Тукай яши күңелләрдә...
материал на тему

сценарий

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gabdulla_tukay.docx31.26 КБ

Предварительный просмотр:

        Тукай яши күңелләрдә        7 и 10 гр.

  Алып баручы: Исәнмесез, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар!

Татар халкының бөек шагыйре, әдәбиятыбызның йөзек кашы булган Габдулла Тукайны искә алу кичәсен башлыйбыз.

Музыка астында балалар  чыгып, ярымтүгәрәк ясап басалар.

- Бар күңеллелек бөтен дөньяда.

- Бар бер ямь бүген!

- Нәрсәдән бу?

- Нәрсәдән бу? (бер-беренә карашалар)

- Мин беләм, бәйрәм бүген!

- Бәйрәм бүген!

Җыр:  «Бәйрәм бүген!»

Шигырь бәйрәменә килдек,

Күңелләрдә ташый хисләр.

Шигъри дөнья – үзе апрель,

Бөтен җирдә тәмле исләр.

Апрель ае безнең өчен –

Күп шатлыклар китергән ай.

Шушы айда килеп керде

Безнең арабызга Тукай.

 1886нчы ел. 26нчы апрель! Матур бер көн,

Тукай туган менә шул көндә.

26нчы апрель! Беренче кат

Тавыш биргән Тукай бу төндә.

Иң беренче тапкыр шушы көндә

Әтисенең тавышын ишеткән.

Әнисенең җырын тыңлаган ул,

Үрелә-үрелә карап бишектән.

Шагыйрьләр солтаны булып

Тусаң да, Тукай җиргә.

Җәбер-золым, кимсетүләр

Туры килгән күрергә.

Апрель җитсә, исемеңне

Җырына куша тургай.

Милләтемнең кояшы син

И моңлы, нурлы Тукай!

Җыр:  «Тукай абый».

Балалар утыралар.

Тукай әкиятләре, шигырьләре белән инсценировка

Өй каршында 4 бала уйнап утыра. Биләүгә биләгән бала тотып Әни бишек җыры җырлый.

Кыз бала да курчагын кулларында тирбәтә.

Җыр “Бишек җыры”  Габдулла Тукай шигыре. Татар халык кое.

Әлли-бәлли итәр бу,
Мәдрәсәгә китәр бу,
Тырышып сабак укыгач,
Галим булып житәр бу.

Йокла, углым, йом кузең,
Йом, йом кузең, йолдызым,
Кичтән йокың кала да,
Еглап утә көндезен.

Әни: Балалар, энегезне уятмагыз, әкрен генә уйнагыз.

Өйгә кереп китә.

Шигырь  “Безнең гаилә”

Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай һәм бер песи —
Безнең өйдә без җидәү: безнең песи — җиденчесе.

Бергә ашый, чәй эчә, безнең белән йоклый ул,
Хезмәте дә бар: өйне тычкан-явыздан саклый ул.

Эт өргән тавыш куела. Акбай өй артыннан өрә-өрә килеп чыга, сикергәләп йөри.

- Акбай, тс-с-с! Энебезне уятма, йокласын.

Шигырь “Кызыклы шәкерт”

-  Әйдәле, Акбай! Өйрән син, арт аягың белән тор;
Аума, аума! Туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!


-  Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;
Мин туганга тик ике айлап булыр, йә өч кенә.

Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;
Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.

-  Ах, җүләр маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул:
Картаеп каткач буыннар — эш белү уңайсыз ул!

Әни тәрәзәдән әкрен генә:

-  Гали, Кәҗә белән Сарыкка печән сал әле, балам.

-  Хәзер, әнием.

Шигырь  “Гали белән кәҗә”

Безнең Гали бигрәк тату кәҗә белән,

Әнә кәҗә карап тора тәрәзәдән.

Гали анны чирәм белән кунак итә,

Кәҗә рәхмәт укый:  сакалын селкетә.

Күбәләк очып керә.

Шигырь  “Бала белән Күбәләк”

-  Әйт әле, Күбәләк, сөйләшик бергәләп:
Бу кадәр күп очып, армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың? Ничек көн күрмешең?
Сөйләп бирче тезеп, табаламсың ризык?


