Кыз:  Изге йола, изге бәйрәм,

          Ел саен кабатлансын.

          Хәрбер кеше бу  бәйрәмдә

         Чын күңелдән шатлансын.

 

Җыр “Каз өмәсе”

Хушлашу........

 

МУНИЦИПАЛЬНОЕ БЮДЖЕТНОЕ ДОШКОЛЬНОЕ

ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ ДЕТСКИЙ САД №291

 ГОРОДСКОГО  ОКРУГА ГОРОД УФА РЕСПУБЛИКИ БАШКОРТОСТАН

 

Сценарий развлечения «Каз омясе»

Подготовила воспитатель подготовительной к школе группы №12:

Зиннатуллина Эльза Ураловна

Дата проведения 26.11.2015г.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татарский национальный весенний праздник "Нәүрүз"

Татарский народ с давних времен с 21 - 22 марта отмечал Весенний праздник Нәүрүз. Это считалось начало нового года, день равноденьствия. Так же этот праздник считается началом посевных работ. Это...

Конспект организации интегрированной НОД в средней группе «Татарские национальные головные уборы»

Вид непосредственной образовательной деятельности: ИнтегрированнаяИнтегрируемые показательные области: «Познание, «Коммуникация», «Социализация», Чтение художественной литературы», «Художественн...

План недели татарской национальной культуры

Обогащение детского развития посредством приобщения к истокам татарской национальной культуры...

Проект в средней группе для русскоязычных детей "Татарский национальный костюм"

Проект в детском саду для русскоязычных детей  4-5 лет "Татарский национальный костюм"...

Татарский национальный праздник "Каз омясе"

5-7 яшьлек балалар өчен күңел ачу кичәсе ...