-  Мин торам кырларда, болында, урманда;
Уйныймын, очамын якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя кояшның яктысы;
Аш буладыр миңа чәчәкләр хуш исе.

Бию: «Күбәләкләр»

Әни чыга.

-  Улларым, мәдрәсәгә барыр вакытыгыз җитте.

-  Хәзер, әнием.

-  Әйдәгез, иптәшләрем.

Бию: «Шәкертләр»

-  Дусларым, сабактан соң су кереп кайтыйк мәллә?

-  Әйдәгез, бигрәк эссе көн шул, су кереп кайтыйк.

«Су анасы» әкияте

Күл буенда Су анасы утыра, чәчен тарый.

Малайлар Су анасын күреп агачлар артына качалар, куркалар.

- Нинди куркыныч хатын утырган басмада.

Ялтырый кулында алтын тарак.

Шул тарак белән утыра

Тузгыган чәчен тарап.

 

Су анасы “суга чума”. Алтын тарагы басмада кала. Гали басмадан тарагын ала да, өенә чаба, башка малайлар үз урыннарына утыралар.

- Менә, әни, алтын тарак таптым. Әнисенә бирә.

 Әни: Ярар улым, ят йокларга, ял ит. Өйгә кереп китәләр.

 

Салмак кына музыка уйный. (Әллүки  көе)

Су анасы килеп тәрәзә шакый. Әни кеше тәрәзә янына килә.

 

Әни: Ни кирәк? Кем бу? Кара төндә вакытсыз кем йөри?

Су анасы: Су анасы мин, китер, кайда минем алтын тарак? Бир!

Көндез алып качты синең улың.

Әни таракны тәрәзәдән ата, Су анасы китә. Әни улын ачулана.

 

Әни:  Улым, ник алдың син кеше әйберен? Иртәгә үк Су анасыннан гафу үтен.

 Гали  әкрен генә сөйли-сөйли залга таба атлый:

-  Мин шуннан бирле,

Андый эшкә кыймый башладым.

Иясе юк дип,

Әйберләргә тими башладым.

 Малайлар Гали янына чыгып басалар, су буена киләләр.

 Гали: Су анасы, чык әле безнең янга.

 Су анасы залга керә. 

-  Су анасы, син безне гафу ит, без яңадан чит әйберләргә тимәбез.

 Су анасы:  Ярый инде, гафу итәм. Башка бер әйберне дә сорамыйча алмагыз. Килештекме?

 Малайлар: Килештек.

Малайлар урыннарына утыралар.

«Шүрәле» әкияте

Кыз:  Кызлар, әйдәгез, җиләккә барабыз.

Кызлар җырлый-җырлый җиләк җыялар:

Җиләк җыям, как коям,

Дәү әнигә бүләккә.

Монда җиләк күп икән,

Аю-бүре юк икән.

Кошлар тавышы. Кошлар очып керәләр; кызлардан куркып, бер почмакка барып утыралар.

-  Курыкмагыз, кошлар, күреп сез яныгызда мин барын;
Мин тимәм сезгә, бары сайравыгызны тыңлармын.

Бик тынычлап сайрагыз сез, мин тимим сезгә, тимим;
Әллә иркендә торуның кадерен белмимме мин?!  
Кызлар урыннарына утыралар.

Бию: «Кошлар»

 
“Пар ат” көе куела. Кошлар куркып, балалар янына барып утыралар.

 

-  Есть аул вблизи Казани под названием Кырлай,

Даже  куры в том Кырлае петь умеют «Дивный край»!

От малины, земляники все кругом пестрым-пестро

В миг соберешь ягод полное ведро.

 

Музыка «Стук копыт»

 

-  Из аула за дровами в лес отправился джигит.

Былтыр заходит. Начинает рубить дрова. В это время появляется Шурале. Увидев Шурале, Былтыр останавливается.

 

Былтыр:   Что ты хочешь от меня?

 

Шурале: Молодой джигит, не бойся.

Ну-ка пальцами своими,

Братец мой, пошевели.

Поиграй со мной в щекотку

И меня развесели.

 

Былтыр:    Хорошо, я поиграю,

Только при одном условии.

Ты согласен или нет?

 

Шурале: Все условия приму я,

Ну давай, играть скорей!

 

Былтыр:     Видишь толстое бревно.

Дух лесной, поработем вдвоём, на арбу бревно перенесем.

На другом конце ты заметишь щель.

Держи бревно крепче!

Шурале пальцы положил в щель, а Былтыр топором убирает клин.

 

Шурале:       Ой-ой-ой….

Сжалься, сжалься надо мною!

Отпусти меня, Дхигит!

Ни тебя, ни сына, не обижу я вовек.

 Шурале кричит, Былтыр собирается домой.

Кто ты, кто ты, бессердечный!

Как зовут тебя, джигит?

 

Былтыр:      Так уж и быть, я скажу.

Прозван я в году минувшем,

А теперь пора мне в путь.

(Былтыр уходит, Шурале кричит)

 

Шурале:     Помогите, помогите…

 

-  Ребята, что будем делать?

Мне что-то жалко его?

Может поможем?

 Выходят мальчики и помогают.

 Шурале: Спасибо, ребята, за спасение! Век не забуду.

Утыралар.

 Алып баручы: 

Тукай дигән бөек бер шагыйрь бар,

Саф йөрәкле шагыйрь татарда.

Еллар үткән саен аның моңы

Күңелләрдә кабат яңара.

Аның әкиятләрен тыңлап үскән

Һәр баласы шушы милләтнең.

Шигырьләре белән бик күпләрнең

Күңел кылын Тукай тибрәтте.

Бала: Теләк булса, киртә түгел икән

Гасыр белән гасыр арасы.

Еллар аша рәхмәт әйтә, Тукай, сезгә

21нче гасыр баласы.

Җыр  « И туган тел» 

Бетте.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Интеллектуальная игра по творчеству Габдуллы Тукая: «Знатоки Тукая».

Интеллектуальная игра  для  проведения  с  педагогамипо  творчеству  Габдуллы Тукая:   «Знатоки  Тукая»....

МЕТОДИЧЕСКАЯ РАЗРАБОТКА Тема: ТУКАЙ БҮГЕН ДӘ БЕЗНЕҢ БЕЛӘН! ТУКАЙ И СЕГОДНЯ С НАМИ! С ИСПОЛЬЗОВАНИЕМ УМК "ГОВОРИМ ПО-ТАТАРСКИ"

В нашем современном мире, благодаря средствам информации и связям все народы сближаются друг с другом. Всё больше и больше узнают о национальных традициях, культуре, как своего, так и других народов.О...

"Звезда по имени Тукай" в рамках родительского клуба "Дружим с книгами Габдуллы Тукая всей семьей"

Повышение эффективности работы по приобщению детей и родителей к творчеству Габдуллы Тукая....

"Звезда по имени Тукай" в рамках родительского клуба "Дружим с книгами Габдуллы Тукая всей семьей"

Повышение эффективности работы по приобщению детей и родителей к творчеству Г. Тукая....

Тәрбияле бала – гаилә терәге (Г.Тукай әкиятләре мисалында) - Воспитанный ребенок - опора семьи (на примере сказок Г.Тукая)

Балаларга яхшы тәрбия бирү - ата-аналарның, балалар бакчасының, мәктәпнең төп бурычларыннан берсе. Кече яшьтән, балалар бакчасыннан ук балаларны яхшы әсәрләргә җәлеп итү әлеге максатка ирешүдә зур ярд...

Сценарий праздника посвященного творчеству Габдуллы Тукая “САНДУГАЧТАЙ МОҢЛЫ ТУКАЙ ТЕЛЕ”

Ц ЕЛЬ: Повышение эффективности работы по приобщению детей к творчеству ГАБДУЛЛЫ ТУКАЯ.Задачи:Познакомить детей с жизнью и творчеством ГАБДУЛЛЫ ТУКАЯ.Воспитывать любовь и бережное отношение к произведе...